Баланың шәхес буларак рухи - әхлакый үсешендэ « дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре».
статья по орксэ (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Без, өлкәннәр, барыбыз да балаларга шәфкатьлелек телибез. Безгә аларны сакларга һәм якларга кирәк. Баланы ничек тәрбияләргә дигән бердәм киңәш бирүче дә юк. Һәр бала бердәнбер, шушы очрак безне аның белән бәйли дә инде. Укучыларны рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү, хәзерге заман белем бирү системасы өчен иң мөһим бурыч булып тора да инде.
Җәмгыяттә төп урынны рухи-әхлакый оешканлык алып тора. Мәктәп - барлык Россия гражданнары үтә торган бердәнбер социаль институт.
Башлангыч мәктәп укучылары рухи-әхлакый үсешне һәм тәрбияне иң нык кабул итүчеләр. Ә менә мондый үсеш һәм тәрбия бирү алдагы елларда җитешсезлекләр тудырды.
Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартының нигезендә рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү концепциясе, аны тормышка ашыру тора.
Концепция шәхеснең рухи-әхлакый үсешендә максат һәм бурычларны, база системасындагы милли кыйммәтләрне, принципларны билгели.
Безнең мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча модель эшләнгән.
Дәрестән тыш эшчәнлек моделенең төп идеясе булып: кече яшьтәге мәктәп балаларын үстерелешле мохитта тәрбияләү өчен социальләштерү шартлары тудыру. Дәрестән тыш эшчәнлекнең максаты: бала шәхесенең ирекле сайлау нигезендә үз урынын табу, рухи-әхлакый кыйммәтләрне аңлап, мәдәни гореф-гадәтләр өчен шартлар булдыру.
Төп бурычлар:
• укучыларның төрле эшчәнлек төрләренә омтылышы, сәләтләрен, мөмкинлекләрен, мәнфәгатьләрен ачыклау;
• «үзен» эзләп табарга ярдәм итү;
• дәрестән тыш эшчәнлек өлкәсендә баланың шәхси үсеше өчен сайланган шартлар булдыру;
• шул сайланган юнәлеш эшчәнлегендә белем, сәләт, осталык системасын формалаштыру;
• иҗади сәләтләрен, иҗади эшчәнлекне үстерү;
• алынган белем, күнекмәләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру;
• формаль һәм формаль булмаган аралашу, үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен үстерү;
• укучы хисабына төрле уку берләшмәсе позициясен кертү, мәктәп системасында ничек өстәмә белем бирү, шул ук шартларда өстәмә белем бирү учреждениеләре иҗат коллективларына ярдәм күрсәтү;
• җәмгыяттә аралашу кысаларын киңәйтү.
Башлангыч мәктәптә эш режимы гадәти схема буенча төзелә. Беренче ярты көн дәрес, тәнәфесләр, төшке аш һәм динамик паузага бирелә; көннең икенче яртысында укучылар башта ял итәләр, аннары түгәрәкләргә йөриләр. Көн дәвамында балалар белән башлангыч сыйныф укытучысы эшли.
Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек принциплары:
• укучыларның яшь үзенчәлекләре туры килүе, уку-укыту эшчәнлеге технологияләре яраклашуы;
• дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда гореф - гадәтләрнең уңай тәҗрибәсен булдыру;
• мәктәп тәрбия системасының әһәмиятенә таяну;
• баланың шәхси мәнфәгатьләре һәм омтылышы нигезендә ирекле сайлау.
Шул рәвешле, бүген уку планы өстәмә белем бирү учреждениеләре башлангыч сыйныф өлешендә атнага 5 - 6 сәгать күләмендә «дәрестән тыш эшчәнлек»не кертү, тәрбия системасы өйрәнү, белем бирү программаларында дәрестән тыш эшчәнлек ресурсын куллануны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бала өчен аерым белем бирү киңлекләрен үстерергә мөмкинлек бирүче, яңа тормыш этабында үз мәнфәгатьләрен уңышлы узарга, мәдәни нормалар һәм кыйммәтләрне үзләштерергә ярдәм итәргә кирәк.
Мәктәп халыкны эш белән тәэмин итә, укучылар файдасына мондый инфраструктураны булдырырга омтыла, көннең икенче яртысында, аларның шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә. Балалар үз мәнфәгатьләрен исәпкә алып төрле шөгыльләргә баралар. Кеше бәләкәй чактан ук тәрбия өстендә эшләргә кирәклекне һәрвакыт белә. Балачакта алынган һәвәслек сыйфатлары анда мәңгегә кала. Бала күңеле бик йомшак һәм кыл кебек нечкэ. Чөнки анда бик күп хәтирәләр калачак. Балаларны бүген михербанлылыкка өйрәтсәң - синең балалардан тәртипле кешеләр чыгачак; начарлыкка өйрәтсәң – нәтиҗәсе аяныч булачак.
