КВН - урок о здороье человеке.
план-конспект урока по физкультуре по теме
Предварительный просмотр:
Үткәрде: 2 квалификацион категорияле укытучы
Гайнетдинвова Фәридә Тәлгать кызы
Email: farida6767@yandex.ru
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
КВН
Максат: 1. Укучыларда, әти-әниләрдә һәм авыл халкында физкультура һәм спортка, белемгә кызыксыну уяту. Актив ял итүне оештырырга өйрәтү. 2. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. 3. Дуслык, бердәмлек, ярдәмләшү хисе тәрбияләү.
Үткәрү урыны: Спорт зал.
(Һәр команда үзләре ягындагы стенаны спортка кагылышлы плакатлар, шарлар белән бизиләр. Команданың исеме язып куела.)
Уен барышы.
Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән бәйрәмгә җыелдык.
–Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Аңа халыкның сәламәтлеген ныгыту, масса төсендәге спорт төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү, халыкның төрле категорияләрен сорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты куела.
Без дә бүген шушы ел уңаеннан 1нче сыйныф укучыларын әти-әниләре белән берлектә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән уенга чакырдык. Тату гаиләләрдә генә уңган, тырыш, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шушы күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны чакырабыз.
Уеныбыз КВН формасында булачак. Уенда ике команда. Командаларның капитаннары: Чулякмина Гельшат һәм Низамутдинова Рәзилә. Хәзер сүзне аларга бирәбез. Аларга түбәндәге өй эшләре бирелгән иде:
1нче конкурс. “Сез кем?”
- Исәнләшү.
- Команданың исеме.
- Девиз.
- Команданың җыры.
2нче конкурс. “Кем күбрәк белә?”
(Сезгә кайсы тема күбрәк ошый шушы теманы һәм санны сайларга кирәк . Сан никадәр зуррак булса, сорау да шулкадәр авыррак һәм очко да күбрәк булачак. Уен ахырында жюри кайсы команданың күбрәк очко җыйганын билгели. )
(Шушы таблица алга элеп куела)
Шахмат | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Мәкальләр | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Баш | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Олимпиада | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Хоккей | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Логика | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Әкиятләр | 5 | 10 | 15 | 20 | 25 | 30 | 35 | 40 |
Шахмат
Баллар | Сораулар |
5 | Шахматтагы уен кыры нәрсә дип атала? (Шахмат тактасы) |
10 | Шахмат сәгатендә ничә циферблат? (ике) |
15 | Уен башында шахмат тактасына ничә бертөрле пешка куела? (сигез) |
20 | Шахматның кайсы фигурасына шах куярга була? (корольга). |
25 | Шахматтагы нинди фигура башка фигура аша “сикерә “ ала? (ат) |
30 | Шахмат диоагнальенең сакчысы ул... (фил) |
35 | Бер йөрештә ферзь иң күбе ничә шакмак йөри ала? (җиде) |
40 | Шахматның туган ягы дип кайсы илне атыйлар? (Һиндстан) |
Баллар | Сораулар |
5 | Кем эшләми- (шул ашамый) |
10 | Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар) |
15 | Күп бел,... (аз сөйлә) |
20 | Иле барның ... (теле бар) |
25 | Үзеңне үзең мактама, ... (кеше сине мактасын) |
30 | Акыллы өйрәнер, ... (ахмак өйрәтер) |
35 | Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ... (тыңламаган әрәм булган) |
40 | Тату туганнар ... (таштан койма корганнар) |
Мәкальләр
“Баш”
Б | А | Ш | ||||||
Б | А | Ш | ||||||
Б | А | Ш | ||||||
Б | А | Ш | ||||||
Ш | ||||||||
Б | А | Ш | ||||||
Б | А | Ш | ||||||
Б | А | Ш |
Баллар | Сораулар |
5 | Бу баш кырда үсә. (башак) |
10 | Бу башны башка киеп йөриләр. (башлык) |
15 | Ә бу башны аякка кияләр. (оекбаш) |
