Математикадан махсус курс (спец.курс по математике)
календарно-тематическое планирование по математике (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
«Килешенгән» ММБ җитәкчесе Сөнгатуллина З.Р. __________ 2017 елның «___»____________ _____ номерлы протоколы | «Килешенгән» “Иске Уруссу УГББМ” МБББУ укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: Фаздуллина З.М._______________ «_____»_____________2017 ел | «Расланган» “Иске Уруссу УГББМ” МББУ Директоры Садыкова Р.М. ____________________________ 2017 елның «_____»____________________ _______номерлы приказы |
ТР Ютазы муниципаль районы
“Иске Уруссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУ
I квалификацион категорияле укытучысы
Зәйдуллина Айгөл Сәрьян кызының
“Кызыклы математика” курсыннан 2 нче сыйныф өчен
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Педагогик совет утырышында каралган
2017 елның «___»_______
_______номерлы протоколы
Аңлатма язуы.
“Кызыклы математика” курсыннан 2 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- «Мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы (29.12.2012 ел. № 273-ФЗ);
- Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, №373, 06.10.2009);
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән методик киңәшләр (№ 1054/15 от 19.08.2015 г)
- Дәүләт аккредитацияле һәм гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы учреждениеләрнең белем бирү процессында 2016 – 2017 нче уку елына тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге;
- ТР Ютазы муниципаль районы МББУ «Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе» башлангыч гомуми белем бирү программасы;
-ТР Ютазы муниципаль районы МББУ «Иске Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2017-2018 уку елына укыту планы.
Укыту планында әлеге курсны укыту өчен атнага 1 сәгать бирелә. 34 эш атнасы.
“Кызыклы математика” курсының максаты - математика фәнен тирәнтен өйрәнүгә махсус шартлар һәм үзбелем алуга ихтыяҗ тудыру.
Бурычлар:
- логик, иҗади фикерләүне формалаштыру
- төрле төрдәге мәгълүматлар белән эшләргә өйрәтү
- парлап һәм группаларда эшләү аша бер-береңә карата ярдәмчеллек, аралашуга теләк тәрбияләү
- математика буенча күзаллауны, игътибарлылыкны тәрбияләү
- математика фәнен өйрәнүгә сәләте булган балаларны ачыклау
Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр
Шәхси нәтиҗәләр:
- кешеләрнең теге яки бу адымнарын, тормыштагы төрле очракларны гомум кабул ителгән нормалардан һәм кыйммәтләрдән чыгып
бәяләү; яхшы һәм начарны аера белү;
- текст эчендә “яшәү”, үзеңнең хис – тойгыларыңны белдерү;
- башкаларның хис – тойгыларын аңлау, борчылу, кайгы – шатлыгын уртаклашу;
- үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;
- авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;
- үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.
Метапредмет нәтиҗәләре:
- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм формалаштыру;
- иллюстрация белән эш вакытында үзеңнең фикереңне, күзаллауыңны әйтергә өйрәнү;
- укытучы тәкъдим иткән план буенча эшләргә өйрәнү;
- дәреслек белән эшләү күнекмәсе булдыру;
- үз фикерләреңне телдән һәм язмача белдерергә өйрәнү;
- уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;
- уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.
Предмет нәтиҗәләре:
- укытучы, укучы сөйләгән текстны аңлап кабул итү;
- сүзләрне дөрес, аңлап уку;
- төрле төрдәге мәсьәләләрне эшләү;
- мисаллар чишү.
Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслектә ориентлаша белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;
- тексттан билгеләнгән өзекне табу;
- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;
- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- күршең белән хезмәттәшлек итү.
2 нче сыйныфны тәмамлаганда башкара алырга тиеш:
- ишеткән мәгълүматны кабул итергә, аңларга;
- уку мәсьәләсен билгеләргә;
- үз фикереңне дәлилләр китереп исбатларга;
- аңлы рәвештә үз фикерләвең, игътибарың белән идарә итергә;
- мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә;
- әхлак кануннарын белеп, дөрес итеп аралашырга.
Белергә тиеш:
- төрле төрдәге мәсьәләләрне;
- мәсьәлә һәм мисал чишү юлларын;
- математик терминнарны.
