Брошюра 4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре (УМК "Школы России")
методическая разработка по математике (4 класс) на тему
4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
metodik_kullanma.docx | 73.9 КБ |
Предварительный просмотр:
4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре
Аңлатма .
Тормышның барлык өлкәләрендә компьютер техникасын киң куллану, мәктәптә информатика кабинетлары һәм һәр балада диярлек калькулятор булуы телдән исәпләү алымнарын үзләштерүгә игътибарны киметүгә китерде.Математика, физика, химия дәресләрендә укучылар гади исәпләү очракларында да калькулятордан файдаланырга омтыла.
Хәзерге заман мәктәбендәге үзгәрешләр укытучыдан укыту –тәрбия процессына үстерешле характер бирүне, укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруны таләп итә. Математикага өйрәткән вакытта балаларда күзәтү, чагыштыру,анализлау, гомумиләштерү,нәтиҗә ясау, үз нәтиҗәләреңне дәлилләү күнекмәләре булдырырга кирәк. Балаларның фикерләү сәләтен үстерүдә системалы һәм максатчан итеп үткәрелә торган телдән исәпләү күнекмәләре зур роль уйный. Телдән исәпли белү һәм аны куллануның, математикага кагылышлы якларыннан тыш, башка бик мөһим үзенчәлекләре дә бар. Телдән исәпләү кешенең хәтерен, информацияне эшкәртү, үзләштерү сәләтен, сизгерлеген арттыра. Кеше өчен, бигрәк тә укучы балалар өчен, бу күнекмәләрне бернинди компьютер да алмаштыра алмый.
Төп телдән исәпләү күнегүләре:
1. Математик аңлатмаларның кыйммәтләрен табу.
Суммага санны һәм санга сумманы кушу, суммадан санны һәм саннан сумманы алу, кушу һәм алуда, тапкырлау һәм бүлүдә компонентларның үзгәрүенә бәйле рәвештә гамәл нәтиҗәләренең үзгәрүен, санны тапкырчыгышка тапкырлауны һәм санны тапкырчыгышка бүлүне белүгә нигезләнгән исәпләү алымнары кулланыла.
2.Математик аңлатмаларны һәм зурлыкларны чагыштыру.
Кушу һәм алуда, тапкырлау һәм бүлүдә компонентларның үзгәрүенә бәйле рәвештә гамәл нәтиҗәләренең үзгәрүен һәм зурлыклар арасындагы бәйләнешләрне белүгә нигезләнгән алымнар.
3. Тигезләмәләр чишү.
Арифметик гамәлләрнең компонентлары һәм нәтиҗәләре арасындагы бәйләнешне белүгә нигезләнгән алымнар.
4.Мәсьәләләр чишү.
Алар теоретик белемнәрне үзләштерергә ярдәм итә. Мәсьәләләр ишетеп яхшы кабул ителә торган, җиңел һәм аңлаешлы , төгәл итеп бирелгән.
Фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы телдән исәпләү күнегүләре яңа материалны тизрәк һәм ныграк үзләштерергә ярдәм итә,үтелгән материалны ныгыту ролен үти, белемнәрне автомат күнекмәләр итеп үзләштерергә ярдәм итә.Аларны куллану укучыларны түземлелеккә, тәртипкә өйрәтә һәм иптәшеңнең җавабын игътибар белән тыңлый белү һәм аңа булышу кебек сыйфатлар тәрбияли.
Телдән исәпләүгә, гадәттә, һәр дәрес башында 5-8 минут вакыт бирелә. Алар ны класстагы барлык балалар да берүк вакытта исәпли. Бу вакытта кыюсыз,оялчан,үзбәясе түбән яки авырдан укучы балаларга үзләрен күрсәтергә
мөмкинлек тудырыла, үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. Телдән исәпләү күнегүләрен гадәттә укучылар бик яраталар,актив катнашалар.Бу күнегүләрне шулай ук кызыклы математика дәресләрендә, класстан тыш эшләр үткәргәндә кулланырга була.Укучылар телдән исәпләү күнегүләрен әти-әниләре белән дә бик теләп эшлиләр.
Методик эшкәртмәдәге күнегүләрне автомат рәвештә эшли белүнең алдагы классларда да файдасы тиячәк.
1дән 1000гә кадәрле саннар.
1. 5дис 2бер, 8йөз 6дис 8бер, 5йөз 4бер, 9йөз 4бер, 7йөз 2дис, 1мең 6дис, 1мең 8йөз 1бер. булган саннарны әйт.
2. а) Саннарда III разрядның ничә берәмлеге бар?
643, 501, 426, 894, 342, 704, 743, 40.
б) II разряд берәмлеге 4 булган саннарны әйт.
3. Исәплә:
99+1, 699+1, 700+80+9, 860+40-350, 100-1, 900-1, 367-7-60, 650+50-240
4. Кибеттә 160 велосипед булган. Беренче көнне 40, икенче көнне 50 велосипед сатылган. Ничә велосипед сатасы калган?
5. Кимүче 97, киметүче 95. Аерма?
Кушылучы 18, сумма 100. Икенче кушылучы?
I тапкырлаучы26, II тапкырлаучы 5. Тапкырчыгыш?
Киметүче 23, аерма 77. Кимүче?
Бүленүче 90, бүлүче 5. Өлеш?
Ничәне 6 га бүлгәч өлештә 14 була?
6. Камилнең 5 сумлык 24 тәңкәсе булган. Ул 100 сумлык китап сатып алган. Камилнең ничә сум акчасы калган?
7. Иң кечкенә өчурынлы санны әйт.
Иң зур өчурынлы санны әйт.
Алардан алда һәм алардан соң килгән саннарны әйт.
Өчурынлы саннарны кушу, алу.
1. Гамәл тәртибен билгелә һәм исәплә:
100-(20-63:7)·1 200+(600-280+30)
480-(500-16·6) 98:7·6:3
(600+120:4):3 3·(16+4):10-6
80-5·(27+13) ·100
2. Исәплә:
60·4-160:4 70·8+360:9
720:9:2 480:(240:3)
13·10-(50-40) ·4 480:6:4
14·10+60-40·4
3. Чагыштыр:
120+240:3*(120+240):3 100+87·1*(100-87) ·1
200-60·3*(200-60)·3 490:7+210:7*(490+210):7
160+120·0*(160+120) ·0
4. Тигезләмәләрне чиш:
190+х=260 520-х=170
х+680=680 х-690=310
х-340=340 470-х=470
5. 3 бертөрле тартмада 180 тәлинкә. Шундый 6 тартмада ничә тәлинкә булыр?
