математикадан эш программасы 1 класс
рабочая программа по математике (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,
1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең математика фәненнән үрнәк программасына;
2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
5. “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән дәреслекләр исемлегенә;
6. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алына.
Программаның исеме: Математика курсыннан эш программасы
Атнага 4 сәгать исәбеннән - 132 сәгатькә исәпләнгән.
Дәреслек:
1. Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.
2. Захарова О. А., Юдина Е. П. Математика: тетради для самостоятельной работы №1, №2 – М.: Академкнига/Учебник.2011г.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1 нче класс балалары өчен 7- 8 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа рус теле, табигать белеме, хезмәткә өйрәтү һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Мисаллар, мәсьәләләр, логик фикерләүгә күнегүләр шуңа нигезләнә.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Һәр дәрестә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча эш алып барыла.ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре; РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре; ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре;
КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.
Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш: юк
Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик
Математиканың тәкъдим ителгән курсы түбәндәге максатларны куя:
-Белем алучыларды танып белү гамәлләрен үстерү; логик һәм алгоритмик гамәлләрне, аксиоматиканы үстерү; системалы фикер йөртүэлементлары формалаштыру; планлаштыру, белемнәрне системага салу һәм структуралаштыру, модельләштерү, төп һәм икенчел шартларны дифференциальләштерү.
-Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу; логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу.
-Башлангыч математик белемнәрне үзләштерү; уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, иң гади төзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү.
-Фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.
Программаның бурычлары:
- образлы, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү
- программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне киләчәктә математика фәнен өйрәнү өчен ныклы нигез булдырырлык итеп формалаштыру;
- математик белем нигезләрен үзләштерү, бу фән турында күзаллау булдыру;
- математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллануга омтылыш тәрбияләү.
Укучылар өйрәнәчәк:
Барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга, туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр), өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга, Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга, кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга, берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга, кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга, кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга, санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга, кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә, суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга, алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә, нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга, кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга, берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга, берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга, сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә, әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә, линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга, гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга, рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә,
Практик юнәлеш: мисалларны, мәьәләләрне тормыш тәҗрибәсе, милли төбәк компонентлары белән бәйләп алып бару, укучы алган күнекмәләрне куллана белү, әйтеп бирү осталыгына ирешү.
Төрле эшләрне бәяләү критериесе: 15 марттан соң 1 тикшерү эше үткәрелә.
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәнүнең максаты - балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү. яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.
Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.
Курс эчтәлеге, тематик планлаштыру
Саннар һәм зурлыклар (28 сәг.)
Саннар һәм цифрлар.
Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1дән 9га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. предметларны санау. 0 саны һәм цифры. Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: >, <, = тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп сануа. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20гә кадәр саннар., аларның язылышы һәм аталышы.
Зурлыклар.
Предметларны үлчәмичә чагыштыру: биегрәк – тәбәнәгрәк, киңрәк – таррак, озынрак – кыскарак, өлкәнрәк – яшьрәк, авыррак – җиңелрәк, кыйбатрак – арзанрак нисбәте.
Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәулек өлешләре, ел фасыллары, алданрак – соңрак, вакыт озынлыгы (озынрак – кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә.
Арифметик гамәлләр (48 сәг.)
Кушу һәм алу.
Саннарны кушу. + тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм берәрләп кушу. 3, 4, 5 саннарының аддитив составы. 3, 4, 5 саннарын кушу. Саннарны алу. – тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Саны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Саны берничә санга зурайту(кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы.
Озынлыкларны кушу һәм алу.
Текстлы мәсьәләләр(12 сәг.)
Арифметик текстлы(сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау(таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабын исәпләү һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу.
Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар(28 сәг.)
Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.
Предметларның төс, форма, үлчәм буенча аерымлыклары. Бертөрле формалы предметларны үлчәмнәре буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлукларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны төркемгә гомуми билге буенча берләштерү. Предметларның күзәтүчегә карата сулда, уңда, өстә, аста урнашуы, аларның комбинациясе. Предметларның нәрсәдер өстендә (астында), сулдарак (уңдарак) ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенча алда (артта), сулга (уңга), өскә (аска) хәрәкәте.
Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре.
Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Симметрик фигуралар.
Геометрик зурлыклар (10 сәг.)
Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны «ераграк – якынрак», «озынрак – кыскарак» төшенчәләре нигезендә чагыштыру. Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр – озынлык берәмлеге. Дециметр – эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1дм=10см). озынлыкларны чагыштыру.
Мәгълүмат белән эш (6 сәг.)
Берурынлы саннарны (0дән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.
Тематик планлаштыру
№ пп | Дәрес темасы | Сәг. сан. | Укучыларнын белемнәренә таләпләр | Пландата | Үтелдата | Искәрмә |
1. | Исәнме, мәктәп!(3 б.) | 1 | Дәреслек геройлары Әминә белән Әминне, дәреслекнең төзелешен, ярдәмче билгеләрне белергә | |||
2. | Төрле төстәге дөнья (4-5 б.) | 1 | Төрле төсләрне аера белергә | |||
3. | Формалары бертөрле һәм төрле предметлар (6-7 б.) | 1 | Предметның формасын билгеләргә, башка предметларның формасы белән чагыштырырга | |||
4. | Сулда һәм уңда, өстә һәм аста (8 б.) | 1 | Ориентлаша белергә, объектларның урыннарын билгеләргә | |||
5. | Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак, арасында (9 б.) | 1 | Дәреслектән билгеле бер рәсемне табарга, урынын ачыкларга | |||
6. | Яссы геометрик фигуралар (10-11 б.) | 1 | Түгәрәк, өчпочмак һәм дүртпочмакны аерырга, тиешле терминнарны белергә | |||
7. | Турылар һәм кәкреләр (12 б.) | 1 | Турылар һәм кәкреләрне аера һәм сыза белергә | |||
8. | Турылар һәм кәкреләрне ныгыту (13 б.) | 1 | Туры һәм кәкреләр ярдәмендә рәсем ясарга | |||
9. | Алда һәм артта (14 б.) | 1 | Предметларның урнашу урыннарын билгеләргә, дәреслектән билгеле бер рәсемне табарга | |||
10. | Нокталар (15 б.) | 1 | Нокталарны табарга һәм билгеләргә | |||
11. | Кисемтәләр һәм дугалар (16-17 б.) | 1 | Турыда кисемтә билгеләргә, кисемтә һәм дуга сызарга | |||
12. | Юнәлешләр (18 б.) | 1 | Укларның кайсы юнәлештә булуын ачыкларга | |||
13. | Сулга һәм уңга (19 б.) | 1 | Рәсемнәр һәм эш-гамәл ярдәмендә сулга һәм уңга хәрәкәтләнергә | |||
14. | Өскә һәм аска (20 б.) | 1 | Унга, сулга, өскә, аска терминнарын һәм юнәлешне билгели белергә | |||
15. | Зуррак, кечерәк, бертөрле (21 б.) | 1 | Иң кечкенә, иң зур, бертөрле терминнарын белергә, предметларны күләме һәм размеры буенча чагыштырырга | |||
16. | Беренче һәм соңгы (22 .) | 1 | Урнашу тәртибе буенча предметларның чиратын билгеләргә | |||
17. | Аннан соң һәм аннан алда (23 б.) | 1 | Аннан соң , аннан алда терминнарын, предметларның урыннарын белергә | |||
18. | Бер һәм берничә (24-25 б.) | 1 | Бер, берничә терминнарын кулланып, бердән берничәне аера белергә | |||
19. | 1 саны һәм цифры (26 б.) | 1 | Берәр булган предметларны, 1 санының тамгасын табарга | |||
20. | 1 санын һәм цифрын ныгыту (27 б.) | 1 | Сан һәм цифр терминнары белән танышырга, 1 цифрын язарга | |||
21. | Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы (28 б.) | 1 | Кисешүче сызыклар, кисешү ноктасы терминнарын кулланып, сызыкларны кисештерү | |||
22. | Берсе артык (29 б.) | 1 | Артык предметларны аерып алырга | |||
23. | Бер һәм бер дә юк (30-31 б.) | 1 | Рәсемнәрдән бер предметны һәм бер дә булмаганны табарга | |||
24. | 0 саны һәм цифры (32-33 б.) | 1 | 0 санының тамгасын аерырга һәм цифрын язарга Фронталь | |||
25. | Кисешмәүче сызыклар (34 б.) | 1 | Яссылыктагы сызыкларның урнашуын белергә | |||
26. | Предметлар пары (35 б.) | 1 | Парлы предметларны белергә, парлар төзергә | |||
27. | 2 саны һәм цифры (36-37 б.) | 1 | 2 санының тамгасын табарга, 2 цифрын язарга | |||