Курсның кыскача эчтәлеге
№ п/п | Бүлек исеме | Сәгать саны |
1 | Үткәнгә сәяхәт. | 4 |
2 | Мәсьәлә эшләү юллары. | 8 |
3 | Комбинатор мәсьәләләр эшләү. | 10 |
4 | Геометрия иленә сәяхәт. | 4 |
5 | Серле үзгәрешләр. | 4 |
6 | Игътибарны һәм хәтерне үстерәбез. | 3 |
7 | Гомумиләштереп йомгаклау. | 1 |
Укыту-методик комплекты
№ п\п | Исеме | Авторы (төзүчесе) | Нәшрияты | Чыккан елы |
1 | Математика (в 2 частях)-учебник | Моро М.И., Волкова С.И., Степанова С.В. | Просвещение | 2012 |
2 | Электронное приложение «Математика» к учебнику М.И.Моро «Математика» | Young Digital Planet SA | Просвещение | 2012 |
3 | Математика. Рабочая тетрадь (в 2 частях) | Моро М.И., Бантова М.А. | Просвещение | 2012 |
4 | 2500 задач по математике: 1-4 класс, 1-3 класс | Узорова О.В., Нефедова Е.А. | Москва: АСТ | 2004 |
5 | Школа России. Концепция и программы для нач.кл. (в 2 частях) | М.А. Бантова, Г.В. Бельтюкова, С.И. Волкова и др. | Просвещение | 2009 |
6 | Планируемые результаты начального общего образования | Планируемые результаты начального общего образования | Просвещение | 2009 |
7 | Сайт “Начальная школа” | http://1-4.prosu.ru | ||
8 | Математика: дүртьеллык башл.татар мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек | Казыйханова Ф.Г., Казыйханов В.С. | Казан: Мәгариф | 2004 |
9 | Система игр на уроках математики | Жикалкина Т.К. | Москва:Новая школа | 1997 |
Календарь – тематик планлаштыру (34 сәгать)
№ п/п | Тема | Сәгать саны | Дата | Искәрмә | |||||||||
План буенча | Факт. | ||||||||||||
Үткәнгә сәяхәт (4 сәг.) | |||||||||||||
1 | Математика тарихыннан мәгълүматлар. Рим цифрларының барлыкка килүе. | 1 | |||||||||||
2 | Тарих һәм рим цифрлары. | 1 | |||||||||||
3 | Гарәп цифрлары. Латин алфавитының кайбер хәрефләре. | 1 | |||||||||||
4 | Борынгы мәсьәләләрне эшләү. | 1 | |||||||||||
Мәсьәлә эшләү юллары – (8 сәг.) | |||||||||||||
5 | Мәсьәлә шартын кыскача язу, схема буенча мәсьәлә төзү, аны эшләү. | 1 | |||||||||||
6 | Логик мәсьәләләр эшләү. | 1 | |||||||||||
7 | Алу һәм кушу гамәленә кызыклы мәсьәләләр эшләү. | 1 | |||||||||||
8 | Рольле уеннарда мәсьәләләр: «Грамоталы юлчылар һәм җәяүлеләр». | 1 | |||||||||||
9 | Спортта саннар. | 1 | |||||||||||
10 | Һөнәрләрдә математика: тегүчелектә, сату-алуда. | 1 | |||||||||||
11 | Һөнәрләрдә математика: төзелештә, пешекчелектә. | 1 | |||||||||||
12 | Геометрик эчтәлекле мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
Комбинатор мәсьәләләр эшләү (10 сәг.) | |||||||||||||
13 | Алдавыч мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
14 | Җавапсыз мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
15 | Артык мәгълүмат кергән мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
16 | Мәгълүмат җитмәгән мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
17 | Мәсьәлә текстлары төзү, аны чишү. | 1 | |||||||||||
18 | Мәсьәләдәге мәгълүматларны үзгәртеп эшләү. | 1 | |||||||||||
19 | Логик мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
20 | Олимпиада өчен бирелгән мәсьәләләрне эшләү. | 1 | |||||||||||
21 | Геометрик мәсьәләләр эшләү. | 1 | |||||||||||
22 | Проект “Минем яраткан мәсьәләләрем”. | 1 | |||||||||||
Геометрия иленә сәяхәт (4 сәг.) | |||||||||||||
23 | Йортларны ничек төзиләр? | 1 | |||||||||||
24 | Нурлар почмакларда ничек тоташа? | 1 | |||||||||||
25 | Өчпочмаклар шәһәрендә. | 1 | |||||||||||
26 | Геометрик мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
Серле үзгәрешләр (4 сәг.) | |||||||||||||
27 | Геометрик фигураларның серләре. | 1 | |||||||||||
28 | Санлы башваткычлар. | 1 | |||||||||||
29 | Фигураның мәйданын һәм периметрын табуга мәсьәләләр. | 1 | |||||||||||
30 | Проект «Серле үзгәрешләр: башваткычлар». | 1 | |||||||||||
Игътибарны һәм хәтерне үстерәбез (4 сәг.) | |||||||||||||
31 | Хәтерне үстерү өчен математик уеннар. | 1 | |||||||||||
32 | Игътибарны үстерү өчен математик уеннар. | 1 | |||||||||||
33 | Игътибарны һәм хәтерне үстерү өчен математик уеннар. Кабатлау. | 1 | |||||||||||
Гомумиләштереп йомгаклау (1 сәг.) | |||||||||||||
34 | Экскурсия “Кызыклы математика һәм табигатьнең бәйләнеше”. | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Программа курса дополнительного образования «Юный математик», 3 класс
Программа курса дополнительного образования «Юный математик» для 3 класса автор: Макарова Татьяна Николаевна, учитель начальных классов, Ι квалификационная категория. Внеклассная работа по матем...
рабочая программа спец курса по литературному чтению В мире книг
рабочая программа для 4 класса по спецкурсу В мире книг...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА КУРСА ВНЕУРОЧНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ «ЗАНИМАТЕЛЬНАЯ МАТЕМАТИКА"
Программа кружка «Занимательная математика» рассматривается в рамках реализации ФГОС НОО и направлена на общеинтеллектуальное развитие обучающихся.Развитие интеллекта – это целенаправленный и ор...
Программа курса внеурочной деятельности «Живая математика»
Программа курса внеурочной деятельности для одаренных детей с использованием ИКТ "Живая математика"...
Рабочая программа спец.курса "Юные музееведы"
Рабочая программа по спецкурсу «Юные музееведы» 4 класса предназначена для развития, обучения и воспитания подрастающего поколения...
Финансовая грамотность (спец.курс)
Рабочая программа курса «Финансовая грамотность» разработана в соответствии с Федеральным государственным стандартом начального общего образования (далее — ФГОС НОО) и направлена на ...