20 | Бу баш Камыршада түгел, ә кемдә? (Батырша) |
25 | Бу баш кояш баю ягында. (көнбатыш). |
30 | Бу баш белән башны ваталар. (башваткыч). |
35 | Бу баш кояшка карый. (көнбагыш). |
40 | Бу баш синең белән бер сыйныфта укый. (сабакташ). |
Олимпиада
Баллар | Сораулар |
5 | 1980 елда Мәскәүдә үткән олимпия уены талисманын атагыз.(Аю баласы Миша) |
10 | Олимпия уеннары туган дәүләт ничек атала? (Греция) |
15 | Олимпия флагы нинди төстә? (ак) |
20 | Олимпия уенының девизын атагыз. (“Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!”) |
25 | Олимпия уенын ачар алдыннан нинди кош очыралар? (күгәченнәрне) |
30 | Олимпия уенында иң озын чаңгы дистанциясе ничә километрга сузыла?(50 км) |
35 | Австралиядә олимпия уеннары ничәнче елда үткәрелде? (2004 елда) |
40 | “Ак олимпиада” елның кайсы фасылында үткәрелә? (кыш) |
Хоккей
Баллар | Сораулар |
5 | Хоккей алкасы нинди төстә була? (кара) |
10 | Хоккейдагы бер период ничә минут дәвам итә? (20 минут) |
15 | Хоккей мәйданчыгы ничә зонага бүленә? (3 зонага) |
20 | Хоккей мәйданчыгын зоналарга бүлүче сызыклар нинди төстә? (зәңгәр) |
25 | Павел Бурены хоккей болельшиклары ничек атыйлар? (“Русская ракетка”) |
30 | Хоккей капкасы артына ничә сигнал фонаре куялар? (ике) |
35 | Рус хоккейы дип кайсы хоккейны атыйлар? (туплы хоккейны) |
40 | Бенди дигән спорт уены икенче төрле ничек дип атала? (туплы хоккей) |
Логика
Баллар | Сораулар |
5 | Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт, мәче,тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше бар? (3) |
10 | Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен барлыгы ничә төрле буяу кирәк? (6) |
15 | Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8әр км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? (8 км) |
20 | Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? (2) |
25 | Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урынга, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме? (Юк) |
30 | Җәй көнне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 минут, ә кышын 1 сәг 35 минут оча. Бу ни өчен шулай? ( 95 мин= 1 сәг 35 мин) |
35 | Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? (8) |
40 | Каз бер аяктан басып торганда 5 кг булса, ике аяктан басса ничә кг булыр? (5 кг) |
Әкиятләр
Баллар | Сораулар |
5 | Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, синнән дә качам. Бу кайсы әкияттән эзек? (Колобок). |
10 | ... Тиен бик ачуланган да әйткән: -Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор!- дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән. Бу кайсы әкияттән эзек? (Өч кыз) |
15 | Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Керсәләр, исләре китте ,акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән чабышып уйнап йөри. (Камыр батыр) |
20 | Карт алтын балыкны тотканчы ничә тапкыр ятьмәне суга ташлый? (3 тапкыр) |
25 | Карчык картны ничә тапкыр алтын балыкка йомыш белән җибәрә? (5 тапкыр) |
30 | Үрдәк, хуҗа, эт, керпе, куян, аю, бүре,төлке. Бу кайсы әкият геройлары? (“Сертотмас үрдәк”). |
35 | ...Яктыра башлагач ,карт сискәнеп уяна да, чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра.Шушы агачлар арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра. Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә моның каршысына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур кош килеп чыга. ( Каракош) |
40 | С какими словами царица обращалась волшебному зеркальцу? («Свет мой, зеркальце…») А.С.Пушкин. |
3нче конкурс. “Шахмат” уены.
Шахмат турында легенда укыла.
