Открытый урок по литературному чтению на родном (татарском) языке 3 класс
план-конспект занятия по чтению (3 класс)

Тема: Роберт Миңнуллин - балалар шагыйре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл robert_minnullin-balalar_shagyyre._3_klass.docx24.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Роберт Миңнуллин - балалар шагыйре.

Дәреснең максаты:

Белем бирү: Роберт Миңнуллинның ижаты, тормышы белән таныштыру, шигырьләрен уку.

Үстерелешле уку гамәлләре: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; шигырьләрне аңлап, сәнгатьле укуларына ирешү.

Тәрбияви:  Шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту.

Җиһазлау: китаплар, портрет, видео, интерактив такта, таратма материал, кояшкай, болытлар.

Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты

а) Исәнләшү.

-Хәерле көн, балалар!

-Исәнмесез!

-Хәерле көн миңа!

 -Хәерле көн сиңа!

-Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн безгә!

Укучылар, тактага бүгенге дәреснең девизы язылган. Укыйк әле: (хор б-н) ТЫРЫШЛЫК БУЛСА, УҢЫШЛАР ДА БУЛЫР!

-Бер-беребезгә тырышлык һәм уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

-Балалар, урамда язгы кояш елмая. Ә безнең бүлмәдә кояшны болыт каплаган. Кояшны болытлар арасыннан чыгарырга ярдәм итәбезме?

— Укучылар, кайсыгыз шушы мәкальләрнең ахырын дөрес әйтә, шул чыгып кояштан болытны алып тиешле сүзне мәкальгә беркетәчәк.

-Башладык.
1. Илсез кеше -  ... (телсез сандугач).

2.Туган өен … (белмәгән)
Туган авылын …(
белерме)?
3.
Туган-үскән җирдән дә ... (матур җир булмас).

4.Ир егет үзе өчен …(туар ),
Иле өчен …(
үләр).

5. Иле барның  ... (теле бар).

6. Илнең күрке —  ... (тынычлык).

-Молодецлар! Кояш сезгә елмаеп рәхмәтен әйтә һәм ул сезгә тырышып эшләргә көч биреп торачак.
— Укучылар, бу мәкальләр нәрсә турында?
*Туган ил, авыл, туган тел, егетләр турында.
— Икенче мәкальгә игътибар итегез әле, нинди тыныш билгесе куелган?
* Сорау билгесе.
— Нинди интонация белән укыйбыз?
* Сорау интонациясе белән.
— Ә хәзер, әйдәгез әле, шушы сорауны үзебезгә бирик. Без туган ягыбызны яратабызмы? Беләбезме?
* Яратабыз. Беләбез. Туган ягыбыз безгә әти-әни кебек якын.

3. Теманы ачу.
— Укучылар тактага язылган шигырь юлларына игътибар итик әле. (Интерактив тактада шигырь юллары чыга)

(Бер укучы кычкырып укый).
Сөн буена кайтсам, әллә нишлим-
Кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрнең утлы суын эчәм,
Куәт иңә бөтен тәнемә.
Авылыма кайтсам, әллә нишлим-
Матурланамдыр да, әлбәттә.
Син сокланып туя алмас идең,
Күрсәң әгәр мине Шәмәттә.

-Укучылар, шагыйрь нәрсә турында яза?( Туган авылны яратуы, хөрмәт итүе турында язган).
-Әйе. Туган якны хөрмәтләү, ярату, туган ягыңның танылган кешеләрен дә белү дигән сүз.

-Балалар, бүгенге дәрестә без нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез? Кайсыгыз әйтә ала? (Туган илебезнен танылган шагыйрьләре, язучылары бн танышачакбыз....).

-Сезгә өй эше итеп кайсы язучының шигырьләре бирелгән иде? (Роберт Миңнуллинныкы).

Уйлап карагыз әле, ни өчен мин сезгә Р.Миңнуллинның шигырьләрен өй эше итеп бирдем икән?

-Димәк, бүгенге дәресебезгә нинди максат куябыз?

(Роберт Миңнуллинның иҗаты белән танышачакбыз, шигырьләрен укыячакбыз).

-Әйе, без  бүген әле яңа гына укып киткән шигъри юлларның авторы Роберт Миңнуллинның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.

-Ә шул максаттан чыгып, әйдәгез уйлыйк әле Роберт Миңнуллин кемнәр өчен иҗат иткән соң?

*Безнең өчен.

-Ә без кемнәр? (*Балалар).

-Әйе, дөрес, укучылар, без әле нәни балалар. Димәк Роберт Миңнуллин гади генә язучы, гади генә шагыйрь түгел. Ә кемнәр өчен иҗат итүче?

