робочая программа по окружающему миру
рабочая программа по окружающему миру (2 класс) по теме

Курбангалиева Миляуша Назировна

для 2-го класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl_yl_t.doc168 КБ

Предварительный просмотр:

 Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,

1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең әйләнә-тирә дөнья фәненнән үрнәк программасына;

2.      29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

       3.  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

       4.    РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

       5.    “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән дәреслекләр исемлегенә;

       6.    Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.     

         Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә алып төзелде. Ул «Кеше һәм әйләнә – тирә дөнья» дигән интеграллаштырылган белем бирү курсын башлап җибәрә.

Программаның исеме:  2нче сыйныф өчен әйләнә- тирә дөнья  фәненнән эш программасы

Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: Барлык сәгатьләр саны – бер атнага 2 исәбеннән – 68 сәгать.

Дәреслек:

     1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек. Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Безнең дөнья сораулар һәм биремнәрдә: Мөстәкыйль эш дәфтәре – М.: Академкнига / Учебник.2011г.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлагы тарафыннан тәкъдим ителгән.

Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

 Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 2 нче класс балалары өчен 8-9 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа татар теле, рәсем, технология фәннәре белән һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.  

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): «Перспектив башлангыч мәктәп» УМК

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.

Программаның максаты : Табигать һәм иҗтимагый тормышны бербөтен итеп күзаллау формалаштыру; табигать, кеше, җәмгыять турында мәгълумат булдыру;

Бурычлары:

«Әйләнә-тирә дөнья» курсын өйрәнү процессында балаларның табигатьтәге һәм иҗтимагый тормыштагы аерым предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләрен системалаштыру һәм киңәйтү, аларда үз шәһәренә (авылына), үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияләү тормышка ашырыла. Курс табигать һәм җәмгыять байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый һәм социаль тирәлектә экологик һәм әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга йөз тота.

Шул ук вакытта, укыту предметы чаралары белән укучыларның сөйләм телен үстерүгә һәм танып белү процессларына (сенсорлы үсеш, фикерләүне, күзаллау, хәтер, игътибарны үстерү), шулай ук эмоциональ яктан һәм иҗади сәләтләренә зур йогынты ясый. 2 нче сыйныфта әлеге курс Җирнең тереклек планетасы булуы, терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешләр , үсемлекләр һәм гөмбәләр турында башлангыч күзаллауларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Гадәти булмаган үсемлекләр, хайваннар белән танышалар. Кызыксынучан балалаларга өстәмә әдәбият, Интернет-ресурслар тәкъдим ителә.

   Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр:

Укучылар өйрәнәчәк:

  1. Җир, Кояш һәм башка планеталар; йолдызлар һәм йолдызлыклар;
  2. Терек һәм терек булмаган табигатьне аеру, алар арасындагы бәйләнешкә мисаллар китерә (ел фасылларының алышынуы, Кояшның үсемлекләргә, хайваннарга тәэсире);
  3. Ел фасылларына карап  терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр;
  4. Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләрнең тышкы кыяфәтләре һәм аерым үзенчәлекләре;
  5. Табигать объектларын үзенчәлекләренә карап  группалштырырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр);
  6. Йорт һәм кыргый хайваннарның аермалылыгы;
  7. Кеше тормышында гөмбәләрнең роле;
  8. Суның үзлекләрен ачыклау буенча гади генә тәҗрибәләр үткәрергә;
  9. Һаваның үзенчәлекләрен күзәтеп нәтиҗә ясарга;
  10. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны булдырырга;
  11. Мүгълумати әдәбият белән эшләргә;
  12. Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллау;
  13. Сәламәт тормыш алып барырга кирәклеген аңлау;

Практик юнәлеш:  практик эш, тәҗрибәләрне һәм тестларны материалны аңлаган хәлдә яза, эшли белү. Алган теоретик белемне тормышта  файдалану осталыгына ирешү..

Төрле эшләрне бәяләү критериесе:  үзләштерүнең, пратик эшнең һәм тәҗрибәнең  дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.

Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә:     яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын клланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, пратик эшләү, тәҗрибә, тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

         

Тематик план.

