Разработка урока по литературному чтению (на татарском языке)
методическая разработка по чтению (4 класс) по теме

Разработка урока  по литературному чтению (на татарском языке) 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_drese.doc116 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы  Күңгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе

Уку дәресе

4 сыйныф

2010

Максат: 1)укучыларның якташ язучыларыбыз турында булган белемнәрен  тирәнәйтү; сәнгатьле  уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

2) Х.Халиков, Н.Мадьяров иҗаты аша чагыштыру, эпитет, төп фикер билге-ләүне ныгыту һәм камилләштерү

3) туган төбәгебезгә карата мәхәббәт, аның күренекле кешеләре белән горур-лану хисләре тәрбияләү.

Әдәбият: Р.Х.Ягъфәрова . Уку дәреслеге, Х.Халиков, Н.Мадьяровның төрле елларда басылган китаплары.

Җиһазлау: Якташ язучыларыбызның портретларыннан һәм китапларыннан, укучылар иҗатыннан күргәзмә, дидактик карточкалар, тестлар, компьютер, магнитофон.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, балалар! (кунаклар белән исәнләшү, борылып, елмаеп)

-уңай психологик халәт тудыру.(Слайд 2)

  Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар , ди.(башларын тотып утыралар)

  Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә(укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри)

  Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый(балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр)

  Сабак үсә(балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар)

   НиҺаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә(балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр)

  Чәчәкләр матурланганнан - матурлана(бер-берсенә елмаялар)

  Чәчәкләр кояшка тартыла(аяк очларына басалар һәм утыралар).

-Балалар , чәчәкләр кояшка тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп  беләсегез килә, шулаймы?

-Чәчәкләр кояшка – җылыга тартылган кебек , кешеләр дә белем алырга омтыла.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле әйтемен искә төшерик әле:

“    Тел дигән дәрья бар,

     Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

     Белгәннәр чумып алыр,

     Белмәгәннәр коры калыр”. (Слайд 3)

- Мин дә сезне белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам.

Без өйрәнергә тиешле “дәрья”ның исемен ачыклыйк.Рәсем дәресләрендә сезтөсләрнең “җылы” һәм “салкын” га бүленүен белдегез. Хәзер экрандагы хәрефләр арасыннан җылы төсләр белән генә язылганын сайлап укысагыз, серле дәрьяның исеме килеп чыгар.

 (Слайд 4) Димәк, дәресебезнең темасы “Якташ язучыларыбыз”дип атала(Слайд 5). Бүгенге дәресебез гадәти булмаган кебек, максатыбыз да гадәти түгел, дәресебез девизы ( Слайд 6)

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә…

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам.

- Укучылар, сезгә дәрес башында ук бер бирем биреп куям, ни өчен без дәресебезнең девизы итеп, сөекле шагыйребез ....( укучылар кем сүзләре икәнен үзләре әйтә) “Китап” шигыреннән өзекне алганбыз икән? Мин сездән бу сорауга җавапны дәрес ахырында сораячакмын.

II Актуальләштерү.

 -Укучылар, бүген дәресебез үзенчәлекле, чөнки кунакларыбыз күп. Кунаклар булу безнең өчен бәйрәм дә  шатлык та. Ә сезнең тормышыгызда нинди бәйрәмнәр бар?(Саныйлар)(“Әтнәм – туган ягым” Л.Батыр Болгари көе, Ф.Зыятдинова сүзләре) музыкасы фонында укытучы сөйли.

-Быел безнең ноябрь аенда Әтнә районының да туган көне. Аның оешуына 20 еллыкны бәйрәм итәбез. Һәрбер кеше үзенең туган төбәгенең атаклы кешеләрен белергә бурычлы.Син кая гына китсәң дә, кайда гына булсаң да үзеңнең туган җиреңнең күренекле кешеләрен белергә тиеш. Чөнки үзеңнең туган ягыңның данлыклы кешеләрен белү – ул чит төбәкләрдә дә сиңа туган җиреңне исеңә төшереп, туган туфрагың белән таныштыруның бер өлеше булып тора һәм сиңа туган ягың, әти-әниең,туганнарың, дусларың тагын да кадерлерәк, тагын да якынрак була.

