Туган ягым- гөлләр иле
план-конспект

Шакирова Әлфия Мөнировна

Туган як табигате, күренекле кешеләре турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_-gollr_ilem.docx23.63 КБ

Предварительный просмотр:

Мероприятие воспитательного (краеведческого) направления

Туган ягым – гөлләр илем

(Туган якка багышланган әдәби – музыкаль кичә.

(Литературно-музыкальный вечер, посвященный родному краю)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Нижнетабынская основная общеобразовательная школа»

Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

преподаватель родного (татарского) языка и литературы

Шакирова Альфия Мунировна.

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

 “Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе”

туган(татар) тел һәм әдәбияты  укытучысы

 Шакирова Әлфия Мөнир кызы.

Туган ягым – гөлләр илем

(Туган якка багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Максат:

әдәбият-сәнгать, фән өлкәсендә үз өлешләрен керткән күренекле кешеләребез  турында күбрәк белү;

туган төбәк,туган табигать турында иҗат ителгән әсәрләр белән танышу;

Туган як белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү;

Материал һәм җиһазлау:

Туган як табигате, күренекле кешеләре турында презентация, Марс Шабаев “Салда сәяхәт” повесте, Фатих Хөсни “Тау чишмәсе” хикәясе, Рафис Хәбибуллин “Шифа чишмәсе” шигыре.

1нче алып баручы.

- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Сез бүген Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә. Рәхим итегез, түрдән үтегез, безне күреп китегез!

1нче укучы.

Туган җирем – Мөслим ягы,

Әрәмәсе, болыны.

Ярсып аккан Ык сулары

Шифалы чишмәләре.

2 нче укучы.

Туган җирдән дә кадерле,

Тагын нәрсә бар икән?

Туган якның әреме дә

Балдан татлырак икән.

3нче укучы.

Туган якның болынында

Иң иркә гөлләр үсә.

Монда һава да шифалы,

Җилләр дә сыйпап исә.

2 нче алып баручы.

 Әйе, Түбән Табын авылы, ул җирлеккә караган Югары Табын, Тамьян, Тегермәнлек, Тугаш, Краснояр авыллары табигатьнең иң уңайлы, матур һәм бай почмагына урнашкан. Ыгы да якын гына, чишмәләргә дә бай безнең яклар. Мәсәлән, Тегермәнлек авылында 27 чишмә чыганагы бар. Җиләк-җимешкә бай әрәмәсе, урманы дисеңме, хуш исле бәрән печәннәре үсә торган чиксез болынлыклары, мул уңыш бирүче уңдырышлы кара туфраклы иген кырлары дисеңме... Шунда яшәүче, хезмәт һәм җыр-моң сөюче халкы дисеңме...

Җыр:

 “Туган як кичләре”.

1 нче алып баручы.

 Без, Мөслим ягының, Мөслим төбәгенең талантларга бай булуы белән дә горурланырга яратабыз, Табын ягы да бу җәһәттән ким-хур булырлык түгел. Мөслимлеләрнең данын тулыландыруда без дә үз өлешебезне кертәбез. Менә безнең горурлыгыбыз булган әдәбият-сәнгать, фән өлкәсендә үз өлешләрен керткән күренекле кешеләребез (презентация).

1нче укучы.

 Халкыбыз күңелен, рухи хәзинәсен баетуга зур өлеш кертүче Түбән Табын авылы егете, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләүче, РФ һәм Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

2 нче укучы.

Югары Табын авылы кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Фатыйма Имашева.

3 нче укучы.

Әлмәт драма театры артисткасы Югары Табын авылы кызы Зөлфия Газизова.

4 нче укучы.

Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры оркестры музыканты Тугаш авылы егете Рамазан Вадигуллин.

5нче укучы.

Бүгенге көндә дә сәнгатькә омтылу көче яшьләребез арасында да чагыла. Шуларның берсе Түбән Табын авылы егете, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшләп бик күп образлар тудырган, хәзерге көндә “Болгар радиосы” нда “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручыларның берсе, шигырьләр, әкиятләр авторы  Илфак Хафизов.

6 нчы укучы.

Шушы мәктәптә укып белем алган, ә бүгенге көндә үз язмышларын фән өлкәсенә багышлаган шәхесләребез дә бар безнең.

         Вагыйзов Васил Вагыйз улы – отставкадагы гвардия майоры. Укытучы-методист. Чаллы шәһәрендә яши.

         Хөсәенова Гөлшат Рәис кызы - Казан федераль университетының “Филология һәм культураара коммуникацияләр институты”кафедрасы җитәкчесе, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы.

         Васил Габдулла улы Гайфуллин – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, атказанган фән эшлеклесе, педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы. Халыкара информатизация академиясе академигы, дәреслекләр авторы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.

          Газизов Флюс Мирзасалих улы – техник фәннәр докторы, профессор.