28. | Күбрәк,азрак, тигез (38 б.) | 1 | Предметларны чагыштыру, санау Күбрәк, азрак, тигез терминнарын кулланып, предметларның күләмен ачыкларга | |||
29. | >, <, = тамгалары (39 б.) | 1 | >, <, = тамгаларын аерырга һәм язарга өйрәнергә | |||
30. | 3 саны һәм цифры (40-41 б.) | 1 | 3 санының тамгасын табарга, 3 цифрын язарга | |||
31. | Сынык сызык (42 б.) | 1 | Сынык сызыкны табарга һәм сызаргаөйрәнергә | |||
32. | Йомык һәм йомык булмаган сызыклар (43 б.) | 1 | Йомык һәм йомык булмаган сызыкларны аерырга, сызарга өйрәнергә | |||
33. | Эчендә, тышында, чигендә (44 б.) | 1 | Йомык сызыкның чик булуын, эчендәге һәм тышындагы предметларны табарга | |||
34. | Йомык сынык сызык һәм күппочмак (45 б.) | 1 | Геометрик фигураларны аерырга, күппочмакны таба белергә | |||
35. | 4 саны һәм цифры (46-47 б.) | 1 | 4 саны һәм цифрын, 4 санының төзелешен белергә | |||
36. | Элегрәк һәм соңрак (48 б.) | 1 | Элегрәк, соңрак терминнарын кулланып, вакыйгаларны аңлатырга | |||
37. | Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары (49 б.) | 1 | Тәүлек өлешләрен һәм ел фасылларын белергә | |||
38. | 5 саны һәм цифры (50-51 б.) | 1 | 5 саны һәм цифрын, 5 санының төзелешен белергә | |||
39. | Кушу гамәле һәм + тамгасы (52-52 б.) | 1 | Кушу гамәленең мәгънәсен аңларга һәм кушуны эшләргә | |||
40. | Кушылучылар һәм сумма (54 б.) | 1 | Терминнарны хәтерләп калырга, саннарны кушарга өйрәнергә | |||
41. | Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте (55 б.) | 1 | Яңа терминнарны кулланып, саннарны кушарга өйрәнергә | |||
42. | Биегрәк һәм тәбәнәгрәк (56 б.) | 1 | Предметларны чагыштырырга, нәтиҗә ясарга | |||
43. | 1 санын кушу (57 б.) | 1 | Өйрәнгән саннарга 1 санын кушып, нәтиҗә ясау | |||
44. | 6 саны һәм цифры (58-59 б.) | 1 | 6 саны һәм цифрын, 6 санының төзелешен белергә | |||
45. | Киңрәк һәм таррак (60 б.) | 1 | Киңлеге буенча предметларны чагыштырырга | |||
46. | 2 санын кушу (61 б.) | 1 | Өйрәнгән саннарга 2 санын кушып, нәтиҗә ясау | |||
47. | 7 саны һәм цифры (62-63 б.) | 1 | 7 саны һәм цифрын, 7 санының төзелешен белергә | |||
48. | Ераграк һәм якынрак (64 б.) | 1 | Ераграк, якынрак төшенчәләре белән танышырга | |||
49. | 3 санын кушу (65 б.) | 1 | 3 санының төзелешен кулланып, төрле ысуллар белән кушарга | |||
50. | 8 саны һәм цифры (66-67 б.) | 1 | 8 цифрын яза белергә | |||
51. | Озынрак һәм кыскарак (68 б.) | 1 | Предметларның озынлыкларын чагыштырырга | |||
52. | 4 санын кушу (69 б.) | 1 | 4 санының төзелешен кулланып, төрле ысуллар белән кушарга | |||
53. | 9 саны һәм цифры (70-71 б.) | 1 | 9 саны һәм цифрын, 9 санының төзелешен белергә | |||
54. | Барлык цифрлар (72 б.) | 1 | 9га кадәрге барлык саннарны, цифрларны һәм аларның төзелешен белергә | |||
55 | Берурынлы саннар. (73 б.) | 1 | Барлык саннарны, цифрларны, саннар составын, «берурынлы сан» төшенчәсен белергә. Цифрларны дөрес язарга өйрәнергә. Текущий Фронталь сорау | |||
56 | 5ле санын кушу (74-75 б.) | 1 | 5 санының составын белергә. 5 санын кушарга өйрәтергә | |||
57 | 10саны һәм 1 дистә (76 б.) | 1 | Дистә төшенчәсен, 10 санының составын, беренче унлыктагы саннар һәм аларның составын белергә. 10 санын язарга, цифрларны дөрес язарга өйрәнергә. | |||
58 | 10 га кадәр санау (77 б.) | 1 | Барлык саннар һәм цифрлар,саннар составын, цифрларны дөрес яза белергә. 10 га кадәр һәм кирегә санарга өйрәтергә | |||
