Укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүдә иҗади биремле өй эшләре.
статья (1 класс) на тему

Батталова Назира Рахимулловна

Белгәнебезчә, иҗади эшләр укучыларның эшчәнлегендә әйдәп баручы кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Башлангыч сыйныфларда белем алуга ихтыяҗ әле формалаша гына башлый, шуңа күрә өй эшләре бала өчен кызыклы булырга тиеш. Бүгенге көндә өй эше – ул сүз ятлау яки грамматик күнегүләр генә эшләү түгел. Өй эше  баланың иҗади сәләтен үстерү, аның мөстәкыйльлеген тәрбияләү максатын да куя. Иҗади биремле өй эшләре әһәмиятле кызыксындыру чарасы, чөнки эшнең нәтиҗәсе күренә, укучы бу эше өчен бары тик яхшы яки бик яхшы билгесе генә ала, укытучының мактау сүзләрен ишетә.

Татар телен өйрәнгәндә башлангыч сыйныф укучыларына нинди иҗади биремле өй эшләре бирергә мөмкин һәм ярый? Бу язмада шуларның берничесенә тукталып китәрбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_belem_hm_kunekmlren_usterud.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерүдә

иҗади биремле өй эшләре.

Белгәнебезчә, иҗади эшләр укучыларның эшчәнлегендә әйдәп баручы кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Башлангыч сыйныфларда белем алуга ихтыяҗ әле формалаша гына башлый, шуңа күрә өй эшләре бала өчен кызыклы булырга тиеш. Бүгенге көндә өй эше – ул сүз ятлау яки грамматик күнегүләр генә эшләү түгел. Өй эше  баланың иҗади сәләтен үстерү, аның мөстәкыйльлеген тәрбияләү максатын да куя. Иҗади биремле өй эшләре әһәмиятле кызыксындыру чарасы, чөнки эшнең нәтиҗәсе күренә, укучы бу эше өчен бары тик яхшы яки бик яхшы билгесе генә ала, укытучының мактау сүзләрен ишетә.

Татар телен өйрәнгәндә башлангыч сыйныф укучыларына нинди иҗади биремле өй эшләре бирергә мөмкин һәм ярый?

  1. Өлешчә иҗади биремле эш төрләре:  терәк сүзләр кулланып, бирелгән темага, төрле конструкцияле җөмләләр төзергә; җөмләне язып бетерергә; текстны элекке хәленә кайтарырга; диалогны тулыландырырга; сорауларга җавап бирергә;  текстка исем куярга; котлау открыткасын үзгәртергә һ.б.
  2. Иҗади нигезле эш төрләре: бирелгән җөмләләрне кулланып; рәсем буенча; укылган текстның эчтәлегенә таянып; күзәтүләр буенча телдән хикәя төзергә.
  3. Сүз картасы. Сүз картасын төзегәндә балалар иҗади эшкә кереп китәләр. Сүз бирелә, аның мәгънәсе сүзлектә табыла, яңа сүз ясала, синоним һәм антоним сүзләр табыла, сүзтезмә һәм җөмлә төзелә.
  4. Укылган әсәр эчтәлеге буенча рәсем ясау һәм аны яклау.
  5. Әкият, хикәя эчтәлеге буенча диафильм төзү.

Иң гади һәм иң җиңел үтәлә торган өй эше - өйрәнгән лексика буенча рәсем ясау һәм предметның исемен язу. Мондый эш төрен 1 нче сыйныфта ук бирергә мөмкин. “Уку-язу әсбаплары”, “Гаилә”, “Кошлар”, “Йорт кошлары һәм хайваннары”, “Ашамлыклар” һәм башка темаларны өйрәнгәндә укучылар бу эшне бик зур теләк белән үтиләр.

3-4 сыйныф укучылары өчен дә рәсем ясау белән бәйле биремнәр бар. Ләкин алар катлаулырак. Мәсәлән, 4 нче сыйныфта “Табигатьне саклагыз!” темасын өйрәнгәч, әйләнә-тирә мохитны саклау проблемасын күтәргән плакатлар, 3 нче сыйныфта “Театрда” темасыннан соң афиша, “Ашханәдә” темасын үзләштергәч төрле рецептлар, меню төзиләр, “Ел фасыллары” темасыннан соң төрле рәсемнәр ясыйлар һәм дәрестә  аларны яклыйлар. “Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр” темасын өйрәнгәндә балалар дәрестә “Аш бүлмәсе” тексты белән танышалар, өй эше - үзләренең аш бүлмәсен ясап килергә һәм бәйлек сүзләр кулланып рәсем буенча сөйләргә.

