внеклассное мероприятие Военная поэзия
план-конспект на тему
внеклассное мероприятие на русском и татарском языках о военной поэзии
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
voennaya_poeziya.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
үлемем дә яңрар җыр булып”.
М.Җәлил.
Максат:
- Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган язучылар ( М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим һ.б.ларның) батырлыгын искә төшерү; иҗатларына кызыксыну уяту; аларның сугыш кырларындагы батырлыкларын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү;
- Сугышта һәлак булганнарга ихтирам - хөрмәт хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисләре тәрбияләү;
- Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эш.
Җиһазлау.
Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның китаплары куелган күргәзмә; портретлары;
Обелиск һәм мәңгелек утны чагылдырган макет;
Плакатлар:
- “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил
- “Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе”.
Фатих Кәрим
- “Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә , ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
илебез бәхете өчен бирергә.
Абдулла Алиш
4. Исемнәрен еллар сызсалар да,
Китми алар безнең күңелдән.
Чөнки алар җиргә генә түгел,
Барлык йөрәкләргә күмелгән. (Ф.Яруллин)
Кулланылган музыка:
1. Кошлар тавышы.
2. “Солдатлар” җыры яңгырый ( Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләре) № 608
3.Звучит песня «Священная война» (кассета)
4. Караоке № 677 “Ромашкалар” җыры
5.Старова Л.И. и Барсукова Л.Н. исполняют песню «Тёмная ночь» №2047
6. « Кыр казлары» җыры №57
7. Левитанның тавышы
7.“Һәрвакыт булсын кояш” № 1987
Барсукова Таня.
Узган гасырның легендар битләрен
Кабат актарганда, чал тарих
Дәһшәтле чорларга алып китсен
Батырларны кабат искә алыйк.
Люда Стахеева.
22 ИЮНЯ 1941 ГОДА
Казалось, было холодно цветам,
и от росы они слегка поблёкли.
Зарю, что шла по травам и кустам,
обшарили немецкие бинокли.
Цветок, в росинках весь, к цветку приник,
и пограничник протянул к ним руки.
А немцы, кончив кофе пить, в тот миг
влезали в танки, закрывали люки.
Такою все дышало тишиной,
что вся земля еще спала, казалось.
Кто знал, что между миром и войной
всего каких-то пять минут осталось!
( Тын гына кошлар тавышы ишетелә)
Барсукова Таня.
41 нче ел. Июнь.
Йөрәкне тетрәткеч бу санны.
Инде яңа гасырга керсәк тә,
Күмә алмый еллар тузаны.
Барча халык бердәм көч булып
Күтәрелә илне сакларга,
Аяз күкне, илне, сабыйларны
Явыз фашистлардан сакларга.
“Солдатлар” җыры яңгырый ( Ф.Әхмәдиев көе, Р.Әхмәтҗанов сүзләре) № 608
1.Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юлллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга
Күпләре төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга
2. Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында.
Ничә ел тормыйлар балалар –
Иделдә һәм Дунай ярында.
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар,
Күңелдә һаман дә яшь бала,
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.
3. Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле,
Ут яна, уйлана, талпына,
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында.
Тропынина Т. В первый же день войны писатели и поэты Москвы собрались на митинг. Выступили А. Фадеев, В. Лебедев-Кумач, А. Жаров. Фадеев заявил: «Писатели Советской страны знают свое место в этой решительной схватке. Многие из нас будут сражаться с оружием в руках, многие будут сражаться пером». Более тысячи писателей и поэтов ушли на фронт (свыше четырехсот не вернулись назад). Поэзия надела военную шинель с первых дней войны. Уже на третий день по всей стане, как призыв, зазвучала песня на стихи Лебедева-Кумача «Священная война».
Звучит песня «Священная война»(кассета)
С.Люда. - Поэт Алексей Сурков писал: «Пожалуй, никогда за время существования советской поэзии не было написано столько лирических стихов». Поэзия сразу выразила всю гамму чувств, которые переживали люди, их мироощущение, боль, горе, тревогу, надежду в этот час испытаний. Она поддерживала, помогала, вдохновляла. И именно поэзия отражала необыкновенную душу нашего человека. Поэты прославляли ратные дела соотечественников, поднимали боевой дух солдат, звали на бой с фашистами.