Тема

Сәг. саны

Көтелгән нәтиҗә

План

Факт

Искәрмә

Безне чолгап алган дөнья турында  белешмә чыганаклары. Сорауларга кайдан һәм ничек җавап табарга (6 сәгать)

1

Терек һәм терек булмаган табигать. Экологларның мәктәп балаларына хаты

1

Белә: Әйләнә-тирә дөнья буенча сорауларга җавап алу алымнары төрле буларак, күзәтү һәм тәҗрибә арасындагы аерманы белергә

2

Дәрес – экскурсия. Туган якның терек һәм терек булмаган табигате

1

3

Мәктәп яны тәҗрибә бакчасына экскурсия

1

Эшли белә: Тере һәм тере булмаган табигатьтә ел фасыллары арындагы үзгәрешләрне билгели белергә, группада эшли белергә тиеш

4

Мәктәп яны тәҗрибә бакчасына экскурсия

1

5

Сорауларга җавапны кайдан һәм ничек табарга?

1

6

Китап – безнең дустыбыз

1

Белә: Дәреслек эчтәлеге буенча эшли белергә

Планеталар һәм йолдызлар (5 сәг.)

7

Җир. Җирнең моделе

1

Белә: Безнең планетаның исемен, формасын, Җир моделе – глобусны, Җирнең күчәрен

8

Ни өчен Җирдә көн төн белән алмашына?

1

Белә: Җирнең үз күчәре буенча әйләнү үзенчәлеген

Эшли белә: глобус ярдәмендә Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүен күрсәтә

9

Йолдызлар һәм йолдызлыклар

1

Йолдызлар һәм йолдызлыклар.  Казык (поляр) йолдыз.  Зур Җидегән һәм Кече Җидегән йолдызлык.

10

Планеталар

1

Кояш системасы планеталары.

11

Җирнең Кояш тирәли хәрәкәте

1

Җирнең еллык әйләнеше. Кәбисә елы.

Җирнең терек һәм терек булмаган табигате (2 сәг.)

12

Тере һәм терек булмаган табигать ничек бәйләнгәннәр?

1

Табигать җисемнәре. Җир плане-тасы.Җир һәм  Кояш системасында урыны

13

Җир планетасында тормыш шартлары

1

Табигать кеше тормышы өчен мөһим шарт. Җир планетасында тор-мыш шартлары: яктылык, җылылык, һава, су.

Һава һәм суның үзлекләре (4 сәг.)

14

Һаваның үзлекләре

1

Матдәләр, катнаш-малар. Һаваның составы. Газсыман матдәләр.

15

Су кемнәргә һәм ни өчен кирәк?

1

Матдәләрнең халәте: каты, сыек, газсыман

Табигатьтә суның әйләнеше. Суның өч халәте.

16

Су һәм аның үзлекләре

1

17

Үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар

1

Һава һәм суның үзлекләре

Кояш, һава , су һәм .... үсемлекләр (2 сәг.)

18

Тамыр, сабак һәм яфрак

1

Яктылык яратучы үсемлекләр

19

Үсемлекләрнең туклануы

1

Тамыр, сабак  һәм яфракларның үсемлекләр тормышында әһәмияте.

Үсемлекләрнең күптөрлелеге (3 сәг.)

20

Үсемлекләрнең күптөрлелеге

1

Фотосинтез; туфрактан һәм һавадан туклану

21

Чәчәкле һәм ылыслы  үсемлекләр. Абагалар, мүкләр һәм суүсемнәр

1

Үсемлекләрнең күптөрлелеге

22

Россиянең Кызыл китабы

1

 Юкка чыгу  куркынычы янаган үсемлекләр. Кешенең табигатькә йогынтысы                

Культуралы (игүле) үсемлекләр. Үсемлекләрнең гомер озынлыгы. (10 сәг.)

23

Кешеләр ни өчен культуралы үсемлекләр игәләр?

1

Культуралы үсемлекләрнең төркемнәре( Яшелчә, җиләк-җимеш, кузаклы һ.б.)

24

Кешеләр культуралы үсемлекләрнең кайсы өлешләрен файдаланалар?

1

Үсемлек орлыкларының тара-луы. Культуралы үсемлекләр игү.

25

Барлык яшелчә үсемлекләрен дә бер үк вакытта утыртырга ярыймы?

1

Үсентеләр.Үсем-лекләр. Орлыклар.Яшелчәләрне утырту  вакыты.

26

Бөртеклеләрнең уңышы нәрсәгә бәйле?

1

Кеше тормышын-да бөртеклеләр-нең  әһәмияте.

27

Дәрес-экскурсия. “Авыл хуҗалыгы машиналары һәм кирәк-яраклары белән танышу”

1

28

Бакча үсемлекләре

1

Бакча үсемлек-ләре. Бакчада кеше хезмәте.

29

Бүлмә үсемлекләре

1

30

Үсемлекләр күпме яши?

