“Язмышлар бит без дигәнчә түгел алар...”
материал на тему

   Аккош күлендә сагыш, моң.

   Юксынып сорый урман:

   Гасырның үзе кебек чал

   Кайда дип синең Туфан?


татар халкының бөек улы Хәсән Туфанның тормыш юлы, иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hasan_tufan.docx26.32 КБ

Предварительный просмотр:

“Язмышлар бит без дигәнчә түгел алар...”

1нче алып баручы.

   Аккош күлендә сагыш, моң.

   Юксынып сорый урман:

   Гасырның үзе кебек чал

   Кайда дип синең Туфан?

   Үзем дә эзлим, шушыннан

   Узган эзләрен беләм.

   Чәчәкләр карый күземә

   Туфан күзләре белән.

    2нче алып баручы.

    Ул юкта ромашкаларга

    Кунмаган хәтта тузан.

    Сыйпыйм башларыннан сөеп,

    Сыйпаган кебек Туфан.

    Аккош күлендә сагыш, моң.

    Юксынып сорый урман:

    Гасырның үзе кебек чал

    Кайда дип синең Туфан?

Слайд 1 ( Чараның темасы)

1нче алып баручы.

 Сөекле шагыйребез Сибгат Хәким бу шигырен халык әдибе Хәсән Туфанга багышлап, аны юксынып, яратып язган. 2010 нчы елның 9нчы декабрендә, татар халкының бөек улы Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулды. Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбезне аның якты истәлегенә багышлыйбыз.

Сәхнә ачылганда ана бишектә бала тирбәтеп утыра. «Бишек җыры» яңгырый.  «Улым» шигыре.

Слайд 2 (Х.Туфаннарның өй күренеше)

 Ана:

Безнең өчен кемнәр булыр,

Синнән дә кадерлерәк.

Улым, син бит безнең өчен

Көтеп алынган бүләк.

Сиңа карап туя алмый

Әткәең һәм әнкәең.

Язмышларың ап-ак булсын,

Иманлы бул, бәбкәем.

  Әти керә.

Әти:

- Улым туды! Улым… Тагын бер сөенеч, я  бер Аллам, мең рәхмәт сиңа, унынчы балам .  Исеме Хисбулла булыр, хисле, нечкә күңелле булыр, Алла боерса.

(Ана баласын күтәреп чыгып китә, әти кеше юлга җыена, сумка тутыра.  Сәхнәгә 6 яшьлек бала йөгереп чыга.)

Слайд 3 (Авыл күренеше)

Әти.  Нәрсә булды ,улым, берәрсе куамы әллә сине?

Бала. Җиккәнбаш урамындагы малайларны үртәп такмак чыгарган идем,шулар.

Әти.  Яле, яле, миңа да сөйләп күрсәт әле.

Бала.  Бер сызгырсаң, качып китә

            Аръяктагы малайлар,

            Малай түгел, әтрәк-әләм,

            Тиз күгәргән калайлар.

Әти.  Такмагың әйбәт булган, тик болай урам белән урам үртәшеп йөрмәгез, тату булыгыз.

Бала. Әти, алар үзләре мине үртиләр, «отпауший» диләр. Нишләп алай дип әйтәләр алар? Әти, аннары фамилияне дә үзгәртик әле, мәдрәсәдә минем фамилиядән көләләр.

 Әти.  Улым, тыңла әле. Безнең Кармәт авылындагы кешеләр Ходайның каргышына юлыккан бәндәләр. Авылның күпчелек кешеләрен Явыз Иван патшаның иярченнәре чукындырган, алар безнең динебезне пычратканнар. Әмма  бабаларыбыз сатылмаганнар, үз диннәрен саклап калганнар: туган балаларын чукындырмаганнар,чиркәүгә йөрмәгәннар. Моңа патша хөкүмәтенең бик ачуы чыккан, Гобернатыр авыл халкын бөтен кешелек хокукыннан, җир хокукыннан мәхрүм иткән. Туган балаларның фамилиясен ата-бабасыннан башлап язарга ярамаган. Мәкерле  җаннар, безне мыскыллап,  сабыйларга аналарының фамилияләрен биргәннәр. Шулай итеп минем фамилиям әбиегезнең исеменнән чыга – Зөләйхин була. Сезне әниегезнең исеме белән йөртергә куштылар, Шуңа сез Гөлзизин булдыгыз.