*Балалар өчен иҗат итүче.

-Әйе, балалар өчен иҗат итүче шагыйрь.

Дәреснең темасы:”Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре”.

Дәреснең максаты:”Роберт Миңнуллинның ижаты, тормышы белән таныштыру”.

4.Яңа белем белән таныштыру.

- Без дәрестә, мөстәкыйль рәвештә аның кайбер шигырьләрен укыдык. Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик.

а)Роберт Миңнуллинның укыган шигырьләрен тану.

-Хәзер мин сезгә шигырьләрдән өзек укый, ә сез шигырьләрнең исемен әйтергә тиеш буласыз.

1.Дәрестә без узгандагы

Хаталарны төзәтәбез:

Кайбер сүзне үзгәртәбез,

Кыекларны төзәйтәбез.

Хаталарын табалмасак,

Күршеләрдән эзләтәбез.

Дәрес бетә башлаганда,

Төзәтүне тизләтәбез!      (“Хаталар өстендә эшләү”)

2.Сезгә рәхәт!

Берегез дә

Минем хәлдә түгел сез.

Беләсезме?

Өйдә миңа

Кызык түгел, күңелсез.

Елыйсы да килә кайчак,

 Уйлап ятам-ятам да:

Юк шул минем абыем да,

Юк шул минем апам да. (“Энекәш кирәк мина”)

3.Ул мине соңга калып

Кайтканга тиргәсә дә,

 Иртәдән кичкә кадәр

Уйнарга бирмәсә дә,

Ул - җирдә

Иң шәп кеше!

Шәп кеше
Гаҗәп кеше!  (“Менә шундый кеше ул.”).


4.
 Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә!  (“Ипи булса”).

-Бик әйбәт, балалар, сез мине шатландырдыгыз үзегезнең белемегез белән.
б)Тормыш юлы белән таныштыру.

-Тактадагы шигырьдән күренгәнчә  Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин          

1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде

авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак исемле авылга күчеп килә.  Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары  Сөн буена урнашкан Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. 


-Укучылар, Роберт Миңнуллинның портретына игътибар итегез әле.(интерактив тактада портреты чыга.)  (Слайд)

-Сезнеңчә, ул нинди кеше?
*Ул ягымлы, әйбәт. Көләч йөзле, шаян, шук.
-Әйе, укучылар, ул сез атаган сыйфатлар бу кешегә бик тә туры килә.
в)Ә хәзер Халиуллин Рузил башкаруында “Дөньядагы иң зур алма” шигырен тыңлап китик. (укучы яттан сөйли).
- Рәхмәт! Бу шигырь нәрсә турында?
*Алма турында. Малайның гаҗәпләнүе турында.
-Бик яхшы!

-Шагыйрьнең бала чагы кояш астында Сөн елгасында су коенып, уйнап үтә. Мәктәпне бетергәннән соң ул сатучы булырга укый. Китапханәдә, колхозда эшли. Шушы вакытта иҗат белән шөгылләнә. Газета — журнал битләрендә шигырьләре басыла. Казанда белемен күтәрә. Шигырьләре белән төрле конкурсларда катнаша, җиңүче була. 30 дан артык китап авторы ул. Аңа бу хезмәтләре өчен Габдулла Тукай, Ганс Хрестиан Андерсен, Муса Жәлил, Абдулла Алиш премияләре бирелә. “Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелгән. Ул әле язучы гына булмаган депутат та булган. (Слайд)
г)-Ә хәзер Шәйхетдинова Әдилә башкаруында “ Батырлык эшләр идем ” шигырен тыңлап китик. (Укучы яттан сөйли).

-Укучылар, Әдилә сөйләгән шигырь нәрсә турында?

*Батырлык турында.
-
Укучылар, без аның шигырьләрен укыдык, ятладык. 

Шагыйрь нәрсәләр турында яза?
* Туган як,  батырлык, әниләр, уеннар, гаилә, кошлар, хайваннар, ашамлык, табигать, тынычлык,бәйрәмнәр.
-Әйе, укучылар аның темалары төрле һәм  кызыклы. Укыган саен укыйсы килеп тора.
-Бик яхшы. Молодецлар!

д) –Балалар, сез Роберт Миңнуллин шигырләренә рәсемнәр ясадыгыз. Әйдәгез шуларны карап китик.
-Һәр укучы ясаган рәсемен такта алдына чыгып күрсәтә. Нинди шигырьгә, кайсы өлешенә ясаганын аңлатып, рәсемен яклыячак.

(Рәсемнәрне яклау).

