Рабочая программа для 3 класса по математике
рабочая программа по математике (3 класс) на тему
Рабочая программа по математике для 3 класса (ПНШ)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
3_klass_matematika_fatyyhova.docx | 49.91 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “КҮҢГӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
«КАРАЛДЫ» Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе ____________/Галиева С.М./ Беркетмә № 1 « 25 » август 2017 ел. | «КИЛЕШЕНДЕ» Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары _____________/Ахметова Л.К./ « 26 » август 2017 ел. | « РАСЛЫЙМ» Мәктәп директоры __________/Н.Г.Габидуллин/ боерык № 75- о/д « 26 » август 2017 ел. |
3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН МАТЕМАТИКАДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
«ПЕРСПЕКТИВАЛЫ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП»
Төзеде Фатыйхова Фәридә Харис кызы,
югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
2017– 2018 нче уку елы
Программа атнага 4 сәгать исәбеннән 34 атнага төзелде.
Барлык сәгатьләр саны – 136 сәгать.
3 сыйныф ахырына математика курсы программасын үзләштерү буенча
планлаштырыла торган нәтиҗәләр
“Саннар һәм зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- беренче ике класс кысаларында барлык саннарны укырга һәм язарга;
- өйрәнелгән саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә; “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар сыйфатында кулланырга;
- өйрәнелгән саннарны чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (<, >, =) ярдәмендә язарга;
- бирелгән санлы эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен танып белергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- бирелгән санлы эзлеклелекнең төзелү кагыйдәсен формалаштырырга;
- тискәре булмаган бөтен саннар рәте төзелешен һәм аның геометрик интерпритациясен аңларга.
“Саннар белән гамәлләр” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- күбурынлы саннарны кушу һәм алуны баганалап исәпләргә;
- тапкырлауның оештыру үзлеген кулланырга;
- тапкырлаучыларны төркемләргә;
- санны суммага, сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен кулланырга;
- сумманы санга бүлү кагыйдәсен кулланырга;
- нуль һәм бер белән тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен белергә;
- җәяле һәм җәясез 2-4 гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табарга;
- билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүчеләрне табу кагыйдәләрен белергә һәм кулланырга;
- күбурынлы саннарны “баганалап” кушарга һәм алырга;
- икеурынлы санны берурынлыга телдән тапкырларга;
- икеурынлы санны берурынлыга һәм икеурынлы санны икеурынлыга телдән бүләргә;
- исәпләүләр башкару һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен калькулятор кулланырга;
- исәпләүләрне башкару һәм гадиләштерү өчен арифметик гамәлләрнең элек өйрәнгән үзлекләрен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- тапкырлауның оештыру үзлеген әйтә белергә;
- санны суммага бүлү кагыйдәсен әйтә белергә;
- 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеген нигезләргә;
- арифметик гамәлләрнең (операцияләрнең) микъдар мәгънәсен һәм алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга.
“Геометрик фигуралар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- өчпочмак төрләрен почмаклары зурлыгы (турыпочмаклы, җәенкепочмаклы, кысынкыпочмаклы) һәм яклары озынлыгы (тигезьянлы, тигезьяклы өчпочмакның аерым очрагы булган тигезьяклы, төрле яклы) буенча танып белергә;
- бирелгән якның озынлыгы буенча турыпочмаклык төзергә;
- бирелгән периметр буенча турыпочмаклык төзергә;
- бирелгән радиус буенча әйләнә төзергә;
- циркуль ярдәмендә әйләнәләр сызарга һәм аларда линейка ярдәмендә радиус һәм диаметрлар үткәрергә; мәсьәләләр чишү өчен бер әйләнәнең радиусы һәм диаметры арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
- кубны яссылыкта сурәтләргә; аның моделен төзергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- почмак зурлыкларын үлчәүне башкарырга;
- фигураларның мәйданнарын фигураны кисәкләргә бүлеп һәм кисәкләрдән фигура төзеп чагыштырырга; “тигез төзелгән” һәм “тигез зурлыктагы” фигуралар терминнарын кулланырга;
- өчпочмак биеклеген төзергә һәм аны мәсьәләләр чишү өчен кулланырга.
“Геометрик зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- турыпочмаклык мәйданын үлчәп (палетка ярдәмендә) һәм исәпләп (линейка ярдәмендә алдан үлчәүләр үткәреп) билгеләргә; турыпочмаклык мәйданы формуласын (S=ab) кулланырга;
- озынлык берәмлекләрен – квадрат сантиметр (кв.см яисә см²), квадрат дециметр (кв.дм яисә дм²), квадрат метр (кв.м яисә м²), квадрат километр (кв.км яисә км²) һәм алар арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
- төрле мәйдан берәмлекләрен кулланып, фигура мәйданын күрсәтергә (мәсәлән, 1 дм² 6 см² һәм 106 см²).
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- төрле мәйдан берәмлекләрен кулланырга (квадрат миллиметр, квадрат километр, ар яисә “сутый”, гектар).
“Текстлы мәсьәләләр” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада төзергә һәм кулланырга;
- тапкырлау һәм бүлүгә гади мәсьәләләр чишәргә;
- төзелмә мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп һәм бер аңлатма белән язарга һәм исәпләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- бер үк мәсьәләнең төрле формулировкаларын кулланырга;
- бер үк мәсьәләнең төрлечә чишелешен табарга;
- төзелмә мәсьәлә чишүнең алгоритмик характерын аңларга.
“Мәгълүмат белән эшләү” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
- мәгълүматны күрсәтү һәм кабатлы һәм аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр төзүдә баганалы (яиссә юллы)диаграммалар кулланырга;
- кирәкле мәгълүматны белешмәлекләрдән һәм уку басмаларыннан эзләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- разрядлар һәм класслар таблицасын чиксез киңәйтү мөмкинлекләрен аңларга;
- төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълүматны табарга.
Предметлы нәтиҗәләр:
- Математик төшенчәләр турында башлангыч белем алу;
- Саннар һәм санлы аӊлатмалар белән телдән һәм язмача арифметик гамәлләр, мәсьәләләр чишә белү;
- Геометрик фигураларны аеру, сызу, тикшерү;
- Таблицалар, графиклар, диаграммалар белән эшли белү;
- Математик белемнәрне тирә-яктагы предметлар, күренешләр белән бәйләү, тормышта куллану.
Дәресне оештыру формасы: Яңа материал өйрәнү дәресе,контроль дәрес,кабатлау дәресе,ныгыту дәресе
Укыту эшчәнлегенең төп төре: Фронталь сорау, математик диктант, тест,мөстәкыйль эш, контроль эш
Укыту предметының эчтәлеге
№ | Бүлекләрнең исеме | Барлык сәгать | Контроль эшләр |
1 | Саннар һәм зурлыклар | 8 | 2 |
2 | Саннар белән гамәлләр | 44 | 2 |
3 | Текстлы мәсьәләләр | 34 | 2 |
4 | Геометрик фигуралар | 9 | 1 |
5 | Геометрик зурлыклар | 13 | 1 |
6 | Мәгълүмат белән эшләү | 19 | 1 |
Барысы | 127 | 9 |
календарь-тематик планлаштыру
№ | Сәгать саны | Теманын эчтәлеге | Кален дата | Факт дата | Искәрмә |
1 | 1 | Саннарны разрядлы чагыштыру, кушу, алу, тапкырлау, мәсьәләләр чишү Кабатлаудан башлыйк.Саннарны разрядлы чагыштыру, кушу, алу, тапкырлау, мәсьәләләр чишү. | 4.09 | ||
2 | 1 | Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләу, аларны зурлыклар белән билгеләү. Кабатлаудан башлыйк. Геометрик фигуралар һәм зурлыклар | 5.09 | ||
3 | 1 | Мәсьәләләрне модельләштерү күнекмәсен ныгыту Кабатлаудан башлыйк. Мәсьәләләрне модельләштерү | 6.09 | ||
4 | 1 | 2 нче сыйныфта өйрәнелгәннәрнең күнекмә дәрәҗәсендә формалашуын тикшерү Контроль эш (кереш)№1. | 7.09 | ||
