Туган телем-иркә гөлем
материал (8 класс)

Шайдуллина Чулпан Музиповна

 

“Туган телем – иркә гөлем ” .

 Безнең туган телебез –бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.Ул башка телләр арасында искиткеч зур сүзлек байлыгы,үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

Иң моңлы көй – милли көй,

Иң матур тел - туган тел.

   Туган тел аша җирдәге,кешедәге матурлыкны тоярга мөмкин.Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек,телебезгә дә моңлылык хас.Ә моң кешенең күңел түрендә туа.Моңлы халык начар була алмый.Моң ул- халык рухының ышанычлы сакчысы..Борынгы татар җырларын бер генә тапкыр көйләп караган бала да үз теленең моңын, аһәңен тоя.

   Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм милләтнең иң ышанычлы, кадерле  юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буена телебез үскән,шомарган һәм сүзләре кыскарып җыйнакланган.Сүзләрнең кыскалыгына карап,телнең җыйнаклыгын,камиллеген һәм хәтта яшен дә чамалап була.

        Тел галимнәре җир йезендә телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган ундүрт  телне сайлап алганнар. Ул унберенче урында тора һәм төрки теле 150 миллионнан артык халыкка аңлашыла.Шуңа күрә, татар телен саклап калу татарлар өчен дә гаять әһәмиятле.

       Тел күрке – сүз,милләт күрке – тел була.Тел- милләтнең бөтен яшәү гомер буе  тапкан –зиһен байлыгы . Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә ныграк. Халык үзенең телен,оста бакчачы кебек,яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап,мең еллар буена үстереп килгән.Өзлексез баетып ,матурлап,иң тирән фикерләрен,иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”. 

 Тел яшәсә,милләт яши,милләт яшәсә,милли горурлык хисе яши.Татар халкы да барлык башка халыклар кебек үк,үзенең телен,моңын да белергә тиеш.Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр.

 Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп,шуның нигезендә ,башка телләрне өйрәнергә тиешбез. Әгәр дә без газиз балаларыбызны киләчәктә зур фән дөньясында иркен сулыш белән йөзәрлек итәсебез килсә,аларны шул халыкара ундүрт телнең кимендә икесен бик яхшы белерлек итик.Туган телен кадерләгән халык кына кадерле,абруйлы,дәрәҗәле халык була!

Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап,киләсе буынга тапшыру һәрберебезнең изге бурычы!Сыйныфтан тыш чараларда катнашкан бала үз теленә карата хөрмәт, кызыксыну хисе белән карый башлый. Үзләренең татар баласы булулары белән горурланалар!

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Туган телем-иркә гөлем .18.7 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган телем – иркә гөлем ” дип аталган  шигъри-музыкаль кичә

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту;Әлмәт шәһәре шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну булдыру; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Алдан әзерлек: Балалар белән шигырьләр, уеннар, җырлар, биюләр,әкиятләр өйрәнү. Кичә уздырыласы  залның бизәлешен әзерләү.

 

 Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем иркә-гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез. (Залга балалар “Туган тел” көе уйнаганда керәләр. Урындыкларга утыралар).

Беренче укучы: Кызлар,әйдәгез җырлыйбыз!

Икенче укучы: Нинди җыр җырлыйбыз?

Бергә: “Кәрия-Зәкәрия!” (6 бала катнашында уен уйнала)

 

Бу - бик яхшы укучы,

Бу - бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз. (түгәрәк ясап җырлыйлар)

Кушымта:

Кәрия-Зәкәрия коммая,

Кәрия-Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.(бию)

Бу - бик яхшы җырлаучы,

Бу - бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз. (түгәрәк ясап җырлыйлар)

Кушымта (бию )

Бу - бик яхшы биюче,

Бу - бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз. (түгәрәк ясап җырлыйлар)

Беренче бала : (татар халык җырын башкара)

 “Умырзая”

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә

Умырзая чыга, карагыз:

Умырзая чыга,

Умырзая калка,

Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән

Чыгасым ла килә тизерәк,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек,

Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,

Бик аз гына яши тураеп,

Умырзая бик тиз

Башын аска ия,

Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем, җәй ясаучы

Зур чәчәкләр белән җыелып,

Юк, мин үлмәс идем

Умырзая кебек,

Умырзая кебек боегып...