-Бик әйбәт. Молодецлар! Балалар безнең бүгенге дәресебез үзенчәлекле! Безгә бүген сезнең белән дәрес үткәрергә Илсинә апагыз булыша.

(Илсинә)  -Әйе, Гөлия Мәүлетовна. Балалар исәнмесез! Мин сезнен дәресегезне үткәрергә бик теләп килдем. Беренчедән, минем укытучы буласым килә, ә икенчедән,мин дә Роберт Миңнуллин иҗаты белән кызыксынам.

-Балалар, сез бик күп эшләдегез. Әйдәгез ял итеп алыйк.

Физкультминутка. 

Без әле бераз арыдык

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан карап торабыз;

Иң өсләрен селкетәбез,

 Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

5.Яңа белемнәрне үзләштерүне дәвам итү.

 -Роберт Миңнуллинның иҗаты касеталарга, видеоларга төшерелгән. Аны бөтен ил халкы белә, күрә , карый. Бездә шагыйрьне сәхнәдә күрик, аның тавышын ишетик.(Видеотасма карау, шигырь тыңлау)
-Шигырь ошадымы? Нәрсә турында сүз бара?
*Әниләр турында.

- Әниләр турында.тагын нәрсә әйтә аласыз?
*Әнине тыңларга, ачуландырмаска, әнигә булышырга, хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтә бу шигырьдә. Чөнки әниләребез безнең бөек кешеләр.

-Балалар, Роберт Миңнуллинның шигырьләре генә түгел, аның эле  шигырьләре җыр итеп тә җырлана. (Илсинә бер җырын башкара)

Мин сезгә аның .... шигыренә язылган җырын башкарып китәм.

(Илсинә бер җырын башкара)

-Роберт Миңнуллинның куп шигырьләре көйгә салынган, димәк бу җырлар кешенең күңелендә озак еллар урын алып торыр, онытылмас.

6. Белемнәрне ныгыту.

-Ә хәзер, балалар, төркемнәрдә эшләп алабыз. Икешәрләп берләшәбез, шулай итеп 3 төркем килеп чыга. Үзегезгә ошаган бер шигырьне сайлап алыгыз.
-Шигырьне сәнгатьле итеп  укырга һәм мин биргән сорауларга җавп бирергә булачак.
-Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
-Безгә нинди тәрбия бирә?
(Һәрбер төркем чыгыш ясый).
-Яхшы укучылар, молодцы!бик матур чыгыш ясадыгыз.

(Укытучы)  - Илсинә, сиңа зур рәхмәт. Син миңа бик булыштың.

-Балалар, сезгә Илсинә апагыз белән эшләргә кызык булдымы?

-Әйе, бик ошады ул безгә. Рәхмәт.

7. Рефлексия.

- Без бүген нинди шагыйрь иҗаты белән таныштык?

-Ул нинди шагыйрь? (Балалар шагыйре).

-Шигырьләрен нәрсә турында язган?

(Туган як, әниләр, уеннар, гаилә, кошлар, хайваннар, ашамлык, табигать, тынычлык, бәйрәмнәр.)

8.Билгеләр кую.

-Балалар, дәрестә үзегезне ничек бәяләр идегез. Светофорлар белән күрсәтегез әле.  Әгәр сезгә барысы да аңлашылса, яшел төсне күтәрәбез.

Дәрестә ниндидер моментны аңлап бетермәгән булсагыз, сары төсне күтәрәбез.

 Әгәр берни дә белмәдем дип санасагыз кызыл төсне күтәрәбез.

9.Тәмамлау. 

-Безнең Р.Миңнуллинның иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресе тәмам. Аның шигырьләрен яратып, аңлап укуыгыз өчен, дәрескә тулы әзерлек белән килүегез өчен рәхмәт. Шагыйрьнең иҗаты белән танышуыгызны тагын дәвам итәрсез дип ышанып калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы для 1 классов по литературному чтению на родном (татарском ) языке

Рабочая программа учебного предмета  Литературное чтение на родном языке  для 1 класса составлена на основе образовательной программы МБОУ СОШ №1 с. Средняя Елюзань в соответствии с требован...

Открытый урок по литературному чтение на родном языке в 4 классе.

Тыва тоолдар делегейинче аян-чорук.Тайылбыр методу, болуктеп ажылдаары, класс-биле ниити ажыл....

Конспект открытого урока по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"

Открытый урок по литературному чтению на родном языке в 1 классе "Л.Н. Толстой "Косточка", В.Осеева "Кто наказал его?"...

Рабочая программа по литературному чтению на родном (татарском) языке, 1-4 кл.

Рабочая программа по литературному чтению на родном (татарском) языке, 1-4 кл....