6.Өчурынлы саннарны кушу һәм алу:
330 450 407 206
+180 + 148 + 380 + 334
450 233 213 260
500-250 407-105 679-346
806-706 648-140 894-764
7. Алдагы мисалның җавабын кулланып исәплә:
50-17 60-35 78+12 76+4 35+55 47+34
500-170 600-350 780+120 760+40 350+550 70+340
Берурынлы санга тапкырлау һәм бүлү
1. 17·1 16·5 24·4 26·3 26·4 11·5 13·5 16·5 18·5 34·3 45·3
17·3 16·6 24·5 28·4 13·9 12·5 14·5 17·5 19·5 46·2 29·3
2.Исәплә:
91:7 90:5 52:4 96:6 114:6 104:8 85:5
80:5 36:2 42:3 96:8 126:9 95:5 75:5
3.Разрядлы кушылучылар суммасына таркатып, исәплә:
203·4 106·5 309·3 86·5
304·3 206·3 450·2 76·4
4.Исәплә:
404:2 621:3 660:6 520:4
440:2 681:3 960:6 450:3
5. Тигезләмәләрне чиш:
х·4=280 а:7=560
9·у=360 640:с=8
700:х=700 х:500=1
6. Балалар беренче көнне 72 агач утыртканнар, икенче көнне 6 тапкыр ким, ә өченче көнне икенче көнгә караганда 3 тапкыр артыграк агач утыртканнар. Өченче көнне ничә агач утыртканнар? Балалар барлыгы ничә агач утыртканнар?
7.Әйе, юк дип җавап бирергә:
а) 36 саны 9 дан 4 тапкыр зуррак
б) 1 саны 42 дән 41 тапкыр кечкенә
в) Бөтен икеурынлы саннар- җөп.
г) 150 һәм 5 саннарының аермасы- 30
д) 76 һәм 24 саннарының суммасының яртысы- 55
е) 3 һәм 25 саннарының тапкырчыгышы- 75.
ж) 42, 49, 56, 63 саннары 7 гә калдыксыз бүленәләр.
з) 9 га бүленгәндә калдыкта 8 һәм 9 була.
и) 160 һәм 4 саннарының өлеше 4
к) Өч йөз, өч дистә һәм өч берәмлекнең суммасы 333 кә тигез.
л) Мең саны ике цифр ярдәмендә языла
м) Мең саны язылышында 4 нуль бар.
Турыпочмаклык һәм квадрат
1. 18см озынлыктагы тимерчыбыктан квадрат формасындагы рам ясап буламы? Ни өчен? Турыпочмаклык формасында ничә рам ясап була?
2. Квадратның ягы периметры 18см булган өчпочмак ягына тигез. Квадратның мәйданын һәм периметрын табыгыз.
3. а) Турыпочмаклыкның буе 8см., иңе 2 тапкыр кыскарак булса, периметрын һәм мәйданын тап.
б) Периметры турыпочмаклыкына тигез булган квадратның ягын һәм мәйданын исәплә.
4. В С АО = 5см ОС?
А Д
5. А В
КМ = 3АС K Л
АС = 8см
Д С КР - ?
6. Чагыштыр: M N
700- 3*690+6 810-20*790+5 716-26*716-36 890-30*894-30 210+8*230-12 230·3*230·4
640-40*560+40 240·3*230·4 645+55*65+45
7.Исәплә:
410-560:(4·2) · 3 (950-630):4+100:5 690-450:(90:18)+10 520-480:(160:2)+3 (460+200)-(130+320) (870-540)+(560+240) 36+68:4·2-70 22+80:5·3+24
8. Бакчаны уратып алу өчен 100м озынлыктагы сетка сатып алганнар. Бакча квадрат формасында була аламы? Бакча турыпочмаклык формасында булса, аның иңе һәм буе күпмешәр булырга мөмкин?
1000 нән зуррак саннар
Нумерация.
1. Саннарны укыгыз һәм һәр классның разряд берәмлекләре санын әйтегез:
а) 1073, 12605, 20004, 200700, 305305
б) 7306, 70712, 707210, 700007, 707000
в) 40015, 40501, 45100, 400501, 410005
г) 5604, 604050, 50604, 605040
2. а)II классның 7 дистәсе һәм I классның 4 дистәсе булган саннарны әйт:
7040, 40070, 70040, 67045, 87004
б) II классның 800 берәмлеге һәм I классның 5 берәмлеге булган саннарны әйт:
8005, 5800, 800005, 850000
в) IIклассның 6 дистәсе һәм I классның 4 берәмлеге булган саннарны әйт:
60400, 6040, 60040, 60004, 69104
г)II классның 5 дистә берәмлеге һәм I классның 6 йөз 4 берәмлеге булган саннарны әйт:
5604, 604050, 50604, 500604
3. 240000+345 805000+640 50000+143
60000+90 700000+4800 84000+20
4. Саннарны укы, һәм анда ничә мең, йөз, дистә, берәмлек булуын әйт:
743, 6435, 2009, 70102, 656832, 450907
5. Саннарны чагыштыр:
5608 * 5617 7070 * 7007 387143 * 378143
9121 * 9112 324600 * 324060 50010050100
6. 5429=5009+? 4826=4026+?
63000+?=63804 56000+?=56042
86705=80700+? 24050+?=24357
7. 34769+1 80000-1 704628-600
48500-100 356·1000 43700:10
7407-400 20305-300 92147-2000
8*. Йөзләр саны дистәләр саныннан 1гә зуррак, ә дистәләр саны берәмлекләр саныннан 1гә зуррак булган саннарны әйт.
9. Мөнир сентябрь аенда көн саен 2 шәр км, октябрьдә көн саен 3 әр км йөгерде. Ике айда ул ничә км йөгергән?
10) Кайсы рәттә ялгыш:
а) 20001, 20000, 19999, 19998, 19997
б)300001, 300000, 290009, 290008
в) 300010, 300000, 299990, 29980
10 га, 100 гә, 1000гә тапкырлау һәм бүлү
1. 64·100 700·100 90000·1000 8500:10
10·640 800·1000 90100:100 85000:100
357·100 6300·10 46000:10
357·1000 6301·10 460000:100
2. Чагыштыр:
69900:100*700-1 87900:10*8800-10 605·10*605:1000 10000-2*9996+2
3. Мисаллар дөрес чишелгәнме?
400·100:1000=40
800·1000:10=8000
(6740-740):100=60
8900:100+(6500+500):100=8970
6000·10:100·1000=60000
4. Йортта 1000 тәрәзә. Шундый 200 йортта ничә тәрәзә булыр? 160000тәрәзә шундый ничә йортта булыр?