III. Яңа дәрес

  Районыбыз (Слайд 7-8) республикабызга үзенең алдынгы авыл хуҗалыгы районы булуы белән генә түгел, ә Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев,  Татарстан республикасының эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, журналистлар Гөлназ Шәйхи, Миләүшә Насыйбуллина, режиссерлар Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев, артистлары Наилә Гәрәева, Динарт Закиров, Фәнис Җиһанша һәм якташ язучылары Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мәдьяров, Фирая Зыятдинова, Лена Шагыйрьҗан, Самат Шакир, Радик Фәизов, Шиһабетдин Мәрҗанилары белән данлыклы.  

-Өй эше итеп мин сезгә якташ язучыларыбызның  үзегез яраткан әсәрләренә иллюстрацияләр ясарга яки яраткан якташ язучың турында язарга, шигырьләрен яттан  өйрәнеп килергә куштым. Ул  иллюстрацияләрне сез күргәзмәбездә күрәсез( рәсемнәр тактада)

 Бер укучы (алдан әзерләнеп) Н.Мадьяров  иҗаты (Слайд 9) турында сөйли һәм “Әби  бәрәңге әрчи” “ Кызгандым”, Үпкәләп булмый әбигә”шигырьләре тыңланыла.

- “Минем яраткан якташ язучым” темасына хикәяләр тыңланыла.

Хәкимҗан Халиков турында укытучы сөйли. (Слайд 9 – 10)

-Укучылар, сез экранда Х.Халиковның китапларыннан күргәзмә күрәсез.

- Кем 3 сыйныфта укыган шигырьләрен искә төшерә ала. (Бер укучы”Укытучыма” шигырен сөйли)

-Укучылар, Х.Халиковның без математика дәресләрендә дә чишкән, дәрес алды әңгәмәләрендә дә куллана торган “Зиһен ачкычлары” китабына нәрсәләре тупланган?

( арифметик табышмаклары) Без әле сезнең белән ул арифметик табышмакларны олимпиадаларга әзерләнгәндә, математикадан ныгыту дәресләрендә чишүне дәвам итәрбез.

 

- Хәкимҗан  Халиковның “Иң гадел дус” китабы белән танышу.

 Язучының бу китабына шигырьләре һәм җырлары тупланган.Хәкимҗан абыегыз Халиков шигырьләрендә төп герой – Илшат исемле малай, барыбер юньле нәрсә күрсәтми , дип, телевизор белән хушлаша һәм китап белән дуслаша. Шуннан соң ул, бик аз белгәнен аңлап,  мәктәптә тагын да тырышыбрак укый башлый, әти-әнисенә булышырга да вакыт  таба, тормышта исә һәрнәрсәдән  матурлык эзли, тискәре күренешләргә тап булганда,  “Нигә?”, “Ни өчен?” кебек сорауларга  җавап табарга омтыла.

Хәзер без бу шигырьләрнең берничәсен тыңлап китәрбез.Укучылар шигырьләрне игътибар белән тыңлап утырыгыз, бу шигырьләрдә сүз нәрсә турында барыр икән?

 Х. Халиковның “Карамыйм”, “Китап докторы”, “Китап докторы”, ”Иң гадел дус”, “Аптырыйм” шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Укучылар, безнең иптәшләребез сөйләгән  шигырьләрдә  нәрсә турында сүз барды?

