Математикадан эш программасы
рабочая программа по математике (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,
1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең математика фәненнән үрнәк программасына;
2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
5. “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән дәреслекләр исемлегенә;
6. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алына.
Программаның исеме: Математика курсыннан эш программасы
Атнага 4 сәгать исәбеннән - 136 сәгатькә исәпләнгән.
Дәреслек:
1. Чекин А. Л. Математика. 2нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 ел.
2. Захарова О. А., Юдина Е. П. Математика: тетради для самостоятельной работы №1, №2 – М.: Академкнига/Учебник.2011г.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 2 нче класс балалары өчен 8- 9 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа рус теле, табигать белеме, хезмәткә өйрәтү һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Мисаллар, мәсьәләләр, логик фикерләүгә күнегүләр шуңа нигезләнә.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Һәр дәрестә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча эш алып барыла.ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре; РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре; ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре;
КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.
Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк
Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик
Математиканың тәкъдим ителгән курсы түбәндәге максатларны куя:
-Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу; логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу.
-Башлангыч математик белемнәрне үзләштерү; уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, иң гади төзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү.
-Фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.
Программаның бурычлары:
- образлы, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү
- программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне киләчәктә математика фәнен өйрәнү өчен ныклы нигез булдырырлык итеп формалаштыру;
- математик белем нигезләрен үзләштерү, бу фән турында күзаллау булдыру;
- математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллануга омтылыш тәрбияләү.
Укучылар өйрәнәчәк:
- дистәләп һәм йөзәрләп санарга;
- «сан» һәм «цифр» терминнарын аерырга;
- рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 1 гә кадәр) танырга:
- барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;
- санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, «түгәрәк» саннарны разрядлы кушылучылар ролендә куланырга;
- өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>, < яисә =) ярдәмендә язарга;
- саннарны санлы нурда сурәтләргә;
- «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын кулланырга;
- бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;
- берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;
- санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга:
- кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;
- суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга; нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау
• өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;
- кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;
- тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны (х һәм:) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;
- берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;
- тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ((х) һәм (:) тамгалары, тапкырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;
- берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;
- бүлүне предметлы гамәлләр нигезендә һәм алу нигезендә башкарырга;
Практик юнәлеш: мисалларны, мәьәләләрне тормыш тәҗрибәсе, милли төбәк компонентлары белән бәйләп алып бару, укучы алган күнекмәләрне куллана белү, әйтеп бирү осталыгына ирешү.
Төрле эшләрне бәяләү критериесе:
Агымдагы контроль эшне телдән һәм язма рәвештә үткәреп була. Агымдагы контроль эшне атнага 1 тапкыр мөстәкыйль эш рәвешендә яки матиматик диктант рәвешендә үткәрергә мөмкин. Анда бертөрлерәк биремнәр кулланылырга тиеш.
Тематик контроль эш язма рәвештә үткәрелә. Билге куела.
“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш
“4”ле – 1 хата һәм 1-2 недочет, 2 хата яки 4 недочет
“3”ле – 2-3 хата һәм 1-2 недочет, 3-5 хата яки 8 недочет
“2”ле – 5 һәм аннан күбрәк хата
Тематик тикшерү эше вакытында төп урынны кушу, алу, тапкырлау, бүлү алып тора. Ул 30 биреммнән тора. Дәреснең 5-6 минуты каралган. Аңа билге куела:
“5”ле – хаталарсыз эшләнгән эш
“4”ле – 1-2 хата
“3”ле – 3-4 хата
Еллык контроль эш комбинированный була. Аерым биремнәрне эшләү тикшерелә, билге куела.
“5”ле – хаталарсыз
“4”ле – 1 хата яки 1-3 недочет, мәсьәләдә хата булырга тиеш түгел
“3”ле – 2-3 хата, яки 3-4 недочет, мәсьәләнең чишелеше дөрес булырга тиеш
“2”ле – 5 һәм аннан күп хата
Еллык тикшерү эше уртача балл буларак куела.
(В основе оценивания лежат следующие показатели: правильность выполнения и объем выполненного задания.
Текущий контроль по математике можно осуществлять как в устной, так и в письменной форме. Письменные работы для текущего контроля рекомендуется проводить не реже одного раза в неделю в форме самостоятельной работы или математического диктанта. Желательно, чтобы работа для текущего контроля состояла из нескольких однотипных заданий, с помощью которых осуществляется всесторонняя проверка только одного определенного умения (например, умения сравнивать натуральные числа, умения находить площадь прямоугольника и др.).
Тематический контроль по математике в начальной школе проводится в основном в письменной форме. Для тематических проверок выбираются условные вопросы программы: приемы устных вычислений, действия с многозначными числами, измерение величин и др. За такую работу выставляется отметка:
"5" - работа выполнена без ошибок;
"4" - одна ошибка и 1-2 недочета; 2 ошибки или 4 недочета;
"3" - 2 -3 ошибки и 1 -2 недочета;3 - 5 ошибок или 8 недочетов;
"2" - 5 и более ошибок.
