классный час на тему "Дуслыкта - көч"
статья (6 класс)
Предварительный просмотр:
Дуслыкта көч
Максат:дуслашу өчен кирәк булган сыйфатларга ия булуның асылына төшендерү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.
Эпиграф: ”Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт
булсын. Дуслык нык булсын өчен, үзеңә дә бик тырышырга кирәк”
I. Уку мәсьәләсен кую.
- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын ачыкларбыз.
Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәптә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында. Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте,
әйтерсең лә аннан кара песи үтте. Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар.
Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән генә килеп чыкты.
Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар.
“Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр табиблар, - малайның үпкәсенә салкын тигән. Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул.
Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.
Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.
-Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул, - Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?
-Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.
-Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? – дип сорады, малайның партасы янына якын ук килеп.
-Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борып һәм:
-Минем спорт түгәрәгенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.
Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар.Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партага утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп: -Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.
Рөхсәт итсәгез-мин барам, -диде малай.
Синең мәктәпкә килгәнеңә 2-3 көн генә, Кәрим белән юньле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле,- дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.
Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...
-Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортыдай гөҗли башлаган
сыйныфны тиз тынычландырды.
Рәсимә апалары дулкыннанудан: «-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – дия генә алды...»
I. Дәреснең темасын ачыклау.
- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
III.Уку мәсьәләсен чишү.
1 Әйт, синең дустың кем- синең кем икәнен әйтеп бирермен.
Мин сезгә бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннең “Шәкертлек әдәбе” хикәясеннән бер өзек укыйм .Риваятне тыңлап, анан нинди нәтиҗә ясап була? дигән сорауга җавап бирү.
Берничә кеше юлчы булып бер шәһәргә килгәннәр һәм шәһәр халкына: “Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә, усаллары кемнәр икәнлеген ике көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар һәм усаллар үзебезгә мәгълүм иде, шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә дуслар таптылар”, -дигәннәр.
Шәһәргә килгән юлчылар арасында нинди кешеләр булган?
-Яхшылар һәм усаллар.
Яхшылар шәһәрдә яхшы кешеләр белән, ә яманнар яман кешеләр белән ни өчен нәкъ шулай дуслашканнар?
-Димәк, берәүнең дустына карап, аның нинди кеше икәнен белеп була.
2 Төркемнәрдә эшләү.
1 бирем. Дуслыкның төрләре.
- Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?
- Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, халыклар дуслыгы,туганнар дуслыгы, табигать белән дус лык, хайваннар белән дуслык, китап белән дуслык.
Дуслыкның шушы төрләренә кагылышлы шигырьне тыңлап карыйк.
2 бирем.Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” .Дус, дуслык сүзләре белән
бәйләнешле мәкальләр белән танышу
Дусны ашыкмыйча гына сайла,...тапкач – тиз алыштырма.
-Әйт дустыңны – әйтермен үзеңнең ... кемлегеңне.
- Йөз сум акча булганчы – йөз ... дустың булсын.
- Дус көйдереп әйтер, дошман ... көлдереп әйтер.
- Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек ... сыный.
- Юләр дустың булудан акыллы дошманың ... артык.
- Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- ... тиз алыштырма.
- Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың ... куаныр.
3 бирем.Яхшы дусның сыйфатларын әйтеп бирегез.
Нинди кешене без дус дип атыйбыз? Укучыларның җаваплары
тыңланыла:
Ул сиңа тугры, сине авырлыкта ташламый, ярдәмгә килә.
Серләрне саклый белә.
Юк- барга үпкәләми, ачуланмый.
Ул сине аңлый, вак- төяк кимчелекләрне гафу итә.
Башка кешеләр янында гаебеңне сөйләми, ләкин үзеңә ялгышларны
йомшак итеп күрсәтә.
Дус үз гаебен таный белә.
Синең фикерләреңне хөрмәт итә.
- Нәрсә ул дуслык?
- Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мәхәббәт. – Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе.
4 нче бирем. Балаларның шәхси тәҗрибәсеннән.
- Үзегез укыган китаплардан, караган кинодан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез. (Җаваплар).
-Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?
- Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына дус итә алалар. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә. Әйтик, малайлар бергә дәрес хәзерлиләр, түгәрәккә бергә йөриләр, спорт белән шөгыльләнгәндә дә алар бергә.
Үзеңә дус сайлаганда, эзләгәндә менә боларны исеңдә калдыр:
1 Дустың акыллы булсын.Чөнки татар халкында шундый мәкаль дә бар:
“Дустың үзеңнән яхшырак булсын”.
2 Дустың күркәм әхлаклы булсын. Дустыбыз безне һаман яхшылыкка өндәп, начар эшләрдән тукта торган кеше булырга тиеш.