Икенче бала : (шигырь сөйли)

Лилия Фәрхетдинова          “Мин-татар кызы” шигыре

Татарча дәшсәм әгәр,

Бик сөенә әнкәем.

Татар кызы үсә,дип,

Шатлана әбекәем.

Туган телне сакла,дип,

Гел әйтеп тора бабам.

Әти дә аны хуплый:

-Татарча сөйлә,балам!

Туган телең була ул

Атаң-анаң кебек бер.

Кадерен аның син дә,

Балам,яхшы итеп бел!

Туган телдә сөйләшәм-

Сөенсен туганнарым.

“Ике телне дә белә!”-дип

Куансыннар җаннарым!

Өченче бала: (шигырь сөйли)

Лилия Фәрхетдинова                                “Мин-татар егете!” шигыре

Мин-бер татар егете,

Олы татар халкымның

Кечкенә бер бөртеге.

Башымда милли кием-

Ямь-яшел түбәтәем.

Үз өемдә-үз көем:

Туган телдә сөйлимен,

Халкым җырларын

Туган телдә көйлимен.

Үзебезчә-татарча

Тыпырдатып биимен!

Татар халык биюе “Түбәтәй” (Парлы бию)

Дүртенче бала: (шигырь сөйли)

Резедә Фәрхетдинова                   “Чәчәккә охшаткан” шигыре.

Көн кояшлы,рәхәт дип,

Чәчәкле күлмәк киеп,

Чыгып киттем урамга,

Дуслар белән уйнарга.

Әллә каян “Без, -дә,- без”,

Көтмәгәндә,тыз да быз,

Шул вакыт килеп чыкты

Нечкә билле бал корты.

Күлмәгемә дә ул куна,

Кесәгә дә ул куна,

Якага да ул куна,

Сәдәфкә дә ул куна.

Уйладым: “Күлмәгемнең

Чәчәкләрен ошаткан”.

Апам әйтә: “Үзеңне

Ул чәчәккә охшаткан”.

4 бала катнашында (2 куян,1 керпе,1 карга) әкият сәхнәләштерелә

Лилия Фәрхетдинова             “Алма” әкияте

(Аланлыкка ике куян сикерешеп чыга.Күңелле музыка уйный.Алмагачның бер алмасы җиргә төшә)

Бергә: Мин алма таптым! Алма минеке!

Бергә: Мин алма таптым! Алма минеке!

Беренче куян: Бу минем алма! Мин аны беренче күрдем!

Икенче куян: Юк,аны мин беренчерәк күрдем! Шулай булгач,ул минеке!

(Куяннар тарткалашкан арада керпе чыга һәм алманы алып китә)

Бу тамашаны күзәтеп торган карга: Кар-р-р,кар-р-р! Юкка тарткалашасыз! Хәзер бүлешер әйберегез дә юк инде!

10 бала катнашында (әкиятче, әби, бабай, әти, әни, 3 бала, сәгать, скрипкачы) әкият сәхнәләштерелә

Лилия Фәрхетдинова                                       “Сәгать “ әкияте

Әкиятче:

-Яшәгән,ди,булган,ди,бер гаилә: әби (сәхнәгә чыга),бабай (гәҗит тотып чыга),әти (папкасын тоткан,сәгатен карый,галстугын рәтли),әни(кулында савыт)һәм өч бала(беренче бала телефонда уйный,икенче бала көзгегә карап иннек сөртә,өченче бала йомшак уенчык белән уйный) .

