Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме
материал
Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме | 17.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бәйрәме
А.Б.Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. 1нче сентябрь – Белем көне! Шушы минутта меңәрләгән укучы мәктәпкә килә, йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Бүгеннән һәр бала көтеп алган, күңелле вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик 4ле һәм 5ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар! Җыр “Бәйрәм бүген”
АлияБалачак иле дәште Серле мәктәп иленә. Исәнмесез, хәерле көн, Килгәннәргә бәйрәмгә. Котлы булсын, яңгырап торсын Якты белем бәйрәме. Күмсен бәхет – шатлыкка Матур чәчәк бәйләме.
Айсылу
Мәктәп тә бит каршы ала Барыбызны иркәләп. Кочагына кыса кебек Килгән өчен иртәрәк. Без тырышып укырбыз, Җиңү яулап һәрвакыт. Мондый матур мәктәп Кайда бар икән тагын?!
Алинә
Һава салкыная бара, Аяк басабыз көзгә. Сары төстә яфраклар да Чалына инде күзгә. Хушлаштык ямьле җәй белән, Үтте дә каникуллар. Бүген бәйрәм – Белем көне Мәктәпкә илтә юллар.
Сөмбел
Гөжләгәндәй бал кортлары Гөр килә мәктәп алды. Шат тавышлар: кемнәр, кайда, Ничек үткәргән ялны? Кыңгырау да сагынгандыр, Моң сарылган теленә, Парта артына чакыра Әйдәп белем иленә.
Ашкынамын мәктәбемә Әйтерсең, туган йортым
Белем бәйрәмен алып килә Кыңгыраулы сентябрь.
Җыр:Беренче сентябрь
Алинә .
Саумы, мәктәп, исәнме!- дип, Түргә узабыз. Яңгыратып тирә – юньне Җырлар сузабыз. Мәктәп, мәктәп, синдә көтә Белем юллары. Шулар аша дәвам итә
Илем юллары
Җыр “Мәктәбем”
А.Б.1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.
Айсылу
6. Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,
Күнелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә үзен,
Сиңа тиң мактау-җыр гына.
Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Кайгы килгәндә дә "Кеше бул”, - дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы” белән "Әнкәй” сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.
Сөмбел
Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.
Чәчкә тотып чыктым бүген
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.
Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Гөлләмәләр бүләк итәбез.
Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !
Алия
Чакыра, тагын чакыра Кыңгырау классларга. Бүгеннән – Белем көненнән Уку елы башлана! Инде бу кыңгырау борынгы – күптәнге, Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде. Ул бик күп дусларны дәрескә чакырган, Аларны зур юлга озаткан ахырдан. “Чың!” итеп алыр ул кыңгырау – җизбатыр. Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.
Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик
Башлануын уку елының,
Күреп соклансыннар сихри көчен,
Җиз кыңгырау чыңының.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рәхим ит.
Бергә: Яңа уку елы хәерле булсын!
Бүгеннән зур юлга, хәерле сәгатьтә!
Җыр: “Исәнме мәктәп “
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий мероприятия по наркомании «Белая смерть»
Цели: ознакомить учащихся с наркоманий как с антисоциальным и вредным для здоровья явлением; заострить внимание на опасных последствиях первого употребления наркотических веществ; дать рекомендации по...
Беренче сентябрь-Белем бәйрәме
Белем бәйрәмендә куллану өчен ачык чара үрнәге...
СЦЕНАРИЙ МЕРОПРИЯТИЯ 1 СЕНТЯБРЯ «Сказка для первоклассников»
В нашей школе хорошая традиция – встречать первоклассников сказкой о школе. Сказочное выступление готовят учащиеся десятого класса.Предлагаем наше творение....
Сценарий мероприятия посвященного празднику 1 сентября
Сценарий написан для проведения 1 сентября в 5 классе и освящает основные моменты перехода учащихся из младшего звена в среднее....
Сценарий мероприятия на 1 сентября
Сценарий мероприятия на 1 сентября...
Сценарий мероприятия на тему: «День белых журавлей».
Сценарий мероприятия на тему «День белых журавлей». Цель: Воспитание патриотических чувств и гражданского самосознания детей и подростков....
Сценарий мероприятия, посвященного Международному дню слепых "Человек с белой тростью"
Час толерантности посвящен Международному дню слепых.В мероприятии использована видеопрезентация , выступления детей и воспитателей....