5. Тигезләмәләрне чиш:
100·x=7000 х:100=7400 1000:х=100
х·1=6500 38000:х=380 х:1000=1000
Миллионнар һәм миллиардлар классы
1. Саннарны укы:
4 006 070 615 017
790 043 561 235 102 071
642 000 037 68 700 102 009
3 000 006 080 18 604 000 000
800 000 502 442 500 000 000 120
2. Чагыштыр:
6432115*642415 560 000 000 * 650 000 000
81265*82156 7 100 001*7 100 010
3. Иң зур тугыз урынлы санны әйт.
Иң кечкенә алты урынлы санны әйт.
Озынлык үлчәү берәмлекләре
1. Кайсы дөрес тәртиптә язылган?
км, м, дм, см, мм
мм, см, м, дм, км
2. 8м=...дм=...см 7дм=...см=...мм 30000м=...км 60мм=...см=...дм=мм
50см=..дм 40см=...мм 2000м=...дм=...см 7040мм=...см
3. Чагыштыр:
3м 4см* 30дм 400мм 40000м*4км 60дм 20мм* 6м 2см
8000дм* 8км 50м 7000мм*500дм 70см 30км* 30000м
4. Авыллар арасындагыераклык 8 км. Балалар 5 км 600 м үтте. Аларның күпме юл үтәселәре калган?
5. Өйләре арасындагы ераклык 1км. 2 эт бер- берсенә каршы чыктылар. Берсе 250м, Икенчесе 340м юл үтте. Алар арасындагы ераклык күпме?
Мәйдан үлчәү берәмлекләре
1. Квадрат метрларда күрсәт:
7км2=...м2 20000дм2=...м 2
16км2= ...м2 13000дм2= ...м2
30000см2=...м2 4га=...м2
4км2=...м2 200000см2=...м2
32а=...м2 54а=...м2
2. Квадрат дециметрларда күрсәт:
9м2 2000см2 3а 30000мм2
90м2 7000см2 40а 600000мм2
8000м2 80000см2 500а 9000000мм2
3. Квадрат сантиметрларда күрсәт:
400мм2 3дм2 1м2
6000мм2 13дм2 6м2
80000мм2 130дм2 60м2
10000000мм2 900дм2 700м2
4. Квадрат миллиметрларда күрсәт:
7см2 9дм2 1м2
36см2 27дм2 4м2
260см2 450дм2 40м2
5. Зуррак үлчәү берәмлекләрендә күрсәт:
10000мм2= 10000см2= 10000дм2=
200000мм2= 400000см2= 3000000дм2=
160 000 000мм2= 35 000 000см2= 800 000 000дм2=
200м2= 10000а= 1000 000м2=
15000м2= 600 000а= 28 000 000м2=
7 000 000м2= 7 000 000а= 450 000 000м2=
10000м2= 900 000м2=
6. Кайсы рәт дөрес язылган:
мм2, см2, дм2, м2, га, а, км2,
км2, га, а, м2, дм2, см, мм2.
Масса үлчәү берәмлекләре
1. 1...=10... 1...=1000... 1...=100...
2. 4ц=...кг 70ц=...т 50000кг=...т
6т=...г 70ц=...кг 940000кг=...т
80т=...ц=...кг 1т=...кг=...г 690000кг=...ц=...кг
3. Исәплә:
1т-640кг 1кг-450г 1ц-70кг
1т-6ц 1кг-45г 2ц-170кг
4. Чагыштыр:
50000кг * 5000ц 420000кг * 4200ц
600000кг * 50т 90000кг * 900т
780000кг * 8400ц 600000кг * 600ц
5. Укучылар 4т бәрәңге чүпләгәннәр. 1200кг ын мәктәпкә, 1800кг ын складка җибәргәннәр. Ничә кг бәрәңге калган?
6. Складта 30 ар кг лы 30капчык бәрәңге, 40 ар кг лы 40 капчык бәрәңге бар. Бәрәңгенең биштән бер өлешен сатканнар. Ничә т бәрәңге калган?
Бөтеннең берничә өлешен табу.
1. 28 см озынлыктагы кисемтә 4 тигез өлешкә бүленгән. Аның дүрттән өч өлешендә ничә см?
2. Гөлиянең 2м озынлыктагы тасмасы булган. Ул аның дүрттән бер өлешен иптәш кызына бүләк иткән. Гөлиянең күпме тасмасы калган?
3. Квадратның мәйданы 36см2. Ул өч тигез өлешкә бүленгән. Квадратның өчтән ике өлешен тап.
4. Турыпочмакның мәйданы 72см2. Ул 6 тигез өлешкә бүленгән. Аның алтыдан дүрт өлешен тап.
5. Яртысын тап:
100, 160, 420, 644, 706, 1ц, 2м, 5дм, 19дм2, 1сәг, 1тәүл, 1мин, 1ел
6. Өчтән ике өлешен тап:
27, 81, 300, 9000, 6ц30кг, 15ц, 1тәүл, 1сәг, 1мин, 1ел
7. Җидедән дүрт өлешен тап:
7, 49, 70, 700, 1атна, 700м, 28көн
8. Кибеткә һәрберсендә 10 ар кг булган 6 тартма печенье китергәннәр. Аның дүрттән өч өлешен сатканнар. Ничә кг печенье сатканнар?
9. Ашханәдә 30 чокыр чәй булган. Аның алтыдан икесен эчкәннәр. Эчелмәгән чәйләр эчелгән чәйләрдән ничәгә артыграк? Ничә тапкыр артык?
Билгесез кушылучыны,кимүчене, киметүчене табу.
1. х+83=46+54 х-65=196·5
22+х=142-40 240-х=70·3
х+357=400·4 х-286=56:4
567+х=12000:2 431-х=80·5
2. Кибеттә күпмедер китап булган. 180 китапны саткач, анда сатылганга караганда 3 тапкыр кимрәк китап калган. Кибеттә башта ничә китап булган?
3. *Нинди ике бертөрле санның суммасы 13 һәм 6 саннарының тапкырчыгы- шына тигез?
*Нинди санга 20 не кушкач, 630 һәм 9 саннарының өлеше килеп чыга?
*Ничәдән 1000 не алсаң, 10000 килеп чыга?
*2000нән ничәне алгач, 1370 килеп чыга?
4. Калдыклы бүлүне эшлә:
480:7 120:35 580:60 34:7
67:8 90:23 670:70 560:8
5. Саннарны укы:
6701020, 848063705, 64008320, 121212112, 1011011010, 35353535.
