Разработка урока
план-конспект урока (2 класс) на тему

Муллагалиева Гузалия Лисуровна

Разработка урока для 2 класса по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_derese_2_syynyf.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Борнак башлангыч мәктәбе

2нче сыйныфта татар теленнән

дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Я, е, ю хәрефләре булган сүзләрне

дөрес язу”


Тема. Е, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.

Максат. Укучыларның е, я, ю хәрефләре һәм аларның авазлары турында алган белемнәрен ныгыту, шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу өстендә эшләү; игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Таблицалар, компьютер, слайдлар, карточкалар, магнитофон.

Материал. “Татар теле” дәреслеге, 2 нче сыйныф (авторы-А.Х.Нуриева), I кисәк, 62-63 нче битләр; “Башлангыч мәктәптә заманча дәрес” (авторы-И.Т.Сәгъдиева); Х.Халиков “Бәхет чишмәсе”, 82 нче бит; “Татар теленнән дидактик материаллар” (авторы-С.Г.Вагыйзов), 2 нче сыйныф.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.

- Хәерле көн, укучылар!

- Хәерле көн һәммәбезгә: укытучыма, дустыма, килгән кунакларга! (1 нче слайд)

                                   

- Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә Х.Халиковның бер шигырен укып китәм. Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара? (“Көз” шигырен уку)

- Бу шигырь кайсы ел фасылы турында булды инде? (көз)

- Әйе, шигырьнең исеме дә “Көз” дип аталган. (2-5 нче слайдлар)

- Шагыйрь көзнең нинди билгеләрен сурәтләгән?

- Көз көне тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?

2. Матур язу күнегүе итеп көз турында сынамыш язарбыз.

Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

(сүздәге тоташтыруларга игътибар иттерү, матур язу күнегүен башкару)

- Бу сынамышта кайсы сүзләрдә ике авазга билге булып йөри торган хәреф бар? (сентябрь, аяз)

- Сез тагын ике аваз кушылмаларын белдергән нинди хәрефләрне беләсез? (е, ю)

(е, я, ю хәрефләре турында таблица ярдәмендә кабатлау)

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Без бу дәрестә шушы хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәнербез

1) - Хәзер шушы авазларны хәрефкә әйләндереп 115 нче күнегүдәге сүзләрне укыйбыз.

- Ә хәзер шушы сүзләрне дөрес итеп сүзлек диктанты итеп язабыз.

Елга, яңа, хикәя, егерме, юлчы, дөя, бию, җәя, ерак, юнәлеш.

(компьютер ярдәмендә тикшерү – 6-15 нче слайдлар)

2) – Сез хаталы язмагансыз, менә мин тиз генә тактага сүзләр язып куйган идем, анда хаталар китмәгәнме?

Куйан, гәдәт, хәм, йөрәк, йолдыс, еырак, ел, юүтәл, күңеле, дөнья.

(укучылар хаталарны төзәтә)

3) Дәреслек белән эш (113 нче күнегү) – телдән

Физкультминутка (“Әйдә, дустым, биергә” – җырлы уен)

4) Дәреслек белән эш (116 нчы күнегү) – бирем буенча эшләү. (17,18 нче слайд)

5) Дәреслек белән эш (114 нче күнегү) – телдән (рольләп уку) (20 нче слайд)

6) Индивидуаль эш (карточкалар белән эш) – е, я, ю хәрефләренең тиешлесен куеп күчереп язу.

Күзләр өчен гимнастика  

7) Компьютерда бирелгән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау. (22-29 нчы слайдлар)

8) Тест биремнәре эшләү. (31-37 нче слайдлар)

9) “Әйе”, “юк” уены (җаваплар белән килешсәләр укучылар кул чабалар)

- Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылмаларына билге булып йөри.(+)

- Е артыннан ы хәрефе языла.(-)

- Аю сүзендә ике аваз бар.(-)

- Юкә сүзе нечкә әйтелешле сүз.(+)

...

4. Йомгаклау.

  • Бүген бик матур эшләдегез, актив булдыгыз. (38 нче слайд)
  • Бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?
  • Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?

5. Өй эше. Индивидуаль карточкалар (бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга һәм я, е, ю хәрефләре астына сызарга)

6. Бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока и презентация к уроку и презентация к уроку

Разработка урока по родной (башкирской) литературе в 5 классе "Әсикмәк" и презентация к уроку...

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Методическая разработка урока Тема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)

Методическая разработка урокаТема урока «Самостоятельные и служебные части речи» (урок усвоения новых знаний)Место и роль урока в изучаемой теме _ данный урок второй в разделе «Морфология»Тип у...

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ.

Разработка урока по русскому языку во 2 классе с национальным региональным компонентом "Составление предложений по схемам". УМК ОС "Школа 2100". Урок в технологии деятельностного метода. Тип урока ОНЗ...

Методическая разработка урока «Основы религиозных культур и светской этики» (модуль Основы светской этики) 4-й класс, 2-е полугодие, урок №23 Тема урока: Совесть

Данная разработка включает в себя полный конспект урока основы светской этики в 4 классе на тему "Совесть" и презентацию к нему. Целью урока является формирование представления о  совести, как нр...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №1:"Письмо букв 1-й группы и ш й И Ш Й". Методическая разработка урока №2: "Письмо строчных букв п т р г"

   Содержание методической разработки занятий нацелено на понимание обучающимися того, что язык это основное средство человеческого общения, формированию правильной устной и пись...

"Развитие графомоторных навыков у дошкольника и младшего школьника". Методическая разработка урока №3:"Письмо строчных и заглавных букв". Методическая разработка урока №4: "Письмо строчной буквы "я" и Заглавных "А Я""

Содержание методической раработки занятий нацелено на формирование навыка скорого, каллиграфического письма и выстроения взаимосвязи между звуковым восприятием, моторным навыком и графическим изображе...