Барсукова Таня.
Йодрыктай йөрәккә никадәр
Кайгылар, газаплар сыялар....
Сыймады батырлар йөрәге –
Чатнады таш пулат, коймалар.
Киң иркен күкләргә менделәр.
Һәм үлмәс җыр булып калдылар! –
Мусалар елмаеп үлделәр –
Татарлар елмаеп үлделәр.
(«Унике батыр турында баллада». Нури Арсланов.)
“ Кызыл ромашкалар” шигыре.( Караоке № 677 “Ромашкалар” җыры )
Рольләрне башкаралар:
Автор – Таротина Маша
Ак ромашкалар – 6 нчы сыйныф укучылары Старова Маша, Чулкова Света, Барсукова Марина.
Кызыл ромашка – Барсукова Кристина.
Тропынина Т.: Один из наиболее ярких поэтов этой поры - Константин Симонов. Симонов родился в 1915 году в Петрограде. Первые его стихи появились а 1931 году, а через два года он поступил учиться в Вечерний рабочий литературный университет. Закончив его, Симонов поступил учиться в аспирантуру, а в 1939 году уехал военным корреспондентом в Монголию, на Халкин-Гол, уехал, прервав учебу в аспирантуре, куда больше не вернется. Когда началась война, Симонову было 26 лет, но он уже был известным военным корреспондентом и признанным поэтом.
Осипова А. Начало войны потрясло Симонова и наложило отпечаток на все его последующее творчество. О войне Константин Михайлович писал всю свою жизнь. Он видел ее собственными глазами, бывал в окопах вместе с солдатами, дружил с офицерами, очень хорошо знал людей, которые командовали полками и дивизиями, разрабатывали военные операции.
Умер Симонов 28 августа 1979 года. Перед смертью он попросил исполнить его последнюю волю. Он хотел навсегда остаться с теми, кто погиб в первые дни войны, поэтому его прах был развеян на поле неподалеку от Бобруйска.
С.Люда Наиболее ярким и сильным является стихотворение «Жди меня»
Тропынина Т.это гимн любви, верности, такой настоящей любви ничего не страшно.
С.Люда: Такая любимая, которая умеет ждать, «как никто другой», нужна была каждому, кто воевал, чтобы верить, чтобы жить и побеждать.
СТИХ ЧИТАЕТ Тропынина Катя «Жди меня»
Барсукова Таня.
Абдулла Алиш та соңгы көннәрен Муса Җәлил белән тоткынлыкта үткәрә, дошманга каршы көрәшә. Соңгы сулышына кадәр туган иленә. Халкына тугры булып кала.
Тропынина Т.
Исегез сез, җилләр, туктамыйча,
Үтегез сез урман - кырларны.
Җиткерегез туган илкәемә
Аны сагынып язган җырларны.
…. Минем җырлар җитсә үз илемә,
Җырласыннар аны дусларым.
Аерылып чит илләрдә калсам,
Ялгыз башым, дуслар, нишләрмен?
Тәндә кан агымы туктаса да,
Салкын тәнем җирдә ятса да,
Кояш кебек балкыр минем эшем,
Гәүдәмне тау – ташлар басса да.
8 сыйныф укучылары « Кыр казлары» җырын башкаралар №57
1. Бүген таңда күрдем кыр казларын
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи – җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка күмелеп үттеләр.
Кушымта:
Юллар озын сезнең кыр казлары
Урал таулар аша чыгарсыз.
Канатыгыз сезнең тузанланса,
Агыйделгә төшеп юарсыз.
2. Әйтер идем әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит диеп.
Туган авылым аша юллар тотсаң.
Сөйгәнемә сәлам әйт диеп.
Барсукова Таня.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар,
ә батырлар ике тапкыр үлми.
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
( Бер укучы һәйкәл булып баса. “ Һәйкәл янына кулына чәчәк тоткан ана килә).
