Математикадан эш программасы 3 класс
календарно-тематическое планирование по математике (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм гомуми урта белем бирү мәктәбе
“Каралды» «Килешенде» «Раслыйм» МБ җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Күәм урта мәктәбе ____/Борһанова Р.Н./ директор урынбасары директоры Протокол № 1 _____/Ганиева Л.Ф./ ____ /Хакимзянов Х.Г./ «28» август _____ ел. «28» август _____ ел. Приказ № 76, § 4 «29» август ______ел. |
Югары кв. категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызының
3 сыйныф өчен математикадан эш программасы
“Перспективалы башлангыч мәктәп”
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
3нче сыйныф өчен математика фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде :
1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
2 Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;
3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)
5. 2012-2013 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм гомуми урта белем бирү мәктәбе укыту планы (2013 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган )
6. Письмо МО и НРТ 29 июля №9127/13 “ Об учебных планах в 2013-2014 учебном году”
7. Чекин А.Л. Математика. 3 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2013 дәреслегенә.
Аңлатма язуы
Программа башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр буенча төзелде.
Математиканың тәкъдим ителгән башлангыч курсы түбәндәге максатларны куя:
• кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү: әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү, логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу;
• уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру: мәгълүмат (тәртипкә салу һәм классификацияләү өчен фактлар, охшашлыклар, аермалыклар, закончалыклар, нигезләмәләр, вариантлар) туплау, зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау, сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү, иң гади төзүләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү;
• фикер йөртүдә тәнкыйть булдыру, математик белемне көндәлек тормышта куллану осталыгы формалаштыру.
Программада кече яшьтәге укучыда белем алу осталыгы нигезләрен формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алынды. Математика курсын өйрәнү дәвамында укучыларда танып белү универсаль уку гамәлләре – текстны тамга-символик телгә күчерү, төзелгән модельдән мәгълүмат аерып чыгару, анализлау, нәтиҗә чыгару, исбатлау, проблема кую һәм аны чишү осталыгы формалашачак. Максат кую, планлаштыру, фаразлау, төзәтмәләр кертү, бәяләү, менеджерлык, үз-үзеңне көйләү кебек регулятив уку гамәлләре ныгытылачак. Укучылар башкалар белән хезмәттәшлек итү, партнерга аңлаешлы сөйләм төзү, үз фикереңне әйтә һәм аны яклый белү осталыгын үз эченә алган коммуникатив универсаль уку гамәлләренә өйрәнәчәк. Тормыш кыйммәтләрен һәм мораль нормаларны аңлап кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләргә үз карашың формалашу кебек шәхсиятле универсаль уку гамәлләре үстереләчәк.
Шулай итеп, тәкъдим ителгән курс баланы математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләре дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сурәтләнә (модельләштерелә) торган чынбарлыкта ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеген дә максат итеп куя: әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала. Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә.
Курска гомуми характеристика
Курсның төп дидактик идеясы “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү” формуласы белән күрсәтелергә мөмкин: балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә. Теге яисә бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки квазиреаль (уку) ситуацияне караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарынбирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә мөмкинлек бирә. Ул, күпсанлы аерым очракларны караудан башка да, гомумиләштерүнең тиешле дәрәҗәсенә ирешергә мөмкнлек бирә. Ниһаять, гомуми закончалыкларны аңлау һәм чишүнең гомуми алымнарын белү укучыга конкрет биремне таныш булмаган очракта да үтәргә юл ача.
Формуланың беренче өлешен гамәлгә ашыруда логик-дидактик нигез булып тулы бул-маган индукция тора. Ул кече яшьтәге балаларда анализ һәм синтез, чагыштыру, классификация, аналогия һәм гомумиләштерү кебек акыл эшчәнлеге алымнарын формалаштыру буенча максатчан һәм системалы эш алып бару белән бергә укучыны өйрәнелә торган математик фактны мөстәкыйль “ачуга” китерә. Формуланың икенче өлеше исә дедуктив характерда һәм укучыларда алынган белемнәрне конкретлаштыру күнекмәләрен формалаштыруга һәм аларны куелган уку мәсәләләрен чишкәндә файдалана белүгә юнәлтелгән.
Әлеге курсның аермалы ягы булып геометрик материалны һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны, барыннан да бигрәк, формасы һәм зурлыгы булган реаль предметлар берләшмәсе буларак кабул итә. Әлеге эчтәлекле линияләрне үстермичә, математиканың әйләнә-тирә белән бәйләнешен чагылдырып булмый. Арифметик материалны өйрәнү исә барлык курсның үзәге булып кала. Телдән исәпләү ысуллары һәм техникасына аерым игътибар бирелә.