Среди тематических проверочных работ особое место занимают работы, с помощью которых проверяются знания табличных случаев сложения, вычитания, умножения и деления. Для обеспечения самостоятельности учащихся выбирается несколько вариантов работы, каждый из которых содержит 30 примеров (соответственно по 15 на сложение и вычитание или умножение и деление). На выполнение такой работы отводится 5-6 минут урока. Ученику выставляется отметка:
"5" - работа выполнена без ошибок;
"4" - 1 -2 ошибки;
"3" - 3 -4 ошибки.
Итоговый контроль по математике проводится в форме контрольных работ комбинированного характера (они содержат арифметические задачи, примеры, задания по геометрии и др.). В этих работах сначала отдельно оценивается выполнение задач, примеров, заданий по геометрии, а затем выводится итоговая отметка за всю работу:
"5" - работа выполнена без ошибок;
"4" - 1 ошибка или 1 -3 недочета, при этом ошибок не должно быть в задаче;
"3" - 2-3 ошибки или 3 -4 недочета, при этом ход решения задачи должен быть верным;
"2" - 5 и более ошибок.
При этом итоговая отметка не выставляется как средний балл, а определяется с учетом тех видов заданий, которые для данной работы являются основными.
Оценивание устных ответов
В основу оценивания устного ответа учащихся положены следующие показатели: правильность, обоснованность, самостоятельность, полнота.
Ошибки:
-неправильный ответ на поставленный вопрос;
-неумение ответить на поставленный вопрос или выполнить задание без помощи учителя;
-при правильном выполнении задания неумение дать соответствующие объяснения.
Недочеты:
-неточный или неполный ответ на поставленный вопрос;
-при правильном ответе неумение самостоятельно или полно обосновать и проиллюстрировать его;
-неумение точно сформулировать ответ решенной задачи;
-медленный темп выполнения задания, не являющейся индивидуальной особенностью школьника;
-неправильное произношение математических терминов.
Классификация ошибок и недочетов, влияющих на снижение оценки (отметки)
Ошибки:
-незнание или неправильное применение свойств, правил, алгоритмов, существующих зависимостей, лежащих в основе выполнения задания и используемых в ходе его выполнения;
-неправильный выбор действий, операций;
-неверные вычисления в случае, когда цель задания - проверка вычислительных умений и навыков;
-пропуск части математических выкладок, действий, операций, существенно влияющих на получение правильного ответа;
-несоответствие пояснительного текста, ответа задания, наименования величин выполненным действиям и полученным результатам;
-несоответствие выполненных измерений и геометрических построений заданным параметрам.
Недочеты:
-неправильное списывание данных (чисел, знаков, обозначения величин);
-ошибки в записях математических терминов, символов при оформлении математических выкладок;
-неверные вычисления в случае, когда цель задания - не связана с проверкой вычислительных умений и навыков;
-наличие записи действий;
-отсутствие ответа к заданию или ошибки к записи ответа.)
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәнүнең максаты - балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү. яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.
Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.
Белемнәрне тикшерү таблицасы
Бәяләү төрләре | 1 чирек | 2 чирек | 3 чирек | 4 чирек | еллык | Барлыгы |
План буенча контроль эшләр | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 | |
Практик эшләр | ||||||
Лаборатор эшләр | ||||||
Төрле төрдәге эшләр | ||||||
Экскурсия |
Тематик планлаштыру
№ пп | Дәрес темасы | Сәг. сан. | Укучыларнын белемнәренә таләпләр | Пландата | Үтелдата | Искәрмә |
1. 2. | Математика һәм җәйге каникуллар (7-9 б.) | 1 | Беренче сыйныфның төп төшенчәләрен искә төшерү | |||
3. | Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр (10-12 б.) | 1 | “Түгәрәк” икеурынлы саннар төзи һәм аларны яза белү, дистәләп санауны үзләштерү | |||
4. | Саанлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр (13-14 б.) | 1 | “Санлы тигезлекләр” һәм “санлы” тигезсезлекләр төшенчәләрен үзләштерү, аларны таный һәм төзи белү | |||
5. | Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре (15-16 б.) | 1 | “Санлы аңлатмалар” һәм “санлы аңлатмаларның кыйммәте” төшенчәләрен үзләштерү, аларны дөрес куллана белү | |||
6. | “Түгәрәк” дистәләрне кушу (17-18 б.) | 1 | “Түгәрәк” дистәләрне куша белү | |||
7. | “Түгәрәк” дистәләрне алу (19-20 б.) | 1 | “Түгәрәк” дистәләрне ала белү | |||
8. | Кереш контроль эш | Алган белемнәрне практикада куллану | ||||
9. | Дистәләр һәм берәмлекләр (21-22 б.) | 1 | Язма һәм телдән нумерациянең разрядлы принцибына төшенү | |||
10. | Мәсьәләнең кыскача язылышы (23-26 б.) | 1 | Мәсьәләнең кыскача язылышы вариантларын үзләштерү, “ачкыч” сүзләрне таный белү | |||
11. | Килограмм (27-28 б.) Ничә килограмм?(29-30б.) | 1 | Масса үлчәү ысулларын куллана белү Масса үлчәү берәмлеген кулланып, мәсьәлә чишә белү | |||
12. | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (31-32б.) | 1 | Кушу һәм алуга карата мәсьәләләр чишү ысулларын куллана белү | |||
