"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.
классный час на тему
Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
m.zhlil_.2b_syyn.sg_.doc | 45.5 КБ |
Предварительный просмотр:
2 сыйныф.
Сыйныф сәгате.
Тема: Кызыл ромашка чуклары.
(Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате).
Максат: 1. Укучыларда герой–шагыйрь М.Җәлил, Бөек Ватан сугышы
турында булган белемнәрен барлау, тәртипкә салу.
2. М.Җәлил иҗатына хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
3. Иҗади эшләр аша укучыларның сөйләм телен үстерү.
Җиһаз: проектор, компьютер, магнитофон, караокэ-җырлар, М.Җәлил портреты, кроссворд, эпиграф язылган плакат, М.Җәлилгә багышланган әдәби бюллетень, ромашка таҗлары ясалган картина.
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар.
- Матур гына кызлар утырыгыз, малайлар утырыгыз.
2. Кереш сүз.
- Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була.Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
- Укучылар, бу сүзләр кем турында дип уйлыйсыз? (М.Җәлил)
- Әйе, дөрес, укучылар, М.Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Бүгенге сыйныф сәгатебездә М.Җәлил турында сөйләшүебезне, аның балалар өчен язылган шигырьләрен укуны дәвам итербез. Һәм такта янына безнең ромашка кызларыбызны чакырам.
3. “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.
(Ромашкалар булып киенгән кызлар чыга һәм “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр).
4. Сугыш еллары хәтирәләре.
- Укучылар, ни өчен бер ромашканың чуклары кызыл төстә?
- Ә кызыл төс нәрсәне аңлата? (ут, янгын, кан төсен аңлата)
- Бу вакыйга кайчан булган дип уйлыйсыз?(сугыш вакытында)
- Әйе, укучылар, 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы күпме хәсрәт, кеше үлеме алып килгән. Туган җирен яклап көрәшкән, илгә җиңү алып килгән кешеләрне онытырга һич ярамый. Без аларга мондый ямьле, тыныч дөньяларда яшәвебез белән мәңге бурычлыбыз.
- Туган халкын, җирен яклаган солдатларны нинди кешеләр дип әйтеп була? (герой, батыр, куркусыз, кыю,туган ягын яратучы кеше дип атап була)
- Ә патриот булу дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? (СЛАЙД)
Патриот – үз гомереңне кызганмыйча, туган ягыңны саклау.
- Әйе, укучылар сугыш вакытында үзләренең гомерләрен җәлләмичә туган җирен, халкын саклап, сугышка барган, һәрбер солдатны герой, батыр, патриот дип атап була. Һәм Муса Җәлил, әлбәттә, шулар рәтеннән.
- Укучылар, ә ак ромашкаларны сез нәрсә белән чагыштырасыз?
( чисталык, тынычлык белән)
- Дөрес, балалар, әйдәгез әле, кызыл ромашкабызны авыр тойгылардан арындырып, чисталык, сафлык рухы кертеп, яңадан ак ромашкага әйләндерик. Ә моның өчен аның таҗларында язылган биремнәрне үтәргә кирәк. Сез миңа булышырга ризамы? (Әйе, риза)
5. Кызыл ромашка чукларындагы биремнәрне үтәү.
1 чук. Муса Җәлил иҗаты буенча кроссворд чишү.
- М.Җәлилнең тормыш юлын без берничә дәрес өйрәндек. Ә хәзер белемнәрегезне тикшереп карыйк.
Сораулар:
Вертикаль буенча:
1. Муса Җәлил туган ай. (февраль)
2. Кызының исеме ничек? (Чулпан) (СЛАЙД)
3. М.Җәлилнең әтисе кем исемле? (Мостафа)(СЛАЙД)
Горизонталь буенча:
4. М.Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)(СЛАЙД)
5. Муса Җәлил үлгән ай. (август)
6. М.Җәлилгә кайсы шәһәрдә һәйкәл куелган һәм музей ачылган? (Казан)(СЛАЙД)
2 чук. Җыр җырлау.”Тик булса иде ирек” М.Җәлил сүзләре.
3 чук. М.Җәлилнең кечкенә Чулпан исемле кызы була. Һәм ул аңа багышлап шигырьләр яза. Ә сез М.Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен беләсезме? Әйдәгез, аларны сөйләп китик.
Муса Җәлил шигырьләрен уку.
( 2-3 бала М.Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укый)
“Әтәч”, “Сәгать”, “Күке” шигырьләре.
4 чук Музыкаль тәнәфес.
Муса Җәлилнең “Күрсәт әле” уен-шигыренә хәрәкәтләр ясап, ял минуты уздыру.
5 чук “Бу юллар кайсы шигырьдән “ уены.
Укытучы М.Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләреннән өзекләр укый, ә укучылар шигырь исемен атыйлар.
... Я сузып кына,
Я бик еш кына,
Кикрикүк...
(“Әтәч”)
... Сикереп торды Марат
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап...(“Сәгать”)
... Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!(“Карак песи”)
... Без быел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек... (“Беренче дәрес”)
Укытучы М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар куя, ә балалар җырның исемен атарга тиеш була.
6 чук. Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? Аның исеме белән нинди урыннар аталган?
- М.Җәлил музее. (СЛАЙДта музей рәсемнәре)
- М.Җәлил һәйкәле (СЛАЙД, Һәйкәл муляжын күрсәтү)
- М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.(СЛАЙД)
4) М.Җәлил урамы
6. Йомгак.
- Карагыз, әле, укучылар, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә кызыл ромашкабыз ак төскә керде.
- Ак төс – пакъ төс,
Чисталыкны, сафлыкны күрсәтә.
Шушы матур дөньяларда,
Илебез, туган халкыбыз өчен
Гомерен биргән кешеләргә
Дан җырлап, рәхмәт әйтеп,
Тыныч, имин тормышта
Яшәргә язсын.
7. Җыр башкару “Булмасын сугышлар”. “Һәрвакыт булсын, кояш!”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).
“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....
Муса Җәлилгә багышланган кичә
Муса Җәлилгә багышланган кичә....
Муса Җәлилгә багышланган презентация
Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...
Үлемем дә яңгырар җыр булып.Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.
Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина....
Комментарии
Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйн
Афәрин!Автор белән таныштыру, шигырьләр, биремнәр, тулы эчтәлекле сыйныф сәгате. Миңа ошады.
Бу сыйныфтан тыш чара миңа
Бу сыйныфтан тыш чара миңа бик ошады.Уңышлар сезгә!