Тагын бер әһәмиятле иҗади биремле өй эше алда әйтеп үтелгән биремнәрдән мәгълүмат алу чыганагы белән генә аерылып тора. 3-4 сыйныфларда биремнәр интернет ресурслардан файдаланып үтәлә.  Балаларга өйрәнелә торган тема буенча өстәмә мәгълүмат табарга кушыла (мәсәлән, “Хайваннар” темасын өйрәнгәндә), аның рәсемен ясарга яки фотосын куярга, сораулар төзергә һәм аларга җавап бирергә. Сораулар җиңел, аңлаешлы булырга тиеш. Мондый эзләнү эшенең нәтиҗәсе – плакат, листовка яки кечкенә күләмле презентация һәм дәрестә эшне яклау.

Лексик материалны ныгыту өчен иң кызыклы иҗади биремле эш төрләре: кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар, чайнвордлар төзү, төрле уеннар оештыру. Мондый биремнәрне бик күп уйлап табарга була. Бу биремнәр балаларга бик ошый.

Башлангыч сыйныф укучылары табигатьләре буенча бик кызыксынучан. Һәр бала сәләтле һәм талантлы. Безнең яшь талантларыбыз үзләре әкиятләр, шигырьләр язалар. Әсәрләренә иллюстрацияне дә үзләре ясыйлар. 2 нче сыйныфта (И.Л.Литвинов дәреслеге) Р.Миңнуллинның “Тәмлетамаклар” шигыре белән танышкач, 4-6 юллы шигырьләре белән шатландыралар.

Иң катлаулы иҗади биремле эш төре – проект эше һәм шул эш белән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясау. Башлангыч сыйныфларда бу эшкә иң көчле укучылар гына алына. Аларга һәрвакыт укытучының ярдәме кирәк.

Өй эшләре кирәк. Аларны балаларга кызыклы формада бирергә тырышу мөһим. Иҗади биремле эш төрләре балаларда белем алуга омтылыш тәрбияли һәм аларның сәләтләрен үстерә.

Мәсәлән. 2 нче сыйныф (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге): дәрестә Казан аквапаркы турында текст укыла, өйгә эш: тема буенча 1) презентация яса; 2) хикәя төзе һәм сөйлә; 3) рәсем яса һәм рәсем буенча сөйләргә өйрән. Бала үзе теләгән биремне сайлап ала. Әгәр дә берсен дә үти алмаса, дәреслектә бирелгән текстны өйрәнеп килә.

И.Л.Литвиновның 4 нче сыйныф дәреслеге буенча берничә темага иҗади биремле өй эшләре тәкъдим итәм.

Тема

Дәреслектәге күнегүгә бирем

Иҗади бирем

катлаулы

уртача

җиңел

Татарстан

ның дәүләт символлары

26 б. №1 – укы һәм тәрҗемә ит

Power Point  программасында презентация ясарга: тема «Татарстанның дәүләт символлары”

Бер дәүләт символы турында кечкенә хикәя төзергә

Сораулар төзергә

Татарстан

ның тарихи урыннары

85 б.№4 – укы һәм тәрҗемә ит

Интернет һәм мультимедия чыганакларыннан файдаланып реферат язарга. (Бу теманы Фәнни-практик конференциядә чыгыш ясау өчен дә алырга мөмкин)

Power Point программасын

да презентация ясарга

Кечкенә хикәя төзергә

Татарстан

ның дәүләт символлары

30 б. №2 – җөмләләр төзе

Publisher программасында бу күнегүдә телгә алынган күренекле кешеләрнең берсе турында буклет ясарга (Бакый Урманче, Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай)

Power Point программасын

да бу күнегүдә телгә алынган күренекле кешеләрнең берсе турында презентация ясарга

Җөмләләр

гә сорау куярга

Кулланылган әдәбият:

1. Адамский М.Я., Яновицкая Е.В. Большая дидактика и 1000 мелочей. — СПб: ООО «ВалериСПД», 2000. — 496 с.

2. Колеченко А.К. Энциклопедия педагогических технологий: Пособие для преподавателей. — СПб: КАРО, 2002. — 368 с.

3. Коротаева Е.В. Педагогические взаимодействия и технологии. — М: Academia, 2007. — 288 с.

4. festival.1september.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү . Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү

Укучыларның аңлап уку буенча белемнәрен тикшерү.Уку күнекмәсе үсеше дәрәҗәсен тикшерү....

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.

2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде.  Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...