1

Үсемлекләрнең гомер озынлыгы, үсемлекләрне яңа урынга күчерү

31

Үсемлекләрнең үз өлешләре белән үрчүе

1

Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе

32

Үсемлекләрнең үз өлешләре белән үрчүе

1

Гөмбәләр (2 сәг.)

33

Гөмбәләр. Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы?

1

Гөмбәләр – күп күзәнәкле һәм беркүзәнәкле.

Гөмбәләрнең туклануы. Гөмбәләрнең әһәмияте.

34

Эшләпәле гөмбәләрнең агулы һәм ашарга яраксыз игезәкләре. Гөмбәләрне ничек дөрес җыярга?

1

Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр. Гөмбә җыю кагыйдәләре

Хайваннар (8 сәг)

35

Хайваннарның күптөрлелеге

1

Туклану буенча хайваннарның күптөрлелеге. Кыргый һәм йорт хайваннары

36

Бөҗәкләр

1

Үсемлекләр  белән туенучы бөҗәкләр  һәм ерткыч бөҗәкләр

37

Балыклар

1

Балыкларның суда яшәү өчен яраклашуы

38

Җир-су хайваннары

1

Бакалар, тритоннар, гөберле бакаларның тормышы. Селәүчәннәр һәм аларның  билгеләре

39

Сөйрәлүчеләр

1

Сөйрәлүчеләрнең аермалы билгеләре. Еланнар очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

40

Кошлар

1

Кошларның билгеләре.каурыйларның әһәмияте. Кошчыкларга азык табу алымнары.

41

Җанварлар

1

Имезүчеләрнең аермалы билгеләре һәм төркемнәре.

42

Хайваннар ничек сакланалар?

1

Хайваннарның төрле төркемнәре

Кеше һәм хайваннар(6 сәг)

43

Йорт хайваннары

1

Йорт хайваннары

44

Җанлы почмак

1

Җанлы почмакта яшәүчеләр

45

Терлекләр фермасына экскурсия

1

Хайваннар тормышы белән танышу

46

Кыргый хайваннарның әһәмияте

1

Кыргый хайваннар турында белемнәрне киңәйтү

47

Кешеләр кулга ияләштерелгән хайваннар өчен генә җавплы түгел!

1

Кешенең табигать турында кайгыртуы

48

Урманга экскурсия

1

Табигатьне саклау буенча кешенең эшчәнлеге. Табигатьтә үз-үзеңне тотуның экологик кагыйдәләре.

Акыллы кеше – табигатьнең бер өлеше (6 сәг)

49

Мәктәп олимпиадасына әзерләнәбез

1

Тере организм-нар. Төп кешелек расалары.

50

Синең турында

1

Кеше – социаль зат

51

Кеше нәрсәләр булдыра?

1

Тормыш өчен кирәкле шартлар.Сәламәтлек. Кеше организмының төп функцияләре  турында гомуми күзалаулар.

52

Сау-сәламәт үсәргә

1

Туклану режимы

53

Туклану һәм сәламәтлек

1

Укучының көндәлек режимы.Кешенең сә-ламәтлегенә йогынты ясаучы тормыш шартлары

54

Синең көндәлек режимың кемгә бәйле?

1

Тере организмнар. Кешенең төп расалары

Үзеңне бәладән ничек сакларга? (4 сәг)

55

Чисталык – сәламәтлекнең нигезе

1

Шәхси гигиена. Өй эшен оештыру кагыйдәләре

56

Салкын тиюдән саклан

1

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту

57

Синең урамдагы куркынычсызлыгың

1

Өйдән мәктәпкә кадәрге юл.Юл хәрәкәте кагыйдәләре.Таныш бул-маган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту

58

Синең өйдәге куркынычсызлыгың

1

Электр һәм газ приборларын, даруларны дөрес куллану кагыйдәләре

Туган якта (10 сәг)

59

Шәһәрнең, авылның, бистәнең исеме

1

Туган илебез Россия

60

Мәскәү кремле тарыхы

1

Мәскәү- илебез башкаласы. Ватаныбыз тарихы: Мәскәү Кремле тарихында кайбер көнкүреш картиналары

61

Шәһәргә экскурсия

1

Шәһәр кешеләренә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр,

62

Шәһәргә экскурсия ныгыту

1

63

Уртак бабабыз

1

 Укучы һәм гаилә. Өлкәннәр белән аралашу әдәбе

64

Минем нәселем

1

65

Җиңү көне

1

Дәүләт бәйрәмнәре.Бөек Ватан сугышы вакытында Ватан тарихы.