Бала. Әти, әйдә без бабай исемен алыйк, Дуфан булыйк.

Әти.   Булырбыз, улым, булырбыз, ашыкма гына.Ә хәзер миңа җыенырга кирәк.

Бала. Әти, син кая барасың?    

Әни керә.

Әти.  Күрше авылга мич чыгарырга барам, улым, аннары Υзи авылына кереп сәгатьләр төзәтеп чыгасы булыр.    

Әти чыгып китә.

Бала.  Әнием, нигә әти безнең авылда гына эшләми соң? Безгә дә рәхәт булыр иде.

 Әни.  Безнең авылның җире аз шул, улым. Урыс Кармәте ягыннан  алпавыт җирне кыскан, Аксу ягыннан алпавыт Морковник безнең җиргә басып кергән, калган якта - урман. Авылның җире бик аз, шуңа әтиең яллауга китеп эшли. Әзиеңнәр дә шулай эшләрләр.

Бала. Мин дә әзиемнәр кебек зур булырмынмы,әни?

Әни.   Булырсың, улым, булырсың. Ә хәзергә сиңа яхшы кеше булып үсәргә кирәк.

Бала.  Яхшы кеше булу өчен нишлиләр  соң, әни?

Әни.   Дөньяда явызлык кылмыйча, һәрнәрсәдән ямь табып яшәргә кирәк. Табигатькә генә күз сал, балам, никадәр матурлык! Һәрбер агач, һәрбер чәчәк безгә ямь бирер өчен яратылган. Ә беләсеңме, алар бит сөйләшә дә белә.

Бала. Сөйләшә белә?!

Әни.   Әйе, әйе, чишмә үзенчә җырлый, кошлар сайрашып аңлаша. Күрәсеңме, киек казлар каңгылдаша. Аларның  үз туган илләрен калдырып чит-ят җирләргә китеп барышлары. Ишетәсеңме, алар нинди моңлы. Кайтырлармы алар кабат туган илләренә? Шул турыда моңланалар алар.

Бала.  Кая китәләр соң алар, әни?

Әни.   Җылы якларга, кышкы салкыннан куркып китәләр алар. Ләкин яз җитү белән кире туган якларына кайталар, кошларга да туган яклары кирәк, улым. Син дә үсеп буй җитәрсең,ерак җирләргә китәрсең. Кая гына барсаң да туган җиреңне, авылыбызны онытма. Ә хәзергә, әйдә урманга барып кайтыйк,кышка үләннәр җыйыйк.

Слайд 4 ( Киек казлар очкан күренешләр)

Бала. Әнкәем хисләре шикелле

Тылсымлы,шигырьле аяз төн...

Мин бит бу йолдызлар илендә

Биш яшьтә чакта ук адаштым.

Яңадан шунда мин – Кармәттә-

Галәмне күзәтәм болдырда.

Алтмыш биш елдан соң эндәшермен

Җидегәнгә,Көянтә йолдызга.

Алып баручы. Татар телендә “туфан”сүзе – ташкын, давыл дигәнне аңлата. Бу псевдонимны Туфан бабасының кушаматыннан ала. Ташкын булып, туфан булып керә шагыйрь татар әдәбиятына. 1924 нче елда татар мәркәзе булган Казанга алар икәү киләләр. Шагыйрь Хәсән Туфан һәм булачак артистка Луиза Салиаскарова. Юлда бер-берсенә юлыккан юлдашлар түгел, алдан сөйләшеп юлга чыккан кешеләр. Алар арасында зур мәхәббәт була.

 

“Казан кичләре” җыры яңгырый. Парлы ак бию башкарыла.

Слайд 5( Казан күренешләре)

1 нче алып баручы. 1934 нче елда, ниhаять, алар өйләнешәләр. Гаиләсе белән Хәсән ага ике еллап кына тыныч шартларда яшәп кала... Хәсән ага Туфан – ачы язмышлы кеше. Аңа ялган яла ягып, 1940 нчы елның 18 нче ноябрендә, иртән эшкә барганда, кулга алалар. Өендә тентү ясыйлар, бик күп язмаларын юк итәләр.

2 алып баручы.

