Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
методическая разработка по теме

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem_-tatar_tele.doc49 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Туган телем – татар теле

(әдәби-музыкаль кичә)

      Максат:  балаларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе    

                       тәрбияләү, ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтү.

Кичә барышы.

А.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Бүген без туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә

21 февраль - туган тел көне  буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?

1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан,  21 февраль - бөтендөнья туган тел көне  буларак билгеләп  үтелә башлый.

1. “Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз”, - ди халык. Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын алып тора. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

2. Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ”Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, бата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

3. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”,”бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

4. “Балам” диеп туган телдә,

      Эндәшә миңа әнкәм.

      “Әнием!” дип әнкәемә,

      Мин туган телдә әйтәм.

      Туган телдә сөйләшеп,

      Яшим мин туган телдә.

5. Иң изге хисләрне мин

    Туган телдә аңлатам.

    Шуңа күрә туган телне

    Хөрмәтлим мин, яратам.

А.б. “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы”, дигән безнең халык. Татар халкында телебез турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез әле, укучылар, бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.

* Иң татлы тел – (туган тел),

   Анам сөйләп торган тел.

* Туган телем – иркә гөлем

   (Киңдер сиңа күңел түрем).

* Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

* Телең озын булса, (гомерең кыска булыр).

* Туган телем – (туган анам).

* Теле барның (юлы бар).

* Телләр белгән – ( илләр гизгән).

* Аз сөйлә - (күп тыңла).

* Телгә игътибарсыз – (илгә игътибарсыз).

6. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тарих.

    И минем җандай кадерлем,

    И җылы, тере телем!

    Кайгылар теле түгел син,

    Шатлыгым теле бүген.

   Тик синең ярдәм белән мин,

   Тик синең сүзләр белән

   Уйларын йөрәккәемнең

   Дөньяга әйтә беләм.

7. Туган телем –татар теле,

    Телләрнең иң гүзәле.

    Туган телем – иркә гөлем.

    Милләтнең син бизәге.

    Туган тел ул – ана теле,

    Яшәеш башлангычы.

    Аны саклау һәм яклау

    Һәрбер кеше бурычы.

    Туган телендә ачылсын

    Һәрбер баланың теле.

    Җир йөзен ныграк яктыртсын

    Язгы кояш бәйләме. (Эльза Мәхмүтова “Ана телем”)

8. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәтелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен  дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар –киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

9. Татар теле - туган телем

    Гасырларны кичкән тел ул,

    Давылларда өзелмичә,

    Төнбоектай үскән тел ул.

    Татар теле мирас булып

    Борынгыдан калган тел ул.

    Байлыгына, муллыгына

    Сокландыра алган тел ул.

    Татар теле җырлар аша

    Уйлар чынга ашкан тел ул.

    Сөю тулы йөрәкләрне

    Җан дусларга ачкан тел ул.

    Татар теле - дөнья теле,

    Шундый камил, шундый матур.

    Җирдә әле бик күпләрнең

    Күңелләрен үзенә тартыр. (Гөлзада Әхтәмова “Туган телем” )

10. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем – киңдер

Сиңа күңел түрем.

Халыкларга хөрлек биргән Туган илем

Сине җырлап, итәгеңә башым идем.

Җырла диеп бирде миңа туган илем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

11. Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр! “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән Каюм Насыйри.

12. “Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

13. “Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”, -дип кисәтте Дәрдмәнд.

14. Дәрдмәнд фикерен Равил Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь”ендә болай дәвам итте.

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең.

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

Тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге, -

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән сүзен

Синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә,

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

15. Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч – халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

16. Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк җырлау белән тәмамлана.

Файдаланган әдәбият:

  1. “Мәгариф” журналы, 2007 №1
  2. “Мәгариф” журналы, 2007 №8
  3. “Мәгариф” журналы, 2009 №4
  4. “Ачык дәрес” газетасы, 2007 №7
  5. “Ачык дәрес” газетасы, 2008 №2

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем-татар теле

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Туган телем-татар теле

Дэрестән тыш чара...

Туган телем - татар теле

О родном языке...