5 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш Хаталар өстендә эш.Тапкырлау һәм бүлү | 11.09 | ||
6 | 1 | Таблицалы тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнешне урнаштыру Таблицалы бүлү очраклары | 12.09 | ||
7 | 1 | Тапкырлау һәм бүлүгә гади мәсьәләләрне танып белү (чишү) осталыгы формалаштыру Текстлы мәсьәләләр белән эш. Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. | 13.09 | ||
8 | 1 | Өслек «алу» ысулы һәм өслек моделе Яссы өслекләр һәм яссылык | 14.09 | ||
9 | 1 | Яссылыкта сурәтләр төзү күнекмәсе формалаштыру Яссылыкта сүрәтләр | 18.09 | ||
10 | 1 | Куб, аның сурәте, кубны яссылыкта төзү алымнары Куб һәм аның сурәте | 19.09 | ||
11 | 1 | Кубны яссылыкта төзү алымнары Куб сурәтен ясауны ныгытабыз | 20.09 | ||
12 | 1 | Йөзәрләп санау тәртибе, «түгәрәк» йөзлекләр Йөзәрләп санау һәм «түгәрәк» йөзлекләр | 21.09 | ||
13 | 1 | Мең» (яңа разрядлы берәмлек) термины, «түгәрәк» меңнәрне танып-белү, аларны кушу һәм алу Ун йөз яисә мең | 25.09 | ||
14 | 1 | Класслар һәм разрядлар Берәмлек меңнәр разряды | 26.09 | ||
15 | 1 | Дүртурынлы саннарның телдән нумерациясе Дүртурынлы саннарның исемнәре | 27.09 | ||
16 | 1 | Класслар һәм разрядлар Дистә меңнәр разряды | 28.09 | ||
17 | 1 | Класслар һәм разрядлар Йөз меңнәр разряды | 2.10 | ||
18 | 1 | Берәмлекләр һәм меңнәр классы, күбурынлы саннарның телдән нумерациясе Берәмлекләр классы һәм меңнәр классы | 3.10 | ||
19 | 1 | Разрядлар һәм класслар таблицасы , таблица ярдәмендә саннарны разрядлы кушу һәм алу Разрядлар һәм класслар таблицасы | 4.10 | ||
20 | 1 | Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру ысулларын Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру | 5.10 | ||
21 | 1 | Күбурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясен, саннарны чагыштыру Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыруны ныгытабыз | 9.10 | ||
22 | 1 | Күбурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясен, саннарны чагыштыра белүләрен тикшерү Контроль эш «Меңнәр классы» №2 | 10.10 | ||
23 | 1 | Километр һәм метр арасындагы нисбәтләр Хаталар өстендә эш. Метр һәм километр | 11.10 | ||
24 | 1 | Масса берәмлекләре арасындагы нисбәтләр Килограмм һәм грамм | 12.10 | ||
25 | 1 | Масса берәмлекләре арасындагы нисбәтләр Килограмм һәм тонна | 16.10 | ||
26 | 1 | Масса берәмлекләре арасындагы нисбәтләр Центнер һәм тонна | 17.10 | ||
27 | 1 | Зурлыкларны исәпләү һәм чагыштыру Зурлыкларны исәпләүне һәм чагыштыруны ныгытабыз | 18.10 | ||
28 | 1 | Мәсьәләләрне модельләштерү Таблица һәм мәсьәләнең кыскача язылышы | 19.10 | ||
29 | 1 | Күбурынлы саннарны баганалап кушу алгоритмын төзү Баганалап кушу алгоритмы | 23.10 | ||
30 | 1 | Күбурынлы саннарны баганалап кушу алгоритмын төзү Баганалап алу алгоритмы | 24.10 | ||
31 | 1 | Белемнәрне куллана белүләрен тикшерү 1 нче чирек өчен контроль эш №3 | 25.10 | ||
32 | 1 | Хаталар өстендә эш. «Гади» һәм «тезмә» мәсьәлә терминнары Кушу һәм алуга катлаулы (тезмә) мәсьәләләр | 26.10 | ||
33 | 1 | Кушу һәм алуга тезмә мәсьәләләрнең структурасын үзләштерү Кушу һәм алуга катлаулы (тезмә) мәсьәләләр | 7.11 | ||
34 | 1 | Баганалап кушу һәм алу алгорит мы Хаталар өстендә эш. Баганалап исәпләүләрне ныгытабыз. | 8.11 | ||
