Конспект-урок про здоровья
материал (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Үткәрде: 2 квалификацион категорияле укытучы
Гайнетдинвова Фәридә Тәлгать кызы
Email: farida6767@yandex.ru
Саулык зур байлык.
Максат: саулыкларын сакларга, чыныгырга өйрәтү; ишетү, күрү, тою әгъзалары турында белемнәрен арттыру.
Җиһазлау: дару үләннәре төшерелгән плакат, эпиграф, ребус, кояш рәсеме, кроссворд.
Дәрес барышы
- Оештыру мизгеле.
Сау кешегә таң да атты,
Елмаеп кояш көлде.
Җир- анабызны сәламләп,
Җылы нурларын сипте.
Шушы нурлар безнең класска да кергән. Алар безгә бүгенге дәресне үткәрергә ярдәм итәрләр.
Менә, укучылар, сез тактада ребус күрәсез һәм шул ребусны чишеп без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшөчәгебезне ачыкларбыз.
2. Яңа материалны үтү. (ребус чишү) "Саулык- зур байлык".
Шигырь уку. Ш.Галиев "Иң бай кеше".
"Иң бай кеше кем?"дисезме,
Ул кеше- мин белегез.
Мактана дип уйласагыз-
Килегез дә күрегез.
Йортыбыз бар. Әти аны
Салды үз кулы белән.
Өйрәтте ул, мин дә хәзер
Балта тотарга беләм.
Әти кебек, әнием дә-
Байлыгы безнең өйнең.
Нинди генә хәлләрдә дә
Ул таба безнең көйне.
Әтием дә, бабаем да-
Икесе дә исәннәр.
Алар белән яшәү рәхәт -
Нилөр генә дисәң дә.
Сеңлем дә бар, энем дә бар-
Алар дә безнең байлык.
Ходай биргән тагын безгә
Иң зур байлык- ул саулык.
-Укучылар, ә ни эчен саулыкны зур байлык диләр?
- Дөрес сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң әувөл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?
САУЛЫК ЗУР БАЙЛЫК
-Әйе, дөрес, укучылар. Ә хәзер әйдәгез тактадагы таблицага карыйк әле. Монда сез шәхси гигиена кагыйдәләрен күрәсез һәм без аларны төгәл үтәргә тиешбез, (кагыйдәләр өстендә эш)
- Сәламәтлек чисталыкка да бәйле. Менә, мәсәлән: Наилә кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Наилә нинди ялгышлык эшләде?
-Кыярны юмыйча ашады.
- Кыярны юмыйча ашаса нәрсә була инде?
- Әйе, укучылар, безнең тирә-юньдә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсәлән, бер грамм бүлмә тузанында һәм пычрак суда 1 миллион чамасы микроб бар. Бу микроблар күбесе кеше өчен куркыныч. Шуңа күрә уйнап кергәч, эт яки мәче белән уйнагач, бакчада эшләгәч, бәрәңге чистарткач, кулларны сабын белән юарга кирәк. Халык "Чир кулдан йогар" дигән.
Укучылар, сез "Чир кулдан йогар" дигән әйтемне ничек аңлыйсыз? Бу турыда мин яңа гына сезгә сөйләп үттем.
-Әйе, дөрес аңлагансыз икән. Хәзер тактадагы кояш сурәтенә игътибар итегез.
З.Яңа материалны ныгыту.
1) Көндез ачыла, төнлә ябыла.
Укучылар монда сүз нәрсә турында барачак инде?
- Күз турында.
- Укучылар, хәзер күзегезне йомыгыз. Күзләр күрмәгәч рәхәтме сезгә? Күзләрнең яхшы күрүе безгә ни өчен кирәк
- Ә каш, керфекләр, күз кабаклары кешегә ни өчен кирәк?
- Әйе, каш, керфекләр күзләрне маңгайдан агып төшкән пычрак тирдән, күзгә чүп-чар керүдән, ә күз кабаклары үтә яктылыктан саклый. Мәсәлән: яшен яшьнәгәндә күзләр капыл йомыла.
Ә, хәзер, әйдәгез күзләргә гимнас-
тика эшләп алыйк. Күзләрне аска, өскә йөртергә Сулга, уңга.
2) Нинди тавыш бу? -Укучылар нәрсә тавышы булды
инде бу?
- Әйе, без бу тавышларны нинди органнар ярдәмендә ишетәбез?
- Колак та күзләр кебек тормышыбызны, тирө-якның матурлыгын кабул итәргә ярдәм итә. Ишетү сәләтен югалтмас өчен колакларны сакларга кирәк.
- Ә хәзер әйдәгез колакларга да гимнастика эшләп алыйк.