Барлык курсның эчтәлеген биш төп эчтәлекле линиянең үзара бәйләнешле үсеше итеп күз алдына китерергә мөмкин: арифметик, геометрик, алгоритмик (мәсьәлә чишәргә өйрәтү) һәм мәгълүмат белән эшләү. Алгебраик характердагы сораулар (тигезләмәләр чишү, формулалар белән эш) барлык эчтәлекле линияләрдә карала.
Курс эчтәлеге. Тематик планлаштыру атнага 4 сәг, барлыгы - 136 сәг
1.Саннар һәм зурлыклар (10 сәгать)
Күбурынлы саннар нумерациясе. Күбурынлы саннарны чагыштыру
Яңа разряд берәмлеге – мең. “Түгәрәк” меңнәр. Берәмлек меңнәр, дистә меңнәр, йөз меңнәр разряды. Берәмлекләр классы һәм меңнәр классы. Класс исемнәрен кулланып телдән нумерация принцибы. Разрядлар һәм класслар таблицасы. Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру.
Натураль рәт һәм башка санлы эзлеклелекләр.
Зурлыклар һәм аларны үлчәү
Масса берәмлекләре: грамм, тонна. Килограмм һәм грамм арасында (1 кг = 1000 г), тонна һәм центнер арасында (1 т = 10 ц), тонна һәм килограмм арасында (1 т = 1000 кг) нисбәтләр.
2.Саннар белән гамәлләр (46 сәгать)
Күбурынлы саннарны баганалап язып кушу һәм алу алгоритмнары. Тапкырлауның оештыру үзлеге. Тапкырлаучыларны төркемләү. Сумманы санга һәм санны суммага тапкырлау. Күбурынлы санны берурынлы һәм икеурынлы санга тапкырлау. Баганалап язып тапкырлау.
Бүлү һәм тапкырлау арасындагы бәйләнеш (бүлү – тапкырлауга кире гамәл). Бүлүнең таблицалы очраклары. Тапкырлау, бүлүнең компонентлары һәм гамәл нәтиҗәләре арасында үзара бәйләнеш. Билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүче белән тигезләмәләр чишү. Саннарны һәм зурлыкларны кабатлы чагыштыру.
0 гә бүлүнең мәгънәсезлеге. Санны 1 гә һәм үз-үзенә бүлү.
Сумманы һәм аерманы санга бүлү. Икеурынлы санны берурынлы санга, икеурынлы санны икеурынлы санга телдән бүлү алымнары.
10, 100, 100 гә тапкырлау һәм бүлү.
Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре. Гамәлләрне үтәү тәртибе. Җәяле һәм җәясез берничә гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табу.
Калькулятор ярдәмендә исәпләү һәм исәпләүне тикшерү.
3.Текстлы мәсьәләләр (36 ч)
Тапкырлау һәм алуга гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр, аларны чишү. Тапкырлау һәм бүлүгә мәсьәләләр чишкәндә график модельләштерү. Тапкырлау һәм бүлүгә гади арифметик сюжетлы мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә модельләштерү һәм чишү.
Барлык гамәлләргә төзелмә мәсьәләләр. Төзелмә мәсьәләләрне гамәлләп һәм бер аңлатма белән чишү.
Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары.
Зурлыклар артык бирелгән мәсьәләләр. Гамәлләр санын минимальләштереп чишүгә китергән бирелгән зурлыклар төркемен куллану. Чишелешнең рациональ юлын сайлау.
4.Геометрик фигуралар (10 сәгать)
Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке, тигезьяклы һәм тигезьянлы. Күппочмакта почмаклар. Тигезьяклы өчпочмаклы – тигезьянлы өчпочмакның бер очрагы. Өчпочмакның биеклеге.
Геометрик фигуралар кисеп алу һәмтөзүгә мәсьәләләр.
Куб һәм аның яссылыктагы сурәте белән танышу. Кубның сурәте.
Шакмаклы кәгазьдә һәм сызым инструментлары ярдәмендә симметрик фигуралар төзү.
5.Геометрик зурлыклар (14 сәгать)
Озынлык берәмлеге – километр. Километр һәм метр арасында нисбәт (1 км = 100 м).
Озынлык берәмлеге – миллиметр. Сантиметр һәм миллиметр арасында (1 см = 10 мм), дециметр һәм миллиметр арасында (1 м = 1000 мм) нисбәтләр.
Мәйдан турында төшенчә. Фигураларның мәйданнарын үлчәмичә чагыштыру.
Мәйданны нинди дә булса үлчәгеч ярдәмендә үлчәү. Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү.