Борынгы заманда Һиндстанда Раджа исемле эре җирбиләүче, үтә бай кеше яши. Ул вакытын үткәрә алмыйча интегә, аңа бик күңелсез була. Аны пешекче кояш чыгышы илендәге иң тәмле ризыклар белән сыйласа да Раджа риза булмый. Каршында яшь, чибәр биючеләр биесә дә күңеле күтәрелми. Раджа авырый дип вәзире табибны алып килә. Табиб аны карагач, аның янына Галимне алып килә. Ул Раджаны шахмат уйнарга өйрәтә. Раджа шахматны өйрәнә һәм шах куя. Менә беренче җиңү! Галим китәргә җыена . Раджа аңа ни теләсәң мин сиңа шулкадәр алтын, көмеш бирәм ,-ди. Ләкин Галим аннан шахмат тактасындагы беренче шакмагына- бер бодай, икенче шакмагына –ике бодай, өченче шакмагына- дүрт бодай, дүртенчесенә – сигез бодай бирерсез. Раджа вәзиргә Галимнең үтенечен үтәргә куша. Казначей санап, тиешлесен үлчәп һәм аңа тагын 1 капчык өстәп тә бирсен ди.
Казначей саный-саный һәм кеше ошанмаслык сан килеп чыга. Шахмат тактасында 64 шакмак бар , шуңа 18 486 744 073 709 551 615 бөртек ашлык кирәк була. 1 бөртек ашлыкны 0,5 гр итеп алсак, түгәрәкләп санап 924 337 203 365 т ашлык кирәк булачак. Әлбәттә инде моны бер бай да түли алмаячак. Россиянең авыл эшчәннәре елына 90-97 млн. тонна иген үстерсәләр, теге Галим сораган ашлыкны бирү өчен, Россия игенчеләренә 9833 ел эшләргә кирәк.
Хөрмәтле тамашачылар! Менә сез хәзер уйламыйча, исәпләмичә генә вәгъдә бирергә, гомумән сөйләргә ярамаганны аңладыгызмы? Мин сезгә исәпләүләр китерми генә бу кадәр икмәкне Җир шарының барлык коры җир мәйданына чәчсәң дә алып булмаганын искәртеп китәм. Ә Раджаның математигы ни өчен шулай исәпләде соң? Әйе, ул вакытларда геометрик прогрессия төшенчәсе дә, аның n-нчы буынын һәм буыннар суммасын табу формуласы да булмаган. Менә, сезгә: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар!” мәкаленең мәгънәсе. Димәк, белемнән зур байлык юк.
Хәзер ике командадан да берәр катнашучы шахмат уены уйный. Җиңүче команда билгеләнә.
Алар уйнаган вакытта без киләсе уенны уйный торабыз.
4нче конкурс. “Кем ачкычны тизрәк таба?”
( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләме бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
5 нче конкурс. “Зарядка”
(Ике команданың да барлык катнашучылары чыгып баса. “Үрдәкләр зарядкасы” музыкасына матур итеп бииләр. Кайсы команда җиңүче булганын жюри бәяли).
6 нчы конкурс. “Балык тоту”
(Чиләкне ,кармакны тотып һәр уенчы балыкка бара. Бер балыкны тота да кире кайтып икенче уенчыга тапшыра.уен шулай дәвам итә. Кармак һәм магнитлы балыклар ярдәмендә кайсы команда күбрәк балык тотар).
7 нче конкурс. “Кул көрәше”
( Әтиләр, әниләр һәм соңыннан балалар каршы командадагы уенчылар белән кул көрәштерәләр.Һәр җиңүчегә 1 очко бирелә.)
8 нче конкурс.”Кем тизрәк?”
(Ике урындык арты белән куелган.Урындыклар астыннан бау сузылган. Бию көенә 2 әни бии, музыка туктауга урындыкка утырып бауны беренче булып тартып алырга кирәк.)
9 нчы конкурс. “Бәхетле очрак”
1 гейм – “Узышу”
(1 минут эчендә 1 нче командага тәкъдим ителгән сораулар. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко).
- Әле елның кайсы фасылы ?(яз)?
- Елда ничә ай? (12)
- Балыкның тән өслеге нәрсә белән капланган? (тәңкә).
- Су кайный – кайный нәрсәгә әйләнә? (парга)
- Колобок нәрсәдән ясалган? (камырдан).
- Сыерчык күчмә кошмы, әллә кышлаучы кошмы? (күчмә кош)
- Кайсы кош үзенең күкәен башка кошның оясына сала,ә үзе бала чыгармый? (күке)
- Рус алфавитында сузык авазләр күбрәкме, әллә тартык авазлармы? ( тартык авазлар)
- Кояш, йолдызлар, ай, су- болар терек табигатьме, әллә терек булмаган табигатьме? (терек булмаган табигать).
- Кибеттә 44 тартма конфет бар иде. Шуның яртысын саттылар. Ничә тартма кофет калды? (22 тартма)
- 50 нең яртысы? (25)
- “Урман сарыгы” дип кемгә әйтәләр? (шүрәлегә)
- Җир өсте һәм аның табигатен, халкын, табигый байлыкларын, ресурсларын өйрәнә торган фән. (география)
- Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган? (1941)
- Нинди кош кышын бала чыгара? (чукыр).
- Аю бигрәк тә нәрсә ашарга ярата? (бал)
- Һава температурасын үлчи торган прибор. (термометр)
- Медицинада төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган кыргый һәм культуралы үсемлекләр. (дару үләннәре)
- Кошларга күкәй салу һәм бала чыгару өчен кирәк булган урын. (оя)
- 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4)
2нче командага тәкъдим ителә торган сораулар.
1. Ландыш чәчәгенең икенче төрле исеме.. (энҗе чәчәк)
2. Урман докторы дип кайсы кошка әйтәләр? (тукран)
3. Нинди геометрик фигураны ашап була? (өчпочмак)
4. Каты хәлдәге су нәрсә дип атала? (боз)
5. Елның ничә фасылы бар?(4)
6. Кошларның тән өслеге нәрсә белән капланган? (Каурый)
7. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин)
8. Кәрзиндә 22 алма бар иде, аңа тагын шулкадәр үк алма салдылар. Кәрзиндә ничә алма булды? (44)
9. “Алтын тарак” кемнеке? (Су анасыныкы)
10. Г.Тукай кайсы районда туган? (Арча районы)
11.Татар алфавитында 4нче хәреф нинди? (в)
12. Җир шарының формасын бик күп тапкыр кечерәйтеп ясалган модель. (глобус)
13. М.Җәлилнең кызының исеме? (Чулпан).
14. Күзгә күренми торган иң вак детальләрне зурайтып карау приборы. (микроскоп)
15. Табигатьнең тирән йокыга талган, елның салкын фасылы . (кыш)
16. “Ә” нинди сузык аваз? (нечкә сузык аваз)
17. “Баз” да берәү, “казан” да икәү. Нәрсә бу? (“А” хәрефе)
18. Бүлмәдә балыклар һәм суүсемлекләрен асрау өчен пыяладан ясалган савыт. (аквариум)
19. Кышлыгын хайваннарга бирер өчен чауып киптерелгән үлән. (печән)
20. Кошларга, җәнлекләргә җим салу өчен кирәк булган җайланма. (җимлек)
2 нче гейм – “ Истә калдыр! ”
(Рәсемнәр куела. Рәсемнәрне күзәтергә вакыт бирелә. Рәсемнәрне күз алдыннан алгач сораулар бирелә.)
1 нче командага сораулар.
- 1нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән иде? (Футбол капкасы)
- 3нче рәсемдәге хоккеистның киеме нинди төстә иде? (кызыл)
- 2 нче рәсемдә нинди уен сурәтләнгән? ( волейбол)
2 нче командага сораулар.
- 5 нче рәсемдәге кызның кулында нәрсә иде? (ракетка)
- 6 нчы рәсемдәге тенисчының баш киеме нинди төстә? (сары)
- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәләнгән иде? (боскетбол тубы).
3 нче гейм- “ Музыкаль тәнәфес” (карап утыручылар)
4 нче гейм – “Син- миңа ,мин-сиңа”
(Ике команда чиратлашып, алдан әзерләп килгән спортка кагылышлы сорауларны бирешәләр).
10 нчы конкурс.”Отжимание”
(Һәр командадан да 1әр уенчы чыга .Кайсы уенчы күбрәк эшли, шул командага очко бирелә. Барлык әтиләр һәм малайлар ясый).
