Туган тел фестивале. Әдәби кичә
материал
Туган тел (татар теле) темасына фестиваль үткәрү буенча әдәби кичә эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_tel_festivalen_dbi_kich.doc | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
И, моңлы туган телем!
Сәламләү җыры
1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң - иң матур тел
Ул - минем туган телем.
2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
- Әнкәем! - дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
1 а.б: Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
2а.б: Исәнмесез, дуслар! Туган телебезгә багышланган фестиваль программасын башлап җибәрәбез.
1а.б: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?
2а.б: Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата- бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
"Туган телем" җыры. 2-4 нче класс укучылары чыгышы.
1а.б: Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган телебез.
2а.б. Бүген безнең мәктәптә туган телебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен яхшы белүче укучылар һәм аларның остазлары кунакта. Туган телебезгә хөрмәтегез, үз белемегез һәм сәләтегезне күрсәтергә килүегез өчен сезгә зур рәхмәт.
1а.б: Безнең фестиваль өч төрле номинациядә үтәчәк. Катнашучылар “Сәламләү” өлешендә туган телебездә үзләре белән таныштырырга тиеш булалар.
2а.б. Икенче өлештә “Зирәкләр” - интеллектуаль уены үткәрелә. Монда командалар, төрле өлкәләргә караган сорауларга җавап бирү аркылы, үзләренең Татарстан, анда яшәүче халыклар, аларның әдәбияты, сәнгате, тарихы, традицияләре турындагы белемнәрен сынаячак.
1а.б: Өченче өлештә командалар җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез.
2 а.б. Татар җыры,татар биюе -
Алып килә халкым хәтерен.
Я оялчан, я ягымлы ул
Үзе салмак, үзе әкрен.
Татар кызлары биюе.
1 а.б. “Сәламләү” номинациясен башлап җибәрәбез. Сүзне командаларга бирәбез. Рәхим итегез.
Наилә Шайнуровна алып бара.
2 а.б. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә. Татар җырлары татар халкының тарихын күзалларга ярдәм итә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли. Шул җырларыбызның берсен тыңлап китик.
Татар җыры башкарыла.
1 а.б. “Зирәкләр” интеллектуаль уенын башлап җибәрәбез.
“Зирәкләр” уены
1 а.б. Татар моңы - аңлатып бирә алмаслык бер сихри көч ул. Шул моң безне юата, сагышландыра, хәтта елата да. Әйдәгез татар халкының күңел түрләреннән чыккан моңнарын тыңлап китик әле.
Курайчылар чыгышы.
2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән җырга, биюгә оста булган, төрле уен коралларында уйнаган. Бүгенге фестивальдә без катнашучыларыбызның шул юнәлештә осталыкларын сынап карарга булдык.
Моңнар кайтсын әле авылыма,
Тургай җыры белән үрелеп,
Киң урамнар гөрләп торсын әле
Гармун тавышына күмелеп.
1 а.б. Күңелләргә җырлар иңсен әле,
Гамьсезләре бераз уйлансын,
Йөрәкләре моңга сусаганнар
Безнең белән кушылып җырласын.
2 а.б. Урамнардан җырлап узыйк әле,
Яңгыратып барлык җиһанны,
Яз кошлары күктә сайрасыннар
Отып алып безнең моңнарны.
1 а.б. Моңнар кайтсын әле авылыма,
Күзгә күренеп авыл яшәрсен,
Гөлләр сыман бу гомерне халкым
Җырлар белән үреп яшәсен.
2 а.б. “Туган телем җанымда яши…” дип исемләнгән өченче бәйгене башлап җибәрәбез. Рәхим итегез!
3 номинация
Укучы: Туган телемә
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә,
Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле - ул сүзләрдән
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне.
1 а.б. Без – татарлар. Туган телебез – татар теле. Туган җиребез – Татарстан.
Бүгенем син минем, үткәнем син,
Киләчккә барыр юлым син.
Аяк терәп басар жирем дә син,
Сусавымны басар суым да син!
2 а.б. Син тәүге кат баскан җирем
Кояшым, таңым минем.
Мин шат булып үскән җирем
Татарстаным – даным минем.
1 а.б. Татарстан республикасында төрле милләтләр дус һәм тату яши. Без һәр халыкның мәдәниятен, сәнгатен хөрмәт итәбез, өйрәнәбез. Әйдәгез бергәләп рус халык биюен карап китик.
“Калинка” биюе
1а.б: Алтын җыйма, йортлар куйма,
Мираска дип балаңа.
Иң кадерле мирас итеп,
Туган телең бир аңа.
2а.б: Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
1 а.б. Туган телебезгә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Әйдәгез без аны, туган телебезне яратуыбызны белдереп, “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.
“Туган тел” җыры башкарыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...
Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...
Туган як,туган җир темасына сценария
туган як....