Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
3_nche_syynyfnyn_tatar_syynyfy2.doc | 237 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең
3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге чыганакларга нигезләнеп төзелде:
1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел,1 нче декабрь)
4.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.-Казан, 2008.
5.Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа ” 1-4 нче сыйныфлар, Казан, 2011
6. МГББУ “7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына базис укыту планы.
Дәреслек: Татар теле: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек /З.И. Җамалетдинова.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2013. – 143 б.
Дәрес саны: 3 сәгать исәбеннән, 34 атна, елга 102 сәгать
Контроль дәресләр: изложение-4, сочинение- 3, диктант – 4(4), сүзлек диктанты-4
3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр
- сүзнең мәгънәле кисәкләрен, тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны аера һәм аларны сүзне кулланганда файдалана белү;
- тамырдаш һәм мәгънәдәш сүзләрне икеләнүсез аеру;
- сүзләрнең төзелешен модель итеп күрсәтә белү;
- модель үрнәгендә яңа сүзләр ясау;
- сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, алмашлык, кисәкчә, бәйлекләр; аларның сөйләмдәге әһәмияте;
- җөмләнең баш кисәкләре, ия һәм хәбәр;
- җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);
- өйрәнелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны хатасыз һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;
- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү; тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү);
- сүз составын тикшергәндә, дәлилләр китерү;
- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең – санын, тартым кушымчалары булганда – затын, килешен; фигыльнең – заманын, затын, санын);
- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү, килеш кушымчаларын дөрес сайлау (соңгы авзга, калын һәм нечкә әйтелешкә карап);
- фигыльне тиешле заман формаларына куя белү (аралашу максатына бәйле рәвештә);
- текстта синонимнарны, омонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә урынлы куллана белү;
- сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аеру, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү;
- җөмләне анализлау: әйтү максаты, интонация буенча төре, баш һәм иярчен кисәкләр;
- әзер яки бергәләп төзелгән план буенча 70-85 сүзле текстны изложение итеп язу; текстның темасын һәм төп фикерен чагылдыра алу, текстның мәгънәле кисәкләрен чамалау, кызыл юлны саклау;
- сөйләгәндә һәм язганда, текстның өлешләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;
- хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тибындагы текстларны аера, төзи белү һәм кечкенә күләмле текстларны язып кую;
- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картина һәм рәсемнәргә таянып, (алдан әзерлек белән) сочинение язу;
- сөйләмгә караган таләпләрне, аралашу осталыгын, язу эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне барлык дәресләрдә дә үтәү;
IIIIIVV
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр | Үткәрү вакыты | |
План буенча | Чын-лыкта | |||||
Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. ( 9 сәг. ) | ||||||
1. | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | Гомумиләштерү | Авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен белү | I чирек 01.09-06.09 | 03.09 |
2. | Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. | 1 | Гомумиләштерү | Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен белү. | 04.09 | |
3. | Калынлык(ъ) һәм нечкәлек(ь) билгеләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. | 1 | Гомумиләштерү | Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын белү | 05.09 | |
4-5. | Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау. | 2 | Гомумиләштерү | Фонетик анализ тәртибен белү | 8-13.09 | 10,11 |
6. | Янәшә килгән бертөрле тартык аваз хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Янәшә килгән бертөрле тартык аваз хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын белү. | 12 | |
7. | Сүзнең икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язу. | 1 | Гомумиләштерү | Сүзләрне баш һәм икенче хәрефләренә карап алфавит тәртибендә дөрес яза белү. | 15-20.09 | 17 |
8. | Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. Гомумиләштерү дәресе. Сүзлек диктанты. | 1 | Ныгыту. | Фонетик анализ тәртибен белү. Сүзлек сүзләрне яза белү. | 18 | |
9. | Аңлатмалы диктант. Безнең бакча. | 1 | Контроль | Белемнәрен тикшерү. | 19 | |
Лексика. ( 8 сәг. ) | ||||||
10. | Хаталар өстендә эш. Сүз байлыгы. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Хаталарга анализ ясау. Сүзләрнең мәгънәсен сүзлекләрдән таба белү. | 22-27.09 | 24 |
11. | Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сүз һәм аның тормыштагы урынын, авазлардан һәм иҗекләрдән төзелүен, предметларны, аның билгесен, эш-хәрәкәтен белдереп килүләрен белү, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аңлау | 25 | |
12. | Синонимнар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Охшаш мәгънәле сүзләр – синонимнарны сөйләмдә дөрес куллану | 26 | |
13. | Сочинение. Көзге табигать. | 1 | Гомумиләштерү | Сүзлек баету дәресе. Рәсем буенча хикәя төзеп язу | 29.09-4.10 | 01.10 |
14. | Антонимнар | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Антоним сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү | 2 | |
15. | Омонимнар | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Омоним сүзләр, аларнысөйләмдә куллану. | 3 | |
16. | Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә аера һәм куллана белү. | 06.10-11.10 | 8 |
17. | Лексика бүлеген кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Ныгыту. | Омоним, синоним, антоним сүзләрне сөйләмдә, язуда куллана белү. | 9 | |
Сүз төзелеше. ( 8 сәг. ) | ||||||
18. | Сүз төзелеше. Кушымчаларның төрләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аера белү. | 06.10-11.10 | 10 |
19. | Сүз формалары һәм яңа сүзләр. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сүзләрне кушымчалар ялгап үзгәртә белү, | 13.10-18.10 | 15 |
20. | Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Кушымчаларны дөрес билгели белү | 16 | |
21. | Сүз формасын ясаучы (төләндергеч) кушымчалар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Төрләндергеч кушымчаларның сүз ясагыч кушымчалардан аермасын аңлау. | 17 | |
22. | Төрләндергеч кушымчаларның җөмлә төзүдә әһәмияте. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Кушымчаларның ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре | 20.10-25.10 | 22 |
23. | Тамыр Һәм кушымча | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сүзләрнең тамырын билгели белү | 23 | |
24. | Сүз төзелеше бүлеген кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Гомумиләштерү | Кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясый, моделләр буеча сүзләр таба белү. | 24 | |
25. | Диктант. Урманның дусты. | 1 | Контроль | Белемнәрен тикшерү | 27.10-01.11 | 29 |
Сүз төркемнәре. ( 13 сәг. ) | ||||||
26. | Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре турында төшенчә. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Хаталарга анализ ясау.Сүзләрнең мәгънәсе, грамматик билгеләренә карап сүзләрне төркемнәргә бүлә алу. | 27.10-01.11 | 30 |
27. | Исемнәрнең мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, аларны тексттан табып, сорау кую һәм мәгънәләрен аңлата белү,берлек һәм күплек сан формаларын искә төшерү | 31.10 | |
28. | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр белән танышу, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү | II чирек 10.11-15.11 | 12.11 |
29. | Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, аларны тексттан табып, сорау кую һәм мәгънәләрен аңлата белү,берлек һәм күплек сан формаларын искә төшерү | 13 | |
30. | Күплек сан формасын ясаучы кушымчалар. | 1 | Гомумиләштерү | Күплек сан кушымчасын сүзләргә дөрес ялгый белү. | 14 | |
31-32. | Изложение.134нче бит | 2 | Контроль | Текстның эчтәлеген язарга өйрәнү | 17-22.11 | 19-20 |
33. | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | 1 | Гомумиләштерү | Затына карап тартым кушымчасын дөрес ялгый белү. | 21 | |
34. | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Татар телендәге килешләр һәм сораулары белән танышу. | 24-29.11 | 26 |
35. | Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. | 1 | Гомумиләштерү | Килешләрнең нечкә һәм калын төрләнешен белү. | 27 | |
36. | Контроль диктант. Кар яуган. | 1 | Контроль | Белемнәрен тикшерү | 28 | |
37. | Хаталар өстендә эш. Исемнәрдә сүз басымы. | 1 | Гомумиләштерү | Хаталарга анализ ясау.Исемнәрдә басым кую очракларын белеп, дөрес укый белү. | 01.12-06.12 | 03.12 |
38. | Исем темасын кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Ныгыту | Исем турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау. | 4 | |
Фигыль. ( 12 сәг. ) | ||||||
39. | Фигыльнең мәгънәсе, сораулары. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сораулар куеп сөйләмдә фигыльләрне таба, билгели белү, аларны исем белән бәйләү. | 01.12-06.12 | 5 |
40. | Фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта килүе. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Фигыльләр турында элегрәк үткәннәрне – мәгънәләрен һәм сорауларын искә төшерү Фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын аера белү, аларның -ма, -мә кушымчалары белән белдерелүен аңлап калу | 08-13.12 | 10 |
41. | Сочинение. Мин табигать сакчысы. | 1 | Гомумиләштерү | Сүз байлыгын,фикерләү сәләтен үстерү | 11 | |
42. | Хикәя фигыль. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Хикәя фигыльнең грамматик билгеләрен белү, сөйләмдә дөрес куллана белү. | 12 | |