Шомыртларның чәчкә аткан чагы,

Хуш исләрен чәчкән чак иде.

hавалар саф, ә болытлар ап-ак,

Күңелләр дә шулай ак иде.

    Шомыртларның бөдрә чәчкәләрен

    Сөеп йөри идең шатланып...

    “Мине чакыралар, хәзер кайтам”,-

     Дип киттең дә... Ләкин кайтмадың...

Слайд 6 ( Камера күренеше)

Судья тавышы. Революциягә, совет хөкүмәтенә каршы көрәшүдә гаепләнеп, Хәсән Туфан  үлем җәзасына тартыла.

(Хәсән бер иптәше белән кулын артка куеп, конвой белән сәхнәгә чыга)

Урыс. Я не знаю, кто вы, но прощайте незнакомый друг. Это конец.

Сәхнә артыннан тавыш. Гегель турында уйлыйм.Υлем процессын тикшерергә булдым. Υлем, әҗәл ничек килә, ядрә кергәнен сизеп, үлемнең ничек килгәнен тикшермәк булдым. Теге дөнья белән бу дөнья арасын ачыкларга кирәк, дидем. Хис, тойгы, әҗәл һәм юклык...

 (Сәхнәгә хәрби чыга, конвой колагына пышылдый, кәгазь суза).

Конвой. Хәсән Туфановка үлем карары гомерлек сөрген белән алыштырыла.

Х.Туфан елый.

Конвой. Еламагыз, Хәсән абый, хәзер котылдыгыз инде.

Алып баручы.  Сөргендә Себер халкы белән Хәсән Туфан тиз уртак тел таба. Җирле халык әдипне бик хөрмәт белән искә ала. Аның hәрвакыт чиста, пөхтә киенүен, мөлаем йөзле, гади, туган теленә, иленә, сөйгән хатынына тугры булып калуын әйтәләр. Хәсән Туфан яшәгән авылның управляющие Иван Николаевич Бик болай дип искә ала: “Халыкчан кеше, халык рухы белән яши иде ул. Аннары инде бик күп укый иде. Ну ярата иде укырга! Укый hәм... яза иде. Бик күп яза иде. Без бит аның нәрсә язганын, нинди зур язучы икәнен белмәдек... Аннары, аннары бит ул үзенчә яза иде. Бер читкәрәк елышып утырыр иде дә, язар да язар иде...”

Ссылка күренеше. Х.Т. далада көтү көтеп йөри.

Укучы.

Чыбыркысын аскан яшь көтүче

Мал артыннан йөри сызланып,

Йөрәккәе ташып,сузып җырлый,

Болыннарда яши моңаеп.

Текә торган биек тау башыннан

Зонтик ясый кулын кояшка.

Әй, син, кояш, сөйләп бирче аңа,

Тизме кайтыр егет бу якка?

Матур гөлләр, алсу чәчәкләр дә

Шатлык бирми минем дустыма.

Еракларга әрнеп күз сала да,

Җилгә сөйләп серен уфтана.

(Хәсән Туфан утырып шигырь яза. )

Бию. “Агыла да болыт агыла” көенә.

Алып баручы.

Хәсән Туфан – шәхес культының бөтен авырлыкларын, бөтен дәһшәтен үз җилкәсендә татыган кеше. Нахакка тагылган гаеп аны 16 елга туган җиреннән аера. 1956 нчы елның 27 нче август карары белән Хәсән Туфан тулысынча аклана, 1942 нче ел карары инкарь ителә, хаксыз дип табыла...Ләкин йөрәктә күпме сагыш, күпме юксыну...

Алып баручы.

Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы?...

Бәйлисе бар йөрәкне.

Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем далада:

Кайт!...- дип хатлар килделәр...

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

-Бусы- алкалары,

Бусы – кабере...- диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

Сау!- дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?-

Бәйлисе бар йөрәкне...

Слайд 7( Луиза Салиаскарова фотосы)

Алып баручы. Нинди генә авырлыклар күрсә дә Хәсән Туфан туган иленә, халкына, сөекле хатынына тугры булып кала. Шагыйрьнең авырлыкларын уртаклашучы кеше хатыны була. Ирен халык дошманы дип кулга алгач,Луиза Салиаскаровага бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Татар академия театры артисткасы һәм Казан театр училищесы  укытучысы Луиза Салиаскарованы эшеннән алалар, ипи карточкалары бирми башлыйлар, квартирасыннан куып чыгаралар. Ул ике кечкенә бала белән бернинди ярдәмсез, эшсез, ач кала. Шушы авырлыклардан улы үлә. Ләкин өметен өзми, иренә өметле хатлар яза, улларының үлгәнен дә хәбәр итми. Яшәргә бернинди чарсы калмагач,ач, хәлсез хатын кан бирә башлый- донор була.