Колакны аска тартырга (10 тапкыр) Өскә тартырга (10 тапкыр) Алга, артка борырга.
3) Борын.
-Укучылар кешегә борын ни өчен кирәк?
- Әйе, дөрес борын аша үткәндә һава җылына, төкләре һавадагы тузанны тотып кала.
Борын- сулыш алу әгъзасе. Борын тагын ни өчен кирәк?
-Ис сизү өчен.
-Әйе, ис сизү безне төрле бәла- казалардан саклый. Төтенне, газ исен, бозылган ризыкларны аерабыз. Шулай итеп, укучылар без сезнең белән дүртенче нурга килеп җиттек.
4).Хәрәкәттә- бәрәкәт.
Газинур Морат шигыре. "Хәрәкәттө-бәрәкәт".
Әбекәем намаз укый-
Мин читтән карап торам;
Аның һәр ым-хәрөкөтен
Искәреп барлап торам.
Өч тә түгел, дүрт тә түгел-
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый
Мин аңламаган телдә.
Иелә дә турая ул,
Турая дә иелә.
Шуңа, ахры, әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә.
Хәрәкәттә- бәрәкәт, ди
Минем әби тапкыр ул,
Көн дә физзарядка ясый
Шуңа көләч, матур ул.
Хәзер сезнең белән физкультми-нутка ясап алабыз.
Кеше сау- сәламәт булсын өчен ул һәр көнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән коенырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска тиеш.
5. Кроссворд чишү.
Хәзер мин сезгә кроссворд таратам, сез мөстәкыйль тутырасыз, шуннан бергәләп тикшерәбез.
-Нинди сүз килеп чыкты?
-Табигать.
-Табигать дигәндә, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килеп баса?
-Су, үлән...
-Дөрес, хәзер мин сезгә "Шифалы үләннәр" дигән хикәя укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз, (хикәя уку)
- Бу үләннәр кая чабалар булды инде?
- Дөрес кешеләрне дәваларга. Сез дару үләннәре турында ишеткәнегез бардыр. Кайберләрегезгө авырганда әниләрегез дару үләннәреннән ясалган чөй дә эчерткәннәрдер әле. Әйеме?
- Укучылар, ә сез нинди дару үләннәрен беләсез?
-Сары мәтрүшкә, каен бөресе, юкә чәчәге, кычыткан, ромашка чәчәге, кара миләш.
- Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыруны дәвалау өчен кулланыла. Менә сез тактада да дару үләннәре күрәсез. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә, табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.
Халыкта шундый мәкаль яши: "Саф һава- тәнгә дәва". Моны яхшырак аңлар өчен мин сезгә карточкалар таратам, сез шуны аңлатырсыз, (карточкалар белән эш)
Шулай итеп укучылар без табигать аша үзебезнең саулыкны саклыйбыз
икән. Безгә дә табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать безнең саулыкны саклый.
6.Саулык- бәхет (чыганагы)
-Мин сезгә мәкальнең ба әйтәм, ә сез дәвамын.
Байлык бер айлык, саулык- (гөмерлек)
Саулыкны сатып.- (алып булмый)
Сәламәт тәндә-(сәламәт акыл)
Авыруга бар нәрсә дә (ачы)
Чирлеге теле булмаса да (сиздерә)
4. Йомгаклау. -Шулай итеп укучылар: Дөньяда иң кирәк, иң кирәкт* кирәк булды инде? (Саулык)
Әйе, дөрес шуның белән бе дөрес тәмам. Барыбыз да сәламәт булыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
конспект урока окружающий мир "Здоровое питание " 1 кл.
конспект содежит основные сведения о витаминах, правильном питании в доступной для перврклассника форме, а также анкету по здоровому питанию, способ рефлексии...
Конспект урока по основам здоровья в 1 классе.
Основная цель урока, действия членов семья способствующие укреплению здоровья всей семьи....
Конспект урока "Чистота и здоровье"
Игра –путешествие «Путешествие в город Чистоты и Здоровья». ...
Конспект урока по предмету Здоровье и ОБЖ "Поможем Лунтику".
Урок направлен на закрепление знаний учащихся о правилах перехода дороги по регулируемому пешеходному переходу и знаний некоторых дорожных знаков....
Конспект урока " Чистота- залог здоровья!"
Конспект урока для 1 класса....
план-конспект урока "Питание и здоровье"
Урок Окружающего мира во 2 классе из раздела «Человек разумный – часть природы» Цель: сформировать представление о режиме питания, о пользе здоровой пищи для организ...
УМК "Перспективная начальная школа" окружающий мир 2 класс. Конспект урока "Чистота залог здоровья"
УМК "Перспективная начальная школа" окружающий мир 2 класс. Конспект урока "Чистота залог здоровья"...