35 | 1 | Белемнәрне куллана белүләрен тикшерү, хаталарны исәпкә алу 1 нче чиректә өйрәнгәннәргә нәтиҗә. | 9.11 | ||
36 | 1 | Арифметик гамәлләр: тапкырлау «Түгәрәк» санны берурынлы санга тапкырлау. | 13.11 | ||
37 | 1 | Сумманы санга тапкырлау ысулы Сумманы санга тапкырлау. | 14.11 | ||
38 | 1 | Күбурынлы санны берурынлы санга тапкырлау ысулы Күбурынлы санны берурынлы санга тапкырлау | 15.11 | ||
39 | 1 | Тедән һәм баганалап язып тапкырлау,калькулятор кулланып исәпләү Тапкырлауны юллап һәм баганалап язу Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр | 16.11 | ||
40 | 1 | Тапкырлау гамәленең үзлекләре Тапкырлауның оештыру үзлеге | 20.11 | ||
41 | 1 | Тапкырлау гамәленең үзлекләре Тапкырлаучыларны төркемләү | 21.11 | ||
42 | 1 | Тапкырлау гамәленең үзлекләре Санны тапкырчыгышка тапкырлау | 22.11 | ||
43 | 1 | Тапкырлау гамәленең үзлекләрен куллана белүләрен тикшерү, хаталарны исәпкә алу Исәпләүләрне ныгытабыз Мөстәкыйль эш «Тапкырлауның үзлекләре» | 23.11 | ||
44 | 1 | Саннарны һәм зурлыкларны чагыштыру Саннарны һәм зурлыкларны кабатлы чагыштыру | 27.11 | ||
45 | 1 | Саннарны кабатлы чагыштыруга мәсьәләләр , саннарны аермалары буенча чагыш тыруга мәсьәләләр чишү Саннарны кабатлы чагыштыруга мәсьәләләр | 28.11 | ||
46 | 1 | Саннарны һәм зурлыкларны чагыштыру Саннарны һәм зурлыкларны чагыштыруны ныгытабыз | 29.11 | ||
47 | 1 | Исәпләү, мәсьәлә чишү күнекмәләре формалашуын тикшерү, хаталарны исәпкә алу Күбурынлы саннарны һәм зурлыкларны чагыштыруга контроль эш №4 | 30.11 | ||
48 | 1 | Яңа озынлык берәмлеге – милли метр , озынлык берәмлекләре арасындагы нисбәтләр Хаталар өстендә эш. Сантиметр һәм миллиметр | 4.12 | ||
49 | 1 | Озынлык берәмлекләре Миллиметр һәм дециметр | 5.12 | ||
50 | 1 | Озынлык берәмлекләре Миллиметр һәм метр | 6.12 | ||
51 | 1 | Озынлыкларны үлчәү һәм исәпләү күнекмәләрен ныгыту Озынлыкларны үлчәүне һәм исәпләүне ныгытабыз | 7.12 | ||
52 | 1 | Саннарны санлы нурда күрсәтү күнекмәләре формалаштыру Саннарны санлы нурда күрсәтү | 11.12 | ||
53 | 1 | Чагыштыру диаграммалары төзү Бирелгән саннарны диаграмма ярдәмендә күрсәтү | 12.12 | ||
54 | 1 | Мәсьәлә текстын диаграмма ярдәмендә күрсәтү Диаграмма ярдәмендә мәсьәләләр чишү | 13.12 | ||
55 | 1 | Мәсьәләләрне диаграммалар кулланып чишү Кабатлы чагыштыруга мәсьәләләр чишә белүне тикшерү, хаталарны исәпкә алу Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез Мөстәкыйль эш «Кабатлы чагыштыруга мәсьәләләр» | 14.12 | ||
56 | 1 | Почмакларны үлчәмичә чагыштыру Почмакларны ничек чагыштырырга | 18.12 | ||
57 | 1 | 1 нче яртыеллык өчен контроль эш №5 | 19.12 | ||
58 | 1 | Почмакларны үлчәү һәм чагыштыру ысуллары Почмакны ничек үлчәргә Хаталар өстендә эш. | 20.12 | ||
59 | 1 | Почмакларны үлчәү һәм чагыштыру ысулларын куллануны ныгыту Почмакларны үлчәүне һәм чагыштыруны ныгытабыз | 21.12 | ||
60 | 1 | Турыпочмаклы өчпочмак термины, аны төзү ысуллары Турыпочмаклы өчпочмак | 9.01 | ||
61 | 1 | Җәенкепочмаклы өчпочмак төзү Җәенкепочмаклы өчпочмак | 10.01 | ||
62 | 1 | Кысынкыпочмаклы өчпочмак термины, аны танып- белү Кысынкыпочмаклы өчпочмак | 11.01 | ||
63 | 1 | Төрле яклы һәм тигезьянлы өчпочмаклар термины, аларны төзү ысулы Төрле яклы һәм тигезьянлы өчпочмаклар | 15.01 | ||