59 | Контроль эшкә әзерлек | 1 | 10 га кадәр һәм кирегә санарга, саннарны язарга, аңлатмалар чишәргә өйрәтү | |||
60 | Контроль эш № 1 Белемнәрне тикшерү | 1 | 10 га кадәр һәм кирегә санарга, саннарны язарга, аңлатмалар чишәргә өйрәтү | |||
61 | Алу «-» билгесе (79-80 б.) | 1 | Алу гамәленең мәгънәсен белергә. Алу гамәлен башкарырга һәм нәтиҗәсен язарга өйрәтү | |||
62 | Аерма һәм аның мәгънәсе (81б.) | 1 | «Алу»,«аерма» терминнарын белергә. Алу гамәлен башкарырга һәм нәтиҗәсен язарга өйрәтү | |||
63 | Кимүче һәм киметүче (3б. IIб.) | 1 | Алу гамәленең компонентларын белергә. Аерма төзергә өйрәтү | |||
64 | 1 санын алу (4б.) | 1 | 10 эчендәге теләсә нинди саннан 1 не алырга өйрәтү | |||
65 | Берәрләп алу (5б.) | 1 | Берәрләп алырга өйрәтү | |||
66-67 | Кушу һәм алу (6-7б.) | 2 | Берәрләп алырга өйрәтү | |||
68 | Кушылучыларның урынын алыштыру (8-9б.) | 1 | Урын алыштыру законын белергә. Кушылучыларны бертөрле аңлатмаларның исәпләмичә сумманы табарга өйрәтү | |||
69 | Үлчә һәм чагыштыр (10б.) | 1 | Озынлык үлчәргә өйрәтү. Элеккеге кешеләр кулланган үлчәү берәмлекләрен Белергә | |||
70 | Үлчи һәм чагыштыра белүне ныгыту (11б.) | 1 | ||||
71 | Кисемтә озынлыгын үлчәү. Сантиметр (12б.) | 1 | Озынлык үлчәү берәмлеге- см.ны белергә. Предметларның озынлыгын см да үлчи белергә | |||
72 | Сантиметрны ныгыту (13б.) | 1 | ||||
73 | Берурынлы саннарга 1 санын кушу (14б.) | 1 | Берурынлы саннарга 1 санын кушарга өйрәтү | |||
74 | Алдагы саны алу (15б.) | 1 | Алдагы санны алырга, рәсемнәр ярдәмендә алуга биремнәр төзергә өйрәтү | |||
75 | Дистә һәм берәмлек | 1 | Икеурынлы саннарның составын белергә | |||
76 | Дистә һәм берәмлекне ныгыту | 1 | ||||
77 | Берәмлекләр разряды, дистәләр разряды (18б.) | 1 | Икеурынлы саннарның исемен, составын белергә. Икеурынлы саннарны язарга өйрәтү | |||
78 | 2 санын кушу (19б.) | 1 | Берурынлы саннарга 2санын кушарга өйрәтү | |||
79 | Туры почмак (20б.) | 1 | «Туры почмак ясап кисешү» төшенчәсен белергә. Өчпочмак белән почмак үлчәргә өйрәтү | |||
80 | Туры почмакны ныгыту (21б.) | 1 | Туры почмак ясап кисешү» төшенчәсен белергә. Өчпочмак белән почмак үлчәргә өйрәтү | |||
81 | 3санын берурынлы саннарга кушу (22б.) | 1 | Берурынлы саннарга 3 санын кушарга өйрәтү | |||
82 | Өлкәнрәк һәм яшьрәк (23б.) | 1 | Кем өлкәнрәк, кем яшьрәк икәнен аерырга өйрәтү | |||
83 | 4санын берурынлы саннарга кушу (24б.) | 1 | Берурынлы саннарга 4 санын кушарга өйрәтү | |||
84 | Вакыт озынлыгы (25б.) | 1 | Тәүлек өлешләрен, ел фасылларын, иртәрәк-соңрак, вакыт озынлыгын белергә. Вакыт озынлыгы буенча объектларны чагыштыру, «иртәрәк-соңрак» төшенчәләрен вакыт озынлыгы белән бәйләргә өйрәтү | |||
85 | Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр (26б.) | 1 | Бер һәм аннан да күбрәк гамәл булганда, аңлатмаларда гамәл тәртибен белергә | |||
86 | Җәяле аңлатмалар (27б.) | 1 | ||||
87 | Мәсьәлә белән таныштыру (28б.) | 1 | «Мәсьәлә» төшенчәсен белергә. Мәсьәләдә шарт һәм таләпне таба белергә | |||
88 | Шарт һәм таләп (29б.) | 1 | «Мәсьәлә» төшенчәсен белергә. Мәсьәләдә шарт һәм таләпне таба белергә «Мәсьәлә», «табышмак» төшенчәләрен белергә. Аермалы якларын таба, рәсем буенча мәсьәләләр чишә белергә | |||
89 | Мәсьәләләр һәм табышмаклар | 1 | ||||
90 | Мәсьәләләр һәм табышмаклар(31б.) | 1 | «Мәсьәлә», «табышмак» төшенчәләрен белергә. Аермалы якларын табарга, рәсем буенча мәсьәләләр чишәргә өйрәтү | |||