Әкиятче:    Олылар-эшкә,олы кызлары белән уллары-мәктәпкә йөргән.

Әти:    Әйдәгез,балалар мәктәпкә барабыз.(әти һәм ике бала мәктәпкә китә)

Әкиятче:   Кече кызлары балалар бакчасына йөргән йөргән,ди.

Бабай: Әйдә,кызым бакчага соңга калабыз.

Кечкенә кыз: Соңга калабыз! (җитәкләшеп чыгып китәләр)

Әкиятче: Бу өйдә бер сәгать булган.(сәхнәгә сәгать чыга).Ул бик борынгы ,ди.Борынгы булса да,үзе һаман төгәл йөри, ди, барысын да вакытында уята икән. Беркөнне...(сәхнәгә әни чыга.Ул сәгатьне сөрткәләгән итә.Күңелле көй яңгырый)

Әни: Бу иске сәгатьне алып куегызчы инде!Бөтен интерьерны боза!

Әкиятче: Сәгатьнең бу сүзләргә хәтере калган һәм ул адымын әкренәйткән Шулай биш минутка артка калган.(Сәгать үпкәләгән кыяфәттә.Көй)

Әкиятче:Шул көнне барысы да эшләренә,укуларына,хәтта балалар бакчасына соңга калып киткәннәр.Өйгә иң беренче булып малай кайткан.(сәхнәгә малай чыга.көндәлеген сәгатькә күрсәтә)

Малай: Синең аркада соңга калдым.(сәгатьнең телен күчерә)

Әкиятче: Аның артыннан апасы кайткан.Ул да туп-туры сәгать янына ашыккан.

Апа: Соңга калдым.

Әкиятче:Әби-бабай да ,эштән кайткач,сәгать угын борып куйганнар.

Бабай:синең аркада соңга  калдым

Кечкенә кыз:соңга калдым.

Әни:соңга калдык.

Әкиятче: Иң соңыннан әтиләре кайткан.

Әти: Иртәгә соңга калырга ярамый(укны күчерә)

Әкиятче: Икенче көнне барысы да сәгать уяткан вакытта торып,иртәнге эшләрен эшләп,ашап-эчеп,куясын куеп,аласын алып,кем кая таралышкан.Сәгать алардан көлеп калган (күңелле көй яңгырый,барысы да чыгып китә)

Әкиятче: Кичтән бөтен гаилә өйгә җыелгач,сәгатьне тирги башлаганнар.(Барысы да керә Һәм ачуланган кебек хәрәкәтләр ясыйлар) Сәгать,үпкәләп,төн уртасында туктап калган.Икенче көнне берсен дә уятмаган.Ярый әле ял көне икән.Беркем беркая ашыкмаган.Кем кайчан торса да,вакыт унике дип белгән.

Малай: Әй,сәгать унике генә әле!

Апалары: Сәгать унике!

Әби-бабай,кечкенә кыз: Әле сәгать унике генә!

Әни: Әле сәгать  унике генә икән бит!

Әти: Сәгать туктаган бит!(сәгатьне алып чыгып китә)

Сәгать: Уеннан уймак чыгардым.Үз башыма шаярдым.

Әкиятче:Ләкин әтиләре аны сәгать төзәтүче остага илтеп төзәттергән.Сәгать остасы майлыйсын майлаган,борасын борган,бушатасын бушаткан,вакытны дөресләп,сәгатьне төзәтеп биргән.(сәхнәгә барысы да чыга.)Менә кичкырын,сәгать күтәреп әтиләре кайтып кергән.

Әти: Бүгеннән алып сәгатькә кагылмагыз.Антиквариат!

Барысы бергә:Антиквариат!

Әкиятче: Сәгать, үзенең төгәл вакыт күрсәтүче сәгать икәнлеген расларга теләп,әле дә булса йөри ,ди.(күңелле көй яңгырый).

Скрипкада “Туган тел”көе уйнала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...