Кешелекнен нигезе син- ӘНИ
план-конспект занятия (9 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

Мәктәп тугәрәкләре, класстан тыш чаралар өчен кулланма, занятие өчен дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_2.docx29.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кешелекнең нигезе син –әни.

Максат: аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген     төшендерү;  аларга ихтирам,   шәфкатьлелек,  мәхәббәт тәрбияләү;  алар турында кайгыртучанлык   хисе  булдыру.

Занятие  барышы.

  1. Оештыру олеше.

         Укытучы: -    Хәерле көн, укучылар!  Хәерле көн килгән кунаклар. Укучылар шулай ук үзегез дә бер – берегезне сәламләп алыгыз әле.  Бүген безнең дәресебездә кунаклар да катнаша. Алар – безнең нәтиҗәле эш күрсәтүебезне көтәләр. Әйдәгез, сынатмыйк. Барлык көчебезне, уй – фикерләребезне бүгенге дәрескә багышлыйк.   Сез  буй җиткән кыз һәм егетләр, ә без – апалар һәм абыйлар.  Ләкин кайчандыр без дә бәләкәй булганбыз. Ә кайчандыр без бөтенләй булмаганбыздыр. Бу якты дөньяга килгәнче безнең белән нәрсә булды икән? Һәм шушындый матурлыкны күрергә,  бер – берләребез белән очрашырга, аралашырга кем ярдәм итте икән. Занятиебезнең темасын ачыклау өчен хәзер  слайдларга күз салырбыз.

     ( 2-10 слайдлар күрсәтелә)

  1. Дәреснең темасын укучылардан әйттерү.

Укытучы: - Слайдларда кем турында сүз барды?

Укучылар: Әниләр.

Укытучы: Шулай итеп без бүген Әниләр турында сөйләшербез. Мин сүземне Һ. Такташның шигъри юллары белән дәвам итәсем килә.

11 слайд.                             Ана! Нинди бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын- кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

 Укытучы: Шагыйрь ни өчен аналарны  бөек исем белән зурлаган? Ни өчен ана булган хатын – кыз гына матур була ала дигән?  Әниләргә хас нинди сыйфатларны әйтә алабыз.  ӘНИ- АНА

 Төркемнәр белән  эш. финк-райт-раунд-робин)Укучылар бирелгән сорауларга җавап алалар.

 

Укытучы: Ананың гаиләдәге роле кешелек тарихында яңалык түгел. Ул бу вазифаны гасырлар буе намус белән башкарып килә. Кошлар үз балаларын тәрбияләүне канатлары ныгып оча башлаганчы, азык эзләп тамакларын туйдыра һәм мөстәкыйль яши алуларына ышанган көнгә кадәр дәвам итә.

Имезүче хайваннарның да ана затлары үз балаларын тудырып, имезеп-ашатып, тәрбияләп-өйрәтеп, тормышта үзләре азык табып көн күрергә өйрәткәч кенә бу вазифаны үтәүдән туктый.

Гаиләдә ананың ролен күрсәтүче иң гыйбрәтле мисалларның берсе бал кортлары тормышында күзәтелә. Бал кортлары бары тик гаилә белән генә яши. Җәй уртасында күп үсемлекләр чәчәк атып бал җыйнау чоры башланганда умарта гаиләсендә 60–80 мең чамасы корт туплана. Аларның барысы да эшли, һәрберсе үз вазифасын үти. Бу катлаулы процесслар гаилә башлыгы – ана корт йогынтысында бара. Корт анасы юкка чыкса, умарта гаиләсе яшәүдән туктый, таркала. Хайваннар тормышыннан алынган мисаллар тереклек дөньясындагы ана роленең күркәм үрнәкләре булып тора.

Укытучы: Без дә сезнең белән бүген ана ролен кешелек җәмгыятен төзүче буларак карарбыз. Аналарның тырышлыгы, мәхәббәте, балаларына һәм олыларга булган хөрмәт нәтиҗәсендә генә тату гайлә төзеп булганын без тормыш мисаллары аша карап китәрбез.