91 | 10санына кушу (32б.) | 1 | Икенче дистә саннарының барлыкка килүен белү. Сумма табуга мисаллар төзи һәм чишә белү | |||
92 | Разрядлы кушылучылар (33б.) | 1 | Күп урынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы белән тарката белергә | |||
93 | Санны суммага кушу (34б.) | 1 | Санны суммага кушу кагыйдәсен белергә. Санны суммага куша белү | |||
94 | Берәмлекләрне разрядларга кушу (35б.) | 1 | Кушылучыларны төркемли,. предметларны саный, класслар һәм разрядларга аера белергә Икеурынлы санга берурынлы санны уңайлы юл белән разряд аша үтмичә куша белергә | |||
95 | Мәсьәлә. Чишелеш һәм чишелешне язу | 1 | Текстлы мәсьәләләрне арифметик юл белән чишә белергә Мәсьәләнең чишелешен таба һәм дәфтәргә яза белергә | |||
96 | Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язу (37б.) | 1 | Арифметик юл белән текстлы мәсьәләлә чишә белергә Мәсьәләнең чишелешен таба һәм дәфтәргә яза белергә | |||
97 | Исәпләү һәм җавап язу (38б.) | 1 | ||||
98 | Мәсьәлә. Исәпләү һәм җавап язу (39б.) | 1 | ||||
99 | Сумманы санга кушу (40б.) | 1 | Сумманы санга кушу кагыйдәсен белергә | |||
100 | Өлешләп кушу (41б.) | 1 | ||||
101 | 5санын берурынлы саннарга кушу (42б.) | 1 | Берурынлы саннарга 5 санын куша белергә | |||
102 | Турыпочмаклыклар, дүртпочмаклар | 1 | «Турыпочмаклык», «дүртпочмак» төшенчәләрен белергә. Аларны танырга өйрәтергә | |||
103 | Суммага сумманы кушу (44б.) | 1 | Җавапны исәпләргә, дөрес чишелешне табып, җавабын язарга, суммага саны кушу кагыйдәсен куллана белергә. 10санының составын белергә. | |||
104 | Суммага сумманы кушуны ныгыту (45б.) | 1 | Өлешләп кушарга, суммага сумманы кушарга | |||
105 | 6санын берурынлы саннарга кушу (46б.) | 1 | Берурынлы саннарга 6 санын куша белергә Берурынлы саннарны дистә аша үтеп куша, 7 санын куша белергә | |||
106 | 7санын берурынлы саннарга кушу (47б.) | 1 | ||||
107 | 10саныннан берурынлы саннарны алу (48б.) | 1 | 10санының составын белергә. 10саныннан берурынлы саннарны алырга, өлешләп алырга өйрәтү | |||
108 | Разрядлы кушылучыны алу (49б.) | 1 | Разрядлап кушу нигезендә разрядлап алу ысулын белергә | |||
109 | 8санын берурынлы саннарга кушу (50б.) | 1 | Берурынлы саннарны дистә аша үтеп куша белергә | |||
110 | 8санын берурынлы саннарга кушу (51б.) | 1 | Берурынлы саннарны дистә аша үтеп куша белергә | |||
111 | Берничә санга күбрәк (52б.) | 1 | «Берничә санга күбрәк», «берничә санга азрак» төшенчәләрен белергә Дифференциаль биремнәр Зурайтуга тигезлекләр төзергә, рәсемдәге үзгәрешне нигезләргә һәм кечерәйтүгә тигезлекләр төзергә, берурынлы саннарны дистә аша үтеп куша белергә | |||
112 | Берничә санга азрак (53б.) | 1 | ||||
113 | Суммадан санны алу (54б.) | 1 | Берәмлекләрне разрядлап кушуга нигезләнеп, разрядлап алу ысулын белергә | |||
114 | Берәмлекләрне разрядлап алу (55б.) | 1 | Берурынлы саннарны дистә аша үтеп куша белергә | |||
115 | Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак? (56б.) | 1 | Алу гамәлен башкарып, бер санның икенчесеннән ничәгә аерылуын белергә. Санның ничәгә күбрәк, ничәгә азрак булуын табарга өйрәтү | |||
116 | Берурынлы саннарны кушу таблицасы (57б.) | 1 | Кушу таблицасын белергә. Берурынлы саннарны кушарга өйрәтү | |||
117 | Саннан сумманы алу (58б.) | 1 | Саннан сумманы ала белергә | |||
118 | Өлештән алу (59б.) | 1 | Өлешләп ала, алуга мәсьәләләр төзи белергә | |||
