"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"
материал по теме

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия.

  Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү мәсьәләсе аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында  да моңа зур урын бирелә.

      Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек - электән исбатлап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,-- дигән гыйбарә әйткән. Әхлак ул – кешенең эш - хәркәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле кыйммәтләрдән торган сыйфат.
      Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра.Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы , аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели.

        Россиялеләрнең әхлакый сыйфатлары кими баруы турында күп языла һәм сөйләнелә. Билгеле, бу күренешнең күптөрле сәбәпләре бар. Алар нидән гыйбарәт соң? Монда тирә-юньнең, гаилә, мәктәпнең гаебе бармы? Бу сорауга “әйе” дип тә һәм “юк” дип тә җавап бирергә мөмкин. Моның төп сәбәбен без XX гасырдагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади үзгәрешләрнең үсеш ягыннан алга киткән халыклар тормышында чагылуында күрәбез. Тупланган белемнәр нигезендә кешелек интеллекты үзенең иң югары үсешенә иреште шикелле: кеше атом-төш энергиясенең иң зур серләрен ачты һәм галәмгә җир орбитасыннан читкә дә чыкты. Әмма техника һәм технология өлкәсендәге үсеш бер үк вакытта кешенең рухи үсешен тизләтмәде. Рухи халәт артта ка лып барды. Алай гына да түгел, алга киткән илләрдә яшәүчеләр әкренләп әхлакый сыйфатларын югалта башладылар.

    Әйдәгез безнең әби-бабайлар заманында гаиләдә эхлак тәрбиясенең торышына игътибар итик әле. Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләш тергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышкан. Өлкәннәр көн саен биш мәртәбә намаз укыган. Балалар яшьтән үк, гарәп догалары белән беррәттән, мөселманның тормыш тәр тибе нормаларын үзләштергән. Халык сүзнең көчен чамалый бел гән. «Кылыч ярасы китәр, сүз ярасы китмәс», – дигәннәр. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысын уртаклашу кебек төшенчәләр балаларга һәм яшьләргә әхлакый йогынты ясый тор ган төп чара булган. Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, на муслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү һ. б. хупланылган. Мәсә лән, гаиләдәге кечкенә эне һәм сеңелләр өлкән туганнарына «абый», «апа» (ягъни «кадерле») дип мөрәҗәгать иткәннәр. Бил геле бер канунга буйсыну яшь кешенең һәрберсенә дип әйтерлек тәртип нормасы булып саналган. Хәтта аз-маз укый-яза белгән крестьян халкы арасында да Коръәнне генә түгел, ә бәлки мә хәббәткә, дуслыкка, тугрылыкка, тыйнаклыкка, гафу итә, кеше ләрнең кайгысын уртаклаша белүгә, юмартлыкка, гомумән, ке шедәге уңай сыйфатларга дан җырлаган «Йосыф һәм Зөләйха», «Таһир һәм Зөһрә» поэмаларын да яттан белүчеләр аз булмаган. Бәетләрне һәм күп кенә поэмалардан өзекләрне ха лык алдында җырлаганнар һәм сөйләгәннәр. Бәйрәм көннәрен дә, мәҗлесләрдә, очрашуларда мөнәҗәтләр көйләү кешеләрне ру хи яктан берләштергән. Әхлакый-этик эчтәлекле шигъри әсәр ләр белән тулыландырылган очрашулар, дини вәгазьләр кеше ләр хисенә көчле тәэсир иткән. Әхлакый тәрбия бирүче гореф-гадәтләр гасыр лар дәвамында ныгый барган, тотрыклы булган, мөэмин-мөсел маннар арасында әхлакый принциплар булдырганнар, шәхестә әхлакый тәртип тәрбияләгәннәр, халыкның ярлы катлавына күп кенә матди һәм әдәп мәсьәләләрен күмәк рәвештә хәл итәргә бу лышканнар.
     Ә менә соңгы дистә елларда мәктәпләрдә әдәп-тәртип, шәфкать-фәлән белмәгән балалар күбәя бара, социум, балаларны һәм яшьләрне чолгап алган мо хит танып була алмаслык үзгәрде. Ирек һәм демократияне бер кайчан да күрмәгән россиялеләр нәрсә эшләргә яравын һәм яра мавын белмәделәр. Ә әхлакый нормалар исә бернинди законда да языл маган, алар кешеләр акылында һәм хисендә, йола һәм гореф-га дәтләрендә сакланып килә.

      Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башланырга тиеш.  Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы формалашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.
Ләкин сабый үсә төшкәч, үзенең туганлык даирәсен ачыклый башлагач, шушы мөнәсәбәтләрнең бер эздән баруын тәэмин итү өчен, башка чаралар да кирәк. Ул — туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәтне якынайту, арттыру, аны ныгыту. Үз туганнарына карата әхлаклы булу рухында тәрбияләнгән бала чит-ят кешеләргә дә үз итеп карый. Әгәр ата-анасы яки якын туганнары башкаларга кырыс мөнәсәбәттә булса, балада кеше сөймәүче булып үсәргә, хәтта аны дошман күрү сыйфатларын рефлекс дәрәҗәсендә үзенә сеңдерергә мөмкин.
Ата-аналар балаларының шәхси үзенчәлекләрен, рухи дөньясын өйрәнергә тиеш. Бу уңайдан аларның хис-тойгыларына, аңына тәэсир итү мөһим. Балалар яхшыны яманнан аера белергә, рухи матурлыкны тоярга, дөреслекне ялганнан аерырга тиеш. Иң элек ата һәм ана, якыннарының үрнәгендә намуслылык, игелеклелек, принципиальлек, ватанга мәхәббәт һәм башка сыйфатлар тәрбияләнә.

