Минем кече Ватаным. Класс сәгате
план-конспект занятия (8 класс)

  Минем кече Ватаным класс сәгате  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_keche_vatanym_kl_chas.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Тема :  Минем кече Ватаным

 Дәреснең максаты:
-укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне  һәм бүгенгесе белән танышу;

- туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган җиргә тугрылык , мәрхәмәтле, туган илебезнең  патриотлары  итеп тәрбияләү.
     Җиһазлау:
1. Татарстан картасы,  презентация: Кукмара төбәге, Байлангар,Нормабаш ,Саз-Тамак авылары турында
“Илен белмәгән – игелексез,  Халкын белмәгән – холыксыз,
Ә нәселен белмәгән – тарихсыз.”“Үз илең – алтын бишек!”
“Алтын-көмеш яуган җирдән туып үскән ил яхшы.”

“Туган җирнең тузаны да кадерле, әреме дә хуш исле.”
Дәреснең барышы:

      Тарих ул –үткәнеңне барлау, халкыңны олылау, нәселеңне белү. Үз халкының үткәнен белгән, аның белән горурланган һәм киләчәктә аңа хезмәт итәргә әзер булган белемле, зыялы, сәламәт шәхес булып үсү – безнең төп бурыч. Бүгенге дәрестә без авылның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре, табигате белән танышырбыз.
      Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган.
    -     Безнең Туган илебез Русия диеп атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Татарстан,районыбыз Кукмара. Ә инде туган авылыбыз Байлангар,Нормабаш, Саз-Тамак Татартстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела.

 Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән , беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар...

 Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы- шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлы кешеләре бар.

 Еллар узган саен шактый сандагы авылларның беткәнлеге билгеле. 1966 елда Татарстанда 4855 авыл булган, ә 2010 елның 1 гыйнварына авыллар саны 3266 гына калган. Безнең күрше авыллларыбыз арасында да мондый язмышка дучар булган авыллар бар. Шуңа күрә дә без авылыбызның тарихын, һичшиксез, белергә һәм киләчәк буын вәкилләренә мирас итеп калдырырга тиешбез.

  • Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә.

 Авылларыбызның атамалары -  безнең чал тарихыбыз, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбыз.

  -   Бүгенге көндә без үзебезнең мәктәптә белем алып, туган авыл халкы өчен хезмәт иткән абыйлар-апалар белән горурлана алабыз. Авыр, әмма соклангыч тормыш юлы үткән, матур кызлар, батыр уллар үстергән әби-бабаларыбыз, туган оябыз, туып – үскән җиребез һәммәбезгә дә кадерле. Сулар һавабыз, эчкән суыбыз таза булсын.    Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш.
Һава – кеше тормышында иң кирәкле әйбер. Завод – фабрикалар, автомашиналар агулы газлар белән безнең сулар һавабызны пычрата. Яшеллек күп булган җирдә һава саф, тын алуы җиңел була. Шуның өчен дә агачлар утыртыйк, урамдагы, су буйларындагы агачларны саклыйк. Себерке әзерләү, җимеш җыю өчен каеннарны, җимеш агачларын ботарлауны туктартырга кирәк.
   Чөнки агач утырту – ул савап кына түгел, ә буыннар тарихын ныгыту да. Табигать кочагында ял итеп, җиләк – җимеш җыйганнан соң үзләре артыннан чүп – чар өеме калдырып китүчеләр бар, ә кайберләре исә учакларын да сүндерергә оныта. Табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, урман янгыннарының 75 % кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыккан. Без, укучылар, һәр ел авылны, урамнарны яшелләндерү эшендә катнашабыз, агач үсентеләре утыртабыз һәм аларны тәрбияләп үстерәбез.
    Су – җирдәге тереклек өчен иң кирәк матдә. Безнең авыл тирәсендә бик матур күлләр бар: АЮ күле,