Мәйданның гомум кабул ителгән берәмлекләре белән танышу: квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр, квадрат километр, квадрат миллиметр. Башка мәйдан берәмлекләре (ар яисә “сутый”, гектар). Мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр, аларның тиңдәшле озынлык берәмлекләре арасында нисбәтләр белән бәйләнеше.
Турыпочмаклыкның мәйданын үлчәү (палетка ярдәмендә, озынлыгын һәм киңлеген үлчәү нигезендә, исәпләү аша).
Почмакларны үлчәмичә һәм үлчәп чагыштыру.
6.Мәгълүмат белән эшләү (20 сәгать)
Разрядлар һәм класслар таблицасы. Кушу һәм алу гамәлләре өчен “разрядлы” таблицаны куллану. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада бирү. Бирелгәннәрне баганалы һәм юллы диаграммалар ярдәмендә сурәтләү. Аермалары буенча яисә кабатлы чагыштыруга карата мәсьәләләрне чишү өчен чагыштыру диаграммаларын (баганалы яисә юллы) куллану.
“Математика” курсын үзләштерү процессында укучылар эшчәнлеге төрләре:
• Арифметик һәм геометрик чаралар белән ситуацияләрне модельләштерү.
• Предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү (озынлык, мәйдан, сыйдырышлылык, масса, вакыт буенча).
• Күренеш һәм вакыйгаларны зурлыклар кулланып сүрәтләү.
• Геометрик фигураларның модельләрен әйләнә-тирәдәге предметларда тану.
• Математик бәйләнешләрне әйләнә-тирә чынбарлыкта танып белү.
• Геометрик зурлыкларны табуны таләп итүче тормыш ситуацияләрен чишү (план, сызым).
• Геометрик төзүләр башкару.
• Арифметик исәпләүләр башкару.
• Исәпләүнең, мәсьәлә чишүнең нәтиҗәсен фаразлау.
• Мәсьәлә чишүне планлаштыру; үлчәү, исәпләү, төзүгә биремнәр үтәү.
• Исәпләү, мәсьәлә чишүнең төрле ысулларын чагыштыру; рациональ (уңайлы) ысул сайлап алу.
• Төрле математик мәсьәләләр чишү тәҗрибәсе туплау һәм аны куллану.
• Арифметик гамәл (кушу, алу, тапкырлау, бүлү) башкару, текстлы мәсьәлә чишү, геометрик фигуралар төзү алгоритмнарын үтәүнең дөреслегенә адымлы контроль.
• Логик (чишү) һәм арифметик (исәпләү) характердагы хаталарны табу, төзәтү.
• Тиешле мәгълүматны уку басмалары һәм белешмәлекләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында эзләп табу.
• Мөстәкыйль рәвештә башкарылган күзәтү, эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган мәгълүматны туплау, гомумиләштерү һәм тәкъдим итү.
•Чыгыш вакытында күрсәтмәлелек куллану, төрле социаль рольне үтәү.
3 нче сыйныф ахырына математика курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
“Саннар һәм зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• беренче ике класс кысаларында барлык саннарны укырга һәм язарга;
• өйрәнелгән саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә; “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар сыйфатында кулланырга;
• өйрәнелгән саннарны чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>,<, =) ярдәмендә язарга;
•бирелгән санлы эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен танып белергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бирелгән санлы эзлеклелекнең төзелү кагыйдәсен формалаштырырга;
• тискәре булмаган бөтен саннар рәте төзелешен һәм аның геометрик интерпритациясен аңларга.
“Саннар белән гамәлләр” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• күбурынлы саннарны кушу һәм алуны баганалап исәпләргә;
•тапкырлауның оештыру үзлеген кулланырга;
• тапкырлаучыларны төркемләргә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен кулланырга;
• сумманы санга бүлү кагыйәсен кулланырга;
• нуль һәм бер белән тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен белергә;
• җәяле һәм җәясез 2-4 гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табарга;
• билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүчеләрне табу кагыйдәләрен белергә һәм кулланырга;
• күбурынлы саннарны “баганалап” кушарга һәм алырга;
• икеурынлы санны берурынлыга телдән тапкырларга;
• икеурынлы санны берурынлыга һәм икеурынлы санны икеурынлыга телдән бүләргә;
• исәпләүләр башкару һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен калькулятор кулланырга;
• исәпләүләрне башкару һәм гадиләштерү өчен арифметик гамәлләрнең элек өйрәнгән үзлекләрен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• тапкырлауның оештыру үзлеген әйтә белергә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен әйтә белергә;
• санны суммага бүлү кагыйдәсен әйтә белергә;
• 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеген нигезләргә;
• арифметик гамәлләрнең (операцияләрнең) микъдар мәгънәсен һәм алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга.