3 Дустың киңәш бирүче, хаталарыбызны күрсәтеп төзәтүче, кирәк вакытта безне тәнкыйть итүче кеше булсын.
4 Дустың серләрне саклаучы булсын. Кеше үзара сөйләшеп, кайгы – шатлыкларын, серләрен дуслары белән уртаклашып күңелен бушатасы килгән вакытлары була. Кеше, серләрен дуслары белән уртаклашса, күңеле тынычлап кала. Дус кеше мондый очракларда игътибар белән тыңларга, кирәк булганда ярдәм итәргә, сер саклый белергә тиеш.
5 Дустың динле һәм ышанычы көчле булсын.Дус итеп сайлаган кешенең динле һәм әдәпле булуы кирәк, чөнки динсез кеше үз – үзенең дошманыдыр. Үз – үзенә дошман булган кеше башкаларга чын дус булла алмый.
Ә кем сон ул чын дус?
Чын дус – эшебез төшкәндә ярдәмче, ялгызлык килгәндә хәлебезне белә торган кешеләр.
Дусны тапкач саклый белергә дә кирәк. Дуслыкны саклау өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Җаваплар: түземле , сабыр, вәгъдәле, ихлас күңелле.
Дәресне мин “Дуслар кирәк” шигыре белән тәмамлар идем.
Дуслар кирәк шатлыкларны бүләр өчен,
Дуслар кирәк кайгыларны җиңәр өчен.
Дуслар кирәк серләреңне чишәр өчен,
Кыен чакта сиңа ярдәм итәр өчен.
Дустан яхшы кеше бармы бу дөньяда?!
Дуслар – җилкән тормыш дигән зур дәрьяда.
Кояш сыман нурын сибә тирә-якка,
Ай шикелле юл күрсәтә кирәк чакта.
Миннән теләк: бик күп булсын дусларыгыз,
Дуслар белән уртак булсын уйларыгыз.
Дус ул – юлдаш, дус ул – сердәш, дус ул – терәк,
Җир йөзендә яшәр өчен дуслар кирәк!
4 Галимгә сүз бирәбез. К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының 105 нче ачып укыйк.
“Бер хәким үзенең углына әйтте: “Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә(кеше белән) аралашма. Әүвәл (иң беренче) ялганчы кеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчы кешенең сүзе су өстенә ялган язган кебектер, ышанычы юктыр, якынны ерак кыйдыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан күренсә дә, вакыйгадан, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше
сиңа һичбер зарардан хали (буш ирекле) булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма.
Дәхи вә куркак вә җебегән белән аралашма, чөнки куркак кеше белән һич имин булмассән”
- Чын дустыгызда нинди сыйфатлар булмаска тиеш? (ялган, наданлык, комсызлык- саранлык, куркаклык- җебегәнлек).
V. Рефлексия (Йомгаклау).
- Дәреснең темасын искә тешерегез.
- Дуслык темасына карата нинди гыбрәтләр алдыгыз? (Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын.).
Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?(Дуслык нык булсын өчен, үзенә бик тырышырга кирәк).
- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләне хор белән кабатлыйк hәм үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда онытмыйк. Хор белән укыйлар: “Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк-дустың синнән әйбәт булсын. Дуслык нык булсын өчен, үзенә дә бик тырышырга кирәк”.
VI. Өйгә эш:
Өй эше вариантлап :
1 “Чын дус- нинди ул?” дигән темага җавап әзерләп килергә.
2 Чын дус турында хикәя, хәдисләрне эзләп табу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий конкурса классных воспитателей "Мой классный самый классный"
В нашей школе существует институт классных воспитателей. Поэтому в своей деятельности стараюсь тесно взаимодействовать с ними. Зачастую ребята видят только одну из сторон личности классного воспитател...
Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"
Материал в помощь классному руководителю для подготовки классного часа, для оформления классного уголка на тему "Верь в себя"...
Сценарий выступления на районном конкурсе классных руководителей "Самый классный классный"
Презентация классного руководителя, включающая в себя самопрезентацию и выступление учащихся класса, поставлена в форме литературно-музыкального шоу....
Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный"
Описание опыта работы классного руководителя на конкурс "Самый классный классный" на тему: « Духовно-нравственное воспитание учащихся класса казачьей направленности на основе отечественного...
Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный"
Сценарий классного часа на конкурс "Самый классный классный" на тему: "Заходите до нашей хаты"...
Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс".
Визитка на участие в городском конкурсе классных руководителей и классных коллективов обучающихся "Самый классный класс"....
Сценарий финала районного конкурса для классных руководителей "Самый классный классный".
Есть особая категория педагогов, которые о своих учениках и воспитанниках говорят "это мои дети". Эти педагоги - классные руководители!...