Язмышлар бит без дигэнчэ тугел
методическая разработка (6 класс) по теме

Хщсщн Туфан иҗаты буенча интеллектуаль уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazmyshlar_bit_tufan.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Язмышлар бит
Без дигәнчә түгел алар...
(Хәсән Туфан иҗаты буенча интеллектуаль уен)
Максат. 
Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән тулырак таныштыру, балаларны шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү һәм укучыларда туган илгә, туган телгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус-ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. 
Хәсән Туфан портреты, "Гүзәл гамь”, "Лирика” һ.б шигырь җыентыклары, шагыйрь турында язылган газета-журнал мәкаләләре, "Хәсән Туфан” CD дискы, "Шигърият бакчасында” фонохрестоматиясе, буклетлар, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты, http://www.kitap.net.ru/tyfan.php, http://www.museum.ru/M2656 интернет-сайтлары.
1 слайд
Алып баручы:
- 2 слайд "Син гөлләр булсаң әгәр, ак чәчәк атар идең...” Кем сүзләре әле бу?! "Материя мин, җаным, сөя, сагына, елый торганы ...” Хәсән Туфан! Ике генә строфа танып алу өчен шул да җитә. "Кайсыгызның кулы җылы?...” Әйтә башладым гына ич әле, сез инде дәвамын пышылдыйсыз. "Бәйлисе бар йөрәкне”. Шигърияткә 90 ел элек килеп кергән, ә безнең күңел дәфтәрләребездә нахакка гаепләнгәннән соң акланып кайткач урын алган шәхес бит ул! Сәер янәшәлек: ак чырайлы, ак күңелле, ак ниятле зат һәм ... аклану гамәле.
3 слайд
 - Укучылар безнең бүгенге уеныбыз шигърият күгендә иң якты йолдызларның берсе булган күренекле әдип, репрессия машинасының ерткыч киртәләрен үтеп, ГУЛАГ тәмугының барлык газапларын узып исән-сау әйләнеп кайткан һәм үзендә яшәргә һәм иҗат итәргә көч тапкан олы җанлы илаһи шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышлана. Хәсән Туфан күп еллар татар поэзиясенә армый-талмый хезмәт итә, күп телләргә тәрҗемә ителә, каләмдәш дусларына ярдәм итә, поэзия мәйданының чикләрен киңәйтә. Шушы гадәттән тыш тыйнак, бик тә мөлаем һәм ягымлы Туфанны ничек гаепләп була соң? Аны һәр чын шагыйрьгә хас сыйфатлары һәм бу дөнья кешесе булмаганы өчен генә гаепләп буладыр. 4 слайд "Балалар кебек тиз ышанучан, садә күңелле, хыялый кеше иде шул ул”,- дип искә ала аны Туфанның тормышын өйрәнгән Рафаэль Мостафин да.  
  Хәсән Туфан татар халкының бәгыре иде, шагыйре генә түгел, шигыре иде. Ак дәфтәр бите шикелле керсез тормышын вак-вак хәрефләр белән яшел карага манып язды ул. Без бүген менә шул бик тә зур ихтирамга лаек булган язучының иҗаты турындагы белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез һәм үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез. 
 Иң беренче безнең эшебезне бәяләячәк хөкемдарлар белән танышып китик.
5 слайд Уеныбызның беренче туры "И язмыш, язмыш ...” дип аталыр. Һәр командага чиратлап сораулар бирелер, әгәр дә җавап бирә алмасагыз, җавап бирү мөмкинлеге икенче командага күчерелә. 
1. Хәсән Туфанның туган көне, ае, елы. (1900 елның 9 декабрендә)
1. Хәсән Туфан туган як. (Аксубай районы Иске Кармәт авылы)
2. Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә (Шагыйрь "Галия” мәдрәсәсендә белем ала)
2. Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала? (Галимҗан Ибраһимовтан)
3. Хәсән Туфан җәяәүле сәяхәт иткән яклар (Кавказ һәм Урта Азия якларында)
3.Эшләгән эшләре (бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист)
4. Шагыйрьнең чын исем фамилиясе (Хисбулла Гөлзизин)
4. Матбугатта басыла башлавы (1924 елдан)
5. Язучылар Союзына алыну вакыты(1934 ел)
5. Хәсән Туфанның язмышында аянычлы роль уйнаган, аның "халык дошманы” дип кулга алынуының сәбәпчесе булган әсәр ("Ант” поэмасы)
6. Хәсән Туфан белән бергә сөргеннән Казанга кайткан ике татар язучысының исемен атагыз (Сөббух Рафиков, Ибраһим Салахов)
6. Ничәнче елда аклана? (1956 елда)
7. Яраткан мавыгуы (Чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү)
7. Яраткан чәчәге (ромашкалар)
8. Нинди кара белән язарга яраткан? ( яшел)
8. Кайсы вакытта иҗат итәргә яраткан? (төнлә)
9. Яраткан уен коралы (мондалина)
9. Яраткан агачы (каен)
10. Бүләкләре (Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге)
10. Яратан шагыйрьләре (Һади Такташ, А. Твардовский)
- Хәзер хөкемдарлар нәтиҗә ясаганчы без Хәсән Туфанның үзе укуында "Талантлы син кеше туганым” шигырен тыңлап китәрбез. ("Хәсән Туфан” CD диск)
Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар күрмәгән.

                                          Интеллектуаль уен

  (Х,Туфан  тормыш юлы һәм иҗаты буенча)        

                Язмышлар бит

         без дигәнчә түгел алар...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язмышлар язылганда"(И.Салаховның"Колыма хикәяләре", Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес.а

11нче сыйныфта И.Салаховның "Колыма хикәяләре" һәм Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары

Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышын...

«Кешеләр һәм язмышлар” (Ф.Яруллин,К.Шафикова,Р.Мөхәммәтдинов иҗатлары буенча үткәрелгән иҗади –эзләнү дәресе.)

Римма Имаева Казандагы79 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыИҗади-эзләнү дәресе фаҗигале язмышка дучар булган,ләкин авыр сынауларны җиңеп иҗат юлына баскан шагыйрьл...

«Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)

Тема :     «Язмышлар без дигәнчә түгел лә...” (Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы”)Максат:1.   Хәсән Туфанның  иҗат юлы белән тулырак танышу.2. Лирик шигырьләре хакында фикер йөртә б...

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...