Бу саннарда ничә йөз? Ничә мең?
Кушуның урын алыштыру һәм төрле ысуллар белән группалау үзлекләре.
1.Исәплә:
3+107 220+780 95+105
3+1070 22006+78 950+15
2.Исәплә:
38+73+62 45+85+55 13+85+87+15
71+95+29 164+78+146 420+30180+270
3.Уңайлы юл белән исәплә:
498+276+102 820+700+300+180
589+303+11 679+287+313
556+275+44+25 427+506+694
4.
999+1 400-1 1600-1 20000-1
100-1 599+1 16700-1 200000-1
1999+1 20999+1 20889+1 2009+1
1979+1 20899+1 640399+1 2010-2
5. Өч мәктәптә 900 бала. Беренче мәктәптә 360 бала, икенчесендә340 бала. Өченче мәктәптә ничә бала?
6. Өч мәктәптә 900 бала. Беренче һәм икенче мәктәптә 700 бала, икенче һәм өченчесендә 340 бала. Һәр мәктәптә ничә бала?
Зурлыкларны кушу һәм алу
1. 1сәг- 15мин 3сәг 10мин- 2 сәг 05мин
2сәг- 1 сәг 30мин 26сәг- 1тәүлек
2атна- 8көн 27сәг 40мин- 1тәүлек 20мин
1ел- 7ай 2мин-80с
3мин- 1мин 15с 3мин 35с- 2мин 20с
4мин 27сәг+2мин 33с 1мин 22с+3 мин 40с
10сәг 40мин+ 13сәг 20мин
2. 6м 17см+4м 83см 8м 7дм 5см-1м 75см
6м 17см- 4м 17см 6м 46см+ 2м 5дм 4см
4дм 3см-3дм 5см 28км 720м+ 1км 280м
1км-736м 830м+270м
2км 460м+ 3км 540м 34км 590м- 3км 290м
8км 598м-4472м
3. 1ц- 28кг 1т 045кг+955кг
1т- 28кг 2т 1ц 76кг+4024кг
1т- 280кг 3ц 84кг+70кг
1кг- 506г 1т 130кг- 1ц 30кг
2кг 350г+ 4кг 600г 17т 5ц 23кг+ 377кг
8кг 400г- 5кг 405г 24т 642кг- 2642кг
4. Чагыштыр:
83дм2* 17дм2 508мм2+492мм2* 1дм2
10дм2-388см2* 2дм2 5сәг 24мин+90мин*17сәг
20сәг-1сәг 45мин* 18сәг 15мин 4ц 56кг+5ц 44кг* 1т
2тәүл 12сәг-30сәг* 1тәүл+4сәг 3мин 19с* 5мин-2мин 19с
5. Тигезләмәләрне чиш:
х+230=90·7 840-а=3·140
650-у=750:3 370+с=980-290
6. 180кг бәрәңгене тигез итеп 9 тартмага салырга уйлаганнар, ә 6 тартмага салганнар. Һәр ящикка уйлаганга караганда ничә кг га күбрәк салганнар?
Берурынлы санга тапкырлау.
1)Алдагы мисалның җ авабын кулланып исәплә:
25·2 25·4 25·8 5·6·7
125·2 125·4 125·8 5·73·2
225·2 225·4 225·8 86·5·2
250·2 250·4 225·8 50·94·2
500·2 1250·4 1250·8 20·470·5
550·2 2250·4 2250·8 20·51·50
650·2 3250·4 3250·8 (1000+600) ·5
750·2 3225·4 3225·8 (740+260) ·5
2) 11·2 11111·7 146·2 250·2
111·2 11111·0 146·3 250·4
1111·2 77777·1 146·4 250·8
1010·3 11111·10 146·5 250·16
1011·3 146·6 250·32
1101·3 146·7 250·64
3) 35·6=35· (2·3)=(35·2) ·3=210
45·8 125·8 45·2
55·4 125·48 451·6
65·6 125·96 45·18
125·88 45·14
4)68·9=68· (10-1)=68·10-68·1=612
37·9 47·99 599·8
56·9 63·99 799·6
78·9 86·99 899·7
94·99 999·4
5) Әйе, юк дип җавап бирергә.
а) 800 һәм 8 саннарының тапкырчыгышы 6400
б)сәгатьнең чиреге яртысыннан күбрәк
в) 540 саныннан 480 һәм 6 саннарының өлешен алсаң, 460 була.
г) Бер шкафта 480 китап. Бу икенче шкафтагы китапларга караганда 16га күбрәк. Димәк, икенче шкафта 100 китап.
д) Стадионда 7000 урын. Аның яртысы халык белән тулган. Димәк, 3500 урын буш.
е) Турыпочмаклыкның периметрын табу өчен, иңен буена тапкырлыйлар.
ң) 600 һәм 300 саннарының тугыздан бер өлеше 150гә тигез.
з) Ярты тонна ул – 5ц.
и)200 см ул – 20дм.
к) Бер гасыр ул – 250 ел.
л) Нульне санга тапкырлагач, шул сан үзе килеп чыга.
Берурынлы санга бүлү
1. 749:7 954:9 856:4 642:6 567:7
969:3 820:4 648:3 324:6 896:4
545:5 654:6 763:7 324:4 459:9
2. 8 бертөрле ящикта 328 бертөрле дәфтәр. 1 ящикта ничә дәфтәр? Шундый 6 ящикта ничә дәфтәр булыр?
3. Хатасын тап:
1·а=а а·0=а а:а=0
а·1=а а:1=а 0:а=а
4. Исәплә:
150:(600-450) (1800:2-899)·70
(500-1500:3):100 (300-1200:4):50
(500·100:5000):10 (10000·10:1000):100
(1600:2-799) ·43 70· (1800:3-600)
200:(1000:5-199) 100:(1600:4-399)
90· (1600:4-400) 230:(800-570)
5. Турыпочмаклыкның яклары 18 см һәм 2 см. Квадратның мәйданы турыпочмаклык мәйданының дүрттән бер өлешенә тигез. Квадратның ягын тап.
Билгесез бүлүче, билгесез бүленүчене табу.
1. х:10=800-40 490:х=35+35
х:5=100:2 630:х=89+1
2. Һәр пар тигезләмәләрнең кайсысында х ның кыйммәте зуррак булганын аңлат, аннары исәпләп тикшер.
х:8=110 400:х=63+37 600-х=900:3
х:8=120 400:х=163+37 600-х=900:2
3. Тигезлекләр дөресме?
