Укучыларның логик фикерләүләрен үстерү
опыты и эксперименты (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Салихова Кадрия Валиевна

Методик берләшмәдә чыгыш ясау өчен материал

Скачать:


Предварительный просмотр:

 “Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен традицион булмаган ысуллар ярдәмендә үстерү”

Логик  фикерләүне формалаштыру укыту эшчәнлегенең мөһим өлеше. Димәк, укытучының төп бурычы- укучыны фикерләргә өйрәтү. Укучының фикерләү дәрәҗәсе, аның математик сәләтләренең үсешенә генә түгел, үзләштерелгән белемнәрне яңа ситуацияләрдә кулланырга, үзенең мөмкинлекләрен аңларга, үз-үзенә ышаныч тудырырга да ярдәм итә.

    Балаларның фикерләү формалашының иң җаваплы чоры- 6-9яшь арасында. Укытучы балаларны бу чорда ятлап-кабатлап кына түгел, ә аңлап, фикерләргә өйрәтергә тиеш.

   Логик фикерләүне үстерүдә математика фәне реаль мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, дәреснең темасын хәбәр итү дә укучыларны уйларга мәҗбүр итәргә мөмкин:

  1. Бу цифр шимбә алдыннан килгән атна көненә яшеренгән. Бу нинди цифр? Дәреснең темасы нинди? (5 цифры һәм саны)
  2. Язылган саннарга игътибар белән карагыз һәм артык санын табыгыз:

1, 3, 9, 11, 7, 5. Дәреснең темасын билгеләгез. (Икеурынлы саннар)

   Төрле катлаулылыктагы зирәклеккә мәсьәләләр чишү дә уңай нәтиҗәләр бирә:

  1. Айдар белән Марат мисаллар чишкәннәр. Берсе такта янында, икенчесе- дәфтәрдә. Әгәр дә Айдар такта янында чишмәгән булса, Марат мисалны кайда чишкән?
  2. Камил, Ирек һәм Азат тапкырлау таблицасын өйрәнгәннәр. Берсе- 5некен, икенчесе- 6ныкын, өченчесе-9ныкын. Әгәр дә Камил 6ныкын һәм 9ныкын, ә Ирек 9ныкын белсә, кем кайсы таблицаны өйрәнгән?
  3. Айнур, Ленар, Рөстәм, Фаил төрле биремнәр үтәгәннәр: мәсьәлә чишү,

мисаллар чишү, тигезләмә чишү һәм фигураның мәйданын табу. Әгәр дә Фаил мәсьәлә чишмәсә, Рөстәм мисал белән мәсьәлә чишмәсә, Айнур мисал, тигезләмә һәм мәсьәлә чишмәсә, кем кайсы биремне үтәгән?

   Төрле чагыштыруга биремнәр:

Рәсемнәргә игътибар белән кара, алар арасыннан аерылып торганын тап.

о

о

о

о

о

о

 

о

о

о

о

о

о

о

о

о

Рәсемнәрне күңелдән берсе өстенә берсен куеп карап, килеп чыккан рәсемне, әзер рәсемнәр арасыннан сайлап алу.

Мәсьәләнең шарты:

о

о

о

       

о

о


Мәсьәләнең җаваплары:

о

о

о

 

о

о

о

о

о

    Мәсьәләнең эчтәлегенә бәйле биремнәр:

 

1.Зәңгәр төстәге гади кәгазьгә кызыл төстәге копировка кәгазен куеп, сары карандаш белән сызсаң, гади кәгазьдәге сызык нинди төстә булыр?(Сары.)


  Логик фикерләүне игътибарлылык һәм хәтердән башка күз алдына китереп булмый. Боларны үстерү өчен, шахмат тактасыннан 1 фишка белән хәрәкәт итү кызыклы.Тактада һәм укучыларда 16 шакмактан торган шахмат кыры.

Укучылар укытучы әйткән  буенча фишканы күңелдән хәрәкәтләндерәләр һәм кайсы шакмакка тукталганын билгелиләр. Мәсәлән, “2 шакмак өскә,1 шакмак аска, 1 шакмак уңга, 1 шакмак сулга.”

о

  Җаваплар дөрес булмаса, укучылар фишканы практик рәвештә күчерәләр.

   Биремне төрле предмет исемнәре әйтеп катлауландырырга да була: “2 шакмак өстә самолет, 1 шакмак уңда өй һ.б.”

   Тикшергәндә истә калдырылган сүзләрне дә сорарга мөмкин.

Предметларның билгеләре туры килү буенча биремнәр үтәү дә файдалы:

   1-Аһәм Вбар; 2-А бар,В-юк; 3-Аюк, В бар; 4-Ада, Вда юк.

   Рәсемнәргә күчергәндә А-кош рәсеме, В-чәчәк рәсеме.

 Тактада 4 рәсем: 1-кош һәм чәчәк рәсеме

                               2-чәчәк рәсеме

                               3-кош рәсеме

                               4-чиста бит

Такта янына чакырылган укучыга биремнәр:

  1. Кош һәм  чәчәк булган барлык рәсем астына туры сызык сыз.
  2. Кош яки чәчәк рәсеме булган барлык рәсемнәр астына өзек-өзек сызык сыз.
  3. Чәчәк яки кош кына булган рәсемнәр астына дулкынлы сызык сыз.