13. | Туры чиксез (33-34 б.) | 1 | Чиксезлек үзлеген төшенү, әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү | |||
14. | “Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән кушу (35-36 б.) Исәпләүләрне ныгыту (37-38 б.) | 1 | “Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән куша белү Исәпләү күнекмәләрен ныгыту | |||
15. | Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу (39-40 б.) | 1 | Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы куша белү | |||
16. | Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы алу (41-42б.) | 1 | Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы ала белү | |||
17. | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (43-44б.) Исәпләүләрне ныгытабыз | 1 | Гади мәсьәләләр чишә белү | |||
18. | Туры һәм нур (47-48б.) | 1 | “Туры” һәм “нур” төшенчәләрен үзләштерү, әйләнә-тирә пространствода ориентлаша белү | |||
19. | “Түгәрәк” дистә белән ике урынлы санны кушу (49-50б.) | 1 | “Түгәрәк” дистә белән ике урынлы санны разрядлы куша белү | |||
20. | Икеурынлы дистәне алу (51-52б.) | 1 | Икеурынлы саннан “түгәрәк” дистәне ала белү, чагыштыра, гомумиләштерә белү | |||
21. | “Түгәрәк” дистәгә тутыру (53-54б.) Исәпләүләрне ныгыту (55-56б) | 1 | “Өлешләп” кушу ысулын үзләштерүгә хәзерлектән чыгып, санны “түгәрәк” дистәгә тутыра белү | |||
22. | Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчереп кушу (57-58б.) | 1 | Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчереп куша белү, баганалап кушу алгоритмын үзләштерүгә нигез салу | |||
23. | Берурынлы санны “түгәрәк” дистәдән алу (59-60 б.) | 1 | Берурынлы санны “түгәрәк” дистәдән ала белү, дистәдән “алып тору” алымын үзләштерү | |||
24. | Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчереп разрядлы алу (61-62б.) | 1 | Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчереп разрядлы ала белү, баганалап алу алгоритмын үзләштерүгә нигез салу | |||
25. | Почмак. Нинди почмак кечерәк? (63-65 б.) | 1 | “Почмак”, “почмакның яклары”, “почмакның түбәсе” терминнарын үзләштерү, почмак төзи белү | |||
26. | Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар (66-67б.) Саннарның эзлеклелеге (68б.) | 1 | “Туры”, “кысынкы” һәм “җәенке” почмаклар төшенчәләрен һәм модельләрен белү һүм куллану, почмакларны төзү һәм чагыштыра белү | |||
27. | Күппочмакның почмаклары (69-70б.) Исәпләүне ныгыту | 1 | “Күппочмакның почмаклары” төшенчәсе үзенчәлекләрен үзләштерү, күппочмакларның исемнәрен укый белү, почмакларын төзи һәм чагыштыра белү | |||
28. | Санны аермалары буенча чагыштыру (73-74 б.) | 1 | Санны аермалары буенча чагыштыра белү, чагыштыруның асылына төшенү | |||
29. | Санны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр (75-78 б.) Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак (79-80 б.) | 1 1 | Санны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишә белү Саннарны разрядлы чагыштыру ысулын өйрәнүгә нигез салу | |||
30. | Икеурынлы саннарны чагыштыру (81-82 б.) Турыпочмаклык һәм квадрат (83-84 б.) | 1 | Икеурынлы саннарны чагыштыру кагыйдәсен үзләштерү “Турыпочмаклык” һәм “квадрат” төшенчәләрен үзләштерү | |||
31. | Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы кушу (85-88 б.) | 1 | Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы куша белү | |||
32. | Йомгаклау контроль эше | 1 | Алган белемнәрне гамәлдә куллану | |||
33. | Хаталар өстендә эш. Ун дистә яисә йөз ( 91-92б.) | 1 | Яңа разряд берәмлеге – йөз санын китереп чыгару алымын үзләштерү, яңа разряд һәм өчурынлы сан барлыкка килүгә игътибар бирү, 100 санының геометрик моделен төзү | |||
34. | Дециметр һәм метр ( 93-94 б.) | 1 | Яңа озынлык берәмлеге – метр белән танышу, дециметр һәм метр арасындагы нисбәтне үзләштерү, озынлыкта ориентлаша белү | |||
35. | Килограмм һәм центнер ( 95-96 б.) | 1 | Яңа масса берәмлеге – центнер белән таныштыру, килограм һәм центнер арасындагы нисбәтне үзләштерү, авырлыкта ориентлаша белү | |||
36. | Сантиметр һәм метр (97-98 б.) | 1 | Сантиметр һәм метр арасындагы нисбәтне үзләштерү, озынлыкта ориентлаша белү | |||
37. | Сумма һәм тапкырчыгыш тамгасы ( 99-100 б.) | 1 | Яңа арифметик гамәл – тапкырлау, тапкырчыгыш төшенчәләре белән танышу, тапкырчыгыш язмасын укый белү | |||
38. | Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар (101-102 б.) | 1 | Тапкырлау белән бәйле терминнарны , аларның мәгънәләрен белү, тапкырчыгыштан суммага күчү | |||
39. | Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау (103-105б.) | 1 | “Тапкырчыгышның кыйммәте” термины аша тапкырлау гамәле белән танышу, аның мәгънәсендә төшенү | |||
40. | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (106-107 б.) | 1 | Тапкырлау гамәле асылына карата мәсьәләләр чишә белү | |||
41. | Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру (108-109 б.) | 1 | Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру кагыйдәсен үзләштерү | |||
42. | 0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау (110-111б.) | 1 | 0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау кагыйдәсен үзләштерү | |||