Баланың шәхес буларак рухи - әхлакый үсешендэ
« дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре».
Җәмгыять әхлакый ориентирларны, масштаблы милли бурычларны гомуми система булган чакта гына куярга һәм хәл итәргә сәләтле. Ә бу ориентирларны, анда туган телгә хөрмәт, үзенә бер төрле мәдәни кыйммәтләрне, үз-бабаларыбыз язып калдырган безнең Ватан тарихын онытырга хакыбыз юк.
Җәмгыяттә рухи-әхлакый бердәмлек төп рольне мәгарифкә бирә. Мәктәп барлык Россия гражданнары үтә торган бердәнбер социаль институт. Шәхес тәрбияләү кыйммәте, әлбәттә, беренче чиратта, гаиләдә формалаша. Әмма, шәхескә тәрбия бирүдә, иң системалы, эзлекле һәм тирән рухи-әхлакый яктан үстерүдә мәгариф өлкәсе тора. Шуңа күрә нәкъ менә мәктәптә укучы туплаган гына түгел, интеллектуаль рухи, мәдәни тормыш булырга тиеш.
Башлангыч мәктәп укучылары рухи-әхлакый үсешне һәм тәрбияне иң нык кабул итүчеләр. Ә менә мондый үсеш һәм тәрбия бирү алдагы елларда җитешсезлекләр тудырды. Балачактагы зур борчылулар һәм үзләштерүләр психологик яктан тотрыклы булып аерылып торалар.
Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартының нигезендә рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү концепциясе, аны тормышка ашыру тора.
Концепция шәхеснең рухи-әхлакый үсешендә максат һәм бурычларны, база системасындагы милли кыйммәтләрне, принципларны билгели. Кешенең бу кыйммәтләргә таянуы таркатырга каршы торырга ярдәм итә
Әхлак безнең традицион чыганакларда нинди соң? Бу Россия, күпмилләтле халкыбыз һәм җәмгыять, гаилә, хезмәт, сәнгать, фән, дин, табигать дип игълан ителде.
Башлангыч сыйныф укучысына рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтмиләр һәм ул барыннан да элек укыту процессында бара. Дәрес, асылда – төрле күмәк гамәлләр һәм борчылулар, әхлакый мөнәсәбәтләр аша тәҗрибә туплау. Балалар дәресләрдә мөстәкыйльлеккә, үз тырышлыгыңны башкалар тырышлыгы белән үзара бәйләнештә тотарга, башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәнергә, үз белемен башкаларныкы белән чагыштырырга, үз фикерен якларга, башкаларга ярдәм итәргә һәм ярдәмне кабул итәргә өйрәнәләр. Дәресләрдә балалар яңа белемнәр алу процессында бергәләп шатланырга, хаталардан, уңышсызлыклардан борчылырга да мөмкиннәр.
Безнең тормышта белемнәр һәм аларны куллану, кешенең осталыгы һәм тәртибе, тупланган белемнәр һәм кылган гамәлләр арасында каршылык бар. Ни өчен белгән кеше үзенең белемен кулланып кына калмый соң? Димәк, белем шәхеснең үзен, аның сыйфатын берничек тә үзгәртә алмый. Ул асылда, «файда бирми торган капитал» булып кала. Шәхес үссен һәм үзмаксатларына ирешсен өчен ничек итеп эшләргә соң?
«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» кереш курсы - белем һәм тәрбия бирүдә принципиаль адым. Шул ук вакытта дини булмаган этиканы дини этикага каршы куеп түгел, ә киресенчә аларны бер-берсенә ярдәмчеләр итеп карарга кирәк. Кешедә әхлакый сыйфатлар бүгеннән үк салынырга тиешләр, нәкъ менә ДМДЭН дәресләре яңа идеяләр, яхшылык, вөҗдан, гаделлек, ватан пәрвәрлек, абруй, кешегә хөрмәт
бәйләнешенә нигезләнгән.
ДМДЭН дәресләре кирәк һәм мөһим. Ул безнең укучылар өчен һәм аларга нәкъ менә милли культуралы мәктәп кысаларында мәҗбүри белем бирергә кирәк.
Бу дәресләр игелек, аңлашу, аралашуны, ваемсыз диварны, наданлыкны һәм аңлашылмаучанлыкны урыныннан күчерерләр дип ышанасы килә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"
Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...
Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...
“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”
.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...
4 нче сыйныфта “ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “ фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
“Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре” курсын укытуның максаты: -Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләр...
“Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.
“Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте....