Квадратның периметры 2 класс
методическая разработка по математике (2 класс) по теме

Хабибуллина Милауша Лисуровна

Квадратның периметры 2 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ikebana_dres.doc139 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Квадратның периметры.

Максат:

  1. квадратның бер ягының озынлыгы буенча  

   аның периметрын табарга өйрәтү;

  1. өйрәнгән тапкырлау таблиөаларын кабатлау, өчпочмак, турыпочмаклык һәм сынык сызыкның озынлыкларын табу, гамәл тәртибенә мисаллар чишүне ныгыту;
  2. төрле ситуациядән чыга, үз-үзләрен сәламәтләндерә белә торган балалар тәрбияләү, аларны тормышка әзерләү.

Җиһаз: мәсьәлә схемалары, сүзлек икэбана, рәсеме, кечкенә рәсемнәр, таблицалар.

Матер. дәреслек Моро – 124, 125 битләр

               мет. ярд. – 110,111 битләр

                 Сәгъдиева И.Т.  “Башлангыч мәктәптә заманча  

                  дәрес”

1. КЕРЕШ ӨЛЕШ

  1. Килгән кунаклар белән берлектә математика дәресен башлыйбыз.
  2. Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди. (башларын тотып чүгәлиләр)
  3. Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли (әкрен генә башларын сыйпыйлар), күп итеп сулар сибә ( каты ышкыйлар)
  4. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә (басалар), беренче яфраклар күренә башлый.
  5. Сабак үсә (тартылалар, җилкәләрен турайталар).
  6. Ниһаять, шатлыклы мизгел: (елмаялар): искиткеч матур чәчәкләр күренә (куллары белән таҗ ясыйлар)
  7. Чәчәкләр матурланганнан-матурлана (бер-берсенә елмаялар)
  8. Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очына басалар)
  9. Чынлап  та сез чәчәкләргә охшап калдыгыз. Кәефегез дә әйбәт бугай?! Шулай дәвам итик. Утырыгыз!
  10. Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла.
  11. Сезнең дә күп беләсегез, күп күп шөгыльгә өйрәнәсегез киләме?
  12. Математика дәресендә нишләрбез дип уйлыйсыз?

2. МАКСАТНЫ ҖИТКЕРҮ.

Һәм бүген квадратның периметрын кыска җайлы юл белән табарга өйрәнербез.

3.ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ.

1) тапкырлау таблицасын кабатлау (саннар өчлеге буенча)

2) арифметик диктант язу

  1. 3 дистә 5 берәмлектән торган сан;
  2. 6 дистәдән торган сан;
  3. шушы санны 5 кә кимет, яз;
  4. 70 не 6 га арттыр;
  5. 1 кушылучы – 24, 2 кушылучы – 13, сумма-?
  6. Кимүче-68,киметүче-5,аерма-?
  7. 82дән алыгыз 40ны.
  8. Игътибар:63 минус 17.
  9. 1 һәм 13 саннарының тапкырчыгышы.

Тикшерегез:35,60,55,76,37,63,42,46,13.

Бәяләгез:(поляга 10/6)

3) Аңлатмаларның җавапларын эзләп табабыз.

(42+3)-40=        23/п

2*8-9=             17/0        7/н

5+4*3=        29/я        2/я

4*5-18=        5/и

7*4-5*1=

67-(13+25)=

-Үсә бару тәртибендә тезсәк, техника ягыннан алга киткән ил исемен укырбыз.

- Бу ил турында нәрсә беләбез?(иероглифлар белән өстән аска язалар,өчьюллык шигырьләр-хокку язалар, оригами- Япониядә барлыкка килгән сәнгать.)

- Бүген Япония хатын-кызларының яратып шөгыльләнгән кул эше белән танышырбыз.(хатын-кыз рәсемен кую)

  Ул ясый. Тере һәм кипкән чәчәкләргә яңа сулыш бирә, композиция төзи. Аның ни икәнен дәрес ахырында күрсәтермен, кечкенә рәсемнәрен бүләк тә итәрмен. Аңарчы яңа теманы бергәләп аңлашыйк һәм уйлап, дөрес итеп мәсьәләләр чишик.

                                 

  4. ЯҢА МАТЕРИАЛНЫ АҢЛАТУ.

- Бер сүз белән генә әйтеп бирегез әле, монда нинди геометрик фигуралар сурәтләнгән?(күппочмаклар)

- Төгәлрәк әйтсәк №1 астында өчпочмак, №2дә-турыпочмаклык, №3тә-квадрат, турыпочмаклык.

Өчпочмак һәм турыпочмаклыкның периметрларын телдән табу.

 Тактага язып (ныгыту)

Р(турыпочмаклык) = 4*2+2*2=16(см)

Р(турыпочмаклык) = (4+2)*2=16(см)

Р(квадрат)=3+3+3+3=12(см)

- Тагын уңайлы кыска юл белән Р(квадрат) табып була. Бәлки яздырырсыз? Р(квадрат) 3*4=12

- Ни өчен 4кә тапкырлыйбыз? Димәк, сигнал ТЫНЫЧЛЫК.

Квадратның периметрын табу өчен 1 ягының озынлыгын 4кә тапкырлыйбыз.

  Кабатлау (хор белән)

Илгизәр! Җәүдәт! Рәдиф! (кабатлыйлар)

АЛТЫН КАГЫЙДӘСЕН БЕЛДЕК, ЯЛ ИТИК!

5.ФИЗМИНУТКА.

Бергәләп басыйк әле!