220•5+220=220•7 340•3-340=340•2
(100+50):2=100:2+50:2 700•5-700•4=700
(120-36):3=120:3-36:3 (600-240):6=600:3-240:3
4.Яңа ел чыршысы 200 сум тора. Бу чыршы уенчыкларыннан 4 тапкыр кыйммәтрәк. Чыршы уенчыклары ничә сум тора ? Яңа ел чыршысы белән уенчыклары ничә сум тора?
5. Безнең мәктәптә бизәлгән чыршыда 34 уенчык бар. Бу күрше мәктәпнекеннән 8 гә кимрәк. Күрше мәктәп чыршысында ничә уенчык?
6. Йөк машинасы 2 көндә 40 т ком ташыган. Ул бер атнада күпме ком ташыр?
7. Кибеткә 1ц мандарин китергәннәр. Аның 20кг ын сатып алганнар, ә калганының дүрттән өч өлешен мәктәпкә җибәргәннәр. Кибеттә ничә кг мандарин калган?
8. 247дән 53 кә зуррак сан?
1247дән 1000гә кечерәк сан?
247дән 10 тапкыр зуррак сан?
300дән 100 тапкыр кечерәк сан?
9. Алмазга 7 яшь. Ул абыйсыннан 3 тапкыр яшьрәк. Алмаз абыйсыннан ничә яшькә яшьрәк?
Арифметик урта.
1. Саннарның арифметик уртасын тап.
а) 13, 47, 27.
б) 85, 45, 50.
в) 240, 160, 200, 310, 90.
2. Рәсүл дүшәмбе 58 мин, сишәмбе 42 мин, чәршәмбе 50 мин дәрес хәзерләгән. Һәркөнне ул уртача ничә минут дәрес хәзерләгән?
3.Гөлзада урманда ашарга яраклы 13 гөмбә, Әнисә- 17, Фирүзә- 16, Илүзә- 14 гөмбә тапканнар. Кызлар уртача ничә гөмбә тапканнар?
4. Заһир атнаның 4 көнендә көненә 15 әр сүз, калган 2 көнендә 12 шәр сүз ятлаган. Ул көненә уртача ничә сүз ятлаган?
Тизлек, вакыт, юл.
1. Җәяүле 3 сәг тә 18км юл үткән. Ул уртача нинди тизлек белән барган?
2. Машина 5 сәгатьтә 300 км юл үткән. Аның уртача тизлеген тап.
3. Велосипедчы минутына 200м тизлек белән хәрәкәт итсә. 9 мин та күпме юл үтәр?
4. Мотоциклчы 70км/сәг тизлек белән 210км юл үткән. Ул юлда ничә сәг булган?
5. Коңгыз секундына 4м оча. 8с эчендә күпме очар?
6. Кырмыска секундына 3см тизлек белән чапкан һәм һәм 15дм юл үткән. Моңа күпме вакыт киткән?
7. Ике авылдан бер-берсенә каршы 2 җәяүле чыккан. Аларның берсе 5 км/сәг тизлек белән, икенчесе 6км/сәг тизлек белән барган. 2 сәг тән соң алар очрашканнар. Авыллар арасындагы ераклык күпме?
8.Рәсүл 6м/с, Заһир 4м/с тизлек белән йөгерә. әгәр дә алар арасындагы ераклык 200м булса, алар ничә секундтан соң очрашырлар?
9. Машина беренче сәгатьтә 70км, икенче сәгатьтә- 50км, өченче сәгатьтә 90км юл үтте.Машинаның уртача тизлеген тап.
10. Энә карагы 6м/с тизлек белән очкан. 9 с эчендә ул күпме юл үткән?
11. 60км/сәг= ... м/ мин 1000м/мин= ... км/сәг
Мәсьәләләр.
1. Ике шәһәрдән ике машина кара- каршы юлга чыккан. Аларның берсе 60 км/сәг , икенчесе 70 км/сәг тизлек белән барган. 3сәг тән соң очрашканнар. Һәр машина күпме юл үткән? Шәһәрләр арасындагы ераклык күпме? Кайсы машина күбрәк юл үткән һәм ничә км га?
2. Бер авылдан ике велосипедчы капма- каршы юлга чыккан. I сенең тизлеге 15 км/сәг, II сенеке 20 км/сәг. 2 сәг тән соң алар арасынадгы ераклык күпме булыр?
3. 54 кг груша җыйганнар. Яшел грушаларны тигез итеп 4 пакетка, ә сарыларын шундый ук 5 пакетка салганнар. Һәр пакетта ничә кг груша?
4. Турист төшкә кадәр 6сәг, төштән соң 3сәг барган һәм көн буена 45км юл үткән. Ул гел бертөрле тизлек белән барса, төшкә кадәр күпме юл үткән?
Санны тапкырчыгышка тапкырлау.
1. 18•(6•5) 37• (5•4) 14• (9•5) 23• (5•8)
16• (7•5) 5• (15•4) 12• (7•5) 5• (17•8)
2. 60•12 19•40 70•13 60•22
70•21 50•16 18•40 50•18
3. 14• (5•3) 23• (4•5) 12• (5•5) 21• (6•5)
12• (9•5) 5• (13•6) 14• (11•5) 5• (17•4)
4. Һәр эшче 1 көнгә 15 деталь ясый. 8 эшче бер көндә ничә деталь ясар? 8 эшче 6 көндә ничә деталь ясар?
5. Һәр оста көнгә 12 рам ясый. 7 оста 10 көндә ничә рам ясар?
6.Чагыштыр:
18• (9•7)*18• (8•7) 15• (6+10)*16• (6+10)
23• (11•0)*22• (11•1) 48• (20+5)*25• (40+8)
10 000•7000:100 000•100*7•10 000 000:100000•1000
4000000•100000:10000000•1000*40000•10000000:100000000•10000
1000000000:10000000•9000:10*10000•9000000:100000000•10
7. 82•500 450•600 180•400
820•500 4500•60 240•300
8. Уңайлы юл белән исәплә.
25•24 17•30 15•14 19•40
15•16 18•35 25•36 14•35
Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру һәм группалау.
1. 6•25•3•4 7•15•4•10 6•4•8•25 5•9•7•20
5•7•8•10 45•8•5•2 3•15•3•6 2•4•5•35
8•25•7•4 9•15•4•10 7•4•6•25 5•8•6•20
5•3•6•10 35•6•5•2 5•15•3•4 2•6•5•45
2.Исәпләмичә генә чагыштыр:
81•16*81•10•6 18•7*6•3•7 15•8*3•5•8 75•14*75•10•4
76•24*76•4•6 37•20•5*37•25 95•10•5*95•15 69•42*69•6•7
3. Юлның озынлыгы 2 км 400м. Малай юлның сигездән өчен үтте. Аның күпме барасы калган?