66

Сугыш ветераннары

1

67

Россия Конституциясе көне

1

Дәүләт бәйрәмнәре.

68

Йомгаклау дәресе

1

Туган илебез Россия

2нче сыйныф ахырына әйләнә-тирә дөнья  курсыннан уку программасын үзләштерү буенча таләпләр

Укучылар өйрәнәчәк:

  1. Җир, Кояш һәм башка планеталар; йолдызлар һәм йолдызлыклар;
  2. Терек һәм терек булмаган табигатьне аеру, алар арасындагы бәйләнешкә мисаллар китерә (ел фасылларының алышынуы, Кояшның үсемлекләргә, хайваннарга тәэсире);
  3. Ел фасылларына карап  терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр;
  4. Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләрнең тышкы кыяфәтләре һәм аерым үзенчәлекләре;
  5. Табигать объектларын үзенчәлекләренә карап  группалштырырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр);
  6. Йорт һәм кыргый хайваннарның аермалылыгы;
  7. Кеше тормышында гөмбәләрнең роле;
  8. Суның үзлекләрен ачыклау буенча гади генә тәҗрибәләр үткәрергә;
  9. Һаваның үзенчәлекләрен күзәтеп нәтиҗә ясарга;
  10. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартларны булдырырга;
  11. Мүгълумати әдәбият белән эшләргә;
  12. Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында күзаллау;
  13. Сәламәт тормыш алып барырга кирәклеген аңлау;

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  1. Табигать турында сорауларга җавап биргәндә, күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәрергә;  
  2. Тере организмнарга яшәү өчен кирәкле шартлар тудырырга;
  3. Һава һәм суның үзлекләрен аерырга;
  4. Үзе яшәгән тирәлектәге үләннәрне, куакларны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне аерырга;
  5. Үсемлекләрне үзлекләреннән, билгеләреннән чыгып группаларга аерырга (чәчәкле үсемлекләр, ылыслылар, абагасыманнар, мүкләр, суүсемнәр);
  6.   Хайваннарны үзлекләреннән, билгеләреннән чыгып группаларга (бөҗәкләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләр);
  7. Кеше сәламәтлегенә табигатьнең йогынтысы;  
  8.   Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту (шәхси гигиена, көндәлек режим,  физкультура);
  9. Үзеңнең нәсел җепләреңне;

Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:

     1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 2нче сыйныф өчен дәреслек. Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.

     2. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Безнең дөнья сораулар һәм биремнәрдә: Мөстәкыйль эш дәфтәре – М.: Академкнига / Учебник.2011г.

    3. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Давай знакомиться, Мир. Хрестоматия. - М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

    4. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2011г.

    5. Примерные программы по учебным предметам. Начальная школа. Стандарты второго поколения. – М. «Просвещение». 2011г.

Эчтәлек

Кеше һәм табигать  

        Планеталар һәм йолдызлар. Кояш безгә иң якын йолдыз, Җирдәге тереклек өчен җылылылк һәм яктылык чыганагы. Җир - планета; аның размеры, формасы турында гомуми күзаллау;  Глобус- Җирнең моделе. Глобуста, коры җир, диңгез һәм океаннарның шартлы билгеләре. Җирнең әйләнүе көн һәм төннең алышынуына китерә. Җирнең кояш тирәли әйләнүе ел фасылларының үзгәрүе. Туган якта ел фасылларының үзгәрүен күзәтү..

         Җирдәге терек һәм терек булмаган табигать. Җир планетасындагы тормыш шартлары. Һава – газлар җыелмасы. Һаваның үзлекләре. Һаваның кеше, үсемлекләр, хайваннар тормышындагы әһәмияте. Су. Суның үзлекләре. Терек табигатьтә суның үзлекләре.

Чәчәкле үсемлекләр. Үсемлек өлешләре: тмыр, сабак, чәчәк, җимеш, орлык. Үсемлекләргә үсү өчен кирәкле шартлар (яктылык, су, һава, җылы). Үсемлекләрнең туклануы һәм сулавы. Кеше тормышында үсемлекләрнең роле. Үсемлекләрнең күптөрлелеге: чәчәкле һәм ылыслы үсемлекләр, абагасыманнар, мүкләр, суүсемнәр; Россиянең Кызыл китабы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.          

        Культуралы һәм кыргый үсемлекләр. Үсемлекләрнең сабак, яфрак,орлыктан үрчүе.

