Математика дәресләрендә тәрбия потенциалы
статья по математике (4 класс)
Дәрес вакытында тәрбия потенциалы темасы тәкъдим ителгәч, мин һәр дәрестә тәрбия мизгеле булуы һәм аның уку темасыннан аерылмыйча эчтәлеген тулыландыруын җиткерергә уйладым. Гуманитар фәннәрне укытуда аны исбатлавы җиңелрәк булыр иде. Ә менә акылны уята, аңа сыгылмалылык, җанлылык өсти һәм хәтерне үстерә торган математика дәресләрендә тәрбия потенциалы нинди чагылыш таба? Уку һәм тәрбияне бердәм максатка берләштереп, мәктәп укучысының шәхесен бербөтен үстерү өчен, нинди алымнар кулланып була?
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_dreslrend_trbiya_potentsialy.docx | 21.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Математика дәресләрендә тәрбия потенциалы
Математика дәресләре укучыларда тырышлык, үзсүзлелек, башкаларның фикерләре белән килешә белү, эшне ахырына кадәр җиткерү, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләвен без беләбез.Шуларга өстәп, күп кенә текст мәсьәләләренең эчтәлеге укучыларны төрле юнәлешләрдә тәрбияләүгә бай материал бирә. Тик биремнәрне чишүгә күп вакыт бирү мәҗбүри. Шуңа күрә дәрескә әзерләнгәндә укытучыга тәрбия юнәлешендә кыскача максатчан әңгәмә үткәрү өчен, мәсьәләнең сюжетына игътибар итәргә кирәк.
Мин сезнең игътибарыгызга математика дәресләрендә тәрбия максатларында кулланган берничә ысул тәкъдим итәм.
Әйдәгез хезмәт тәрбиясенә тукталып үтик.
Эшче сменада 8 деталь эшли, ә аның укучысы 2 тапкыр азрак. Алар бер сменада ничә деталь ясарлар?
- Ни өчен укучы эшчегә караганда әкренрәк эшли?»( һәр эштә осталык кирәк һәм аны алу өчен күп вакыт һәм хезмәт сарыф итәргә кирәк)
- Укучы тырышлык күрсәткән саен, ул тизрәк чын оста булачак
Ә хәзер башкаларның хезмәтенә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтә торган мәсьәләгә тукталыйк.
Сыйныфта 30 укучы. Әгәр һәр укучы 50 г авырлыктагы икмәк кисәгенең яртысын гына ашамыйча калдырса, бу сыйныф укучылары ашханәдә ашап чыкканнан сон ничә грамм икмәк азык калдыкларына эләгәчәк? (750 гр)
- Бу бит тулы 1 ипи дигән сүз
- Ә атна буена күпме булыр? Ә безнең кебек класлар мәктәптә берничә. Ә мондый мәктәпләр районда тагын да күп. Без күпме икмәк ташлыйбыз. Бу күп кешеләрнең хезмәтенә, икмәккә хөрмәт күрсәтмәү. “Икмәк бөтен нәрсәнең башы” ди , халык зирәклеге.
Эстетик тәрбиягә тукталыйк
Мәктәп оркестрында 7 кыз, ә малайлар кызларга караганда 4 тапкыр күбрәк. Мәктәп оркестрында барысы ничә бала ?
( Бу мәсьәлә мавыгулар темасына багышлана, иҗади юнәлешне ярата торган укучыларның профессия сайлауларына да уңай йогынты ясый)
Алдагы мәсьләне тыңлыйк. Оныгы метрода әбисенең хәлен белергә барган. Ул башта 8 станция үтә, күчеп утырганнан соң тагын 7 станция үтә. Оныкчык ничә станция аша үтте? ( Җәмәгать транспортында үз-үзенне тоту кагыйдәләре, туганнарынны барларга кирәк)
-Мәсьәләне чишкәннән сон
- Бу мәсьәлә рухи-әхлакый тәрбияне хәл итүгә мисал булып тора, һәм туганлык җепләрен ныгыта, бигрәк тә өлкәннәр белән җылы мөнәсәбәтләр саклау кирәклегенә юнәлдерелгән.
Спорт темасы аша физик тәрбияне ачкан мәсьәләләр дә шактый.
Йөзүдә 12 укучы ярышты, йөгерүдә йөзүгә караганда 6 укучыга күбрәк, ә гимнастикада йөгерүдәге укучыларга караганда 2 тапкыр азрак. Гимнастикада ничә укучы көч сынашты?
Бу төр мәсәләләрдә укучылар спорт төрләре белән танышалар, һәм әңгәмә барышында яраткан спорт төрләре , шул спорт төрләренең нинди сыйфатлар үстерүен теләп уртаклашалар.
Тагын бер мәсьәлә тәкдим итәм.
Кыз куяннар өчен 27 кишер, ә малай 18 кишер алып килде. Алар һәр куянга 9ар кишер салдылар. Кишерләр ничә куянга җитте? (Балаларда хайваннарга карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт, кайгыртучанлык күрсәтү һәм җаваплылык формалаша)
Бу экологик тәрбиягә мисал булы.
Тарихи эчтәлекле, патриотик хисләр тәрбияли торган мәсьәләләргә дә тукталып булыр иде.
Әйтеп үтелгән мисаллардан чыгып математика дәреселәрендә дә тәрбия потенциалы киң чагылыш тапканын исбатладык. Барысы да укытучыдан тора. Ул балага, белем һәм тәрбияне бирүне берләштереп, уңайлы белем бирү процессын булдыра.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Брошюра 4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре (УМК "Школы России")
4 нче сыйныфта математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләре ...
Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар
Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...
Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә балаларны кызыксындыру алымнары
Безнең максатыбыз -конкурентлыкка сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү....
әдәби уку дәресләрендә уеннар.
Әдәби уку дәресләрендә укучыларнын белемнәрен тикшерү өчен уеннар....
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр
Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...