43. | 1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау (112-113 б.) | 1 | 1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау кагыйдәләрен үзләштерү | |||
44. | Сынык сызыкның озынлыгы (114-115 б.) | 1 | “Сынык сызыкның озынлыгы” төшенчәсе белән танышу, сынык сызык төзи белү | |||
45. | 1 санын берурынлы саннарга тапкырлау (116-117б.) | 1 | 1 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү,”Тапкырлау таблицасы”ның беренче баганасын төзү | |||
46. | 2 санын берурынлы саннарга тапкырлау (118-119 б.) | 1 | 2 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү,”Тапкырлау таблицасы”ның икенче баганасын төзү | |||
47. | Күппочмакның периметры ( 120-121б.) | 1 | Күппочмакның периметрын таба белү | |||
48. | Турыпочмаклыкның периметры (122-123б.) | 1 | Турыпочмаклыкның периметрын таба белү | |||
49. | 3 санын берурынлы саннарга тапкырлау (124-125б.) | 1 | 3 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү,”Тапкырлау таблицасы”ның өченче баганасын төзү | |||
50. | 4 санын берурынлы саннарга тапкырлау (126-127 б.) Исәпләүне ныгытабыз | 1 | 4 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү,”Тапкырлау таблицасы”ның дүртенче баганасын төзү | |||
51. | Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе (130-131 б.) | 1 | Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибен үзләштерү | |||
52. | Квадратның периметры ( 132-133 б.) | 1 | Квадратның периметрын таба белү | |||
53. | 5 санын берурынлы саннарга тапкырлау ( 134-135 б.) | 1 | 5 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү, ,”Тапкырлау таблицасы”ның бишенче баганасын төзү | |||
54. | 6 санын берурынлы саннарга тапкырлау (136-137 б.) | 1 | 6 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү, ,”Тапкырлау таблицасы”ның алтынчы баганасын төзү | |||
55 | 7 санын берурынлы саннарга тапкырлау (138-139 б.)Исәпләүләрне ныг. | 1 | 7 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү, ,”Тапкырлау таблицасы”ның җиденче баганасын төзү | |||
56 | 8 санын берурынлы саннарга тапкырлау (141-142 б.) | 1 | 8 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү, ,”Тапкырлау таблицасы”ның сигезенче баганасын төзү | |||
57 | 9 санын берурынлы саннарга тапкырлау ( 143-144 б.) | 1 | 9 санын берурынлы саннарга тапкырлый белү, ,”Тапкырлау таблицасы”ның тугызынчы баганасын төзү | |||
58 | Исәпләүләрне ныгытабыз ( 145-147 б.) | 1 | Таблицалы тапкырлау, кушу һәм алу күнекмәләрен үстерү | |||
59 | Йомгаклау контроль эше | 1 | Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү | |||
60 | Хаталар өстендә эш. Берурынлы саннарның “Тапкырлау таблицасы”(148-149) | 1 | “Тапкырлау таблицасы”н математик конструкция буларак кабул итү, таблицага анализ ясый белү | |||
61 | Берничә тапкыр арттыру (150-151 б.) | 1 | “...тапкыр,зуррак” нисбәтен үзләштерү, санны берничә тапкыр арттыра белү | |||
62 | Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез (152-155 б.) | 1 | Мәсьәләләр чишү алымнарын куллана белү | |||
63 | Бирелгәннәр белән эшләү(156-157 б.) | 1 | “Кушу таблицасы”н математик конструкция буларак кабул итү, таблицага анализ ясый белү | |||
64 | Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар (158 б.) | 1 | Геометрик фигураларның модельләрен төзи белү | |||
65 | Дистәләп санау һәм дистәләрнең “түгәрәгәк” саны (7 б.) Йөзләр разряды | 1 | Дистәләп саный белү, “түгәрәк” икеурынлы саннарны үзләштерү | |||
66 | “Түгәрәк” йөзләрне кушу (11-12 б.) | 1 | “Түгәрәк” йөзләрне кушу үзенчәлекләрен белү | |||
67 | “Түгәрәк” йөзләрне алу (13-14 б.) | “Түгәрәк” йөзләрне алу үзенчәлекләрен белү | ||||
68 | Өчурынлы сан – разрядлы кушылучылар суммасы (15-16 б.) | 1 | Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар рәвешендә күрсәтә белү | |||
69 | Өчурынлы сан – “түгәрәк” йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы (17-19б.) | 1 | Өчурынлы саннарны “түгәрәк” йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы рәвешендә күрсәтә белү | |||
70 | Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак (20-21б.) | 1 | Өчурынлы сан икеурынлы саннарны чагыштыруда разрядлы ысулны үзләштерү | |||
71 | Өчурынлы саннарны чагыштыру (22-23 б.) | 1 | Өчурынлы саннарны чагыштыруда разрядлы ысулны үзләштерү | |||
72 | Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыруны ныгытабыз (24-25 б.) | 1 | Исәпләүләрне һәм саннарны чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту | |||
73 | Бер шарт һәм берничә таләп (26-27 б.) | 1 | Бер шарт һәм берничә таләп булган мәсьәләләрне чишә белү | |||
74 | Өстәмә таләпләр кертү (28-29 б.) | 1 | Мәсьәләнең төп таләбенә, өстәмә таләп кертеп, җавап бирә белү | |||
75 | Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп язу (30-31 б.) | 1 | Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп яза, аңлатмалар бирә, бирелгән чишелеш һәм җавап буенча мәсьәлә формалаштыра белү | |||
76 | Мәсьәләнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә язу (32-33 б.) | 1 | Мәсьәләнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә яза белү | |||