11 нче конкурс. “Кыршау әйләндерү”
(Командадагы барлык әниләр һәм кызлар катнаша).
12 нче конкурс . “Оста пешекчеләр”
( Өстәлдә пешкән яшелчәләр. Шушы яшелчәләрдән тиз һәм тәмле итеп командадагы әтиләр салат әзерлиләр.)
13 нче конкурс “Иң шәп биюче балельщиклар”
14 нче конкурс. “Әти- әниеңне эзләп тап”
(Ике команданың да әти-әниләре тезелеп баса. Командадан берәр бала күзләрен бәйләгән килеш үзенең әти-әнисен тизрәк табарга тиеш).
15 нче конкурс. “Кибеткә сәяхәт”
( Әтиләр аяк араларына туп кыстырып алда куелган уенчыкларның берсен сумкага салыпалып кайта һәм баласына бирә, сумканы икенче уенчыга тапшыра. Уен шулай дәвам итә ).
16 нчы конкурс. “Тартышу”
(Беренче әтиләр, икенче булып әниләр, өченче этапта балалар, дүртенче этапта карап утыручылар тартыша. Җиңүче уенчы командасына очко куела).
17 нче конкурс. “Музыкаль номер”
(Һәр команда алдан әзерләп килгән номерларын күрсәтә).
18 нче конкурс. “Реклама”
(Сәламәтлеккә кагылышлы уенчылар фантазиясе белән эшләнгән реклама күрсәтелә).
19 нчы конкурс. “Сыер саву”
(Шешәгә соска киертелә. Балалар тотыптора ,ә әтиләр савалар. Кайсы команда җитезрәк булыр!)
20 нче конкурс “ Су ташу “
( Командадагы һәр уенчы чиратлашып бирелгән вакыт эчендә кашык белән су ташый. Вакыт беткәч стакандагы су чагыштырыла, җиңүче команда билгеләнә)
21 нче конкурс. “Туп ату”
(Һәр командадагы балалар кәрзингә туп ата. Кайсы команда күбрәк очко җыяр).
22 нче конкурс. “Акча эшләү”
( Әтиләр идәнгә сибелгән акчаны җыялар, әниләр саныйлар һәм тиз генә жюрига сумманы әйтеп тапшыралар).
Соңыннан сүз жюрига бирелә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 класс. Урок окружающего мира. Тема урока: Строение тела человека.
Открытый урок окружающего мира.Девизом урока были слова китайской мудрости : «Расскажи мне – и я забуду,Покажи мне – и я запомню,Дай мне попробовать – и я научусь.»...
Урок обучения грамоте. 1 класс. Тема урока: Одна у человека мать, одна и родина. К. Ушинский «Наше Отечество»
Ценностное отношение к России, своему народу, своему краю, государственной символике - воспитательные результаты одного из пяти Ценностное отношение к России, своему народу, своему краю, государственн...
Конспект урока. Тема урока: Выражение намерений человека через конструкцию и украшение (флот) 2 класс
Планируемые результаты:личностные: активизировать наблюдательность детей, развивать глазомер, образное мышление.метапредметные: создавать атмосферу для проникновения учащихся в сущность предметного ми...
Урок окружающего мира в 3 классе Тема урока: Сообщество луг. Человек и сообщество луг
Урок окружающего мира в 3 классе Тема урока: Сообщество луг. Человек и сообщество луг...
Районный семинар. Открытый урок "Строение тела человека" Нетрадиционная форма урока ,кейс-урок.
Открытый урок - нетрадиционный формы работы....
Урок в 6 классе Тема урока: «У каждого человека свои звезды…»
Цели урока:Образовательные цели: раскрыть главную проблему сказки-повести “Маленький принц” – взаимоотношения детей и взрослых;расширить знания о личности писателя.Развивающие ...
Технологическая карта урока окружающего мира «Человек в обществе. Права человека» (УМК «Д.Б Эльконина – В.В. Давыдова», 4 класс)
Цель урока: формирование у обучающихся представлений о правах человека в обществе.Планируемые результатыПредметные:1. Знать общие права и обязанности человека.2. Уметь использовать права в жизни.Лично...