4. Бакчаның мәйданы 6 сотый. Аның биштән өч өлешендә яшелчә, калганында җиләк- җимеш үсә. Җиләк- җимеш ничә кв.м да үсә?
5. Чагыштыр:
8м14см*71дм9см 90:n*120:n
5м 3см*5м 2дм с:20*с:19
5дм 6мм*42см 6мм 0•а*0:а
Санны тапкырчыгышка бүлү.
1. 60:(4·3) 360:(9·5) 90:(6·5) 210:(6·7)
600· (4·6) 4800:(8·4) 9000:(9·4) 5400:(9·5)
80:(4·5) 810:(3·3) 240:(6·8) 840:(7·15)
500:(10·2) 7200:(5·9) 1800:(3·12) 7500:(15·20)
2. 840:70 9600:80 630:90 72000:90
49000:7000 48000:800 2400:30 54000000:60000
630000:700 35000000:70000 360000:900
24000000:60000 6400000:80000 27000000:30000
3. Укучылар 170 төп агач утырттылар. Бу утыртылган агачларның уннан бере кадәр. Барлыгы ничә агач булды?
4. Кечкенәрәк берәмлекләрдә күрсәт:
60м 70см= 16кг 20г= 5сәг 30мин=
8дм 5см= 2ц 36кг= 3ел 4ай=
9км 400м= 5т 45г= 4 гасыр=
3см 2мм= 6т 7ц= 4 мин 20с=
5. Балалар тәүлекнең сигездән өч өлешен йоклый. Бу ничә минут була?
6. Калдыклы бүлүне исәплә:
76:10 362:10 83:10 480:100 5890:100
270:100 45490:1000 947200:1000 82150:1000
7. Машина 3 минутта 6 км юл үткән. 42 минутта күпме юл үтәр ?
8. Кайсы мисалның дөреслеге тикшерелгән?
82·1000+470=82470
8247:1000 8247:100 82047:100
8247:100 82470:1000 82047:1000
8247:10 82470:10 82047:10
9. Калдыклы бүлүне исәплә:
86:10 543:10
570:100 6418:100
45890:1000 862300:1000
10. 5м тукымадан 9 футболка тегеп була. 35м тукымадан ничә футболка тегеп булыр?
11. Автомобиль 100км юлга 12л бензин сарыф итә. 800км юл үтү өчен аңа күпме бензин кирәк булыр?
Санны суммага тапкырлау.
1. Уңайлы юл белән исәплә.
7· (10+6) 9· (8+7) 8· (10+9) 6· (9+8)
8· (5+20) 16· (6+4) 6· (20+5) 17· (8+2)
2.Исәпләмичә генә, чагыштыр.
24·3+24·10*24·13 68·10+68·4*68·40
34·10·8*34·18 19·4+19·10*19·14
45·10+45·6*45·60 24·8·10*24·18
3.Уңайлы юл белән исәплә.
12·12 16·40 7·11 26·30 35·16
80·70 17·11 90·60 18·12 15·18
20·36 45·16 18·20 80·12 25·14
15·15 45·60 18·12 80·20 25·40
4.15 л сөттән 5 л сөт өсте чыга. 60л сөттән ничә л сөт өсте чыгар?
5.Исәплә:
а) Тәүлекнең икедән бере? Өчтән бере? Чиреге? Өчтән икесе?
б)Уннан бер ц? Биштән бер ц?
в) Уннан бер км? Йөздән бер км? Икедән бер км? Биштән ике км?
г)Икедән бер кв.м? Уннан бер кв.м? Дүрттән өч кв.м?
7. Өстәлдә 6 китап ята. Бу барлык китапларның биштән бер өлеше. Барлыгы ничә китап?
8. Тартмада 3 таш. Бу тартмадагы ташларның алтыдан бер өлеше. Шундый 10 тартмада ничә таш булыр?
Күбурынлы санга тапкырлауны ныгыту
1. Беренче мисалның җавабын кулланып исәплә:
72·11=792 (9=7+2) 37·3=111 3367·33=111 111
36·11 37·6 3367·66
45·11 37·9 3367·99
52·11 37·12 3367·132
71·11 37·18
46·101=4646 572·1001=572572
58·101 645·1001
85·101 493·101
67·101 817·101
2. Уңайлы юл белән исәплә:
54·64+54·36 36·18+36·2
97·78-97·77 48·62-43·62
3. Кыйммәтен тапмыйча чагыштыр:
732·24*732· (6·5) 395·7·10*395·17
688·50*688· (5+10) 254·13*254·10·3
4. Уңайлы юл белән исәплә:
63+48+27+32 281-177-41+37
75+49+35+81 347-279-27+59
5. Исәплә:
300:3· (700-200):100
300:3·700+200:100
300:3· (700+200:100)
6. Авылдан бер ук вакытта 2 велосипедчы капма- каршы юнәлештә чыгып китәләр. Бер велосипедчының уртача тизлеге тизлеге 9км/сәг, икенчесенеке 10 км/сәг. Ничә сәгать соң алар арасындагы ераклык 38 км булыр?
7. Авылдан бер ук вакытта 2 машина капма- каршы юнәлештә чыгып китә. Берсенең уртача тизлеге 70км/сәг, икенчесенеке 60 км/сәг. 4 сәгатьтән соң алар арасындагы ераклык күпме булыр?
Арифметик гамәлләр
1. Әйе, юк дип җавап бирергә:
а) Кушу гамәле ярдәмендә табыла:
- билгесез кушылучы
- билгесез кимүче
- сумма
б) Алу гамәле ярдәмендә табыла:
- билгесез кушылучы
- аерма
- билгесез кимүче
- билгесез киметүче
в) Тапкырлау гамәле ярдәмендә табыла:
- билгесез тапкырлаучы
- тапкырчыгыш
- билгесез бүленүче
- билгесез бүлүче
- өлеш
г) Бүлү гамәле ярдәмендә табыла:
- өлеш
- билгесез бүлүче
- билгесез бүленүче
- билгесез тапкырлаучы
- тапкырчыгыш
2. Җөмләләрне әйтеп бетер:
Бер санның икенчесеннән ничәгә зуррак икәнен белү өчен...
Бер санның икенчесеннән ничә тапкыр кечерәк икәнен белү өчен...