  1. Китаплар, аларны саклап , чиста, пөхтә тоту турында. Дөрестән дә китаплар алар кешенең якын дуслары, белем  чыганагы. (Укучылардан китаплар турында мәкальләр әйттерү)
  2. Тикмәгә генә китап – белем чишмәсе дип әйтмәгәннәр. Укучылар, ә әйберләр җанланса, алар безгә нәрсә дип әйтерләр иде. Тыңлап карыйбызмы? Мәсәлән, китаплар җанланса?(пальто  һәм майка  “диалогы” тыңланыла). (Шуның үрнәгендә китапларны җанландыралар:  Сүзлек, әдәби китап, дәреслекләр арасында диалог төзиләр)

- Районыбыз һәм авылыбызның гына түгел республикабызга данлыклы легендар шәхес - авылдашыбыз –Фәйзи ага Галиев турында әйтми мөмкин түгел. (Слайд 12,13,14) Бу кеше турында нәрсәләр беләсез?(укучылар җавабы – колхозыбызның элеккеге рәисе, Татарстан язучылар советы әгъзасы, “Икмәк язмышы”, “Авылым гадәтләре” китаплары авторы. )

- Фәйзи аганың “Авылым гадәтләре” китабы буенча документаль фильм да төшерелеп, экраннардан күрсәтелде.

- Укучылар, экранга күз салыйк әле, бу шәхесләребезне таныйсызмы? (Слайд 15)Сибгат Хәкимнең  уку елында без шигырьләрен укыдык. Кем әйтә, аның кайсы шигыренең исеме истә калды? (“Татарлар елмаеп үлделәр”, “Тукайга”)

Бу язучы турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Күлле –Кименеке, фронтовик шагыйрь) .

-Ә бу шәхес – күренекле мәгърифәтче – Ш.Мәрҗани. Ике шәхес районыбыз мәктәпләре белән бәйле. Укучылар, нәрсә бәйли бу кешеләрне мәктәпләр белән? Кайсы авыл мәктәпләре алар исемен йөртә? (Укучылар җавабы)

( Слайд 16- 17) Укучылар, чираттагы якташыбыз – быел без “Исемдә калганнар” әсәрен укыдык ,  балачагы ятимлектә үткән шагыйрь ….. Кем ул? (Габдулла Тукай).  Бу уку елында  Яңа елдан соң без аның ничә еллык юбилеен билгеләп үтәбез?( 125 еллыгын). Без җәйге каникулда мәктәп лагеренда ял иткәндә кая бардык? (Тукай –Кырлай авылына- Габдулла Тукай музеена) Районыбызда аның исеме белән бәйле урыннар бармы? ( Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, Тукай күмәк хуҗалыгы, урам исемнәре)

- Безне Кырлай урманында аның данлыклы Шүрәлесе, Кушлавычның елгасында Су анасы каршы ала. Укучылар, ни өчен нәкъ менә Кырлай урманы да, Кушлавыч елгасы?( Чөнки Тукай Кырлай авылында булып китә, бу турыда “Шүрәле” әкиятендә искә ала, ә Кушлавыч авылында туа. )

Су анасының сезгә табышмагы да бар.(Слайд 20)

Үзе тук кебек,

 Кайгысы юк кебек,

Елый башласа – туктамый. (Слайд 21)(Көз)

-Әйе, укучылар, табигатьтә көз ае. Сез көз аен яратасызмы?

      -Бар табигать алтынга манылган кебек. Бөек рәссамнәребез көзне бик матур итеп үзләренең картиналарында  сүрәтләгәннәр. (Слайд 22) Шүрәле дә  “Көзге алан” картинасын ясарга теләгән. Ясый башлаган, ләкин ясый гына алмаган. Чөнки ул нәрсә ясыйсын белмәгән. Ул безгә ярдәм сорап килгән. Булышабызмы? Шүрәлегә булыша башлаганчы , укучылар , көч туплап, ял итеп алыйк әле.

V.Физкультминутка.

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә көз килде.

-Әйе, әйе күрәбез

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар оча көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Бакалар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар-ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз

                                             Без мәктәпкә йөрибез

      -Әйдәгез, хәзер Шүрәлегә картинаны ясарга булышыйк.  Без аны  аппликация ярдәме белән ясарбыз. Ләкин безгә аны ясар өчен уку дәресләрендә алган белемнәребез кирәк булачак. Чөнки һәр рәсемне куяр өчен безгә бирем үтәргә кирәк. Иң беренче, агачлар ясарбыз. Моның өчен сорауларга җавап бирербез.

IV.Үткәннәрне кабатлау.