77 | Мәсьәләләр чишәргә һәм аларның чишелешен язарга өйрәнәбез (34-35 б.) | 1 | Мәсьәләләр чишәргә һәм аларның чишелешен язат белү | |||
78 | Кушуны юллап һәм баганалап язу (36-37 б.) | 1 | Кушуны баганалап яза, баганалап язудан юллап язуга күчә белү | |||
79 | Баганалап кушу ысулы (38-41б.) | 1 | Баганалап кушу ысулын үзләштерү | |||
80 | Исәпләүләрне ныгытабыз (42-43б.) | 1 | Кушуны юллап һәм баганалап яза белү | |||
81 | Әйләнә һәм түгәрәк (44-46 б.) | 1 | Әйләнә һәм түгәрәкнең үзлекләрен үзләштерү, әйләнә төзи белү | |||
82 | Үзәк һәм радиус (47-48б.) | 1 | “Үзәк” һәм “радиус” төшенчәләрен куллана, бирелгән радиус буенча әйләнә төзи белү | |||
83 | Радиус һәм диаметр (49-50 б.) | 1 | “Диаметр” төшенчәсен куллана, радиус һәм диаметр арасында бәйләнеш урнаштыра, бирелгән радиус яисә диаметр буенча әйләнә төзи белү | |||
84 | Тигез фигуралар (51б.) | 1 | Пространствода ориентлаша белү | |||
85 | Суммадан сумманы алу (52-54 б.) | 1 | Суммадан сумманы алу кагыйдәсен куллана белү | |||
86 | Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алу (55-56 б.) | 1 | Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы ала белү | |||
87 | Разряд ша күчеп, саннарны разрядлы алу (57-58 б.) | 1 | Разряд аша күчеп, саннарны разрядлы ала белү | |||
88 | Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу (59-60 б.) | 1 | Алу гамәлен юллап һәм баганалап язу ысулы белән танышу, баганалап язудан юллап язуга күчә белү | |||
89 | Баганалап алу ысулы (61-64 б.) | 1 | Баганалап алу ысулын үзләштерү | |||
90 | Исәпләүләрне ныгытабыз (65-66 б.) | 1 | Исәпләү күнекмәләрен ныгыту | |||
91 | Тапкырлау һәм алу: гамәлләрне үтәү тәртибе (67-68 б.) | 1 | Тапкырлау һәм алу гамәлләрен үтәү тәртибен үзләштерү | |||
92 | Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр (69-70 б.) | 1 | Калькулятордан файдалану кагыйдәсен үзләштерү, калькуляторны башкарылган исәпләүләрнеңдөреслеген тикшерү өчен куллана белү | |||
93 | Исәпләүләрне ныгытабыз (71 б.) | 1 | Гамәлне үтәү кагыйдәсен куллана белү | |||
94 | Билгеле һәм билгесез (72-74 б.) | 1 | Билгеле һәм билгесез саннар турында мәгълүмат алу | |||
95 | Санлы тигезлек һәм тигезләмә (75-76 б.) | 1 | “Тигезләмә” һәм “тигезләмә тамыры” төшенчәләрен үзләштерү, тигезләмә төзи белү | |||
96 | Билгесез кушылучыны ничек табарга (77-79 б.) | 1 | Тигезләмәнең тамырын таба белү кагыйдәсен куллана белү, тигезләмә өчен түгәрәк схема төзи белү | |||
97 | Билгесез киметүчене ничек табарга (80-81б.) | 1 | Билгесез киметүчесе булган тигезләмәләрне чишү кагыйдәсен гамәлдә куллана белү, тигезләмә өчен түгәрәгәк схема төзи белү | |||
98 | Билгесез кимүчене ничек табарга (82-83 б.) | 1 | Билгесез кимүчесе булган тигезләмәләрне чишү кагыйдәсен гамәлдә куллана белү, тигезләмә өчен түгәрәгәк схема төзи белү | |||
99 | Тигезләмәләр чишәргә өйрәнәбез (84-85 б.) | 1 | Тигезләмәләрне чишү ысулларын куллана белү | |||
100 | Предметларны тигезләп урнаштыр (86-87 б.) | 1 | Предметларны тигезләп урнаштыру алымын үзләштерү | |||
101 | Бүлү : тамгасы (88-89 б.) | 1 | Предметлы гамәлләр нигезендә бүлү гамәле белән танышу, бүлү тамгасын һәм язылышын истә калдыру | |||
102 | Өлеш һәм аның кыйммәте (90-91 б.) | 1 | Бүлү гамәле белән бәйле терминнар (“өлеш” һәм “өлешнең кыйммәте”) белән танышу | |||
103 | Бүленүче һәм бүлүче (92-93 б.) | 1 | Бүлү гамәле белән бәйле терминнар (“бүленүче” һәм “бүлүче”) белән танышу | |||
104 | Бүлү һәм алу (94-95 б.) | 1 | Бүлү һәм алу арасындагы бәйләнешкә төшенү, өлешнең кыйммәтен алу гамәле ярдәмендә таба белү | |||
105 | Бүлү һәм үлчәү (96-97 б.) | 1 | Бүлү һәм зурлыкны үлчәү арасындагы бәйләнеш төрен гамәлдә куллана белү | |||
106 | Йомгаклау контроль эше | 1 | Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү | |||
107 | Урталай бүлү һәм ярты (98-100б.) | 1 | Урталай бүлү процедурасын һәм “урталай бүлү”, “ярты” тйшенчәләрен урнаштыру | |||
108 | Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш (101-102б.) | 1 | Берничә тигез кисәккә бүлү алымын үзләштерү | |||
109 | Берничә тапкыр киметү (103-104б.) | 1 | Санны (зурлыкны) берничә тапкыр киметә белү | |||
110 | Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре (105-106б.) | 1 | Беренче һәм икенче баскыч гамәлләрен үтәү тәртибе кагыйдәсен куллана белү | |||
111 | Исәпләүләрне ныгытабыз (107-108б.) | 1 | Бүлү гамәле белән бәйле төшенчәләрне үзләштерү | |||
112 | Күпме вакыт үткән? Кояш һәм ком сәгатьләре (53б.) | 1 | “Тәүлек әйләнешләре” терминын үзләштерү, кояш һәм ком сәгатьләре буенча вакытны билгели белү | |||
113 | Вакыт күпме? Көн уртасы һәм төн уртасы (112-113б.) Циферблат һәм Рим цифрлары (114-115б.) | 1 | Циферблатлы сәгать буенча вакытны билгели белү Рим цифрлары белән язылган саннарны таный, укый, куллана белү | |||
114 | Сәгать һәм минут (116-120б.) | 1 | Сәгать һәм минут арасындагы бәйләнешне үзләштерү, бер вакыт берәмлегеннән икенчесенә күчә белү | |||
115 | Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз (121-122б.) | 1 | Циркуль ярдәмендә тигез кисемтәләр үлчәп сала белү | |||
