Доклад на тему "Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү"
материал по теме

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Доклад для выступления на педсовете

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_fikerleu_selete.docx19.17 КБ

Предварительный просмотр:

Ямаширмә урта мәктәбе филиалы

Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Педсоветта  чыгыш ясау өчен доклад:

“Укучыларның фикерләү сәләтен

һәм иҗади активлыгын үстерү”

Укытучы: Сагдеева З.Р.

2014 ел

Укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

        

Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

 эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен

 табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

 бирә ала торган хезмәтләрнең иң

 кадерлесе, иң зурысыдыр.

 Г.Ибраһимов

Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.

 Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

 Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә мин изложениеләрне күбрәк яздырырга тырышам. Укучылар изложение язган вакытта сочинение элементларыннан да файдаланалар, текстка үз фикерләрен дә өстәп язалар.

 Шулай ук төрле төрдәге иншалар язуны да бик отышлы дип уйлыйм. Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.

 Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

 Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмиятенә тукталмыйча булмый. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.

 Сөйләм телен үстерү дәресләрендә укучыларны халкыбыз тарихы, күренекле шәхесләр белән таныштыру өчен дә мөмкинлекләр ачыла. Укучыларны эзләнергә, фәнни материал белән эшләргә өйрәтәбез, иптәшләре алдында чыгыш ясау мөмкинлекләрен камилләштерәбез.

 Хәзерге вакытта укучыларыбызның күбесе әдәби әсәр укымый. Тел һәм әдәбият укытучысының максаты укучыларны әдәби әсәр белән кызыксындыру, аларда аны уку теләге уяту; әсәрне анализларга өйрәтү. Укучылар әдәби әсәрнең темасын, төп геройларын билгели алырга тиеш. Без аларны шуңа өйрәтергә тиеш. Укучы кечкенә күләмле әсәрләрне укып аңа кыскача анализ ясый белергә тиеш. Бу эшнең нәтиҗәсе булып төрле иҗади эшләр, рефератлар яздыру тора.

 Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.

 Иҗади активлыкны үстерүдә дәрестән тыш чаралар да (КВН, викторина, бәйге, брейн-ринг) ярдәм итә. Әлеге чараларга әзерләнгәндә, укучылар, иҗади фикер йөртеп, төрле биремнәр башкара, яңа фикерләр тәкъдим итә. Чаралар барышында алар төрле ситуацияләрдә уйланырга, акылны эшкә җигәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алалар.

 Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул үз алдына куелган бурычларны бары эшчәнлек процессында гына гамәлгә ашыра ала. Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, эзләнсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Ә иҗатның төп этәргеч көче – укучы һәм укытучы кичергән шатлык дип саныйм мин.

Электрон укыту ресурсларын дәресләрдә куллану бүгенге көндә традицион белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Белгәнебезчә, соңгы елларда электрон укыту ресурслары җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. 90 нчы еллар уртасында электрон ресурслар куллану информатика, математика, физика кебек төгәл фәннәр белән генә чикләнгән булсалар, хәзер барлык гуманитар фәннәрдә дә куллану юнәлешендә зур адым ясалды. Мәгарифне информацияләү, белем бирү сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, дәресләрдә гадәти укыту алымнарын, методларын, формаларын үзгәртеп, яңа метод, алымнар куллану ешаеп китте. Шуңа күрә укытучының үзенә эзләнергә, программалар төзергә туры килә.

 Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту-тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Яңа технологияләрне яхшы үзләштергән теләсә кайсы белгеч эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

 Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. “Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә компьютердан файдаланырга мөмкинме?” – дигән сорау да безне кызыксындыра башлый. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информацияне үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион-коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күп төрле. Мәсәлән, укыту-методик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү, документлар тутыру... Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

Сәләтле яки өлгермәүче балалар белән эшләгәндә дә компьютер кулланабыз. Төрле темаларны йомгаклау өчен укучыларга өй эше итеп 10-15 тест соравы әзерләргә тәкъдим ителә. Балалар бу эшләрне бик теләп башкаралар. Һәм үзләре үк шул тестлар биремнәрен үтиләр. Ләкин бу программа өстендә дә эшлисе эшләр күп әле.

 Дәресләрдә компьютер куллану өстенлекле яклары күп: зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә мөмкин. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.

 Сүземне йомгаклаганда шундый бер мисал китерәсем килә: Мәскәү өлкәсенең мәктәпләрендә сорашу үткәргәндә, өлкән класс укучыларына “Син мәктәптә нәрсәләргә өйрәнергә теләр идең? – дигән сорау биргәннәр. Укучылардан “Безне бер-беребез белән аралашырга, бер-беребезгә ошарга өйрәтсеннәр иде” – дигән җавап алынган. Моннан чыгып, шуны әйтергә кирәктер, без тел һәм матур әдәбият укытучылары балалар белән аралашырга, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирергә тиешбез. Шуңа күрә электрон чаралар кулланып кына дәрес бирү һич тә дөрес булмас иде. Без, әдәбият укытучылары, дөньякүләм әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишә алырлык шәхес тәрбияләргә тиешбез.

Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.

 Без төп игътибарны уртача укучыларга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәбез. Сәләтлеләргә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәбез. Дифференцияле эш алымнарының максаты – көче һәм белеменә, сәләтенә карата биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү һәм бер үк вакытта аеруча сәләтлеләрнең үсешенә дә мөмкинлек тудыру.

Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.

 Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

 Тел дәресләрендә, билгеле булганча, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эшләү алымын карыйк.

 I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен

 II дәрәҗәдәге – *(уртача)

 III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)

 Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай.

Сүзне йомгаклап, шуны билгеләп китәргә кирәк: дифференцияле укыту

 алымнарын кулланып эшләгәндә һәр укучы сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"

Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"...

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....

Укучыларның логик фикерләүләрен үстерү

Методик берләшмәдә чыгыш ясау өчен материал...

«Матурлык. Иҗади фикерләү технологиясе»

Минем осталык эшчәнлеге  — «Иҗади фикерләү технологиясе»  буенча төзелде.  Мин үз дәресләремдә  иҗади фикерләү технологиясен еш кулланып эшлим. Чөнки, бу тех...