Укучы.

Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр:

“Сагынма!”- дип, янап киткәннәр...

Күрмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең....

Еллар сине донор иткәннәр.

Посылкалар белән ярдәм иттең:

Без бит илдә...өйдә бит...-дидең.

Ә ул ярдәм

Каныңа алыштырган

Паекларың икән бит синең...

Алдарсың  дип уйлый идем мени?

Ә син мине алдагансың ич:

Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

Җаның белән ялгагансың ич!

Алып баручы. Аларның мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана: күрешү таңы килеп җиткәндә генә Луиза Салиаскарова үлә.

Слайд 8  ( ромашкалар)

Җыр”Әйткән идең”(Х.Туфан сүзләре,Ә.Бакиров көе).  Бу вакытта Хәсән Туфан хатыны каберенә ак ромашкалар китерә.

Хәсән ага янына мәктәп укучылары киләләр.

- Хәсән ага, без сезне үзебезнең мәктәпкә  бәйрәмгә чакырырга килдек.

- Рәхмәт, нинди бәйрәм уздырасыз балалар?

- “Шигърият бәйрәме” уздырабыз, Хәсән ага, телисезме, сезгә шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.

- Бик рәхәтләнеп тыңлар идем, ягез әле.

Укучылыр башкаруында шигырьләр яңгырый.

  1. И телем, сансыз гасырны

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.

И безнең батыр телебез,

И безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.

  1. Иңгә- иң безнең теләкләр,

Кулга-кул уйларыбыз,

Якты язмышларга таба

Барасы юлларыбыз.

Син – минем тере тарихым,

Син – минем киләчәгем.

Тик синдә газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

Алып баручы. Талант – чиксез байлык. Талант – ул әдип иманының сизгерлеге, җанының халык язмышын кайгыртуга көйләнгән булуы. Талант халыкка хезмәт итәргә тиеш. 80 яшенә кадәр Туфан бөтен барлыгы белән халыкка хезмәт итте.

         Күңелләр тула торырлар,

         Бу җаннар тынмас инде.

         Шагыйрьләр туа торырлар,

         Туфаннар булмас инде.

2 нче алып баручы. Әйе, күпме генә яшәмә, ахыры бер: кеше китә. Хәсән Туфан чын шагыйрьнең беркайчан да картаймаганлыгын раслап китте. Ул чәчәк булса, hичшиксез, ак чәчәк аткан булыр иде. Күпкырлы hәм бай иҗаты аның hаман да шау чәчәктә утыра, ак чәчәктә. Халык шагыйренә багышланган кичәбезне Илдар Юзеевның шигъри юллары белән тәмамлыйбыз.

  Алып баручы.

Сине эзлим hаман, Хәсән абый,

Аккош күле. Кыш.

Урманнардан, сукмаклардан эзлим.

Син юк. Бүлмәң буш.

Синнән башка үтмәсә дә

Шигъри бәйрәмнәребез,

Үзең җитми җанга. Кайда соң

Син пәйгамбәребез?

Юк, эзләмим сине җир астыннан,

Кабердән, таштан.

Рухың мәңгелеккә тоташкан да

Күкләргә ашкан.

Күрмәсәм дә, шигъри пәйгамбәрем,

hич өмет өзмим.

hәрчак сине Тукай киткән яктан,

hәрчак сине Такташ киткән яктан…

Күкләрдән эзлим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язмышлар язылганда"(И.Салаховның"Колыма хикәяләре", Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес.а

11нче сыйныфта И.Салаховның "Колыма хикәяләре" һәм Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары

Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышын...

Язмышлар бит без дигэнчэ тугел

Хщсщн Туфан иҗаты буенча интеллектуаль уен...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

«Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)

Тема :     «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)Максат:1.   Хәсән Туфанның  иҗат юлы белән тулырак танышу.2. Лирик шигырьләре хакында фикер йөртә б...

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...