“Геометрик фигуралар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• өчпочмак төрләрен почмаклары зурлыгы (турыпочмаклы, җәенкепочмаклы, кысынкы-почмаклы) һәм яклары озынлыгы (тигезьянлы, тигезьянлы өчпочмакның аерым очрагы булган тигезьяклы, төрле яклы) буенча танып белергә;
• бирелгән якның озынлыгы буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән периметр буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән радиус буенча әйләнә төзергә;
• циркуль ярәмендә әйләнәләр сызарга һәм аларда линейка ярдәмендә радиус һәм диаметрлар үткәрергә; мәсьәләләр чишү өчен бер әйләнәнең радиусы һәм диаметры арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
• кубны яссылыкта сурәтләргә; аның моделен төзергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• почмак зурлыкларын үлчәүне башкарырга;
• фигураларның мәйданнарын фигураны кисәкләргә бүлеп һәм кисәкләрдән фигура тө-зеп чагыштырырга; “тигез төзелгән” һәм “тигез зурлыктагы” фигуралар терминна-рын кулланырга;
•өчпочмак биеклеген төзергә һәм аны мәсьәләләр чишү өчен кулланырга.
“Геометрик зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• турыпочмаклык мәйданын үлчәп (палетка ярдәмендә) һәм исәпләп (линейка ярдәмен-дә алдан үлчәүләр үткәреп) билгеләргә; турыпочмаклык мәйданы формуласын (s=a·b) кулланырга;
• озынлык берәмлекләрен – километр, миллиметр һәм аларның метр белән нисбәтлә-рен кулланырга;
• мәйдан берәмлекләрен – квадрат сантиметр (кв.см яисә см2), квадрат дециметр (кв.дм яисә дм2), квадрат метр (кв.м яисә м2), квадрат километр (кв.км яисә км2) һәм алар ара-сындагынисбәтләрне кулланырга;
• төрле мәйдан берәмлекләрен кулланып, фигура мәйданын күрсәтергә (мәсәлән, 1 дм2 6 см2 һәм 106 кв. см2).
Укучылар өйрәнерә мөмкинлек алачак:
• төрле мәйдан берәмлекләрен кулланырга (квадрат миллиметр, квадрат километр, ар яисә “сутый”, гектар).
“Текстлы мәсьәләләр” булегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада төзергә һәм кулланырга;
• тапкырлау һәм бүлүгә гади мәсьәләләр чишәргә;
• төзелмә мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп һәм бер аңлатма белән язарга һәм исәпләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бер үк мәсьәләнең төрле формулировкаларын кулланырга;
• бер үк мәсьәләнең төрлечә чишелешен табарга;
• төзелмә мәсьәлә чишүнең алгоритмик характерын аңларга.
“Мәгълүмат белән эшләү” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәгълүматны күрсәтү һәм кабатлы һәм аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр тө- зүдә баганалы (яисә юллы) диаграммалар кулланырга;
• кирәкле мәгълүматны белешмәлекләрдән һәм уку басмаларыннан эзләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• разрядлар һәм класслар таблицасын чиксез киңәйтү мөмкинлекләрен аңларга;
• төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълүматны табарга.
3 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында математиканы өйрәнү нәтиҗәсендә укучы- ларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;
• мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә;
• чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, сери-ация, классификация үткәрергә;
• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;
• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар кулланырга;
• бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкарырга;
• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;
• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;
• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координаци- ясенә омтылырга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• төрле коммуникатив мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаш- тырырга һәм көйләргә;
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерегә;
• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;
• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;
• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;
• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Укучыларда формалашачак:
• математика фәненә танып белү кызыксынуы;
• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;
• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
• нормалардан тайпылышны күрү;
• үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.
Укучыларда формалашырга мөмкин:
• ситуациянең мораль эчтәлеген аерып алу;
• берничә мораль норманы чагышытырып карар кабул итү;
• ситуацияне башкалар күзлегеннән чыгып күрү.
Календарь-тематик планлаштыру 3 класс “Перспективалы башлангыч мәктәп”
Программаны тәэмин итәләр:
Чекин А.Л. Математика. 3 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2013.
Захарова О.А. Тетрадь для самостоятельных работ №1, №2, №3. – М.: Академкнига / Учебник, 2013.
Чекин А.Л. Маематика: Методическое пособие. – М.: Академкнига / Учебник, 2011.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
математикадан эш программасы 1класс ПНШ
Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....
1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...
Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"
Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...
Математикадан эш программасы
2 класс өчен...
математикадан эш программасы 1 класс
1 класска...
3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы
3 сыйныф өчен Математика фәненнән белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...
математикадан эш программасы
4 сыйныф өчен математикадан эш программасы...