          Бакыев Салих Миңнехуҗа улы – тарихчы, журналист, матбугат отличнигы, атказанган мәдәният хезмәткәре.

2 нче алып баручы. 

Районның танылган табибы – Мизхәт Хәйбрахманов – шигъри сүз остасы.  Аның шигырьләре “Авыл утлары” газетасында басылып тора.

1 нче алып баручы. 

Безнең төбәктән чыккан иҗат кешеләренең  барысын да Туган як, аның табигате, эш сөючән халкы рухландырган, әдәбиятка һәм сәнгатькә кереп китәргә ярдәм иткәндер, мөгаен.

2 нче алып баручы.

 Әдәбиятта безнең Мөслим төбәгенә багышланган бик күп җырлар, шигырьләр бар. Прозада исә беренче булып Мөслим турында повесть язучы – Атилла Расих. Бу повесть “Ык суы буенда” дип атала.

1 нче алып баручы.

 Мөслим төбәге турында тагын бер әсәр- шагыйрь һәм журналист Марс Шабаевның “Салда сәяхәт” повесте. Повестьта безнең яклар – Тамьян, Түбән Табын, Тугаш авыллары, Ыкның табигате бик җанлы тасвирлана. Ә хәзер “Тугаш шарламасы” бүлегеннән бер өзек тыңлагыз. (Өзек 48-49 бит).

2 нче алып баручы. 

Марс Шабаев Мөслим якларыннан кайткач, рухланып “Сагыну” шигырен иҗат итә, ә композитор Мирсәет Яруллин аңа көй яза. Бу җырны беренче башкаручылар Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевлар була (җыр башкарыла).

1 нче алып баручы. 

1968 нче елда бер төркем язучылар Мөслим районына әдәби очрашулар үткәрергә киләләр. Алар-  Роза Ишморат, Рәйсә Ишморатова, Илдар Юзеев, Фатыйх Хөсни. Язучылар безнең Түбән Табын авылына да киләләр. Алар төрле очрашулар үткәрәләр, кунакларны махсус тирә-якка данлыклы булган Шифа чишмәсенә алып баралар. Фатыйх Хөсни шушы очрашудан алган тәэсирләрен  “Тау чишмәсе” хикәясендә бирә (укучы башкаруында өзек ).

 2 нче алып баручы. 

 Шифа чишмәсе турында тагын бер якташыбыз- СССР Сәламәтлек саклау министрлыгыны отличнигы Рафис Хәбибулла улы Хәбибуллин да шигырь иҗат иткән.Ул Мөслим районы Түбән Табын авылында туган. Хәзерге көнгә кадәр район хастәханәсендә теш табибы булып эшли. Шунысын да ассызыкларга кирәк, хастаханәнең теш кабинетын үзе оештырган кеше ул, Рафис Хәбибуллин. Әйдәгез, аның да шигырен тыңлап китик.

             Шифа чишмәсе

Тау башыннан, ташлар арасыннан

Челтерәп чыга шифа чишмәсе.

Күпме еллар, хәтта гасырлар

Агым суы - аның юлдашы.

Исеме дә шифа чишмәсе бит,

Кыйблаларга таба агышы.

Олы тарих аны әйтә алмый,

Аксакаллар белми язмышын.

Ә ул ага, һич тә буйсынмыйча,

Үзгәртә алмый еллар фасылы.

Кышын, җәен, язын, көзләрен дә

Агымнары аның ярсулы.

Агымнары аның моңсулы.

Чишмәләр бит агып тоташалар

Елгаларга, агым суларга.

Шифа чишмәсенең саф суы да

Үзәннәргә кереп югала.

Тау итәген шаулы урман итеп,

Үсеп җитте нарат, каеннар.

Бала чагым, гомер агышларым

Чишмә челтерәвендә чагыла.

1 нче алып баручы. 

Нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, алар үзләренең иҗат каләмнәрен тибрәтүдән туктамыйлар. Язган шигырьләрендә туган якның матурлыгы, халкының эшчәнлеге турында сөйлиләр, Ык елгасының бормаланып агуларын ак кәгазь битләренә төшерәләр.

Менә шундыйларның берсе – Флүс абый Газизов. Флүс абый Тегермәнлек авылы егете, техник фәннәр докторы.Сезнең игътибарыгызга укучылар башкаруында җыр тәкъдим итәбез, сүзләрен Флүс абый язган (җыр башкарыла).

2 нче алып баручы.

Киткәннәрне сагынып таллар елый,

Җырлап каршылыйлар кайтканны.

Бездәгедәй яклар сирәк җирдә,

Данлап яшик туган якларны.

1 нче алып баручы.

Ык буенда серле таллар җырлый,

Моң агыла туган ягымда.

Бәхет эзләп ерак киткәннәр дә

Сине, Табын, сине сагына!

Хор белән:

Безнең якта!

Безнең Мөслимдә!

Безнең Табында!

  • Шушының белән чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...