64 | 1 | Тигезьянлы һәм тигезьяклы өчпочмаклар термины, аларны төзү ысулы Таблицалы рәвештә бирелгән мәгълүматны укый, анализлый, үзеңә кирәклесен аерып ала белү Тигезьянлы һәм тигезьяклы өчпочмаклар. Мәгълүмат белән эшләү | 16.01 | ||
65 | 1 | Беурынлы санга баганалап разрядлы тапкырлау ысулы Берурынлы санга баганалап тапкырлау | 17.01 | ||
66 | 1 | 10 санына тапкырлау кагыйдәсен куллану 10 санына тапкырлау | 18.01 | ||
67 | 1 | «Түгәрәк» икеурынлы санга тапкырлау алымы «Түгәрәк» икеурынлы санга тапкырлау | 22.01 | ||
68 | 1 | Санны суммага тапкырлаганда гамәл үзлекләрен куллану Санны суммага тапкырлау | 23.01 | ||
69 | 1 | Икеурынлы санга тапкырлауның разрядлы ысулы Икеурынлы санга тапкырлау | 24.01 | ||
70 | 1 | Икеурынлы санга баганалап язып тапкырлау ысулы Икеурынлы санга баганалап тапкырлау язмасы | 25.01 | ||
71 | 1 | Баганалап тапкырлау күнекмәләрен ныгыту Баганалап тапкырлауны ныгытабыз һәм үтелгәнне кабатлыйбыз | 29.01 | ||
72 | 1 | Икеурынлы санга баганалап язып тапкырлау күнекмәләрен тикшерү Мөстәкыйль эш «Икеурынлы санга тапкырлау» | 30.01 | ||
73 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш Хаталар өстендә эш. Билгесез тапкырлаучыны ничек табарга | 31.01 | ||
74 | 1 | Билгесез бүлүчене табу кагыйдәсен куллану Билгесез бүлүчене ничек табарга | 1.02 | ||
75 | 1 | Билгесез бүленүчене табу кагыйдәсен куллану Билгесез бүленүчене ничек табарга | 5.02 | ||
76 | 1 | Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишү күнекмәләрен ныгыту Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишәргә өйрәнәбез | 6.02 | ||
77 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш 1 санына бүлү | 7.02 | ||
78 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш Санны үз-үзенә бүлү | 8.02 | ||
79 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш 0 санын натураль санга бүлү | 12.02 | ||
80 | 1 | 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеге 0 гә бүләргә ярамый! | 13.02 | ||
81 | 1 | Бүлү үзлекләре Сумманы санга бүлү | 14.02 | ||
82 | 1 | Бүлү үзлекләре Аерманы санга бүлү | 15.02 | ||
83 | 1 | Бүлү үзлекләрен куллану күнекмәләрен ныгыту Бүлү үзлекләрен куллануны ныгытабыз һәм үтелгәнне кабатлыйбыз | 19.02 | ||
84 | 1 | Бүлүнең үзлекләрен, кагыйдәләрен куллана белүне тикшерү Контроль эш «Бүлүнең үзлекләре» № 6 | 20.02 | ||
85 | 1 | Мәйданнарны чагыштыру ысуллары Хаталар өстендә эш. Нинди мәйдан зуррак? | 21.02 | ||
86 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге – квадрат сантиметр термины, бирелгән мәйдан буенча фигуралар сызу Квадрат сантиметр | 22.02 | ||
87 | 1 | Геометрик фигураның мәйданы Күппочмак мәйданын үлчәү | 26.02 | ||
88 | 1 | Геометрик фигураның мәйдан үлчәү Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү | 27.02 | ||
89 | 1 | Мәйдан үлчәү кунекмәләрен ныгыту Мәйданнарны үлчәүне ныгытабыз һәм үтелгәнне кабатлыйбыз | 28.02 | ||
90 | 1 | 100 санына тапкырлау кагыйдәсе 100 санына тапкырлау | 1.03 | ||
91 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге - квадрат дециметр белән таныштыру һәм мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр Квадрат дециметр һәм квадрат сантиметр | 5.03 | ||