116 | Санлы нурда саннар (123-126б.) | 1 | Өйрәнелгән саннарны тәртип нигезендә санлы нурда күрсәтә белү, санлы нур ярдәмендә гамәлләр башкару | |||
117 | Сәгать һәм тәүлек (127-128б.) | 1 | Сәгать һәм тәүлек арасындагы нисбәтне үзләштерү, бер вакыт брәмлегеннән икенчесенә күчә белү | |||
118 | Тәүлек һәм атна. Тәүлек һәм ай (129-131б.) | 1 | Тәүлек һәм тәүлек арасындагы нисбәтне үзләштерү, бер вакыт брәмлегеннән икенчесенә күчә белү. Тәүлек һәм ай арасындагы нисбәтне үзләштерү, бер вакыт брәмлегеннән икенчесенә күчә белү | |||
119 | Ай һәм ел. Календарь (132-135б.) | 1 | Ай һәм ел арасындагы нисбәтне үзләштерү, бер вакыт брәмлегеннән икенчесенә күчә белү, өйрәнелгән төшенчәләрне дөрес куллану | |||
120 | Ел һәм гасыр (136-139б.) | 1 | Ел һәм гасыр арасындагы нисбәтне үзләштерү, бер вакыт брәмлегеннән икенчесенә күчә белү. | |||
121 | Бирелгән һәм эзләнелә торган саннар (140-141б.) | 1 | Мәсьәләләрдә бирелгән һәм эзләнә торган саннарны таный белү | |||
122 | Кире мәсьәлә (142-143б.) | 1 | Кире мәсьәләләр төзү принцибын һәм “кире мәсьәлә” терминын үзләштерү, аларга схема төзи белү | |||
123 | Кире мәсьәлә һәм бирелгән мәсьәләнең чишелешенең дөреслеген тикшерү (144-145б.) | 1 | Кире мәсьәләнең бирелгән мәсьәләнең чишелешенең дөреслеген тикшерү өчен куллана белү |
| ||
124 | Мәсьәләнең чишелешен тигезләмә рәвешендә язу (146-147б.) | 1 | Мәсьәләнең чишелешен тигезләмә рәвешендә язу ысулын үзләштерү, аны куллана белү | |||
125 | Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишәргә өйрәнәбез (148-149б.) | 1 | Мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә чишә белү | |||
126 | Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик төзүләр (150-151б.) | 1 | Циркуль һәм линейка ярдәмендә геометрик төзүләр эшли белү | |||
127 | Аңлатмаларның кыйммәтен исәплибез (152-153б.) | 1 | Исәпләү күнекмәләрен ныгыту | |||
128 | Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез (154б.) | 1 | Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерү күнекмәләрен ныгыту | |||
129 | Йомгаклау контроль эше | 1 | Алган белемнәрне гамәлдә куллану | |||
130 | Вакыт-дата һәм вакыт озынлыгы (155б.) | 1 | Вакыт-дата һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәйләнешне аңлау | |||
131 | “Тапкырлау таблицасы” буенча мавыктыргыч сәяхәт (156б.) | 1 | Тапкырлау һәм бүлү буенча мәгълүмат алу өчен “тапкырлау таблицасы”н инструмент буларак куллана белү | |||
132 | Бирелгәннәр белән эш (157б.) | 1 | Бирелешнең таблицалы формасын куллана белү | |||
133 | Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар (158б.) | 1 | Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыкларны модельләргә бүлү | |||
134 | Саннар эзлеклелеген төзергә өйрәнәбез (159б.) | 1 | Бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын таба белү | |||
135 136 | Ел буе өйрәнелгәннәрне кабатлау | |||||
1нче сыйныф ахырына математика курсыннан уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Укучылар өйрәнәчәк:
- дистәләп һәм йөзәрләп санарга;
- «сан» һәм «цифр» терминнарын аерырга;
- рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 1 гә кадәр) танырга:
- барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;
- санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, «түгәрәк» саннарны разрядлы кушылучылар ролендә куланырга;
- өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>, < яисә =) ярдәмендә язарга;
- саннарны санлы нурда сурәтләргә;
- «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын кулланырга;
- бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;
- берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;
- санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга:
- кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;
- суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга; нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау
• өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;
- кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;
- тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны (х һәм:) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;
- берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;
- тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ((х) һәм (:) тамгалары, тапкырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;
- берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;
- бүлүне предметлы гамәлләр нигезендә һәм алу нигезендә башкарырга;
- гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;
- линейка ярдәмендә туры сызыклар, кисемтәләр, сынык сызыклар, күппочмаклар сызарга;
- предметлар һәм ара озынлыгын (метр, дециметр һәм сантиметрларда) үлчәү приборлары ярдәмендә билгеләргә;
- бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;
- кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсәлән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);
- өйрәнелгән озынлык берәмлекләре (сантиметр, дециметр, метр) арасындагы нисбәтләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;
- өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә
(түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга; - массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;
- вакыт озынлыгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәүлек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;
- вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;
- гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга; «мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиешле сан (зурлык)) кулланырга;
- арифметик сюжетлы мәсьәләнең график моделен төзергә;төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;
- «... га (гә) зуррак», «... га (гә) азрак» нисбәтләре булган гади һәм төзелмә мәсьәләләр чишәргә;
- төзелмә мәсьәләне гадиләргә таркатырга һәм чишелешне язуның ике формасын кулланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);
- кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең
дөреслеген тикшерү өчен кулланырга;
• таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга һәм тутырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;
- рим цифрларын беренче һәм икенче дистә саннарын язу өчен кулланырга;
- «натураль рәт» һәм «натураль сан» терминнарын аңларга һәм кулланырга;
- «санлы эзлеклелек» терминын аңларга һәм кулланырга;
- сумманы суммадан алу кагыйдәсен белергә һәм кулланырга;
- бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм булу гамәлләренең (операцияләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;
- компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе (кушу һәм алу өчен) арасында бәйләнешне аңларга;
- билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;
- турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;
- әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;
- рим цифрларын гасыр һәм төрле даталарны язу өчен кулланырга;
- үзгәрүчән вакыт берәмлекләрен (ай, ел) аларның тәүлек белән нисбәтләре нигезендә карарга; «кәбисә ел» терминын кулланырга;
- вакыт-дата һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәшәнешне аңларга;
- арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләне математик биремнең аерым төре буларак карарга; арифметик сюжетлы мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга, аларны башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик, комбинатор) аерырга;
- төрле график модельләр һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьәләләрне модельләштерергә;
- бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.
Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:
1. Чекин А.Л. Математика. 2 класс: дәреслек. 2 кисәк. — М.: Академкнига/ Учебник. 2011.
2. Юдина Е.П. Математика: мөстәкыйль эш дәфтәре №1, №2. — М.; Академкнига/Учебник. 2011.
3. Чекин А.Л. Математика: методик кулланма. — М.: Академкнига/Учебник. 2011
4. Захарова О. А. проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. М.: Академкнига/Учебник. 2010г
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
Укучыларда формалашачак:
- яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы;
- математика фәнен гомумкешелек культурасы өлеше буларак аңлау;
- уку эшчәнлегендә уңыш сәбәпләрен, шул исәптән нәтиҗәгә үзанализ һәм үзконтрольне аңлауга, нәтиҗәләрнең конкрет мәсьәлә таләпләренә туры килүен анализлауга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлауга ориентлашу;
- уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте;
• төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтәүгә ориентлашу;
Укучыларда түбәндәгеләр формалашырга мөмкин:
- белем бирү учреждениесенә уңай караш, математика фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчке позициясе;
- белем алуда уку-танып белү тотрыклы мотивлары;
- мәсьәләләрне чишүдә яңа гомуми ысулларга тотрыклы уку-танып белү кызыксынуы;
- уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (уңышсызлыгы) сәбәпләренаңлау;
- аралашканда партнерларыңның мотивларына һәм хисләренә ориентлашу, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик
таләпләргә тотрыклы иярү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
Укучылар өйрәнәчәк:
- уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга;
- укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга;
- үз эш-гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларына (шул исәптән эчке планда да) туры китереп планлаштырырга;
- укытучы һәм башкаларның (сыйныфташлар, ата-аналар, туганнар) бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес кабул итәргә;
- бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып, эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә, тәкъдимнәрне һәм бәяләрне яңа, тагын да
камилләштерелгән нәтиҗә алу өчен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- укытучы белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
- гамәли мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә үзгәртеп корырга;
- уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;
- укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвештә яңа уку материачында исәпкә алырга;
- эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.