  1. Яңа теманы аңлау

Укчыларга тормыштан алынган хәлләр бирелә. Алар төркемнәрдә ситуацияләрне чишәләр һәм нәтиҗә ясыйлар.

Беренче ситуация

        Аны бу кыяфәттә күреп аптырап калдым .  Соңгы чорда үзем дә тазалыкка туймый башладым. Түзәргә, балаларны үстерергә туры киләчәк инде…»

Укытучы: Гаилә корып яши башлаучыларның гаилә тормышына әзерлекләре, тәрбиялелек дәрәҗәсе югары булса да, аларның гаилә шартларында яшәешен яшь парларның кайсы булса да берсе көйләп алып бару хаҗәте туа. Тормыш тәҗрибәсе көйләүче һәм җайга салучы ролен күпчелек очракта хатын-кызларның уңышлырак башкаруын күрсәтә. Хатын-кызның мондый роленең әһәмияте гаиләдә балалар тугач тагын да арта. Хатын-кызлар бу рольне әни буларак, аннан соң әби, дәү әни булгач та башкаруларын дәвам итә.

   12 слайд.    НИГЕЗ.   Димәк, бәхетле гаилә төзүнең беренче сере –үзара мөнәсәбәтләрне көйләү, җайга салу.  Аларны көйләүче – әниләр.

Икенче ситуация

Есть такие семьи-пчельники, большие, дружные, от содружества веселые, в веселой работе неутомимые . Постепенно и невольно и сам я засиживался дольше, нежели полагается в палате, и дети ее стали моими друзьями…

Над чем заставляет задуматься эта история?

Согласны ли вы с тем, что жить в дружной и сплоченной семье – счастье?

Как вы думаете, почему мать из этого рассказа, несмотря на свою болезнь, лучилась радостью и счастьем?

    13 слайд.   СТЕНА. Шулай итеп, бәхетле гаилә төзүнең икенче сере - бер-береңә ярдәм итү, якыннарыңа авыр вакытта булышу, терәк булу. Ә терәк ролен, билгеле инде, аналар уйный

Өченче ситуация

 Это рассказывает девочка.

«Мне было семь лет, когда заболел отец.   Всегда, когда смотрю ей в глаза, вижу неугасимый свет великой человеческой любви».

  14 слайд. ТҮБӘ.   Ниһаять,безнең бәхетле гаиләбез  төзелеп бетте һәм без түбәне ябып куябыз.  Бер – береңә хөрмәт, тугрылык белән караганда гына гаиләң нык һәм тату була.  Ләкин шуны истә тотарга кирәк! Турылыклы дуслыкны, саф мәхәббәтне, эчкерсез яратуны зур сабырлык һәм түземлек белән, акылны юлдаш итеп ашыкмыйча эзләргә кирәк. Тапканнан соң бәллүр савытны ватылудан, чиста чишмә суын пычранудан, якты кояш нурларын тоныкланудан саклаган кебек сакларга кирәк.

    Укытучы:  Укучылар, без сезнең белән  Гаилә, торак, тормыш-көнкүреш матурлыгы күптөрле факторлар йогынтысында формалашканын карап киттек. Һәм алар  барсы да  хатын-кызларыбыз – әниләребез йогынтысында барлыкка килгәнен карадык. Моның өчен кызларыбызга искиткеч күп сыйфатларга ия булу, гаилә тормышы үзенчәлекләрен аңлый, гаилә әгъзаларына йогынты ясый алу, аларның гаилә күләмендәге эшчәнлеген көйләү һ.б. бик күп эшләрне башкара белү сорала. Мондый әзерлекне алар күпмедер дәрәҗәдә дөньяга килгән көннән башлап яшәү дәверендә үзләштерә. 

