Уку һәм тәрбия бирүнең уңышлы нигезе буларак укучыларның танып белү активлыгын үстерү өчен продуктив шартлар булдыру.(Доклад)
статья по чтению (1, 2, 3, 4 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Заман, тормыш гомуми белем бирү мәктәпләре алдына торган саен югарырак таләпләр куя. Фән һәм техниканың тизләтелгән үсеше фәнни мәгълүматларның эзлексез арта баруы укыту процессын тагын да камилләштерүне, белем бирүнең яңа метод һәм алымнарын куллануны таләп итә. Укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, проблемалы укыту, укыту- тәрбия процессын оптимизацияләү мәсьәләләре хәзерге этапта педагогик фикер усешенең төп юнәлешләре булып тора.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гимадеева Рәмзия Рәис кызы беренче

квалификацион      категорияле башлангыч

                                    сыйныф укытучысы

Татарстан Республикасы  Биектау районы

ГБМБУ “Иске-Казан төп гомуми белем

мәктәбе”

Уку һәм тәрбия бирүнең уңышлы нигезе буларак укучыларның

 танып белү   активлыгын үстерү өчен продуктив шартлар булдыру

 

                           

                                Максат:

-Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру өчен шартлар тудыру; -Балаларның танып белү сәләтләрен үстерү аша уку эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

                           Аннотация

Заман, тормыш гомуми белем бирү мәктәпләре алдына торган саен югарырак таләпләр куя. Фән һәм техниканың тизләтелгән үсеше фәнни мәгълүматларның эзлексез арта баруы укыту процессын тагын да камилләштерүне, белем бирүнең яңа метод һәм алымнарын куллануны таләп итә. Укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, проблемалы укыту, укыту- тәрбия процессын оптимизацияләү мәсьәләләре хәзерге этапта педагогик фикер усешенең төп юнәлешләре булып тора.

                                   Кереш

Активлык, мөстәкыйльлек, инициативалылык,эшкә иҗади караш үсеше – бу тормышның үз таләпләре, күп яктан уку-тәрбия процессын камилләштерү юнәлешен билгели. Башлангыч сыйныф укучыларында танып белү эшчәнлеген активлаштыру юлларын эзләү, аларның танып белү сәләтләрен һәм мөстәкыйльлеген үстерү   укытучылар хәл итәргә тиеш булган бурыч.

 

     Информацион технологияләр бүгенге көндә кеше тормышының барлык өлкәләренә дә киң үтеп керде  . Иҗади эшләүче укытучы беркайчан дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан ,сайтлардан, укыту платформаларыннан да сайлап ала. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары бик күп, безгә укытучыларга бик күп эзләнергә һәм материал тупларга кирәк.

 

    Мин балаларның  белемнәрен һәрьяклап үстерүдә үз практикамда укытуның еш кулланылган актив методларына тукталып китмәкче булам .Бу  алымнарга :

Мәгълүмати - коммуникатив технологияләр куллану

Проектлар яклау

Берләштереп(интегратив)  укыту

Коллектив(төркемләп) эшләү

Бер-береңә хезмәттәшлек итү

Мөстәкыйль эшләр.

Күрсәтмә һәм иллюстратив материаллар куллану.

Проблемалы хәл итү.

 Дидактик,сюжетлы-рольле,хәрәкәтле уеннар

Тикшерү эшләре керә.

 

  1. КФУ да белем күтәрү  курсларында яңа LearningApps.org сервисы белән таныштым. Бу сервис  төрле  дидактик биремнәр (уеннар) тәшкил итә. Биремнәрне әзер килеш алып кулланырга да мөмкин, укытучы үзе теркәлеп, узенчәлекле  викториналар, пазллар җыю, парын табу, кроссворд чишү кебек уеннарны да төзи ала.

 LearningApps.org миңа дәресләрне күңелле, нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Укучыларда уй һәм  фикерләү сәләтен үстерә. Бу сервис дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен бик уңайлы инернет ресурс булып тора.

  LearningApps.org башлангыч мәктәп укучыларына белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге бирә.

 

     2. Шулай ук укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә без РЭШ(Российская элекронная школа) сайтында да эшлибез.  “ Россия электрон мәктәбе” – уникаль проект. Ул 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәрге барлык фәннәр буенча 6 меңгә якын дәресне үз эченә ала. Укытучылар өчен РЭШ сыйфатлы методик тупланма. Анда илебезнең иң яхшы укытучыларының тәҗрибәсе тупланган һәм гомумиләштерелгән. Һәрбер интерактив дәрес берничә модульдән тора: мотивация, аңлату, күнегүләр һәм контроль.  

РЭШта тулы бер сыйныф белән дә, аерым укучылар яки укучылар төркемнәре белән дә эшләргә  мөмкин.

Балалар бигрәк тә литературное чтение,әйләнә-тирә дәресләрен яраталар.Дәреснең төп өлешен мәктәптә карыйбыз,ә контроль биремнәрне укучылар өйдә эшлиләр.

 Балалар һәм әниләр белән үткәрелгән күзәтүләр, әңгәмәләр нәтиҗәсендә, балаларга өйдә һәм тәкъдим ителгән ресурслы мәктәптә эшләү бик ошый, аларга бу кызыклы. Димәк, уку эшчәнлеген мотивацияләү арта һәм, нәтиҗә буларак, сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе арта.

 

 

 

    3. Укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

    Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.  Аның нигезе - тикшеренү эше.

  Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

 

 

     Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

     

 

   4.  Башлангыч сыйныф укучысының танып белү активлыгын үстерүдә  уен зур әһәмияткә ия.

    Уен-балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге: ул индивидуаль яки коллектив булырга мөмкин.  

Уенда бала предметларны теге яки бу билгеләр буенча күзәтә,   чагыштыра,  үзенә күнекмәләр ала.Балага белем уен аркылы яхшырак бирелә.Шуңа күрә уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә,баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

    Дәрестә рефлекция этабында «Синквейн» актив методын кулланырга тәкъдим итәм.  Синквейн – ул бирелгән темага иҗади фикер йөртеп төзелгән мавыктыргыч һәм кызыклы 5 юллык шигырь. Синквейн төзүнең үз кагыйдәләре бар.

1нче нче юл. Тeмaны ачыклaучы сүз, исeм.

2 нче юл.  Тeмaга туры килә торган ике сыйфaт.

3 нче юл.Синквeйн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза,   җөмлә.

Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
 
5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән

чагылдырган нәтиҗә.

 

   Мәсәлән без  уку дәресендә “Ак барс” хикәясе буенча синквейн төзедек.

          1. Барс

          2. Ирекле,көчле

          3. Яклый.саклый,тереклек итә

          4. Барс илаһи көчкә ия

          5. Дәүләт символы

 

Литературное чтение дәресендә төзелгән синквейн:

           1. Богатыри

           2.Сильные, могучие

           3.Приютили, обогрели, спасли

           4.Не оставили царевну в беде.

           5.Сила

 

                                       Йомгаклау

 Укытуның актив методлары белән уйлап, үз укучыларыңның индивидуаль үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итәргә кирәк. Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чикләре юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: әгәр дә укытучы дәрестә күргәзмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә зур уңышларга ирешәчәк.

 

        Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе

Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Милли- төбәк компоненты- әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләүнең нигезе

Милли - төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар   мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый -географик  мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту - тәрбия...

Методик семинар ." Иҗади укуда өйрәтү методы буларак , сәнгатьле сөйләм өстендә эш".

Иҗади уку методының максаты : көчле һәм озакка сузылган беренчел хисләр тудырырга булышу....