“Миңа кибет сөте кирәк” (Н. Мадьяров)  шигырен анализлау.

Беренче куплетта сүз нәрсә турында барды? (Җаваплар тактага эленә бара)

-Икенче куплетта?

-Кайсы  строфада каршылыклы фикер белән очраштыгыз?

-Гамирга нинди киңәш бирер идегез? Ул дөрес эшләдеме?(Авыл хезмәтенең авырлыгы, хезмәт кешесенә карата хөрмәт, сөтнең сәламәтлек өчен файдасы, бигрәк тә җылы сөтнең)

-Кем ул әдәби герой?

Әдәби герой – әдәби әсәрдә сурәтләнгән кеше образы.

Нәрсә ул персонаж?

Персонаж- шул ук әдәби герой.

-Шигырьдәге әдәби геройларны сана (апасы, Гамир, автор)

- Кайсы уңай герой?

-Кайсы тискәре?

-Нәрсә ул эпитет?

Укучы:

Эпитет – кеше яки әйбернең сыйфаты билгеләп  әйтелә. Мәсәлән, кояшлы аяз көн, зәңгәр күк, карлы буран.

Бирем - шигырьдән эпитетлар табу

-Нәрсә ул чагыштыру?

Укучы:

Чагыштыру – нинди булса күренешне аңа охшаш икенче күренеш белән чагыштырып тасвирлау . Чагыштыруда кебек, шикелле, төсле һ.б. сүзләр  һәм –дай,- дәй, -тай, -тәй кушымчалары куланыла.

 “Китәсе килми  икән” (Х.Халиков) шигыреннән чагыштырулар табу.( Шигырьнең эчтәлегенә игътибар итү – туган ил, туган җирнең кадере, хәтта талларның да туган якларвыннан , туган туфракларыннан аерыласы килмәвен искәртү)

Язучы нинди сорау куя?( Ник читтән бәхет эзләүчеләр туган җир кадерен белми икән ди)

-Ә нәрсә соң ул рифма?

Укучы:

Рифма – ике яки берничә шигырь юлы ахырында охшаш  яңгырашлы сүзләр яки аваздаш кабатлаулар.

-Шүрәленең бер  рәсемен ясадык, биремне үтәдек , агачларны ябыштырып куябыз.

-Укучылар, районыбызда, авылыбызда якташ язучылар күп булган кебек, сыйныфыбызда да иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр бар. Сыйныфыбыз укучылары иҗат иткән шигырь- хикәяләр газета- журналларда  да басыла.

(Слайд 23). Укучылар “Әтнә таңы”  газетасында басылган шигырьләрен укыйлар. Сезгә чираттагы бирем- сүзләр бирелә, дүртьюллыклар яки икеюллыклар иҗат итәргә ( Балалар, баралар; Икмәк, хикмәт; Җыярмын, юармын.)

Укучылар иҗат иткән шигырьләрен укыйлар( төлкеләр беркетелә)

-Укучылар , минем дә сезгә үземнең иҗат иткән шигыремне укып китәсем килә:

Иң зур бәхет.

Бу дөньяда һәр кешенең

Үз тәгъдире язылган.

Кемдер күпкә өмет итә

Кем канәгать азыннан.

                          Бик күпләргә иң зур бәхет –

                          Якыннары булуы.

                          Сөеп караган күзләрнең

                          Сине назлап торуы.

Кемгәдер иң зур куаныч –

Балалары уңышы.

Сәламәт һәм шат балалар –

Иң кыйммәтле шунысы.

                            Кемдер үзенә юаныч

                            Яраткан эштән таба.

                             Иртән иртүк үз эшенә

                            Зур теләк белән бара.

Минем өчен иң зур бәхет –

Якыннарым, дусларым.

Сәламәтлек һәм, әлбәттә,

Минем укучыларым.

            Мизгелләр.

          Безнең барлык гомеребез

Чиксез мизгелдән тора.

Тик ул мизгелләрнең дә

Күп төрлеләре була.

       Сагышлы, кайгылысы,

       Бәхетле, күңеллесе.