Укытучы: (Слайд 15 .) Бу урында без танылган фикер иясе, дин галиме, җәмәгәть, эшлеклесе, тарихчы, журналист, педагог һәм әдип Риза Фәхретдиннең кайбер фикерләре белән танышып китмәсәк дөрес булмас.

Мәшһүр мәгърифәтчебез шәхес тәрбияләүне бишектән  башларга кирәк дип саный һәм  шуңа күрә ана булган хатын- кызның үзен тәрбияләү мәсьәләренә дә бик күп игътибар бирә.  “Бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять  алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора” дип саный ул. Хатын-кызның нинди булырга тиешлеге хакында ул , бик тапкыр  итеп болай ди :”Хатын дип әйтү –бер өйне тәртиптә тотучы вә бер гаиләне кагыйдә буенча тәрбияләүче “.  Моннан чыгып  без мәшһур мәгърифәтче галимебезнең хатын –кызга  зур хокукларга ия  булган , гаиләнең дә , җәмгыятьнең дә терәге булган хәтта  җәмгыятьнең бугенесе һәм киләчәге өчен дә җаваплы олуг зат итеп бәяләвен күрәбез

Укытучы: Сезнең алдыгызда Риза Фәхреддиннең  3 хезмәтенә – “Тәрбияле ана”, “Кыз бала әдәпләре “, “Тәрбияле хатын  “ хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы бар. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтик әле. (Төркемнәрдә эш. Һәр төркем үзләре кабул иткән 4 кагыйдәне күрсәтәләр.)

  • Шушылардан чыгып,  гаилә корырга әзер кызларда нинди сыйфатлар булырга тиеш дип уйлыйсыз?  Слайд 16.

  Татар халкы  үз кызларының:

− сылу һәм чибәр, ләкин буяулар белән йөзе бозылмаган;

− тыйнак, ләкин җебеп тормый торган;

− сүз тыңлаучан, ләкин кем ни әйтсә, шуны эшләп йөрми торган;

− эшчән, ләкин һәркем кушкан эшне уйламыйча үтәми торган;

− матур итеп зәвык белән киенә, ләкин кемдә нәрсә күрсә, шуны гәүдәсенә элми торган;

− матур итеп сөйләшә, ләкин кирәкмәгәнне, буш сүзне, гайбәтне сөйләмәүче;

− егетләр белән аралаша, ярата белә, ләкин очраган һәр егет белән танышып, муенына сарылмый торган;

− белемле, матди проблемаларны хәл итә торган һөнәрле, ләкин белеме белән мактанмаучы һәм башка бик күп күркәм сыйфатлы шәхес булуларын тели.

  4  Ныгыту

Укытучы: - Ләкин гаилә төзү  гел җай гына барамы? Нинди очракларда һәм нинди  Кызлар ана вазифасын башкаруга һәм гаилә шартларында яшәүгә әзер түгелләр? Сез моңа нинди мисаллар китерә аласыз?  (Хатын-кызлар арасында спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, наркотикларга тартылу, бик яшьли тәртипсез җенси тормыш башлау, үз балаларыннан ваз кичү, аларны тудыргач ташлап калдыру очракларының булуы кызларыбызны әни булырга, гаилә корырга хаклы түгелләрен дәлилли)

Төркемнәрдә эш башланганчы мин сезгә  “Замана килене” мәзәген сөйләп үтәм.

Өйдә тотарга су беткән. Әби белән бабай чиләк тотып ишек алдына чыкканнар. Бабай:

-Мин барам,- дип әйтә, ди. Әби аңа каршы:

-Юк, мин барам, тау менгәндә синең тының бетәр,үзем барам,- дип әйтә, имеш, ди.

Килен көзге алдында бизәнеп маташа икән. Тәрәзәдән башын тыккан да:

-Нигә сез бала-чага шикелле юкка тавышланасыз? Алдан берегез алып кайтсын да, аннары икенчегез барыр,- дигән.

