Рабочая программа по татарской литературе.
рабочая программа по чтению (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,1 июль).
- «2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» (2004 ел, 11 октябрь).
- Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
- Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты.-ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
- Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (1-4 нче сыйныфлар). Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
Программаның исеме: 3 нче сыйныф өчен әдәби укудан программасы
Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: атнага 2 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 68 сәгать.
Дәреслек: дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мǝгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Уку дәреслеге ике кисәктә, Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2009ел.
Авторлары: М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова
Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 3 нче класс балалары өчен 9- 10 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа татар теле, табигать белеме, тарих фәннәре белән һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән. Хикәя, иншалар шуңа нигезләнә.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары):
Типик, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.
Программаның максаты :
баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү
Программаның бурычлары :
-баланы әдәби әсәрләрне аңларга өйрәтү;
-төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
- китап укуга кызыксыну тәрбияләү;
- авторның язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү;
-әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү;
-әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку дәресләренең төп бурычы- укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге-укучыларның яхшы укуына шарт булып тора. Уку барышында хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала. Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч класста китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора.
Әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Дәрестә беренче урынга уку техникасын үстерү бурычы куела.
Дәрестә әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә:автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.
Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенчә үлчәп карый, үз фикерен әсәр героеныкы белән чагыштыра, образ тудыра, үз аңы, тәҗрибәсе аша уздыра.
Укучыларның һәм ата-аналарның балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә, тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:
Уку күнекмәләре.Дөрес итеп ,аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку. Интонацияне ( тизлек, логик басым, пауза,тон) текст эчтәлегенә бәйле рәвештә сайлау. Уку тизлеге беренче ярты елда – 1 минутка 60 сүз, уку елы ахырында – 75 сүз.
Уку тизлеген сүзне тулы һәм төгәл күрергә, тиз аңларга өйрәтү исәбенә үстерү. Эчтән уку алымына зур күләмле һәм күптөрле текстларны укытып өйрәтү. Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерү. Авазларны ачык һәм дөрес әйтүгә ирешү. Укыганда орфоэпия нормаларын үтәү, уку тизлеген эчтәлеккә бәйле рәвештә сайлау, аны арттыра һәм киметә белү, сөйләм максатына карап, тавышны көчәйтеп һәм пышылдап уку. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга һәм сәхнәләштерергә өйрәтү.
Сәнгатьле укуга хәзерләнә белү: эчтәлекне аңлау, сурәтләнгән күренешне ачык итеп күз алдына китерү, фраза һәм шигырь юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау.
Текст өстендә эшләү.
Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәяләүнең логикасын, тексттагы мәгънәви һәм интонацион бәйләнешләрне аңлау. Вакыйгаларның эзлеклелеген, үзара бәйләнешен билгеләү. Сүзле картина элементлары кертеп, укылган текстның эчтәлеген тулысыңча, сайлап һәм кыскача сөйләү, җавапның дөреслеген тексттан өзекләр укып раслау. Текстны мөстәкыйль рәвештә мәгънәле кисәкләргә бүлү һәм аларда чагылдырылган төп фикерне таба алу. Укытучы ярдәмендә план төзү, эчтәлеген сөйләү. Кешеләрне, табигатьне һәм вакыйгаларны сурәтләү өчен автор кулланган сүзләрне табу. Әсәр геройларының эш-кыланышларына, уй-хисләренә һәм алар нигезендә яткан сәбәпләргә укытучы ярдәмендә бәя бирү. Әдәби әсәрнең тел чараларына игътибарлы булу, андагы сурәтләү чараларын аңлау. Шигъри сүзгә игътибарлы, сизгер булу, тексттан эпитет, чагыштыру, метафораларны табу, чагыштыруга вариантлар сайлау, метафораны читләтеп әйтү чарасы итеп аңлый һәм бәяли белү.
Мәктәп, сыйныф тормышын күзәтүләр нәтиҗәсендә хикәяләр төзү. Үз сөйләмеңне планлаштыра белү, соңыннан тикшерү һәм, сөйләм максатын исәпкә алып, төзәтмәләр кертү. Әкият һәм хикәяләр сюжетына үз вариантларыңны уйлап табу, әсәр геройларының урыннарын алмаштыру, ал арны гадәти булмаган хәлләргә кую. Сюжет үсешен алдан билгели алу, исеме һәм башламы буенча китапның темасын, якынча эчтәлеген билгеләү. Балалар белергә тиешле әдәби жанрлар: әкият һәм хикәя, шигырь һәм мәсәл, халык авыз иҗаты әсәрләре (табышмак, мәкаль, җыр, әйтем, бәет).
Уку һәм балалар китабы белән эшләү.Дәреслекнең эчтәлек өлешеннән әсәрләрне исеме буенча табу, бер темага караган текстларны аеру.Тәкъдим ителгән китаплар исемлеге белән эшләү. Китап авторы белән танышу, аның исем-фамилиясен, китаптагы портретын табу; берничә китабын чагыштырып, иҗатының темасын билгеләү; авторның үзе турындагы әсәрләрен ачыклау (мәсәлән, Г. Тукай. «Исемдә калганнар»). Укылган китап буенча әңгәмәдә катнашу, сорауны ишетү, аңлау һәм темага бәйле рәвештә җавап бирү; үз фикереңне дәлилләү өчен әсәрдән өзекләр китерә белү.Авторы, исеме һәм аннотациясе буенча укылмаган китап турында кечкенә хикәя язу. Укылган китап турында, темасын, геройларын, вакыйгаларын чагылдырып һәм үз мөнәсәбәтеңне белдереп, 4—5 җөмләдән торган хикәя язу.