Танып белү универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
Укучылар өйрәнәчәк:
- энциклопедия, белешмәлекләр (шул исәптән электрон, цифрлы) кулланып, кирәкле мәгълүмат эзләргә;
- мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар (шул исәптән модельләр һәм схемаларны да кертеп) кулланырга;
- уку мәсьәләләрен чишүдә ысулларның төрлелегенә ориентлашырга;
- тексттан төп мәгълүматны аерып алырга;
- беренчел һәм икенчел мәгълүматларны аерып чыгарып, объектларны анализларга;
- аерым кисәкләрдән бербөтен төзергә;
- бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә;
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә объектлар өчен гомуми охшашлыклар табарга;
• мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- уку мәсьәләләрен чишү өчен модель һәм схемаларны үзгәртеп корырга;
- конкрет шарпыардан чыгып, уку мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү ысулларын сайлап алырга;
- җитмәгән компонентларны тулыландырып һәм өстәп, аерым кисәкләрдән бербөтен төзеп синтезларга;
- күрсәтелгән логик операцияләр өчен мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• ирекле һәм аңлы рәвештә мәсьәлә чишү агымнарын үзләштерергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре
Укучылар өйрәнәчәк:
- кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә (шул исәптән уз фикерең белән туры килмәсә дә), хезмәттәшлек һәм
аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга; - үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга;
- уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килергә;
- партнерның нәрсәне белүен һәм күрүен, ә нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә;
- сораулар бирергә;
- партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга;
• сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- хезмәттәшлектә, үз фикереңнән аермалы буларак, башка кешеләрнең позицияләрен исәпкә алырга;
- төрле фикерләрне исәпкә алырга һәм үз позицияңне нигезләргә;
- үз фикереңне аргументлар белән нигезләргә һәм аны уртак эшчәнлектә гомуми чишелеш чыгару өчен хезмәттәшлек партнеры позициясе белән кшештерергә;
- кирәкле мәгълүматны партнерга эш гамәлләре төзү өчен ориентир сыйфатында төгәл, эзлекле һәм тулы рәвештә тапшырырга;
- үз эшчәнлегеңне һәм партнерың белән хезмәттәшлекне оет
тыру әчеп кирәкле сораулар бирергә; - хезмәттәшлектә үзара контроль һәм ярдәмләшү оештырырга
Укыту курсының эчтәлеге
Саннар һәм зурлыклар (20 сәг.)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Нумерация һәм саннарны чагыштыру.
Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип, «түгәрәк» дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» дистәләр.
Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек - йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд - йөзләр разряды, «түгәрәк» йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. «Түгәрәк» йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.
Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.
Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.
Рим язма нумерациясе белән танышу.
Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.
Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.
Зурлыклар һәм аларның үлчәнеше.
Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге - килограмм. Массаны үлчәү. Масса берәмлеге - центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт: 1ц = 100 кг.
Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану мизгеле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре: сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел)
һәм ал арның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге - гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)
Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.
Арифметик гамәлләр (46 сәгать)
Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы.
Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.
Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезләмә - билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.
Тапкырлау - бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте.
Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.
Санны берничә тапкыр арттыру.
Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.
Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу буларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре ). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.
Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.
Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.
Текстлы мәсьәләләр (36 сәгать)
Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компонентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зурлыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә фор-
малаштыру. Тексттан «артык» мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьләнең кыскача язылышы.
Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү. Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый
белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).
Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү' исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен «адымлап» (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.
Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү - бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.
Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметк сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү. Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озынлыгы).Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.
«... га (гә) зуррак»,«... га (гә) азрак» нисбәтләре булган мәсьәләләр.
Геометрик фигуралар (10 сәгать)
Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпоч-
маклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.
Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәкне) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль куллану.
Геометрик зурлыклар (12 сәгать)
Озынлык берәмлеге - метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр (1 м = 10 дм = 100 см).
Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.
Мәгълүмат белән эш (12 сәг.)
Берурынлы саннарны (0 дән башка) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
математикадан эш программасы 1класс ПНШ
Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....
1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...
Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"
Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...
математикадан эш программасы 1 класс
1 класска...
3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы
3 сыйныф өчен Математика фәненнән белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...
Математикадан эш программасы 3 класс
Перспективалы башлангыч мәктәп...
математикадан эш программасы
4 сыйныф өчен математикадан эш программасы...