92 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге – квадрат метр белән таныштыру һәм мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр Квадрат метр һәм квадрат дециметр | 6.03 | ||
93 | 1 | Мәйдан берәмлекләре Квадрат метр һәм квадрат сантиметр | 7.03 | ||
94 | 1 | Калькулятор ярдәмендә исәпләү һәм исәпләүне тикшерү. Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр | 12.03 | ||
95 | 1 | Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары Җитмәгән саннар белән мәсьәләләр | 13.03 | ||
96 | 1 | Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары Җитмәгән саннарны ничек табарга | 14.03 | ||
97 | 1 | 3 нче чиректә алынган белемнәрне куллана белүләрен тикшерү, хата- ларны исәпкә алу 3 нче чирек өчен контроль эш № 7 | 15.03 | ||
98 | 1 | Кагыйдәне Хаталар өстендә эш. кулланып, 1000 санына тапкырлау күнекмәләре булдыру 1000 санына тапкырлау | 19.03 | ||
99 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге – квадрат километр һәм мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр Квадрат километр һәм квадрат метр | 20.03 | ||
100 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге – квадрат миллиметр, мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр Квадрат миллиметр һәм квадрат сантиметр | 21.03 | ||
101 | 1 | Мәйдан берәмлекләре Квадрат миллиметр һәм квадрат дециметр | 22.03 | ||
102 | 1 | Мәйдан берәмлекләре Квадрат миллиметр һәм квадрат метр | 4.04 | ||
103 | 1 | Мәйдан берәмлекләре һәм мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр Мәйдан берәмлекләрен куллануны ныгытабыз | 5.04 | ||
104 | 1 | Геометрик фигураларның мәйданы Турыпочмаклык мәйданын исәп- ләү | 9.04 | ||
105 | 1 | Мәйдан исәпләү күнекмәләрен ныгыту Мәйданнарны исәпләүне ныгытабыз һәм үтелгәнне кабатлыйбыз | 10.04 | ||
106 | 1 | Зурлыклар артык бирелгән мәсьәләләр. Артык саннар белән мәсьәләләр | 11.04 | ||
107 | 1 | Мәсьәләләр чишүнең рациональ юлы Чишелешнең рациональ юлын сайлау | 12.04 | ||
108 | 1 | Сатып алуны сурәтләүче мәсьәләләр һәм аларның чишелешләре Төрле мәсьәләләр | 16.04 | ||
109 | 1 | Яңа мәйдан берәмлеге – гектар һәм мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр урнаштыру Гектар-мәйдан берәмлеге | 17.04 | ||
110 | 1 | Мәсьәләләр формалаштыру һәм чишү Мәсьәләләр формалаштырырга һәм чишәргә өйрәнәбез Мөстәкыйль эш «Мәсьәләләр чишү» | 18.04 | ||
111 | 1 | Тапкырлау һәм бүлү арасындагы бәйләнеш Бер үк тапкыр арттыру һәм киметү | 19.04 | ||
112 | 1 | Арифметик гамәлләр;таблицадан тыш телlдән бүлү «Түгәрәк» дистәләрне 10 санына бүлү | 23.04 | ||
113 | 1 | Арифметик гамәлләр;таблицадан тыш телlдән бүлү «Түгәрәк» йөзләрне 100 санына бүлү | 24.04 | ||
114 | 1 | Арифметик гамәлләр;таблицадан тыш телlдән бүлү «Түгәрәк» меңнәрне 1000 санына бүлү | 25.04 | ||
115 | 1 | Арифметик гамәлләр;таблицадан тыш телlдән бүлү Икеурынлы санны берурынлыга телдән бүлү | 26.04 | ||
116 | 1 | Арифметик гамәлләр;таблицадан тыш телlдән бүлү Икеурынлы санны икеурынлыга телдән бүлү | 30.04 | ||
117 | 1 | Телдән таблицадан тыш бүлү күнекмәләрен ныгыту Телдән бүлүне ныгытабыз һәм үтелгәнне кабатлыйбыз | 3.05 | ||
118 | 1 | Таблицадан тыш бүлү ысулларын куллана белүләрен тикшерү Контроль эш «Таблицадан тыш бүлү» №8 | 3.05 | ||