Шулай ук, тәмле, салкын сулы кизләүләребез дә бар:     Их, яшисе иде озак, мәңге...
     Табигатьтән башка үле без,
     Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
     Чишмәләрнең кадерен белегез!
Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган. Безгә дә, укучылар, “Чишмә” операциясе игълан итеп, онытылган, авылдан читтә калган чишмәләрне юллап табып, аларны чистартырга кирәк.
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп – челтерәп аксын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
        Шулай ук халкыбызның изге урыннанрыннан саналган зиратларны да игътибардан читтә калдырмыйк. Безнең борынгы бабаларыбыз зиратка атнага ике - өч тапкыр барып кайта торган булганнар. Аякларына башмаклар киеп кенә, тавыш – тынсыз гына зират капкасын ачып кергәннәр дә, кабер әһелләренә сәлам биргәннәр. Безнең авылда да, һәр елны ата – бабаларыбзның гореф-гадәтләреннән килеп чыккан истәлекле “хәтер көне” өмәсе оештырыла. Ул көнне һәркем ихлас күңелдән эшләргә тырыша. Зиратны чүп-чардан, корыган ботаклардан чистартып, ауган борынгы кабер ташларын торгызып утыртып куялар. Укучылар, без дә ата-бабаларыбызның “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” васыятен истән чыгармыйк. Үзебезнең нәсел – ыруг күмелгән кабер өсләрен тәртиптә тотыйк.

    Без үзебезнең туган як матурлыгын саклар өчен, ата – бабаларыбызның нигезен корытмас өчен, туган җирнең именлеге өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?
     Безгә барлык көчебез белән табигатьне сакларга кирәк түгелмени?! Ә нигә соң елгаларыбыз пычрана, сулары кими, кырларда чәчәкләр, сайрар кошлар кими. Бу җавапсызлыктан килә. Һәркем эшләгән эше өчен җаваплылык тоеп, булган гүзәллеккә сокланып яшәргә тиеш. Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен саклыйк Туган җирне! Дөньяның бар җирендә дә бездәге кебек тәмле корт балы, салкын кымызлар, шифалы сулар юк. Бүгенән үк җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. Әгәр без яшь агачлар утыртсак, гөлләр үстерсәк, чишмәләрне, елгаларны тазартсак – шунда гына ата-бабаларыбызның нигезе сакланыр.
        Яшәсен урман-кырларым,
        Күктә тургай сайрасын.
        Гөл-чәчәкләргә күмелсен,
        Гел яшәсен Ватаным!
        Әй син, Кешем, миһербанлы булчы,
        Җир, су, һава – табигатемә.
        Чапма тамырын, буыннар тарихын,
        Бөртеген дә рәнҗетмә, тимә!
        Әй, кешеләр, соңга калмыйк,
        Эшкә тотыныйк, әйдәгез!
        Кадерлик без Җир – ананы,
        Бетсен чүбе, тузаны.
        Барыбызга бер ана ул,
        Гөлгә күмик без аны.
     Кеше китә - җыры кала. Будөньяда без яшибез икән, үзебездәнсоң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф- гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
       Чәчәкләрдән матур илең булу,
       Анда яшәү нинди күңелле!
       Ерак үткәндәге йөз елга да
       Бирмәс идем бер көнемне.
       Бәхетле булып тудык без
       Бу якты илдә.
       Хуҗалар булып калырбыз
       Мәңге бу җирдә!

    Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Кече һәм урта сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләү

Кече һәм урта мәктәп укучыларын бердәм дәүләр имтиханнарына әзерләгәндә кулланырга мөмкин булган эш төрләре....

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН “КЕЧЕ САБАНТУЙ”...

Талешке кече( День национального героя) Урок-модыш

У каждого народаесть национальные герои,почитание которыхукрепляет историческую память народа.У русских - этоДмитрий Донской и Сергий Радонежский, у татар - Муса Джалиль, у венгров - Януш Кошут,...

Внеклассное мероприятие "Марий Талешке кече"

Музыкально-литературная композиция "Марий Талешке кече" для обучающихся 5-9 классов....

“Минем кечкенә Ватаным” Сыйныф сәгате.

Сыйныф сәгате “Минем кечкенә илем” (Моя малая Родина)Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Ахтямова Гөлназ Мингали кызы. 1 сентябрь 2014 елБез бүген кечкенә Ватан турында сөйләш...

Марий тиште кече

Марий тиште кече (класс деч ӧрдыжсӧ паша)1в. Поро жапда лийже, пагалыме таҥ-влак.2в. Поро кече чылалан.1в. Мландымбаке лум возын, уремыште теле озалана гынат, марий календарь мыланна кече гыч кечышке,...