Башлангыч һәм төп белем бирүдә дәвамчанлык (математика дәресләре мисалында)
статья по математике (4 класс)
Проблемы преемственности между начальным и средним звеном.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dvamchanlyk_problemasyn_unyshly_hl_itu_ochen.doc | 39.5 КБ |
Предварительный просмотр:
"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә үткәрелгән башлангыч сыйныф укытучылары семинарында ясалган чыгыш
Тема:Башлангыч һәм төп белем бирүдә дәвамчанлык (математика дәресләре мисалында)
Автор: Сафина Г.Р., Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2019
Башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык булдыру – укытуның эчтәлеген яңарту шартларында әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Дәвамчанлык -ул икеяклы процесс. Бер яктан – башлангыч
мәктәп. Ул төп мәктәптә алга таба белем алу өчен кирәк булган белемнәрне,
күнекмәләрне, сәләтләрне формалаштыра. Икенче яктан – төп мәктәп. Ул башлангыч мәктәптә тупланган потенциалны үстерә, ә кире какмый.
Дәвамчанлык проблемасын уңышлы хәл итү өчен, аның турында истә тотарга һәм эшне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Башлангыч мәктәптән урта мәктәпкә күчкәндә укучылар катлаулы психологик каршылыкларны җиңәләр. Һәр бала һәм аның гаиләсе белән төрле яклы мөнәсәбәтләр төзегән бер башлангыч мәктәп укытучысы урынына күп фән укытучылары укыта башлый, аларның укучы һәм аның ата-аналары белән мөнәсәбәтләре нигездә, дәресләрдә уңышлылык һәм үз-үзеңне тоту мәсьәләләренә кагыла. Үз кабинетлары урынына кабинет системасы барлыкка килә. Һәр укытучы үз фәнен үзенчә күрә,үзенчә таләпләр куя. Күчеш чорын кыскарту һәм аның белән бәйле негатив характердагы факторларны йомшарту менә безнең төп бурыч.
Башлангыч сыйныфларда белемнәрнең беренчел фәнни системасы формалаштырыла. 5 нче сыйныфта укучыларга яңа шартларга җайлашу җиңелрәк булсын өчен, укытучыга башлангыч мәктәп укытучылары файдалана торган методик алымнарны кулланып, фәнне өйрәтә башлау мөһим. Чөнки бишенче сыйныфта укытыла торган материалны карасак, аның күпчелек өлеше башлангыч мәктәптән килгән белемнәрне гомумиләштерү булып тора.
Мине бигрәк тә математика фәне буенча дәвамчанлык проблемасы борчый. Үземнең беренче чыгарылыш укучылары 5 нче сыйныфка күчкәч, математика укытучысыннан: “Укучыларыгыз вакланмаларны белмиләр, формулалар белмиләр”,- дигән гаепләү сүзләре ишетергә туры килде. Мондый ситуацияләр кабатланмасын өчен, мәктәптә без хәзер бер ел алдан эш башлыйбыз. Укучылар 4 нче сыйныфка җиткәч, без аларның 5 нче сыйныфта нинди кыенлыклар белән очрашырга мөмкин булуын ачыклыйбыз. Моның өчен, әлбәттә, беренче чиратта сыйныфны һәр фәннән 5 нче сыйныфта кайсы укытучы алачагын ачыклыйбыз. Ел дәвамында шушы укытучыларны 4 нче сыйныфтагы укучылар, аларның һәркайсына нинди шәхси якын килү кирәк, аларның физик, психологик үзенчәлекләре, гаилә әгъзаларының баланың укуына мөнәсәбәте белән таныштырып барырга тырышабыз. Алдан ук укучылар, аларның мөмкинлекләре белән танышу бик отышлы, чөнки 5 нче сыйныфта адаптация чорын укучылар гына түгел, укытучылар да уза. 5 нче сыйныфта укытачак укытучыларны дәресләргә, бәйрәм чараларына чакырабыз,олимпиада, ВПР эшләрен бергәләп анализлыйбыз. 5 нче сыйныфта эшләячәк укытучылар коллективы укыту программасы һәм башлангыч мәктәп эшли торган укыту чаралары белән таныша, конкрет башлангыч мәктәп укытучысын , аның укыту методикасын өйрәнә.
Башлангыч мәктәп укытучылары һәм яңа сыйныфлар кабул итүче укытучылар бер-берсен мөмкин кадәр яхшырак аңларга тырышалар. Үз чиратында, башлангыч сыйныф укытучылары фәннәр тарафыннан куелган уку-укыту таләпләренең характерын белеп, урта звено укытучыларының эш алымнары белән танышалар.
Математика укытучылары белән күп еллар дәвамында дәвамчанлык проблемасы хәл ителә. Иң зур кыенлык- башлангыч сыйныф программасы белән урта звено программасында дәвамчанлык булмавы дип саныйм. Бу аерма нык сизелмәсен өчен математика укытучылары безгә үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.Бу киңәшләр белән сезнең белән дә уртаклашасым килә.
1.Укучыларны дәрескә звонок булуга эшли башларга өйрәтергә, биремнәрне тиз үтәргә , аерым укучыларга контроль һәм тикшерү эшләрен башкаруга өстәмә вакыт бирмәскә, дәресне звонок белән тәмамларга кирәк.
2.Даими рәвештә укучыларның белемнәрне тикшерү, математик терминнарның мәгънәсен аңлау, терминнар сүзлекләрен алып бару, кычкырып уку һәм мәсьәлә шартларын анализлау биремнәрен тәкъдим итәргә.
3.Гамәл тәртибен ныклы үзләштерүгә ирешергә.
4.Берурынлы саннарны кушу, таблица нигезендә тапкырлау һәм бүлүне автоматизмга җиткерергә.
5.Геометрик фигураларны белергә.
6. “тапкыр артык”, “тапкыр ким”, “берничә берәмлеккә артык, ким”диелгән биремнәрне күбрәк эшләргә.
7.Сорау куя белергә, куелган сорауга тулы җавап бирергә өйрәтергә.
8.0 не бүлгәндә 0 чыга, 0гә бүләргә ярамый дигән кагыйдәләрне өйрәтергә.
9. Фигуралар сызарга, бигрәк тә шакмак санап күчереп сызу биремнәрен, пространствода ориентлашуга (уңга....шакмак, аска...., сулга....) бирелгән биремнәрне тулысынча эшләп баруны сорадылар.
Мин шушы киңәшләрне истә тотып эшләргә тырышам. Укучыларыма 5 нче сыйныфта математика дәресләре җиңелрәк бирелә.
Күчеш чорында бигрәк тә укытучыларның кайгыртучан ,сизгер мөнәсәбәте бик кирәк. Күп һәм төрле таләпләр , ашыктыру нәтиҗәләре укучыларның укуларына зыян китермәсен иде !
Укытучылар алардан канәгать калып , балалар яхшы укуларын дәвам итсеннәр , мәктәпкә шатланып теләп йөрсеннәр иде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...
Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.
Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән....
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Брошюра 4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре (УМК "Школы России")
4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре ...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп гомуми белем бирү арасында дәвамчанлык".
ШМО учителей начальных классов....
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр
Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...
Математика дәресләрендә тәрбия потенциалы
Дәрес вакытында тәрбия потенциалы темасы тәкъдим ителгәч, мин һәр дәрестә тәрбия мизгеле булуы һәм аның уку темасыннан аерылмыйча эчтәлеген тулыландыруын җиткерергә уйладым. Гуманитар фәннәрне у...