43. | Фигыльләрнең заман белән төрләнеше. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Хикәя фигыльләрнең заман формалары белән танышу, хәзерге заман хикәя фигыльләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү | 15-20.12 | 17 |
44. | Хикәя фигыльнең үткән заманы. | 1 | Гомумиләштерү | Үткән заман хикәя фигыльләрнең ике төрле булуын, аларны сөйләмдә куллана белү. | 18 | |
45. | Хикәя фигыльнең хәзерге заманы. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Фигыльнең заманын билгели белү. | 19 | |
46. | Хикәя фигыльнең киләчәк заманы. | 1 | Гомумиләштерү | Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ике төрле булуын, аларны сөйләмдә куллана белү. | 22-27.12 | 24 |
47. | Боерык фигыльләрнең мәгънәләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Боеру, эш кушу, чакыру, өндәү һәм үтенүне белдергән фигыльләрне билгелү, зат-сан белән төрләндерү. | 25 | |
48. | Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Аларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Фигыльләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы. | 26.12 | |
49. | Фигыльләрне кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Ныгыту | Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыльләрнең барлык – юклык, зат – сан формаларын дөрес билгели һәм сөйләмдә куллана белү. | ||
50. | Контроль диктант. Кыр казы. | 1 | Контроль | Белемнәрне тикшерү. | ||
Сыйфат.( 13 сәг. ) | ||||||
51. | Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның мәгънәсе, сораулары. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатларның сорауларын, мәгънәләрен искә төшерү, предметның төрле билгеләрен белдереп килүләрен ачыклау; сөйләмдә дөрес куллана белү. | ||
52. | Сыйфатларны төркемләү. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сыйфатларны предметларның төрле билгеләрне белдерүе буенча аера белү. | ||
53. | Сыйфат дәрәҗәләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Сыйфатның дәрәҗәләрен билгели белергә. | ||
54. | Төп дәрәҗәдәге сыйфатлар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатның дәрәҗәләрен билгели белергә. | ||
55. | Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатның дәрәҗәләрен билгели белергә. | ||
56-57. | Изложение. Песи. | 2 | Контроль . | Текстның эчтәлеген язарга өйрәнү | ||
58. | Артыклык дәрәҗәсендәге сыфатлар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатның дәрәҗәләрен билгели белергә. | ||
59. | Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатның дәрәҗәләрен билгели белергә. | ||
60. | Сыйфатларның җөмләдә исемне ачыклап килүе. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сыйфатларның исемнәрне ачыклау килүе, аларның җөмләдәге әһәмиятен белү һәм сөйләмдә куллану. | ||
61. | Синоним һәм антоним сыйфатлар. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Синоним һәм антонимнарны искә төшерү, мәгънәдәш һәм капма-каршы сыйфатлар белән танышу, аларны бәйләнешле сөйләмдә дөрес куллана белү. | ||
62. | Сыйфат. Кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Гомумиләштерү. | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
63. | Аңлатмалы диктант. Сыйфат дәрәҗәләре. | 1 | Контроль | Белемнәрне тикшерү. | ||
Алмашлык. ( 8 сәг. ) | ||||||
64. | Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыклары. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Зат алмашлыкларын һәм аларның сорауларын истә калдырырга, алар белән җөмлә төзи белергә. | ||
65. | Зат алмашлыкларының җөмләдә роле. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Зат алмашлыкларын һәм аларның сорауларын истә калдырырга, алар белән җөмлә төзи белергә. | ||
66. | Алмашлыкларның берлек һәм күплек формалары. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Зат алмашлыкларын дөрес итеп килеш белән төрләндерә белергә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга. | ||
67. | Сорау алмашлыклары турында төшенчә. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сорау алмашлыкларын белү, килеш сорауларының сорау алмашлыклары булуын аңлау. | ||
68. | Алмашлыкларны сөйләмдә куллану. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллана белергә. | ||
69. | Алмашлыклар. Кабатлау. Сүзлек диктанты. | 1 | Гомумиләштерү. | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
70-71. | Изложение “Балык тоту” | 2 | Контроль . | Текстның эчтәлеген язарга өйрәнү | ||
Кисәкчәләр. ( 4 сәг. ) | ||||||
72. | Да/дә, та/тә, гына/генә, кына/кенә, ук/үк, ич, бит кисәкчәләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Кисәкчәләрне дөрес куллана һәм дөрес яза белергә, бирелгән сорауларга төгәл җавап бирә белергә. | ||
73. | Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. Кисәкчәләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Кисәкчәләрне дөрес куллана һәм дөрес яза белергә, бирелгән сорауларга төгәл җавап бирә белергә. | ||
74. | Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда куллану. Кисәкчәләр. Кабатлау. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Кисәкчәләрнең үзләренә басым алмауларын белергә. Аңлатма язуы. Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
75. | Сочинение. Яраткан китабым. | 1 | Контроль | Сүз байлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. | ||
Бәйлекләр. ( 3 сәг. ) | ||||||
76. | Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану. Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Бәйлекләрне җөмләдә таба һәм билгели белергә, сөйләмдә дөрес кулланырга, мәгънәләрен аңлата белергә. | ||
77. | Кисәкчәләр. Бәйлекләр. Кабатлау дәресе. Сүзлек диктанты. | 1 | Гомумиләштерү. | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
78. | Диктант. | 1 | Контроль | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
Җөмлә. ( 14 сәг. ) | ||||||
79. | Хаталар өстендә эш. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Җөмләләрне максаты буенча төрләргә бүлә белергә. Хикәя җөмләне билгели белергә. | ||
80. | Сорау җөмлә. Боеру һәм тойгылы җөмләләр. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сорау җөмләне билгели белергә. Боеру һәм тойгылы җөмләләрне билгели белергә. Җөмләнең әйтү максатына карап, тыныш билгеләрен дөрес куя белергә. | ||
81. | Җөмләнең баш кисәкләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Дөрес итеп җөмлә тези белергә. Аның баш кисәкләрен билгели белергә. Татар һәм рус телләрендә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибен күзәтү һәм алар арасындагы аерманы аңлау, сөйләмдә аларны дөрес куллана белү. | ||
82-83. | Изложение.Җәй көне. | 2 | Контроль . | Текстның эчтәлеген язарга өйрәнү | ||
84. | Исемнәр һәм хикәя фигыльләр белән бирелгән хәбәрләр. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Җөмләдә ия белән хәбәрне билгели белергә. | ||
85. | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сораулар куеп, җөмләдә үзара бәйләнгән сүзләрне таба белергә. | ||
86. | Сүзтезмәдә ияртүче, иярүче сүзләрне билгеләү. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзләрне дөрес билгели белергә. | ||
87. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерү. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне билгели белергә. Җөмләләрнең төрен билгели белергә. | ||
88. | Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Тиңдәш кисәкләрне таба белергә. | ||
89. | Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да, дә, та, тә, ә, ләкин теркәгечләре. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру. | Тиңдәш кисәкләр янында һәм, әммә, ләкин сүзләрен дөрес куллана белергә, алар янында тыныш билгеләрен куярга. | ||
90. | “Җөмлә” темасын кабатлау дәресе. Сүзлек диктант. | 1 | Гомумиләштерү. | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
91. | Контроль диктант. Җөмлә. | 1 | Контроль | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
92. | Хаталар өстендә эш. | 1 | Контроль | Алган белемнәрне практикада кулана белергә. | ||
Текст. Бәйләнешле сөйләм.( 10 сәг. ) | ||||||
93. | Текстның темасы һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Укылган текстны өлешләргә бүлергә, шуның буенча план төзи белергә. Текстның эчтәлеге буенча исем куя белергә. | ||
94. | Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. | 1 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Ишеткән текстны кыскача бәйләнешле итеп яза белергә | ||
95-97. | Текст типлары. | 3 | Яңа төшенчәләр формалаштыру | Хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү тектларын аера белергә. | ||
98. | “Текст” темасын кабатлау дәресе. | 1 | Гомумиләштерү | Алган белемнәрне практикада куллана белергә | ||
99. | Контроль диктант. Бәйләнешле сөйләм. | 1 | Контроль | Ел буена өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белергә тиешләр. Җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләре куеп диктант яза белергә. | ||
100. | Хаталар өстендә эш. | 1 | Контроль | |||
101-102. | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 2 | Гомумиләштерү | Ел буена өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белергә тиешләр. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен" Татар теленән" эш программасы
Гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: - башлангыч го...
Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы
Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: - башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем станда...
3 нче сыйныф өчен татар теле предметы буенча эш программасы
Дәреслек: Татар теле -дәреслек ав. И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2013ел...
Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр
Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...
Чубар - Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең " башлангыч" сыйныф атналыгы турында белешмә.
Чубар - Абдул авылы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф атналыгы турында белешмә. Уку елы барышында берләшмә үз эшен план б...