Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
материал на тему
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhlilg_bagyshlangan_chara.docx | 28.86 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
Укытучылар: музыка укытучысы Хәмитова Л. Ф.
татар теле укытучылары: Хәмидуллина Ф. Г., Баһаутдинова А. А., Алиева Р. М.
Максаты: 1) Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты белән таныштыру.
2) Легендар шагыйрьнең иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
3) Ватан өчен гомерләрен кызганмаган геройлар белән горурлану хисе тудыру, геройларның исемнәрен хәтердә тоту кирәклеген аңлату.
Җиһазлау: Муса Җәлилнең биографиясенә, иҗатына багышланган презентация, альбом, китаплары күргәзмәсе, балаларның шагыйрь әсәрләренә иллюстрацияләре, сәхнәләштерү өчен өй, койма макетлары, табигатьне сурәтләгән агачлар, үләннәр рәсеме.
Китаплар күргәзмәсе: 1. Муса Җәлил “Кечкенә дусларга” ( шигырьләр, поэма 1980 ел)
2. Муса Җәлил. Әсәрләр. ( Казан, 2004 ел)
3. Муса Җәлил. Хатлар, поэмалар, биографик материаллар (Казан, 1976 ел)
4. Муса Җәлил. Шигырьләр. I том (Казан, 1975)
5. Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” (Казан, 1963 ел)
Бәйрәм барышы
Алып баручы: - Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!
Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Бүгенге кичәне без аның кыскача гына тормыш юлы һәм иҗатына багышларбыз.
ТАТАР БИЮЕ (2А- Айнур, Эльвина)
Алып баручы: Муса Җәлил 1906 нчы елда элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә.
“Бишектә”( 2А-Валерия): Такмак әйтер
Сиңа җилләр.
Алмагачы әкият сөйләр.
Йокла, нәни,
Йокла, бәби,
Әлли-бәлли, әлли бәү!
Муса Җәлил яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксына башлый, 1916 елда үзенең беренче шигырен яза. Муса 6 яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Ул бик тиз вакыт эчендә 1нче класс материалын үзләштерә. Җыр дәресләрендә беренче булып җыр башлый.
Җыр “Карак песи”(2А, 2 В укучылары)
“Маэмай” Айнур: Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә һәм күп күрә.
Хәзер аңа мин сугыш
Һөнәрләрен өйрәтәм.
Чаптырам да, сикертәм,
Көн дә шулай йөдәтәм.
Ул окоптан окопка
Хат ташырга өйрәнсен!
Командирын дошманнан
Яклашырга өйрәнсен!
Яралыга су илтсен,
Һәрнәрсәгә өлгерсен.
Нәрсә генә сизсә дә,
Командирга белдерсен.
Менә шуның барсын да
Мин өйрәтәм Акбайга.
Акбай әзер һәрвакыт
Туган илен сакларга!
Алып баручы: Аның беренче шигыре 13 яшендә “Кызыл йолдыз” газетасында басылып чыга.
Муса Җәлил шигырьләре балаларны яшьтән тәрбияле булып үсәргә өнди.
Җыр “Сәгать” (2А, 2В укучылары)
“Сандугач һәм чишмә” шигыре (2 А укучылары): Таң атып, нурлары
Үпкәндә кырларны,
Чишмәләр, күлләрне
Һәм калын урманны, Аделина
Сандугач, уянып,
Канатын кагына
Һәм карый, ашкынып,
Тын урман ягына. Эльвина
Ул якын сердәше
Чишмәне сагына,
Таң кошын юксынып,
Чишмә дә зарыга. Аида
Һәр иртә Сандугач
Чишмәдә коена.
Бу аңа чиксез зур
Дан булып тоела. Булат
Алып баручы:1919 елда Муса үзенең туган авылында “Кызыл чәчәк” исемле балалар оешмасын җитәкли. Әлеге оешма авыл балаларына патриотик, интернациональ тәрбия бирү юнәлешендә эшләгән.
“Имән” (2 АХабибуллина Эльвина): Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын,
Имән җырлый искә төшереп
Шаулап үткән яшчакларын.
Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
Җыр “Чишмә” (2А кызлары)
“Чәчәкләр” (2А Калугина Даша):
Барыгыз болынга, балалар!
Йөгрегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Җил көйләп тибрәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.
Алып баручы: 1931 елда шагыйрь 1нче Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шул арада “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле татар журналлары чыгаруда катнаша, аларның җаваплы редакторы була.
“Җырларым” (2 В Солдатова В., Филиппова К, Ахметова Э., Массарова И., Корниенко В.):
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Вика С.
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез мин дә яшәрмен. Камилла Ф.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны Эльвина А.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма Инзилә М.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып. Валерия К.
“ВАЛЬС” (2 А Айнур, Элина , сугышка кадәрге фотосүрәтләре)
Алып баручы: 1941 елда Җәлил туган илне сакларга сугышка китә. Аның гимностерка кесәсендә шигырьләр язылган куен дәфтәре була. Ул редакциядә утырмый, һәрвакыт частьларда, подразделениялардә йөри. Солдатлар арасында яши һәм үзенең мәкальләренә, шигырьләренә материаллар җыя.
Видео “Озатып вокзаллар каршында”
Алып баручы: 1942 елда Муса Җәлил каты яралана һәм тоткынлыкка төшә. Моабит төрмәсендә утырганда бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итә.
“Тик булса иде ирек” (2В Солтанов Артур):
Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
”Кызыл ромашка” - бию (2А кызлары), алып баручы:
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәләр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-берсеннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?”
Әйтте кызыл ромашка:
“Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нуры
“Ышанма” (3 В Адель Н. ):
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр
“Ул егылган арып”,- дисәләр,
Син, ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Алып баручы: Шапандау хэрби төрмәсендә 1944 елның 25 августында Муса Җәлил җәзалап үтерелә.
1956 елның 2 февралендә М. Җәлилгә советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясенә лаек була.
Укучылар, без бүген Муса Җәлилнең туган көненә багышлап кичә үткәрдек. Бүгенге тынычлык өчен көрәштә М. Җәлил дә үзенең шигырьләре белән сезнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Шагыйрь кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек! Кичәбезне “Җилләр” шигыре белән тәмамлыйбыз.
“Җилләр” (2 А-Даша К., Влада К., Даша):
Җилләр, җилләр, исегез,
Болытларны кисегез!
Зәңгәр диңгез өстендә
Ак дулкыннар ишегез!
Җилләр, җилләр, сез җитез,
Сез исәсез нинди тиз!
Тик бер сорау бирергә.
Зинһар, рөхсәт итегез!
Җир йөзендә шундый тук,
Шундый иркен тормышлы,
Шундый киң һәм шундый нык,
Шундый матур күренешле,
Әллә ничә диңгезле ,
Әллә ничә урманлы,
Шат кояшлы, көндезле
Тагын берәр ил бармы?
Җилләр, җилләр әйттеләр:
- Мондый ил тик бер генә;
Чәчәк кенә, гөл генә
Безнең туган ил генә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.
Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.
Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация
"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...
Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)
"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....
Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу.
Тамчы-шоу по творчеству Мусы Джалиля...
Үлемем дә яңгырар җыр булып.Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.
Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина....
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...