“Барлыгы”н табу өчен...
“Калган”ын табу өчен...
Тапкырлау ул...
3. Дөресме?
Квадратның периметрын табу өчен ягын 4кә тапкырлыйлар.
Турыпочмаклыкның периметрын табу өчен иңенә буен кушалар да икегә бүләләр.
Турыпочмаклыкның мәйданын табу өчен иңен буена тапкырлыйлар.
Ягы 5см булган квадратның мәйданы 20см2.
Тигезлек. Тигезсезлек. Тигезләмә.
1. Хәрефле аңлатмаларны тап:
84· (45:9) х· (12-4)
х·ү 500-а
м+n 902+78
2. Тигезлекләрне тап:
49+94 192-47=145
140+ү 30·20>400
25·8=200 700>1000-299
3. Тигезсезлекләрне тап:
44+56=100 17+х
82-27>54 64+ү=80
800-340=460 56<156-56
4. Тигезләмәләрне тап:
707:х=7 630:9=70 90:х
82-у=15 а-17< 100 а:35=4
5. Тигезләмәләрне чиш:
х·8=888 у+1=1000 а-10=9000
14512-х=14000 у:1=894 96543:а=96543
6. Тигезләмә нинди гамәл белән чишелә:
а+0=940 х·1=260 705·ү=705
х:678=1 9645:ү=9645 с-0=103
Телдән контроль эш
1. Гамәл тәртибен кулланып исәплә:
936-100:(56-31) ·9+18
(100-12):11-72:9+10
130· (6+4)-700:100· (43+57)
2. Тигезләмәне чиш:
х·150=450·20 3600:у=4800:40
3. Квадратның мәйданы 64см2. Периметры квадрат периметрына тигез булган турыпочмаклыкның буе иңеннән 3 тапкыр озынрак. Турыпочмаклыкның мәйданын тап.
4. Ике шәһәрдән ике поезд кара- каршы юнәлештә юлга чыккан һәм 5 сәгатьтән соң очрашканнар. Тизйөрешле поездның тизлеге 100 км/сәг, ә йөк поездының тизлеге аның биштән өч өлешен тәшкл итә. Шәһәрләр арасында ераклык күпме?
5. Чагыштыр:
3т-345кг * 2т+654кг
4сәг 24мин * 3сәг 30 мин+54мин
6дм 9см-4дм * 5м 70см-1см
3ел 4 ай ·3 * 10ел
6*. Сигез 8 ледән 1000 яса!
8 8 8 8 8 8 8 8=1000
Кулланылган әдәбият.
1.И.Р.Сәгъдиев.Телдән исәпләү.Мәгариф№3,2002 .
2. Зайцева О.П. Роль устного счёта в формировании вычислительных навыков и в развитии личности ребёнка // Начальная школа, 2001 г. N2
Эчтәлек
Аңлатма. 1
1дән 1000гә кадәрле саннар. 3
Өчурынлы саннарны кушу алу. 3
Берурынлы санга тапкырлау һәм бүлү. 4
Турыпочмаклык һәм квадрат. 5
1000нән зуррак саннар. 6
10га, 100гә, 1000гә тапкырлау һәм бүлү . 8
Миллионнар һәм миллиардлар классы. 8
Озынлык үлчәү берәмлекләре. 9
Мәйдан үлчәү берәмлекләре. 9
Масса үлчәү берәмлекләре. 10
Бөтеннең берничә өлешен табу. 11
Билгесез кушылучыны, кимүчене, киметүчене табу. 11
Кушуның урын алыштыру һәм төрле ысуллар белән группалау үзлекләре. 12
Зурлыкларны кушу һәм алу. 13
Берурынлы санга тапкырлау. 14
Берурынлы санны табу. 15
Билгесез бүлүче, билгесез бүленүчене табу. 16
Арифметик урта. 17
Тизлек, вакыт, юл. 17
Мәсьәләләр. 18
Санны тапкырчыгышка тапкырлау. 18
Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру һәм группалау . 19
Санны тапкырчыгышка бүлү. 20
Санны суммага тапкырлау. 21
Күбурынлы санга тапкырлауны ныгыту. 22
Арифметик гамәлләр. 23
Тигезлек. Тигезсезлек. Тигезләмә. 24
Телдән контроль эш . 25
Кулланылган әдәбият. 26
Дәрес этабы буларак,телдән исәпләү күнегүләренең бурычлары:
1) Укучыларның дәрестә мөстәкыйль эшчәнлеге һәм аңлы рәвештә укытучы аңлатканын үзләштерү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләренә корректировка;
2)Укучыларның белеме торышына контроль;
3) Классның психологик халәтенә мониторинг;
4) Укучыларны яңа материалны өйрәнүгә психологик әзерләү.
Дәрес этабы буларак,телдән исәпләү күнегүләренең максаты:
1)Куелган максатларга ирешү;
2)Исәпләү күнекмәләрен үстерү;
3)Математик культураны,сөйләм телен үстерү;
4)Гомумиләштерә һәм системага сала,өйрәнгәннәрне яңа биремнәргә күчерә,практикада куллана белү.
1.Тема:Масса үлчәү берәмлекләрен ныгыту дәресе.
Телдән исәпләү этабының максаты:
Масса үлчәү берәмлекләре арасындагы бәйләнешләрне белүләрен ачыклау һәм ныгыту.Тиз исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Өйрәнгәннәрне яңа биремнәргә күчерә,практикада куллана белү.
1.Нинди масса үлчәү берәмлекләрен өйрәндек,тиешлесен куегыз.
1...=10... 1...=1000... 1...=100... (Укучылар1т=1000кг һәм 1кг=1000г икәнен дә әйтә).
2. Масса үлчәү берәмлекләре таблицасын кулланып,исәпләгез.Укучылар белән фронталь эш.
4ц=...кг 70ц=...т 50000кг=...т
6т=...г 70ц=...кг 940000кг=...т
80т=...ц=...кг 1т=...кг=...г 690000кг=...ц=...кг
3. Исәплә: (Укучылар бертөрле үлчәү берәмлегенә китерергә кирәклеге турында әйтә.)
1т-640кг 1кг-450г 1ц-70кг
1т-6ц 1кг-45г 2ц-170кг
4. Чагыштыр:
50000кг * 5000ц 420000кг * 4200ц
600000кг * 50т 90000кг * 900т
780000кг * 8400ц 600000кг * 600ц
5. Укучылар 4т бәрәңге чүпләгәннәр. 1200кг ын мәктәпкә, 1800кг ын складка җибәргәннәр. Ничә кг бәрәңге калган?
