"Калдыклы бүлү" темасына дәрес эшкәртмәсе.(Деление с остатком)
план-конспект урока по математике (4 класс) по теме
"Калдыклы бүлү" темасына Сингапур уку методы кулланылган дәрес эшкэртмэсе,шулай ук дэрес эшкәртмәсенә туры китереп ясалган презентация һәм физкультминутка өчен җыр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Калдыклы бүлү" темасына дәрес эшкәртмәсе.(Деление с остатком) | 635.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Аксубай муниципаль районы
4 сыйныф
Тема: Калдыклы бүлү.
Төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хәйруллина Әлфия Галимҗан кызы
2014-2015 нче уку елы
Тема | Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү. |
Дата | 2.12.2014 |
Планлаштырылган нәтиҗә: | Эшчәнлек максаты: Укучыларда калдыклы бүлүгә беренчел күзаллау формалаштыру. Белем бирү максаты: Телдән исәпләү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү. Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту. |
Дәрес тибы | Яңа материалны өйрәнү дәресе |
Көтелгән нәтиҗә | Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру. Регулятив: тапкырлау һәм бүлүнең ысулларын , предметларның үзара бәйләнешен үзләштерү. Танып-белү: математик гамәлләр һәм зурлыкларны, терминнарның русча әйтелешен аңлау. Коммуникатив: куелган сорауларга дөрес җавап бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру. |
Төп төшенчәләр | Калдыклы бүлү, буленүче, бүлүче, өлеш, калдык. |
Предметара бәйләнеш | Рус теле |
Ресурслар | Математика дәреслеге, авторы Г.В.Дорофеев, компьютер, проектор, карточкалар, дәрес өчен презентация. |
Төркемнәрне оештыру | Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш. |
Дәрес барышы:
Үткәрү технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре |
1 этап. Оештыру өлеше. Максат: укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру. |
- Хәерле иртә!
| Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү) |
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү. Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын, мәсьәлә чишүне искә төшерү. | а) Өй эшләрен тикшерү. б) Телдән исәпләү өчен биремнәр. (слайд 2,3,4,5) 1. Һәр рәттә артык санны тап: 13 33 53 (63) 73 (саннар 20 гә арта бара) 37 42 47 52 (18) (саннар 5 кэ арта бара) 57 64 59 (14) 66 (1 сан аралаш саннар 2 гэ арта) 2. Капкага тупны керт! 165-45=120 36:6=6 44+27=71 67-13=54 48:6=8 9*7=63 27*2=54 56:7=8 3. Тапкрылау. 4 санына тапкырлагач чыкмый торган нәтиҗәләрне әйтергә: 30, 18, 38 | Регулятив эшчәнлек (укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, фикереңне әйтә белү) |
3 этап. Яңа тема өстендә эш. Максаты: калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне аңлату. Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын искә төшерү, калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне өйрәнү. Нәтиҗә:калдыклы һәм бөтенләтә бүлүне эшләү. |
Укучылар әлеге язманы тактага чыгып язып куялар. (255:15=17) - Әлеге язмада 255 саны ничек атала? (Бүленүче-делимое) - Ә беренче 15 саны? (Бүлүче-делитель) - Ә җавапта чыккан сан? (Өлеш-частное) - Димәк, 255 саны 15 кә төгәл бүленде. Мондый бүлүне без бөтенләтә бүлү (Деление нацело) дип атарбыз. - Хәзер әйдәгез тактага карыйк. (слайд 6) Әмир 778 санын 65 кә тигез итеп бүлеп буламы дип сорый. Әминә юк дип уйлый. Ә сезнеңчә ничек булыр икән. Әйдәгез бүлеп карыйк. 778 санын 65 кә бүләләр. Нәтиҗәдә укучылар авырлык белән очраша, чөнки төгәл бүленми, 1 калдык кала. (Төркемнәрдә эш) - Нәрсә әйтә аласыз? Балаларның җаваплары тыңлана. Тактага укытучы әлеге язманы яза (778:65=11 (калдык 63)) - Димәк, балалар, безнең 63 калдык калды. Мондый бүленеш атала безнең калдыклы бүлү (Деление с остатком) дип. - Балалар, димәк, бүгенге дәресебезнең темасы? (Калдыклы бүлү.) - Калдыклы бүлүнең дөрес исәпләнгәнен тикшерергә кирәк. Без моны ничек эшләрбез? Уйлап карагыз әле. Калдыклы бүлүне тикшерәбез. 65*11+63=778 - Димәк, тапкырлау таблицасын белмичә, калдыклы бүлүне эшләп булмый. - Калдык бүлүчедән зурмы әллә кечкенәме? (кечкенә) Кагыйдәләрне уку (слайд 7,8). Цистернада 953 л бинзин бар.Шул бинзинны 96 л лы бочкаларга бүлеп салдылар. Ничә тулы бочка бинзин булды, һәм ничә литр бинзин артык калды?. (слайд 9) Укучылар музыка астында бииләр. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА 1)8:4 2)16:2 3)24:6 | Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге ( логик, проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү) Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү) |