Бу сыйфатларны ныклы һәм тулы гаиләләрдә генә тәрбияләргә мөмкин. Ә бүген, кызганычка каршы, Русиядә тулы булмаган гаиләләр саны арта бара. Аерылышучылар саны XIX гасыр ахырында мең никахка керүчегә 0,06, 1913 елда — 0,15, 1926 елда — 2,7, 1989 елда 14 тәшкил итә. Русия статистикасы мәгълүматларына караганда, бүген бу сан — 800. Гаиләнең нигезен хатын-кыз тәшкил итә. Хатын-кызның бөтен матурлыгы — ана булуда. Хатын-кыз — йорттагы учакны сүндерми саклаучы кеше. Ананың игелекле куллары, сизгер йөрәге, акыллы сүзе — һәр кеше өчен мәңгелек кыйммәтләр.

       Охшарга тырышу – балаларга геннар белән салынган сыйфат.Балалар безнең яхшы сыйфатларны гына кабул итәргә тиеш дип уйлау ялгышлык. Алар өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышындагы көзгедәге чагылышы. Балаларның үз-үзләрен тотышында гаиләдәге атмосфера, гаилә әгъзәләренең бер-берсенә үзара мөнәсәбәтенең нинди булуын ачык күрергү мөмкин. Тәрбия гаиләдән башлана. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә яисә кечкенә вакытта бакчасына бирдек, әйдә тәрбияләсеннәр дип әйтеп ялгышылар. Балага гаиләдә алган хәтле тәрбияне бер генә мәктәп тә. башка тәрбия учреждениясе дә бирә алмый. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә күз салсак: гаиләнең бала үсешенә йогынтысы -40% ны, масса мәгълүмәт чаралары – 30%ны, мәктәп-20%ны, урам -10 %ны тәшкил итә.

 Әлбәттә, баласын каты күңелле, дорфа, явыз булып үссен дип теләгән ата-ана юктыр. Ләкин кайбер ата-аналар күпме генә тырышкан кебек күренмәсеннәр, берни дә эшли алмыйлар. Ә кайберләре артык зур көч куймыйча да күп нәрсәгә ирешәләр. Димәк соңгыларының гаиләсендә сәламәт, җылы, якты атмосфера хөкем сөрә.

Баланы яратырга кирәк. Алай гына түгел; аны ихтирам итәргә кирәк. Ә моны еш кына бик ягымлы әти-әниләр дә белмиләр, баланы бик нык яратулары белән бер үк вакытта аның кешелек дәрәҗәсен төшерүләрен, аңа уенчык итеп карауларын сизмиләр. Бала зурларны тыңларга тиеш әлбәттә, ләкин колларча түгел. Гаиләдә аның барлык членнарына билгеле бер бурычлар йөкли торган тәртип булырга тиеш. Бала яхшы якка да, начар якка да башкалардан аерылып торуын сизмәскә, ә кечкенә генә, ләкин бердәм коллективның члены булырга тиеш.

Балалар үстергәндә кайбер корбаннарга да барырга туры килә.Мәсәлән, бала сездән начар үрнәк алмасын дисәгез характерыгыздагы кире сыйфатларны бетерегез. Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз. Тәмәке тартып, алкогольле эчемлек эчү белән шөгылләнгән ата-ана ничек итеп баласына бу эшнең начар икәнлеген төшендерә алсын инде. Шундый күренешкә еш тап булырга туры килә. Әни кеше тәмәке капкан, кулында пиво бутылкасы, ә янында баласы йөри. Аннан аптырыйбыз: инде бу бозыклык, эчкечелек, наркомания каян килә дип. Оясында ни күрсә, киләчәгендә ул шуны дәвам итәчәк инде.

Балага үз яныгызда, дуслары-иптәшләре арасында, хайваннар янында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен булса да корбан итәргә мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык аваз үстерәбез дип курыкмагыз. Бала кемгәдер ярдәм итә алуыннан ләззәт ала белсен.

Тормыш тәҗрибәсе, төпле акыл еш кына безгә зыян да итеп куя. Җебегән булып үсүеннән куркып, ата-аналар күп вакыт баланы астыртын булырга, иптәшләре белән мөнәсәбәттә үз файдасын кайгыртырга һ. б. шундый сыйфатларга өйрәтәләр. Бала гомеренең беренче чорында аның саф күңелле, эчкерсез, аралашучан булуын хупларга кирәк. Соңрак, үзе аңлый башлагач, сезнең ярдәмегез белән ул бу сыйфатларның күпме дәрәҗәдә кирәкле булуын үзе дә белә башлаячак.

Барлык тормышта килеп чыккан хәлләрдән алып чыга торган әзер рецептлар юк, әлбәттә. Ләкин, сезнең үз тормышыгыз, шәхси үрнәгегез, сүзегезнең эштән аерылмавы хәлиткеч роль уйный. Әгәр гаиләдә күтәренке атмосфера, киләчәккә ышаныч хөкем сөрә икән, әгәр ата-ана авырлыклар алдында югалып калмый, ә уңышларга чын мәгънәсендә сөенә белә икән, - гаиләдәге мондый рух балаларга йога.

Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, воҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу — ата - аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...