Яттан өйрәнү — ел дәвамында өйрәнелгән төрле авторларның 10—12 шигыре.
Практик юнәлеш: әдәби әсәрләрне тормыш тәҗрибәсе белән бәйләп аңлау, укучы алган күнекмәләрне үз иҗатында куллана белү, әйтеп бирү осталыгына ирешү.
Төрле эшләрне бәяләү критериесе: үзләштерүнең, эшнең дөреслегенә карап билге кую, билгене билге кую нормаларына туры китерү.
Укуны бәяләү:
“5”- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;
“4”- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;
“3”- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;
“2”- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.
Диалогик сөйләмне бәяләү:
Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү:
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын клланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.
Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.
Әдәби уку курсы темаларының эчтәлеге.
№ | Эчтәлек | Сәг. саны |
1. | Туган җирем! Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар
| 8 |
2. | Туган илем-алтын бишек
| 8 |
3 | Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
| 6 |
4 | Һөнәрленең кулы алтын
| 6 |
5 | Ап-ак карлар яуганда...
| 5 |
6 | Ил язмышы- ир кулында, ир язмышы-ил кулында.
| 3 |
7 | Яктылык-кояш янында, яхшылык-ана янында - ”Әни”Ф.Яруллин , Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем” - Дәрдемәнд “Бәллү”, М.Мәһдиев “Елау да рәхәт була икән” - Ф.Әмирхан ”Ул үксез бала шул”, “Иң зур кеше” | 4 |
8 | Ах,бу язлар,назлы язлар! - К.Тәхау “Ах, бу язлар, назлы язлар!”, ”Яз” Г.Бәширов - Ш.Маннур “Оя ясадык”, И.Туктар”Таныш тургайлар”, Н.Каштанов ”Алмагач читекләре” - “Гагарин токымыннан”, - Ф.Яруллин “Бәп- бәләкәй Апуш”, Ш.Галиев “Тукайга”, ”Сабыйга” Г.Тукай, Ф.Яруллин “Тукай аша” | 5 |
9 | Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. - Г. Әпсәләмов”Чын сугыш”, Р.Вәлиева “Ил яклар ир булып үсегез”. - Ә. Ерикәй”Давыл үтте”
| 6 |
10 | Татарстан – спорт иле
| 4 |
11 | Татар халык әкиятләре “Батыр әтәч”. “Зөһрә” ”Алдакчы белән күпер” | 4 |
12 | Дөнья халыклары әдәбияты
| 9 |
Барысы: | 68 |
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр (уку елы ахырына):
3 нче сыйныф ахырында укучылар дөрес, аңлап, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиешләр.
Укучылар эшли алырга тиеш:
- укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;
- әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
- укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;
- укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану;
- хикәянең башламын,мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;
- текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;
- мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика бирү;
- укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең ,сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;
- һәртөрле башкарылган эшнең ,биремнең үтәлешен бәяләү.
Укучылар белергә тиеш:
- яттан 10 тән дә ким булмаган шигырь;
- 2-3 зур күләмле әсәрнең исемен,темасын,сюжетларын;
- 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди очракларда урынлы кулланылганын әйтү)
Укыту - методик комплект белән тәэмин ителеш.
1.Дәреслек- Уку китабы.М.Х. Хәсәнова,Р. М. Миңнуллин,И.Х. Мияссарова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004ел
2. «Татар урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укыту программасы» нигезендә төзелде. (К. Мәгариф, 2010).
3.Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек - хрестоматия. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004ел
4. “Мәгариф” журналы.
5. .Р.А.Зарипов, А.М.Юсипова, Н.Г. Габдрахманов. “Дәрес үрнәкләре”.К.:Школа”, 2007 нче ел.
6.Г.Гәрәева. “Уйный, уйный укыйбыз”.К.: “Яңалиф”, 2007 нче ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова
1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...
Рабочая программ по родной литературе (татарская) 2 класс ФГОС
Рабочая программа для учителей работающих в Республике Башкортостан....
Рабочая программа по татарскому языку и литературе 2 класс
Рабочая программа по татарскому языку и литературе 2 класс УМК "Перспективная начальная школа"...
Рабочие программы по татарскому языку и литературе (1-4кл) по программе Р.З.Хайдарова
Рабочие программы по татарскому языку и литературе....
рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе
Укыту – тематик планлаштыру Предмет Татар теле, укуСыйныф 2Сәгать саны:Барлыгы 156 сәгать; атнасына 5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр 4 сәгать.Адми...
Рабочая программа по татарской литературе 4 класс
Пояснительная записка и календарно-тематическое планирование по татарской литературе для 4 класса ФГОС 2004....
Рабочая программа по татарскому языку и литературе
Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 2 класса, составленная по требованиям ФГОС....