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк

Бик кечкенә түгәрәк!

Кулга-кулны тотынып

Артка таба барабыз

Менә нинди түгәрәк

Бу бигрәк зур түгәрәк!

Уңга таба барабыз

Тырышабыз барыбыз!

Ә хәзер сулга китик

Йөрүне дәвам итик.

Түгәрәктә йөрибез

Бик тырышып укыйбыз.

Менә шулай ял иттек

Вакыт күңелле үтте.

6. ЯҢА ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

   ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

№1- квадратларны табу

     - ягын үлчәү

     - Р табу (телдән)

№2- Р табу (телдән)

    - кайсы квадратның Ры зур булды?

      - Ни өчен?

№6- Ничә см лы квадрат сызарга кушкан?

      - сызу

      - Р табу.

Димәк, һич авырлыгы юк икән!

Квадратның бер ягының озынлыгы

       

1см


1дм


3см


5см


7см



4дм



8см

Квадратның периметры

- Ә периметры 4см булган квадратның 1 ягы ничә см булырга тиеш? (каплап)

ӨЙ ЭШЕ:

 №5. Р = 40 см булсын өчен ничә см лы квадрат сызарга кирәк? (10 см ) Квадратны сызарсыз, Р табып куярсыз.

7. МӘСЬӘЛӘЛӘР ЧИШҮ.

- Әти балыкка барды. Ул 25 балык алып кайтты. Әни 19 балыкны кыздырды. Ничәсе калды?    

- Икенче схема буенча сез мәсьәлә төзегез:

                          Чишегез:

- Сатучы ящиктан алып 4 пакетка 3әр кг алма тутырды һәм ящикта тагын 5 кг алма калды. Ящикта ничә кг алма булган?

   Чишү: 3*4+5=17

             Җавап: 17 кг алма булган.

           

 8. ТИКШЕРҮ ЭШЕ. 

Соңгы биремгә якынлаштык.

  1. Нәрсә бу? ( сынык сызыклар)
  2. Миша әйтә: “ 1енчесе озын”,- ди.

Маша әйтә: “ 2нчесе озын”,- ди.

  1. Ә сез ничек уйлыйсыз? ( төрлесен тыңлау)

        

 -   Әйдәгез, тикшерү эше алып барыйк.

-   Бу сынык сызыкның озынлыгын таба алабызмы?

3*4=4*3 ( Кагыйдәне әйтү. Бауны алып күрсәтү.)

Нәтиҗә: Маша һәм Миша дөрес уйламаганнар. Мисаллар эшләгәндә моны исегездә тотарсыз.

9. КАРТОЧКАЛАР БЕЛӘН ЭШ (ЧАГЫШТЫРУЛАР)

4*3  2*7          2*8  4*4         6*3  9*2

8*4  4*8          3*10  4*9       4*6  3*8

 10. ЙОМГАКЛАУ.

Икэбаның нәрсә икәнен белергә вакыт җитте (рәсемен күрсәтү). Рәсемнәрне таратканчы әйтегез әле.

  1. Дәрестә сине нәрсә кызыксындырды?
  2. Нәрсә шатландырды?
  3. Бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип саныйсың?
  4. Дәрестә алынган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?
  5. Үзеңнең сәламәтлегең өчен нәрсә эшләдең?

 11. БӘЯЛӘҮ.

Җәүдәт, Илгизәр - Эшкә киткән көч икеләтә кайтыр.

Раил, Рәсим – Гыйлем тырышлык белән килә.

Рәдиф – Чынлап тотынсаң, һәр эшне дә җиңеп була.

Илүзә, Хәйдәр – Эш каты булса да, тырышкач йомшый.

Мәкальләрне аңламасагыз, олылардан сорагыз!

         

                           

 12.ӨЙ ЭШЕ.

Тактага язылган.

ӘЙБӘТ ЭШЛӘДЕГЕЗ!

РӘХМӘТ!

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики в 4 классе УМК "Школа России". Тема «Единицы площади. Квадратный километр, квадратный миллиметр. Решение задач на нахождение площади»

Методическая разработка урока математики с приложениями в виде карточек, индивидуального оценочного листа и авторской  презентации  в  4 классе по программе «Школа России». Раздел «Числ...

Технологическая карта урока "математика" ПНШ 3 класс «Квадратный дециметр и квадратный сантиметр»

Технологическая карта урока«Квадратный дециметр и квадратный сантиметр»                    Пре...

Конспект урока на тему"Квадратный миллиметр и квадратный сантиметр" (УМК"ПНШ"3 класс)

Цель:-познакомить с новой единицей измерения площади – квадратным миллиметром;-установить соотношение между квадратным миллиметром и квадратным сантиметром.Планируемые результаты предметные:-познакоми...

ТВОРЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: «Системно – деятельностный подход на уроке математики» «Квадратный миллиметр и квадратный метр». (УМК «Перспективная начальная школа, 3 класс)

«Ребенок не хочет брать готовые знания и будет избегать того, кто силой вдалбливает их ему в голову.Но зато он охотно пойдет за своим наставником искать эти же самые зна     ния и ...

Математика Дәрес темасы: Квадратның периметры Материал: Л.А Чекин 1 кисәк

Белем бирү максаты: Периметр темасы  буенча  алган белемнәрне гомумиләштерү,  системалаштыруТәрбия бирү максаты: Предметара бәйләнешне күрсәтү , математикадан алган белемнәрне тормышта ...

Открытый урок по математике "Метр квадратный" 3 класс

Создание условия для ознакомления с новой единицей площади...