119 | См., дм. (60б.) | 1 | Озынлык үлчәү берәмлекләре-см һәм дм, яңа зурлык «масса»ны белергә. Нәтиҗәне см да һәм дм да язарга, кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә, авырлыклары буенча предметларны чагыштырырга өйрәтү | |||
120 | Озынлыкларны кушу һәм алу (61б.) | 1 | См һәм дм ны белергә, нәтиҗәне см һәм дм яза белергә. Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә өйрәтү | |||
121 | Авыррак һәм җиңелрәк | 1 | «Авыррак», «җиңелрәк» төшенчәләренең мәгънәләрен белергә. Массаны чагыштырырга өйрәтү | |||
122 | Кыйбатрак, арзанрак (63б.) | 1 | «Кыйбатрак», «арзанрак» төшенчәләренең мәгънәләрен белергә. Кыйммәте буенча чагыштырырга өйрәтү | |||
123 | Симметрик фигуралар (64б.) | 1 | Геометрик фигураларны тану һәм сурәтләү. Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән буенча кисемтә төзү «Симметрик фигуралар» төшенчәсен белергә | |||
124 | Симметрик фигуралар турында ныгыту (65б.) | 1 | ||||
125 | 1-20 кадәр саннар һәм кирегә (66б.) | 1 | 10 эчендәге саннарны укырга, язарга | |||
126 | 1-20 кадәр саннар (67б.) | 1 | 10 эчендәге саннарны укырга, язарга, чагыштырырга өйрәтү | |||
127 | Геометрик фигуралар | 1 | Геометрик фигураларны танырга һәм кәгазь битендә сурәтли белергә өйрәтү (кул белән, линейка ярдәмендә) | |||
128 | Контроль эш №2 | 1 | 10 эчендәге саннарны укырга, язарга, чагыштырырга өйрәтү | |||
129 | Кушуга һәм алуга мәсьәләләр (69б.) | 1 | Арифметик юл белән текстлы мәсьәләләр чишәргә өйрәтү | |||
130 | Кушуга һәм алуга мәсьәләләр чишүне ныгыту (69б.) | 1 | ||||
131 | Озынлык үлчәү (70б.) | 1 | Санны кыйммәтләре буенча зурлыкларны чагыштырырга, бу зурлыкларны төрле үлчәү берәмлекләрендә күрсәтергә өйрәтү | |||
132 | Кушу таблицасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт | 1 | Берурынлы саннарны кушу һәм алу таблицасын белергә |
1нче сыйныф ахырына математика курсыннан уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Укучылар өйрәнәчәк:
- Барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга,
- Туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр),
- Өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга,
- Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга,
- Кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга,
- Берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга,
- Кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга,
- Кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга,
- Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга,
- Кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә,
- Суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга,
- Алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә,
- Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга,
- Кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга,
- Берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга,
- Берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга,
- Сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә,
- Әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә,
- Линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга,
- Бирелгән кисемтәнең озынлыгын билгеләргә,
- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә,
- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга,
- Кисемтә озынлыгын төрле озынлык берәмлекләрен кулланып күрсәтергә,
- Симметрик фигура һәм сурәтләрне танып белергә,
- Гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга,
- «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга,
- Рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә,
- Зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга,
- Тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
- Саннарның микъдар һәм тәртип мәгънәләрен аңларга,
- Кушу һәм алуның микъдар мәгънәсен аңларга һәм танып белергә,
- Кушуның урын алыштыру үзлеген белергә,
- Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен белергә,
- Суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен белергә,
- Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен белергә,
- «Инструменталь» кушу таблицасын берурынлы саннарны кушу һәм тиңдәшле алу очраклары өчен кулланырга,
- Йомык сызыкка карата эчке һәм тышкы өлкәләрне аерырга,
- Туры, кәкре сызыкларның үзара урнашуын аңларга,
- «Кисешү ноктасы» терминын аңларга,
- Шакмаклы кәгазьне кулланып, симметрик сурәтләр төзергә (ясап бетерергә),
- Тәртипкә китерелгән күплекләрне терминнар (беренче, соңгы, аннан соң, аннан алда) ярдәмендә сурәтләргә,
- Тәүлек һәм ел циклларын аңларга,
- Мәгълүматны таблицада бирергә.
- Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыларның белем алуны дәвам итүгә әзерлекләре тәэмин ителәчәк, аларның математик үсеше тиешле дәрәҗәгә җитәчәк.
- Әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белүдә математиканың мөмкинлекләренә һәм роленә төшенү, математиканы гомумкешелек культурасы кисәге буларак аңлау.
- Предмет, күренеш, фактларны аларның математик асылы (объектның санлы характеристикалары, форма, размер, дәвамлылык, кисәкләрнең чагыштырмасы һ.б.) күзлегеннән чыгып тикшерүгә сәләтле булу.
- Математик фактлар нигезендә закончалыкларны ачу, мәсьәләләр чишү өчен төрле модельләр төзү һәм куллану, кагыйдәләр формалаштыру, гамәлләр алгоритмын төзү өчен анализ, чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләүне куллану.
- Арифметик гамәлләр мәгънәсен ачыклаучы төрле ситуацияләрне, реаль процессларны (хәрәкәт, эш һ.б.) характерлаучы математик нисбәт һәм үзара бәйлелекне модельләштерү.
- Уку һәм көндәлек ситуацияләрдә үлчәүләр башкару, реаль һәм математик объектлар белән бәйле үзгәрешләрне ачыклау.
- Математик эшчәнлек нәтиҗәсен фаразлау, математик объектлар белән гамәлләргә контроль һәм бәя, хаталарны табу һәм төзәтү.
- Кирәкле математик мәгълүмат эзләү, аны максатчан куллану һәм гомумиләштерү.
Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:
1. Чекин А.Л. Математика. 1 класс: дәреслек. 2 кисәк. — М.: Академкнига/ Учебник. 2010.
2. Юдина Е.П. Математика: мөстәкыйль эш дәфтәре №1, №2. — М.; Академкнига/Учебник. 2011.
3. Чекин А.Л. Математика: методик кулланма. — М.: Академкнига/Учебник. 2010.
4. Захарова О. А. проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. М.: Академкнига/Учебник. 2010г
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
математикадан эш программасы 1класс ПНШ
Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....
1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...
Математикадан эш программасы 1 класс УМК "Перспективная начальная школа"
Математикадан эш программасы1 классУМК "Перспективная начальная школа"...
Математикадан эш программасы
2 класс өчен...
3 нче сыйныф өчен математикадан эш программасы
3 сыйныф өчен Математика фәненнән белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»...
Математикадан эш программасы 3 класс
Перспективалы башлангыч мәктәп...
математикадан эш программасы
4 сыйныф өчен математикадан эш программасы...