       Була онытылмаслары

      Тагын бик күп төрлесе.

Тормыш бит ул – төрле төстә

Була агы, карасы.

Барлык киртәләрне җиңеп,

Кирәк алга барасы.

      Мин ышанам: давыл узып,

      Ялт итеп кояш чыгар.

      Һәм тирә – як яктылыкка

      Елмаюларга тулар.

Һәр кешегә телим шуңа

“Булыгыз, - дип бәхетле”.

Үзең ,  туганнарың өчен

Бергә төзик бәхетне!

Уен “ Мине рәсемнән таны” (Слайд 25) Тукай  әсәрләре буенча укучылар ясаган рәсемнәргә исемнәр кушу.

Уен “ Фараз” Икенче  төрле әйткәндә  прогноз, шигырьләргә күзәтү. (Слайд 25)  Слайдта берәр  юллап якташ язучыбыз Х.Халиковның шигыреннән  строфалар  чыга, укучылар нәрсә турында сүз барганын фаразлыйлар. Шигырьнең исеме дә юк , үзебез китереп  чыгарабыз.

-Укучылар, безнең картинабыз матурмы әле? Агачлар аз, шулай бит. (агачлар беркетелә)Балалар агачларны сындырмаска , табигатебезне сакларга һәм якларга кирәк , шулай бит.

-Чираттагы бирем “Фараз” дип атала.(Слайд 26, 27, 28)

Шүрәленең урманында гөмбәләрне күбәйтәбез. Хәзер тест биремнәре үтибез.

  1. Тест җаваплары экранда бирелә, эшләрне тикшерәбез. Укучылар, җавапларыгыздагы хәрефләрне җыеп   укып карагыз әле, берәр сүз укып булмыймы?( җаваплар дөрес билгеләнгән булса, “бишле” сүзе килеп чыга)

VII.Йомгаклау. Нәтиҗә.

-Дәрес башында куелган сорауны искә төшәрәбез: Ни өчен без дәресебез девизы итеп Г.Тукай сүзләрен алганбыз?

-Укучылар, карагыз әле, минем кулымда нәрсәләр бар? (каз каурыйлары)

-Нәрсә өчен алып килгәнмен икән мин аларны?

-Элеккеге вакытта язучылар каурыйлар белән язганнар.

- Ә хәзер каурый белән бәйле төрле иҗади бәйгеләр бар.Сезгә дә таныш түгелме ул ярышлар?(Каурый каләм, илһамлы каләм).

-Менә мин сезне тагын да активрак булырга, шул бәйгеләрдә катнашырга чакырам, ә сезгә истәлеккә дип шушы каурыйларны бирәм. Ул каурыйлар сезне тагын да илһамландырып торсын. Ә ул каурыйлар гади генә түгел, аларда сораулар да бар.

Каурыйларга түбәндәге сораулар язып беркетелә:

- Дәрестә сине нәрсә шатландырды? (районыбызның күренекле якташ язучылары белән республикабызга данлыклы булуы, якташ язучыларыбызның күп булуы)

  1. Нәрсә борчыды? ( үземнең якташ язучылар шикелле шигырләр иҗат итә алмавым)
  2. Сиңа бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?(Туган ягыбыз,аның күренекле кешеләре турында белемнәребез артты)
  3. Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?
  4. Дәрестә сине нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?( Озак итеп телевизор карарга ярамау, китапларны саклап тоту)

VIII. Өй эше Сайлап ал : 1)“Миңа кибет сөте кирәк” шигырен дәвам итәргә.

2)Үзең теләгән якташ язучы турында сөйләргә.

3) 5 якташ язучының исем –фамилиясен язып килергә.

IX. Билгеләр кую . Билге куйганда слайд. “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”

Инеш өсте әйтерсең лә көзге                                                         Кояш тагын нурдан җәймә җәя,

 Зирекләргә, нәфис талларга.                                                         Гүзәллеккә чумган яр буе.

Карый алар, гүя , үз-үзләрен,                                                        Күлнең өсте

Аякларын терәп ярларга.                                                               Көмеш көзге төсле,

    (“Инеш буйларында таң ата”    Н.Мадьяров.)                     Су коена анда таң нуры.

