Доклад "Уку һәм тәрбия бирүнең уңышлы нигезе буларак укучыларның танып белү активлыгын үстерү өчен продуктив шартлар булдыру"
статья (1, 2, 3, 4 класс)
Зaмaн, тoрмыш гoмуми бeлeм бирү мәктәпләрe aлдынa торган сaeн югарырак таләпләр куя. Фән һәм техниканың тизләтелгән үсеше фәнни мәгълүматларның эзлексез арта баруы укыту процессын тагын да камилләштерүне, белем бирүнең яңа метод һәм алымнарын куллануны таләп итә. Укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, проблемалы укыту, укыту- тәрбия процессын оптимизацияләү мәсьәләләре хәзерге этапта педагогик фикер усешенең төп юнәлешләре булып тора .Иҗади эшләүче укытучы беркайчан дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан,сайтлардан, укыту платформаларыннан да сайлап ала.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Гимадеева Рәмзия Рәис кызы,
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
ГБМБУ «Иске-Казан төп гомуми белем мәктәбе»
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
Уку һәм тәрбия бирүнең уңышлы нигезе буларак укучыларның танып белү активлыгын үстерү өчен продуктив шартлар булдыру
Зaмaн, тoрмыш гoмуми бeлeм бирү мәктәпләрe aлдынa торган сaeн югарырак таләпләр куя. Фән һәм техниканың тизләтелгән үсеше фәнни мәгълүматларның эзлексез арта баруы укыту процессын тагын да камилләштерүне, белем бирүнең яңа метод һәм алымнарын куллануны таләп итә. Укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, проблемалы укыту, укыту- тәрбия процессын оптимизацияләү мәсьәләләре хәзерге этапта педагогик фикер усешенең төп юнәлешләре булып тора .Иҗади эшләүче укытучы беркайчан дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан,сайтлардан, укыту платформаларыннан да сайлап ала.
Мин балаларның белемнәрен һәрьяклап үстерүдә үз практикамда укытуның еш кулланылган актив методларына тукталып китмәкче булам .
КФУ да белем күтәрү курсларында яңа LearningApps.org сервисы белән таныштым. Бу сервис төрле дидактик биремнәр (уеннар) тәшкил итә. Биремнәрне әзер килеш алып кулланырга да мөмкин, укытучы үзе теркәлеп, узенчәлекле викториналар, пазллар җыю, парын табу, кроссворд чишү кебек уеннарны да төзи ала. LearningApps.org миңа дәресләрне күңелле, нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Укучыларда уй һәм фикерләү сәләтен үстерә. Бу сервис дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен бик уңайлы инернет ресурс булып тора. LearningApps.org башлангыч мәктәп укучыларына белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге бирә.
Шулай ук укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә без РЭШ(Российская элекронная школа) сайтында да эшлибез. “ Россия электрон мәктәбе” – уникаль проект. Ул 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәрге барлык фәннәр буенча 6 меңгә якын дәресне үз эченә ала. Укытучылар өчен РЭШ сыйфатлы методик тупланма. Анда илебезнең иң яхшы укытучыларының тәҗрибәсе тупланган һәм гомумиләштерелгән. Һәрбер интерактив дәрес берничә модульдән тора: мотивация, аңлату, күнегүләр һәм контроль. РЭШта тулы бер сыйныф белән дә, аерым укучылар яки укучылар төркемнәре белән дә эшләргә мөмкин.
Балалар һәм әниләр белән үткәрелгән күзәтүләр, әңгәмәләр нәтиҗәсендә, балаларга өйдә һәм тәкъдим ителгән ресурслы мәктәптә эшләү бик ошый, аларга бу кызыклы.
Укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып прoeктлaр мeтoды сaнaла. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.
Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Аның нигезе - тикшеренү эше.
Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.
Башлангыч сыйныф укучысының танып белү активлыгын үстерүдә уен зур әһәмияткә ия. Балага белем уен аркылы яхшырак бирелә.Шуңа күрә уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә,баланың мөстәкыйльлеген үстерә.
Дәрестә рефлекция этабында «Синквейн» актив методын кулланырга тәкъдим итәм. Синквейн – ул бирелгән темага иҗади фикер йөртеп төзелгән мавыктыргыч һәм кызыклы 5 юллык шигырь. Синквейн төзүнең үз кагыйдәләре бар.
1нче нче юл. Тeмaны ачыклaучы сүз, исeм.
2 нче юл. Тeмaга туры килә торган ике сыйфaт.
3 нче юл.Синквeйн темасына хас булган өч фигыль.
4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә.
Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән
чагылдырган нәтиҗә.
Укытуның актив методлары белән уйлап, үз укучыларыңның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәргә кирәк. Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чикләре юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: әгәр дә укытучы дәрестә күргәзмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә зур уңышларга ирешәчәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"
Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү
Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге ята. Башлангыч мә...

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүдә иҗади биремле өй эшләре.
Белгәнебезчә, иҗади эшләр укучыларның эшчәнлегендә әйдәп баручы кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Башлангыч сыйныфларда белем алуга ихтыяҗ әле формалаша гына башлый, шуңа күрә өй эшләре бала ...

Доклад на тему "Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү"
Доклад для выступления на педсовете...

Уку һәм тәрбия бирүнең уңышлы нигезе буларак укучыларның танып белү активлыгын үстерү өчен продуктив шартлар булдыру.(Доклад)
Заман, тормыш гомуми белем бирү мәктәпләре алдына торган саен югарырак таләпләр куя. Фән һәм техниканың тизләтелгән үсеше фәнни мәгълүматларның эзлексез арта баруы укыту процессын тагын да камилләштер...