“Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.
статья на тему
“Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
din_tarihy_chygysh_1.docx | 23.27 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе”
ТЕМА:
Укучыларда рухи – әхлакый сыйфатлар формалаштыруда “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.
II категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы Сәхәбиева
Гөлназ Равил кызының район
башлангыч сыйныф укытучы-
лары семинарында ясаган
чыгышы.
ноябрь 2013
Укучыларда рухи – әхлакый сыйфатлар формалаштыруда “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.
Хәзерге заман бик катлаулы, өстәвенә әле каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага сала торганы – балалар, яшүсмерләрдә рухи һәм физик сәламәтлекнең, әхлакый сыйфатларның кими баруы. Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр шулай җимерелеп барса, җәмгыятебез сәламәт кала алырмы? Төрле программалар, документлар, карарлар кабул итеп кенә рухи – әхлакый сыйфатларны кире кайтару мөмкин түгел. Кешелек җәмгыятенең рухи кризис кичерүе, эчүчелек, җинаятьчелекнең үсүе, кешеләрнең үз – үзләренә кул салуы үз вакытында аларга дини тәрбия бирелмәүдән килә дип саныйм мин.
Мәктәптә укытыла торган “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең төп бурычы – баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Әлеге фән балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Әхлакый аң – кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып – белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешеләрнең эш – гамәлләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.
Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш – гамәлләрендә чагыла.
Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз – үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз – үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм гомумән, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньяны танып – белү процессына да үтеп керәләр һәм эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете булып кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.
Югарыда әйтелгән төшенчәләр үзара тыгыз бәйләнештә яши һәм әхлак тәрбиясендәге тоташ бер процессның гаять күпкырлы булуын күрсәтә. Кешеләрнең эшчәнлеге әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып – берегеп кала.
Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү ул. Укучыда үз – үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык – пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз ул.
Балаларда рухи – әхлакый сыйфатларны тәрбияләү өчен “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәне белем һәм тәрбия бирүне берләштерә. Дини тәрбия белән дөньяви тәрбия бергә үрелеп, уртак нәтиҗәгә китерә. Балаларда яхшылык, ватанны ярату, кешене хөрмәт итү, вөҗданлылык, кешелеклелек, әдәплелек кебек сыйфатлар тәрбияли.
Әлеге курс укучыларны төрле диннәр тарихы белән генә таныштырып калмый, һәр диннең дә үзенчә әһәмиятле булуына басым ясый. Һәр диннең дә яхшылыкка, тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәтүен, кешеләрне ярата, кичерә, аңлый белергә кирәклегенә төшендерә.
Шулай ук әлеге фән тарих белән дә таныштыра, башка милләтләрнең көнкүреше, милли традицияләре турында мәгълүмат бирә.
Технология белән дә бәйләнеше бар. Мәсәлән, исламда сурәт ясау тыела, шуңа күрә татар милли чигү үрнәкләрендә үсемлек бизәкләре генә төшерәбез. Рәсем сәнгате ягыннан карасак та, бәйләнеш табарга мөмкин. Мөселман, христиан, будда храмнарының бизәлеше төрле булуына игътибар итәбез. Татарларда сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән шамаилләр күңелне сөендерсә, чиркәүләрнең төрле эчтәлектәге матур рәсемнәре күзне җәлеп итә. Дәресләрдә еш кына риваятьләр өйрәнәбез. Риваять укып, бала үзенә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эшләргә ярамау турында нәтиҗә ясый.
Диннәрне, аның тарихын өйрәнү бала күңелендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм башка милләт, дин кешеләренә карата сабыр, хәер – хаклы мөнәсәбәт тәрбияли. Һәр дин мохтаҗ һәм мескеннәргә ярдәм кулы сузарга кирәклегенә төшендерә, юмартлылык хисләре тәрбияли, нәфес корбаны булырга ярамаганлыгын аңлата.
Динне өйрәнү гаилә тәрбиясен дә үз эченә ала, тугрылык, ата – ана хакы өстен куела. Һәр диндә дә гайбәт сөйләү, яла ягу, сүгенү, ялганлау, кеше малына кул сузу, ризыкны әрәм итү зур гөнаһ санала.
Бу турыда 1000 еллык Россия Ислам Университетын бетергән дипломлы белгечләр Нурзидә һәм Илзирә апалар балалар белән очрашуларда бик үтемле итеп сөйлиләр. Ә ике тапкыр хаҗия булган авыл абыстае Гадилә әби белән очрашуны балалар һәрвакыт көтеп алалар. Вәгазь белән бергә ул көйләгән мөнәҗәтләр балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килә. Әлеге фәннең бала акны карадан аера белә башлагач укытылуы аларның кечкенәдән үк әхлаклы булып үсүенә нигез салынуда дип уйлыйм. Бу дәресләрдә Ризаэтддин Фәхретддин, Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнеп язылган “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабын куллану бик отышлы. “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәне тәрбия һәм белем бирүдә төп таяныч булып тора.
Кулланылган әдәбият:
- Җәлил хәзрәт Фазлыев “Иманлы бала”. Казан, 2003.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Мәгърифәт йолдызлыгы” Казан, “Мәгариф”, 2002.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” Казан, “Мәгариф”, 2001.
- “Балаларга үгет – нәсыйхәт” Казан, “Дом печати” 2001
- “Мәгариф” журналы №5 / 2000 ел (91-92 бит)
- “Мәгариф” журналы №7/ 2010 ел (90-92 бит)
- “Рухи тәрбия”. Россия Ислам университеты. Казан, 2003.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби уку фәненнән эш программасы
Әдәби уку фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Г.Яхинның урта мәктәптә татар әдәбиятын үстерешле укыту программасы нигезендә...
Әдәби уку фәненнән эш программасы
2 нче сыйныфта ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы...
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән тест (ПНШ)...
"Әдәби уку" фәненнән дәрес планнары
"Белдекле Керпедә кунакта", "Г. Тукай. “Кәҗә белән Сарык”әкиятенең жанр үзенчәлеге" темалары....
3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп
Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәт...
3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек.
Максат: 1Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.2.Укучы...
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...