                                                                                                                        (“Гүзәллеккә чумган күл өсте”   Н.Мадьяров.)

Зарлана дип уйламагыз,-                                                               Юк бер болыт әсәре,

Көне нинди матур бүген!                                                              Бүген бигрәк аяз КҮК.

 Кош тоткандай куанамын                                                           Төсе аның зәңгәр КҮК,

Тигез ике эзне күреп.                                                                   Зәңгәр түгел, ул бит КҮК.

          Акбүз аттай бураннарның                                                                              (“Күкнең төсе зәңгәр күк” Н.Мадьяров)

         Ялларына ябышырбыз;

          Бергә-бергә шаян-елдам

          Җилләр белән ярышырбыз...

                   (“Кызык икән” Фирая Зыятдинова)

           

          Һәм “очты” үзе агачтан                                                                  Көләч тә соң Илсур энем,

          Агачларга яшендәй,                                                                        Һич күрмәссең моңсу көзен!

          Искиткеч җитезлек белән,                                                              Кояш кебек якты йөзе,

         Нәкъ шул кыр кәҗәседәй.                                                               Бал шикелле татлы сүзе

                  Әмма маймыл, кәҗә кебек,                                                    Кышын бозны эретерлек,

                  Тауларга үрли алмый.                                                             Аюны да биетерлек.

                  Кәҗә дә шул: агачларда                                                                                 (“ Минем энем” Х.Халиков)

                      Маймыл күк йөри алмый.

                         (“Яшәү сәләте”.  Н.Мадьяров.)

Миңа кибет сөте кирәк.                                                                                                   Китәсе килми икән.

Кечкенә Гамир шәһәрдән                                                                                                      Бездә быел язгы ташу

Авылга кайткан иде.                                                                                                              Нигәдер бигрәк көчле.

Бер көнне ул апасының                                                                                                         Су буеннан тегермәнне

Cыер сауганын күрде.                                                                                                            Агызып китәр төсле.

  -Энем, - ди апасы аңа,-                                                                                             Очлы бозлар суда йөзгән

   Савып бетерү белән,                                                                                               Зәңгәрсу мөгез сыман.

   Бик тәмләп ашарсың яме                                                                                        Ак дулкыннар ярны сөзә

    Сиңа җылы сөт бирәм.                                                                                           Котырган үгез сыман.

Кирәкми, апа, - ди Гамир,-                                                                                         Яр ишелде анда үскән

Аны түгеп ташлармын.                                                                                              Тал-тирәк белән бергә.

Миңа кибет сөте кирәк,                                                                                             Тирәк исә чат ябышты

Cыер сөтен  ашамыйм.                                                                                               Көч-куәт биргән җиргә.

              Н.Мадьяров                                                                                                          Талларның да туган илдән

                                                                                                                                             Китәсе килми икән.

                                                                                                                            Читтән бәхет эзләүчеләр

                                                                                                                        Ник шуны белми икән?

Х.Халиков.

       

Язгы авазлар.

Кояш хәзер иртүк тора,

Бик соң ята йокларга.

Җылы яктан кошлар кайта

Язбикәне котларга.

        Яшькелт шәмнәр кабыздылар

       Чыршы белән наратлар.

   Ә гөлдери бабай күктә

   Чабып килде пар атта.

Язны котлап салют бирде,

Ялт-йолт  яшен яшьнәтеп.

Җылы  яңгыр явып үтте,

Җир-ананы яшәртеп.

Х.Халиков.

Шигырьләр арасыннан рәсемгә туры килгәннәрен табып укы:

Урам уртасында әнә

Ике әтәч сугыша.

Икесе дә берсен –берсе

Җиңәр өчен тырыша.

 (“Сугыш чукмарлары” Н. Мадьяров)

Әхмәтханов Равил.


Бер ат үлән ашап йөри .

Бизәп болынны.

Үзе генә түгел ул ат,

Бар бер колыны.


Кар гына туны, бүреге,

Киез итекләре дә.