Укытучы: - Мәзәкнең нигезендә нинди фикер ята?

Укучы: - Килен акыллы булып  кылана, әби белән бабайга киңәш бирә. Үзенең нәрсә эшләргә тиешен белми.

   Дүртенче ситуация

Мария Кравчек. Только что как раз разговаривала с дочкой. Злобой так и пышет. Помнит все обиды из детства (ей 24 сейчас)  

Бишенче ситуация

Письмо дочери от Матери

 

Укучы:   Әниләр мәхәббәте шартлар куймый, бернәрсә таләп итми. Аңа лаек булу кирәкми. Әниләр без булганга шат, алар безне ничек бар, шулай яраталар. Вакытлар узу белән без бу мәхәббәткә шулкадәр күнегәбез, хәтта кадерен белми башлыйбыз, югары бәяләмибез һәм иґътибар итми башлыйбыз. Безгә ул шулай булырга тиеш кебек тоела. Әни кеше үз баласыннан аны яратуын таләп итми.

  Укытучы:   Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Сәйфи Кудашның шигъри юлларын укып үтик.

                Иң изге кешең-әни икән,

                Ул синең өчен генә яши икән.

                Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                 Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.  Шундый гыйбрәтле хикәяне хәзер мин сезгә тәкъдим итәм.

  Бер күзле ана турында хикәя.

      Гомерем буе әниемнән оялдым, чөнки ул бер  күзле генә иде. Әтиемне бөтенләй хәтерләмим...Әни мине башка балалар шикелле яхшы итеп  киендерергә тырышты. Ә үзе аларның әниләре янында шыксыз, ямьсез күренә иде. Шуңа күрә, мин аны дусларыма күрсәтмәскә тырыша идем.

       Бервакыт, сагындым, дип мәктәпкә килде. Мин оятымнан җир тишегенә төшеп китәрдәй булдым  һәм чыгып качтым. Икенче көнне миннән иптәшләрем көлде. Мин аны тагы да көчлерәк күрәалмый башладым. “Мондый ямьсез әнием булганчы, бөтенләй булмавың яхшырак. Үлсәң дә үкенмим,- дип кычкырдым. Әни дәшмәде.

      Минем тизрәк өйдән, әни яныннан китәсем килде. Тырышып укыдым, югары  белем алдым, өйләндем. Озакламый балалар туды. Мин бәхетле идем, чөнки барсына да үз тырышлыгым белән ирештем. Әнине искә дә алмадым.

         Бервакыт ул шәһәргә килде. Балалар әбиләре барлыгын белмиләр иде  һәм  әбиләреннән көләргә тотындылар. Ул бөтенләй кыяфәтсез иде. Күптәнге үпкәм тагы баш калкытты.”Нәрсә, син мине хатыным, балаларым алдында көлкегә калдырырга теләдеңме ? – дип, аны ишекнең тышкы ягына эттем.

      Берничә ел үтте. Мин тагы да зурырак уңышларга ирештем. Укыган мәктәбемнән очрашуга чакыру  килгәч, кайтырга булдым. Очрашу күңелле үтте. Китер алдыннан, никтер үзем дә белмим, шәһәр буйлап йөрисе иттем һәм үзебезнең иске йортыбыз янына килеп чыктым. Күршеләр әнинең үлгәнлеген хәбәр иттеләр, аның миңа язган хатын тапшырдылар. Мин кайгырмадым да хәтта, хатны да ташламакчы булдым.

     Ләкин ачып укый башладым:” Исәнме, улым!  Барсы өчен дә мине гафу ит. Бәхетле балачагыңнан мәхрүм иткән өчен. Минем аркада оялырга мәҗбүр иткән өчен. Рөхсәтсез өеңә килгән өчен. Синең балаларың бик матур  һәм   сиңа охшаганнар. Сакла син аларны. Билгеле син хәтерләмисеңдер. Бәләкәй чакта синең белән бәхетсезлек булды һәм син бер күзсез калдың. Мин үземнең бер күземне бирдем, чөнки башкача мин сиңа булыша алмый идем. Син барсына да үзең ирештең. Ә мин сине бары яраттым, уңышларың белән горурландым һәм бик бәхетле идем. Синең әниең.”