119 | 1 | Симметрик фигуралар Хаталар өстендә эш. Симметрик фигуралар төзү | 7.05 | ||
120 | 1 | Фигураларны төзү һәм кисү,тигез төзелгән фигуралар термины Фигураларны төзү һәм кисү | 7.05 | ||
121 | 1 | Тигез зурлыктагы фигуралар термины , тигез төзелгән һәм тигез зурлыктагы фигуралар арасында бәйләнеш Тигез төзелгән һәм тигез зурлыктагы фигуралар | 8.05 | ||
122 | 1 | Геометрик фигура: өчпочмак Өчпочмакның биеклеге | 8.05 | ||
123 | 1 | Саннарның телдән һәм язма нумерациясе буенча һәм саннарны чагыштыру күнекмәләрен ныгыту 1 000 000 гә кадәр саныйбыз (кабатлау) | 10.05 | ||
124 | 1 | Җәяле аңлатмаларда гамәлләр тәртибен башкару Беренче баскыч һәм икенче баскыч гамәлләре (кабатлау) | 14.05 | ||
125 | 1 | Җәясез аңлатмаларда гамәлләр тәртибен башкару күнекмәләрен ныгыту Беренче баскыч һәм икенче баскыч гамәлләре (кабатлау) | 15.05 | ||
126 | 1 | Өйрәнелгән зурлыкларны үлчәү, чагыштыру, исәпләү Үлчибез.Исәплибез Чагыштырабыз (кабатлау) | 16.05 | ||
127 | 1 | Ел дәвамында алынган белемнәрне куллана белүләрен тикшерү, хаталарны исәпкә алу, нәтиҗәләр ясау Контроль эш «Ел дәвамында өйрәнгәннәрне тикшерү» №9 | 17.05 | ||
128 | 1 | Шакмаклы кәгазьдә геометрик фигуралартөзү Хаталар өстендә эш. Шакмаклы кәгазьдә геометрия (кабатлау) | 21.05 | ||
129 | 1 | Мәсьәләләр төзү һәм чишү Без ничек мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәндек (кабатлау) | 21.05 | ||
130 | 1 | Мәсьәләләр төзү һәм чишү Без ничек мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәндек (кабатлау) | 22.05 | ||
131 | 1 | Санлы эзлеклелекләр төзү Санлы эзлеклелекләр | 22.05 | ||
132 | 1 | Таблица һәм диаграммада бирелгән мәгълүмат белән эшләү Мәгълүмат белән эшләү | 23.05 | ||
133 | 1 | Геометрик фигуралар 3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне ныгыту. | 23.05 | ||
134 | 1 | Геометрик зурлыклар Өйрәнгәннәрне ныгыту,нәтиҗәләр ясау | 24.05 | ||
135 | 1 | Мөйдан,мәйдан берәмлекләре Үткәннәрне кабатлау. | 24.05 | ||
136 | 1 | Зирәклеккә мәсьәләләр 3 нче сыйныфта Ел буена өйрәнгәннәрне ныгыту,нәтиҗәләр ясау | 25.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
рабочая программа 2 класс перспектива математика Дорофеев
Программа содержит пояснительную записку и календарно- тематическое планирование с УУД для 2 класса...
Рабочая программа 3 класс по математике. ФГОС.
Планирование составлено на основе сборника программ, созданного на основе концепции « Начальная школа 21 века». Руководитель проекта- член -корреспондент РАО...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 3 КЛАСС ПО МАТЕМАТИКЕ специальной коррекционной школы 8 вида
Данный материал поможет учителям начальной коррекционной школы....
рабочая программа 3 класс ФГОС математика
Рабочая программа содержит пояснительную записку, основное содержание,требования к планируемым результатам изучения программы (личностные, метапредметные, предметные), календарно- тематическое планиро...
Рабочая программа 1 класса по математике УМК "Школа 21 века"
Рабочая программа 1 класса по математике УМК "Школа 21 века"...
Рабочая программа 3а класса по математике.
Рабочая программа выполнена по требованиям ФГОС....
Рабочая программа 1 класс по математике
школа России 4 часа в неделю...