Бәсләнгән сакал , мыеклар,

Хәтта керфекләре дә.


Килеп баскач алдына,

Бозау карап алды да

Күзенең  агы белән,

“Ә син әле алаймы!”

Дигән кебек, малайны

Чөеп торып җибәрде –

Барып төште Рушаным,

Хәзер инде ышаныр!


Зиләнең бер курчагы бар,

Сузып кына  - Ән-нә, - ди.

Сеңлем аңа: - Әттәбезне

Яратмыйсың әллә? – ди. –

Сөеп кенә тора безне

Беләсең бит әтине...

Йә үпкәләр, аңа да бер

“Әт-тә” диеп әйт инде?


Безнең Дүрткүзебез сөяк

Кимерергә ярата.

Сөякләрне кимергәндә

Хәтта куя ялап та.

Бигрәк яшь шул, мондый эшкә

Әле яңа өйрәнә.

Вак-төяк сөякләрне гел

Ялгыш йотып җибәрә.


Ак энҗе төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулыда, агулы да –

Сак була күр җыйганда.


Күкәйне күп салган өчен

Орден алды да Тавык,

Чүплеккә илтеп ташлады,

Йота алмагач кабып.


  1. Нәни кызым, сиңа әйтәм,

Карале,

Этечәге җыеп кайтчы,

Бар әле!

Шундук елап кайтып керде

Гөлирә:

-Эчәгесен бирми Акбай,

Гел өрә.

Тест.

  1. Кайсы бүлектә якташ язучыларыбызның гына исем-фамилияләре бирелә?

а) Мәҗит Гафури, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Әмирхан Еники

б) Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадьяров, Радик Фәизов, Шиһабетдин Мәрҗани

в) Нәҗип Мадьяров,Муса Җәлил,Фәнис Яруллин, Фирая Зыятдинова

  1. “ Энәбикә”, “Матурмы син”, “Яшел докторлар”, “Сакчы күркә” китапларының  авторы:

җ) Нәҗип Мадьяров

з) Сибгат Хәким

и) Хәкимҗан Халиков

  1. Апрель аенда якташ язучыбыз Габдулла Тукайның  ничә еллык юбилеен билгеләп үтәбез?

ч) 100

ш) 125

щ) 115

  1.  Хәкимҗан Халиков, Фирая Зыятдинова Әтнә районының кайсы авылында туган?

й) Кызыл Утар

к) Күлле-Киме

л)Мамыш

  1. Районыбызгы кайсы авыл мәктәпләре якташ язучыларыбыз исемнәрен йөртә?

е) Комыргуҗа, Күлле –Киме

ё) Күшәр, Иске Өҗем

ж) Күлле-Киме, Әтнә

Дәрестә сине нәрсә шатландырды?


 Дәрестә сине нәрсә борчыды?


Сиңа бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?


Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?


Сине бүген нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?


Дәрестә сине нәрсә шатландырды?


 Дәрестә сине нәрсә борчыды?


Сиңа бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?


Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?


Сине бүген нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературное чтение на татарском языке, тест 2 кл.

Литературное чтение на татарском языке, тест №1 "Белдекле керпедә кунакта", 2 класс...

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке.

Рабочая программа по литературному чтению на татарском языке для 1 класса....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

Методическая разработка урока по литературному чтению во 2 классе Татарская народная сказка «Три сестры»

Цели: ·        создать условия для ознакомления с содержанием татарской народной сказки  «Три сестры»;·        формировать ум...

урок литературного чтения на татарском языке "Кошларны каршы алыйк"

Урок литературного чтения на татарском языке для учащихся 3 класса, о подготовке детей к встрече птиц, прилетающих к нам весной ....

Разработка урока По литературному чтению (татарская) 4 класс

Разработка урока по литературному чтению (татарская) для 4 класса УМК "Перспектива"...

Конспект открытого урока по литературному чтению на татарском языке

Конспект урока по литературному чтению на татарском языке. Знакомство с творчеством татарского писателя  Гарифа Галиева и его произведением "Когда меняются месяцы"...