6. Складта 30 ар кг лы 30капчык бәрәңге, 40 ар кг лы 40 капчык бәрәңге бар. Бәрәңгенең биштән бер өлешен сатканнар. Ничә т бәрәңге калган?
Яңа тема өйрәнү дәресе: Кушуның урын алыштыру һәм төрле ысуллар белән группалау үзлекләре.
Максат: үстерешле: логик фикерләүне үстерү;интеллектуаль күнекмәләрне камилләштерү.
Белем бирү: Кушуның урын алыштыру һәм төрле ысуллар белән группалау үзлекләрен кулланып мисаллар чишәргә өйрәтү, өйрәнгән типтагы мәсьәләләр чишә белүләрен ныгыту.
Тәрбияви:Математика укудан тәм таба белергә өйрәтү. Математик сөйләм культурасы һәм аңлы дисциплина формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, слайдлар, җаваплар язылган карточкалар.
I. Актуальләштерү. Математика дәресен башлыйбыз.Телдән исәпләү.
1)Тактага язылган:1+2+3+4+5+6+7+8+9+10=
10+20+30+40+50+60+70+80+90+100=
-Ничек исәпләргә?(Суммасы 10 булучы берәмлекләрне кушу,суммасы 100 булучы дистәләрне кушу уңайлы булуын искә төшерсеннәр,күрсеннәр өчен эшләнә.Авыр укучылар теләп катнаша.) 4 мин.
2)Исәпләгез: 38+73+62 45+85+55 13+85+87+15
71+95+29 164+78+146 420+30180+270
Һәр мисалны бер укучы чишә.Ни өчен шулай чишкәнен аңлата.Башка укучылардан дөресме дип сорала.
-Кушуның нинди үзлекләрен кулландыгыз?(-Урын алыштыру һәм группалау үзлекләре.) 6мин.
II.Яңа тема өстендә эш.
1)Укытучы мәсьәлә укый.
-Сәрдекбаш авылында 498 өй,Уразайда 276 өй,ә безнең авылда 102 өй.Колхозда барлыгы ничә өй?(Саннар мониторда чыга.)
Укучылар барлыгы дип сорагач һәрвакыт кушабыздиләр.
Тактага языла:498+276+102.
-Ничек кушарбыз?(Укучылар фикере тыңлана:зур санга кечкенә санны кушу,берәмлекләре 8 һәм 2 булган саннарны кушу уңайлы һ.б.)
-Булдырдыгыз,балалар.Димәк,без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез?(Кушуның урын алыштыру һәм группалау үзлекләрен кулланып,уңайлы юл белән кушу.) 6 мин.
2)Мисалларны уңайлы юл белән исәпләгез:
Укучылар парлап эшли,аннары аңлата.10 мин.
450+220+150+80 820+700+300+180
589+303+11 679+287+313
556+275+44+25 427+506+694
Тема:Күбурынлы санга тапкырлауны ныгыту.
Максат:1)Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;
2)Математик культураны,фикерләү сәләтен үстерү;
3)Математика фәненең кызык булуына инандыру.
1. Кыйммәтен тапмыйча чагыштыр:
732·24*732· (6·5) 395·7·10*395·17
688·50*688· (5+10) 254·13*254·10·3
Укучылар ни өчен > яки < булуын аңлата.
2. Уңайлы юл белән исәплә:
54·64+54·36 36·18+36·2
97·78-97·77 48·62-43·62
-Нинди үзлекләр кулландыгыз?
3. Беренче мисалның җавабын кулланып исәплә:
72·11=792 (9=7+2) 37·3=111 3367·33=111 111
36·11 37·6 3367·66
45·11 37·9 3367·99
52·11 37·12 3367·132
71·11 37·18
46·101=4646 572·1001=572572
58·101 645·1001
85·101 493·101
67·101 817·101
4. Уңайлы юл белән исәплә:
63+48+27+32 281-177-41+37
75+49+35+81 347-279-27+59
5.Охшаш һәм аермалы якларын тап, исәплә:
300:3· (700-200):100
300:3·700+200:100
300:3· (700+200:100)
Тема: Телдән контроль эш.4 нче сыйныфны йомгаклау.
Максат:Укучыларның исәпләү күнекмәләре дәрәҗәсен, гомумиләштерә һәм системага сала,өйрәнгәннәрне яңа биремнәргә күчерә,практикада куллана белүләрен ачыклау.Телдән исәпләү күнекмәләре нәтиҗәсен белү.
Укучыларга контроль эш язылган битләр өләшенә.Башта һәркем мөстәкыйль эшли:биткә җаваплар гына языла.Кайсы эшне беренче эшләсәң дә ярый. 35мин. эшләгәннән соң фронталь тикшерелә.
Укучыларга үз-үзләрен бәяләргә тәкъдим ителә.Иң ошаган биремне билгеләүләре сорала.Укучыларга 4 һәм 5 кенә куела.
1. Гамәл тәртибен кулланып исәплә:
936-100:(56-31) ·9+18
(100-12):11-72:9+10
130· (6+4)-700:100· (43+57)
2. Тигезләмәне чиш:
х·150=450·20 3600:у=4800:40
3. Квадратның мәйданы 64см2. Периметры квадрат периметрына тигез булган турыпочмаклыкның буе иңеннән 3 тапкыр озынрак. Турыпочмаклыкның мәйданын тап.
4. Ике шәһәрдән ике поезд кара- каршы юнәлештә юлга чыккан һәм 5 сәгатьтән соң очрашканнар. Тизйөрешле поездның тизлеге 100 км/сәг, ә йөк поездының тизлеге аның биштән өч өлешен тәшкл итә. Шәһәрләр арасында ераклык күпме?
5. Чагыштыр:
3т-345кг * 2т+654кг
4сәг 24мин * 3сәг 30 мин+54мин
6дм 9см-4дм * 5м 70см-1см
3ел 4 ай ·3 * 10ел
6*. Сигез 8 ледән 1000 яса!
8 8 8 8 8 8 8 8=1000
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары
Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр
Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...
“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иңатын куллану.
Выступление...
Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары
Выступление семинаре...
Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”
Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”Максат: башлангыч сыйныф укучыларында әкиятләр укуга кызыксындыру...
Математика дәресләрендә тәрбия потенциалы
Дәрес вакытында тәрбия потенциалы темасы тәкъдим ителгәч, мин һәр дәрестә тәрбия мизгеле булуы һәм аның уку темасыннан аерылмыйча эчтәлеген тулыландыруын җиткерергә уйладым. Гуманитар фәннәрне у...