Калган укучылар биремнең дөреслеге белән килешмәсәләр,кул күтәрәләр.

Логик бәйлелеккә бирем һәр укучыга дөрес җавапны сайлап алу формасында бирелергә мөмкин.

Мәсәлән, рәсемле баганалар.

             1                  2                  3                 4

       

                        

   

Дөрес җавапны сайлап, түгәрәккә ал:

1

Беренче баганада         һәм        бармы?        

Әйе, юк

2

Икенче баганада         һәм            бармы?

Әйе,юк

Таблица шул рәвешчә сораулар белән дәвам итә.

   Бармаклар ярдәмендә физик күнегүләр эшләүнең акыл эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм иткәнлеге билгеле. Бу методиканың авторлары фикеренчә, бармаклар белән логик күнегүләр башкару, фикерләү дәрәҗәсен үстерә.

  Биремнәр:

  1. Бармаклар бөгелгән һәм бер-берсенә тиеп торалар.
  2. Бармаклар бөгелгән һәм бер-берсенә тиеп тормыйлар.
  3. Бармаклар бөгелмәгән һәм тиеп торалар.
  4. Бармаклар бөгелмәгән һәм тиеп тормыйлар.
  5. Сул кулның барлык бармаклары да бөгелсен.
  6. Сул кулның барлык бармаклары да бөгелмәсен.
  7. Уң кулда бөгелгән бармаклар гына булсын.
  8. Уң кулда бөгелгән бармаклар гына булмасын.

   Математика дәресләрендә мондый күнегүләр үткәрү таркау һәм әкрен фикерләүче укучыларны “уянырга” һәм эшкә керешергә мәҗбүр итә.

  Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була. Дәресләрдә укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино, кроссворд, ребус, логик квадратлар һәм башкалар кулланыла. Балалар фикер йөртергә, исбатларга, мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә.

   Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп, иллюстрацияләр ясыйбыз һәм алардан күргәзмә оештырабыз.Аерым тематикага альбомнар төзибез. Бу эшләрне уку, сынлы сәнгать дәресләрендә еш кулланам. Уйланырга мәҗбүр итә торган сораулар бирәм, мәсәлән, акыл һөҗүме формасында.Кроссвордлар, ребуслар чишәбез, тизәйткечләр кулланам.

   Татар теле, әйләнә-тирә дөнья, рус теле, математика дәресләрендә белемнәрен тикшерү өчен тестлар файдаланам. Үткәрелгән тестларның нәтиҗәләрен дә билгели барабыз. Берничә җавапның барысы да дөрес тоелган җавапларның бары тик дөресен генә сайлау өчен укучы укучыга уйланырга, фикер йөртергә кирәк. Фикер йөртүнең аерым компонентларын (хәтер, игътибар, фараз итү һ.б.) һәм алар арасындагы бәйләнешләрне үстерүгә юнәлтелгән биремнәр системасы, сүзле уеннар(анаграмма, шарада, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне аңлату, кроссвордлар, сүзләр чылбыры, табышмаклар һ.б.) болар барысы да укучыларның кәефен күтәрә, баланың иҗат мөмкинлеген киңәйтә, интеллектуаль канәгатьләнү алырга өйрәтә.

   Ятлаган шигырьләрне хәтер диктанты итеп яздыру гадәткә керде. Бу рус теле дәресләрендә күбрәк кулланыла. Шулай ук, әйләнә-тирә дәресләрендә экскурсиягә чыккач, табигатьтәге үсемлек һәм хайваннарны, аларның яшәешен күзәткәндә күп мәгълүмат бирелә. Мондый мәгълүматны шигъри формада бирү, балаларга истә калдыру өчен уңайлырак, мәсәлән, Х.Халиковның шигырьләре ярдәмендә. Кайберләрен балалар үзләре дә уйлап чыгаралар.

   Информатизация бүгенге көндә кеше тормышының барлык өлкәләренә дә киң үтеп керде диярлек. Шул исәптән, хәзер ул уку-укыту эшендә дә киң файдаланыла. Безнең мәктәптә дә 3нче сыйныфтан информатика кабинетында дәресләр үткәрелә.Монда балалар рәсем ясарга, сүзләр җыярга, логик мәсьәләләр чишәргә, укытучы җитәкчелегендә төрле биремнәр үтәргә өйрәнәләр. Компьютер кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларда кыенлык тудырмый.

   Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Кемнеңдер эш системасын яки тулы бер технологияне кабатлау мөмкин эш түгел. Һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укчыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдыра. Иң мөһиме- белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укчының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары күптөрле, безгә укытучыларга бик күп эзләнергә һәм материал тупларга кирәк.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүдә иҗади биремле өй эшләре.

Белгәнебезчә, иҗади эшләр укучыларның эшчәнлегендә әйдәп баручы кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Башлангыч сыйныфларда белем алуга ихтыяҗ әле формалаша гына башлый, шуңа күрә өй эшләре бала ...