 Укытучы: Бу гыйбрәтле хикәядән без нинди сабак  алабыз. 

Укучы: Әни җирдә иң газиз, якын кеше.Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сендергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?  Без әниләрне нинди бар шулай яратырга тиеш. 

Укытучы: . Югарыдагы вакыйганы укыганнан соң, бала булган һәр кеше үзенең әнисен аерым бер хөрмәт белән олыласын иде. Әниләрнең кадерен белеп, аларны хөрмәтләгән кеше үзе дә ике дөньяда хөрмәтле булыр. Пәйгамбәребездән килгән хәдистә: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – (СЛАЙД 20) дип әйтелә. Бу хәдиснең икенче бер ягы да бар. Әгәр дә әниләр рәнҗесәләр, әлбәттә, бу рәнҗеш безне дөньяда да, ахирәттә дә хәсрәтле итәчәк.

  Ананың балага тәрбия-тәэсир кодрәте гаилә яки нәсел-нәсәбе белән генә чикләнми. Милләтнең әхлагы ана тезләрендә, ана итәгендә калыплана. Менә ни өчен Ана хакын хаклауны халык Алла хакын хаклауга тиңләгән!

  Ана хакын олылап әйтелгән халкыбыз өйрәтүләрен хәтердән чыгармыйк. Плакаттагы язуларга игътибар итик әле.

  «Анаңны, аркага йөкләп (күтәреп), өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны җиткерә алмассың».

  «Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың».

  - Күрәсезме, нинди чагыштырулар! Алар безгә гасырлар кичеп ирешкәннәр, шуларны акылыбызга гына түгел, җаныбызга да сеңдерү зарур.

  1. Йомгаклау.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан  бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип бик дөрес әйткәннәр

       Тәрбияле ананың гына баласы тәрбияле була. Димәк, хатын-кыз – гаиләнең нигез терәге. Алай гына да түгел, хатын-кыз – бөтен бер милләтне тәрбияле итеп саклап калучы. Хатын-кыз үзенең килеш-килбәтенә, эш-гамәлләренә, кешеләр белән мөнәсәбәтенә игътибар иткән кебек, бала тәрбиясенә җитди карарга тиеш. Шулай булганда бер гаилә генә түгел, ә җәмгыять тә сау-сәләмәт, әхлаклы, төзек булачак.  

      Слайд  21.  Аналарның  хезмәтен зурлап,  аларга хөрмәт йөзеннән  ноябрь атнасы ӘНИләр көне итеп игълан ителде. Сезнең дә әниләрегезгә  булган бүләкләрегез бардыр. Ә хәзер рөхсәт итсәгез аларны карап китербез.

( Укучылар әниләренә багышланган презентацияләрне күрсәтәләр. )

Рефлексия.

        - Бүгенге занятие сезгә ошадымы?

         - Дусларыгыз белән нинди яңалыклар белән бүлешер идегез

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....

Спорт - сәламәтлек нигезе.

Тәрбия сәгате. Сочи 2014 Олимпиаданы искә алып үткәрелгән дәрес....

Спорт - сәламәтлекнең нигезе

Универсиада – студент егетләр һәм кызлар ярышы. Беренче тапкыр ул 1923 нче елның май аенда Парижда үткәрелә. Ул Бөтендөнья студентлар уены дип атала, ә 1959 нчы елдан башлап бу уеннар Универсиада дип ...

Фигыль нигезе

5нче татар сыйныфында фигыль нигезе буенча ФДБС буенча дәрес эшкәртмәсе...

Доклад "Гаилә-сыйфатлы белем нигезе"

Укытучыларның август киңәшмәсендә ясаган чыгыш....