4 этап. Ныгыту. Максаты: алган белемнәрне ныгыту, мәсьәләләр чишүне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләр чишүне ныгыту. | № 2, 85 нче бит (язма) - Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (бәрәңге) - Мәсьәләнең соравы? (бер капчыкка ничә кг бәрәңге сыя?) - Таба алабызмы? (әйе) 720:16=45(бер капчыкта 45 кг) - Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (әйе) - Алга таба нишлибез? (12+2=14) № 4, 85 нче бит (язма) - Мәсьәләдә сүз ни турында бара? (ремонт) - Мәсьәләнең соравы? (известь һәм цементны барлыгы ничә кг тотканнар?) - Таба алабызмы? (әйе) 187*3=561(кг известь тотылган) - Мәсьәләнең соравына җавап табылдымы? (юк) - Алга таба нишлибез? 187+561=748 (кг цемент һәм известь тотылган) | Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, информация табу) Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше) |
5 этап. Тикшерү күнегүләре. Максаты: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, укучыларда уку эшчәнле-ген мөстәкыйль башкара алу күнекмәләре формалаштыру Көтелгән нәтиҗә: калдыклы бүлүне эшләү. | Танып-белү эшчәнлеген диагностикалау Мөстәкыйль эш. 1. Калдыклы бүлүне башкар:
| Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (логик, проблема кую һәм чишү) Шәхес буларак эшчәлек |
6 этап. Рефлексия Максаты:Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Көтелгәннәтиҗә: дәрестәге эшчән-леккә объектив бәя бирә белү, алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү. | а) - Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? - Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? - Тапкырлау таблицасын безгә ни өчен белергә кирәк? б) Өй эше № 5,85 нче бит. Өстәмә билге алырга теләүчеләргә карточкалар белән дә өй эше бирелә. б) Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. (Бәя һәм үзбәя) - Дәрестә үз эшчәнлегегезне ничек бәялисез? Смайликларга карап билгеләгез. Ни өчен? - Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да карточкалар буенча, ә инде дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә ике билге куела. | Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше) Регулятив эшчәнлек (бәяләү) Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
методическая разработка "Деление нацело и деление с остатком"
Конспект урока математики "Деление нацело и деление с остатком"(4 класс. УМК "Перспективная начальная школа")...
Технологическая карта урока математики «Деление с остатком. Правило остатка» 3 класс
Предмет: математикаКласс: 3-аТема урока: «Деление с остатком. Правило остатка» Цель урока: познакомить и изучить приёмы деления чисел в случаях, когда получается остаток;Планиру...
УРОК МАТЕМАТИКИ ПО ТЕМЕ "ДЕЛЕНИЕ С ОСТАТКОМ. ПРОВЕРКА ДЕЛЕНИЯ С ОСТАТКОМ".
Математика 3 класс. Тема: «Деление с остатком». Данное занятие может использоваться на разных ступенях обучения: при изучении, закреплении материала по теме.Для достижения поставленных цел...
КОНСПЕКТ УРОКА МАТЕМАТИКИ ПО ТЕМЕ"Деление с остатком. Приёмы нахождения частного и остатка".
Урок насыщен необходимым для работы оборудованием, наглядностью, дидактическим и раздаточным материалом, наблюдается логическое соответствие межд...
Конспект урока математики "«Деление с остатком прием нахождения частного и остатка». 3 кл школа россии
Конспект урока математики "«Деление с остатком прием нахождения частного и остатка». 3 кл школа россии...
Устные приемы деления вида 600:20, 5600:800. Деление с остатком на 10, 100, 1000. Письменное деление на числа, оканчивающиеся нулями.
Устные приемы деления вида 600:20, 5600:800. Деление с остатком на 10, 100, 1000. Письменное деление на числа, оканчивающиеся нулями....
Математика 3 класс "Приемы нахождения частного и остатка. Алгоритм деления с остатком" Школа России, М.И.Моро - стр. 28.
Презентация к уроку математики 3 класс "Школа России" М.И. Моро - стр. 28. "Приёмы нахождения частного и остатка. Алгоритм деления с остатком"...