Туган яктагы үсемлекләр. Исемнәре, күзәтүләрдән алынган үзлекләре. Гөмбәләр. Аларның туклануы. Эшләпәле гөмбәләр һәм күгәрек гөмбәсе, агулы гөмбәләр. Гөмбәне дөрес җыю серләре. Туган яктагы гөмбәләр.         Хайваннар һәм аларның тормышы. Хайваннарга яшәү өчен кирәк булган тормыш шартлары (һәва, су, җылы, ризык). Бөҗәкләр, балыклар, кошлар һәм имезүчеләр. Җир-су һәм сөйрәлүчеләр, аларның аермасы. Имезүчеләрнең  балаларының туклану үзенчәлекләре. Хайваннарның саклануы. Кыргый һәм йорт хайваннары. Кеше тормышында хайваннарның роле.Туган яктагы хайваннар, аларга характиристика.

Кеше һәм җәмгыять

            Гаилә. Гаиләдә үзара мөнәсәбәт. Гаилә традицияләре (олыларга ярдәм, бәйрәмнәр, походлар). Нәсел. Нәсел җепләрен барлау. Кеше – җәмгыятьнең бер өлеше. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Хезмәтнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтәге өлеше. Тәрле һәнәр ияләре. Китап төзүчеләрнең һәнәре.

        Туган як – Россиянең бер өлеше. Туган авыл, аңыҗ тарихы, килеп чыгышы, андагы елгалар, күлләр.

        Безнең туган ил – Россия.  Россия. Конституциясе – илебезнең төп законы. Россия гражданинының хокуклары ( яшәүгә, белем алырга, сәламәтлекне сакларга, медицина ярдәменә, ирекле хезмәт һәм ял). Бәйрәмнәр:  Җиңү көне, Конституция көне,  россиянең дәүләт символлары: герб, флаг, гимн). Мәскәү Кремле. Мәскәү шәһәре белән бәйле бөек  князьләрнең исемнәре (Юрий Долгорукий, Дмитрий Донской, Иван III (правнук Дмитрия Донского).

Куркынычсызлык кагыйдәләре  

        Укучының көндәлек режимы. Ял һәм хезмәтнең чиратлашуы. Режимны төзү. Шәхси гигиена. Физическая культура. Саф һавада уеннар сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның бер төре. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе. Туклану. Салкын тиюдән саклану.   Ашыгыч ярдәм телефон номерлары. Урамда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре.Су, газ, электр кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка раздела образовательной программы по окружающему миру "Формирование экологической культуры учащихся на уроках окружающего мира"

Методическая разработка раздела образовательной программы по окружающему миру составлена по плану аттестационных требований.В работе представлен раздел по окружающему миру 3 класс А.А.Плешаков "Как ус...

Разработка урока по окружающему миру 4 класс Образовательная система «Школа 2100», программа по окружающему миру авт. А.А.Вахрушев. Тема урока: «Сельское хозяйство на службе человека».

     Данный урок является частью раздела «Рукотворная природа» и направлен не только на приобретение учащимися  конкретных знаний,основанных на анализе окружающего мира, ...

Рабочая программа по окружающему миру (1 класс) составлена на основе авторской программы «Окружающий мир» Н.Я.Дмитриевой, А.Н.Казакова, (Сборник программ начального общего образования. Система Л.В. Занкова. – Самара: Издательство «Учебная литература»: Из

Рабочая программа по окружающему миру (1 класс) составлена на основе авторской программы «Окружающий мир»  Н.Я.Дмитриевой, А.Н.Казакова, (Сборник программ начального общего образования. Сис...

Рабочая программа по окружающему миру ОС "Школа 2100" А.А. Вахрушев. ... Данная рабочая программа по окружающему миру составлена в соотвествии с основными требованиями ФГОС начального общего образования.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования на основе Примерной основной образовательной программы нача...

Программа по окружающему миру УМК "Школа России" автор А.А. Плешаков «Окружающий мир 1- 4 класс»

Программа по окружающему миру создана на основе федерального компонента государственного стандарта начального общего образования, Примерной программы начального общего образования по окружающему миру ...

Рабочая программа по окружающему миру для 3 класса по программе "Школа 2100" к учебнику А.А.Вахрушева и О.А. Родыгиной "Окружающий мир"

Рабочая программа по окружающему миру для 3 класса по программе "Школа 2100" соответствует требованиям реализации ФГОС начального общего образования....

Рабочая программа внутрипредметного модуля "Мы и окружающий мир" к рабочей программе по окружающему миру для 1 класса

Программа модуля «Мы и окружающий мир» имеет ярко выраженный интегративный характер, соединяя в равной мере природоведческие, обществоведческие, исторические знания; даёт  обучающемус...