Ана.
Сез кайларда ятасыз икән,
Нинди туфрак , нинди җирләрдә?
Кайтырбыз, дип киткән идегез дә,
Кайтмадыгыз туган илләргә.
Һәйкәл.
Кичер, әнкәй, кичер!
Кайта алмавымны...
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Ятып калганымны.
Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
«Кайтмый калмас ул», - дип
Өмет иткәнсеңдер.
Барсын илгә бирдем,
Ни бар көчем булды.
Һәлак булуым да
Халкым өчен булды.
Кичер, әнкәй, кичер!
Кайта алмавымны...
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгеллеккә
Ятып калганымны.
Поварницына Люба.Семен Гудзенко, Николай Майоров, Павел Коган, Михаил Кульчицкий, Всеволод Багрицкий…. В 41-м году им было чуть больше, чем сегодня вам, ребята. Не всем суждено было вернуться с войны. Под Новороссийском был убит поэт, лейтенант Павел Коган. Он поступил на курсы военных переводчиков, хотя по состоянию здоровья был снят с воинского учета. Павел писал в 1942 году: «Только здесь, на фронте, я понял, какая ослепительная, какая обаятельная вещь – жизнь. Рядом со смертью это очень хорошо понимается…. Я верю в историю, верю в наши силы… Я знаю, что мы победим!». Ему принадлежат слова:
Я - патриот. Я воздух русский,
Я землю русскую люблю,
Я верю, что нигде на свете
Второй такой не отыскать!
Стахеева Л. В январе 1943 года под Сталинградом погиб Михаил Кульчицкий, написавший известные строки:
Война ж совсем не фейерверк,
А просто трудная работа,
Когда, черна от пота, вверх
Спешит по пахоте пехота.
Осипова А. При выполнении боевого задания в феврале 1942 года погиб 20-летний Всеволод Багрицкий, сын известного поэта. В его кармане нашли тоненькую коричневую тетрадь фронтовых стихов, пробитую тем же осколком, который убил юношу…
Некрасова Анна и Беляев Женя рассказывают стих.
Старова Л.И. и Барсукова Л.Н. исполняют песню «Тёмная ночь».
Забродина Настя: Говорят, у войны « не женское лицо», но женщины уходили на фронт. Они помогали раненым, подносили снаряды, они были снайперами, летчиками… Они были солдатами. Слово их тоже было оружием. Анна Ахматова, Ольга Берггольц… Их стихи знали, ждали… На фронт идет 17-летняя Юлия Друнина, становится медсестрой Вероника Тушнова.
Я ушла из детства в грязную теплушку,
В эшелон пехоты. В санитарный взвод.
Дальние разрывы слушал и не слушал
Ко всему привыкший 41-й год.
Алёшина Алёна объявляет.
Сценка стиха «Зинка» Ю. Друниной
Барсукова Таня.
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне!
Лариса Ивановна.Помните через века, через года,
Помните!
(Аудиоязма : Левитанның бер минутлык игъланы).
Барсукова Таня.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны .
Дан тынычлыкка, дан, дан.
Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш” ( Л.Ошанин, А.Островский) № 1987
Башкара 7 сыйныф укучысы Беляева Аня һәм 4 сыйныф укучылары
1. Кояш нуры, саф күк йөзе
Бу бер малайның рәсеме.
Ясаган ул ап – ак биткә
Һәм язып куйган читкә.
Кушымта:
Һәрвакыт булсын кояш,
Һәрвакыт булсын һава.
Һәрвакыт булсын әни
Һәрвакыт булыйм мин!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Внеклассное мероприятие « Военное детство».
Внеклассное мероприятие посвящено памяти тех, чье детство прошло в блокадном Ленинграде....
Внеклассное мероприятие "Дефиле "Поэзия народного костюма"
Предлагаемый сценарий будет интересен учителям технологии и педагогам дополнительного образования...
внеклассное мероприятие Военная поэзия
военная поэзия о военной поэзии на татарском и русском языках...
Методическая разработка внеклассного мероприятия "Французская поэзия с нами"
Данная методическая разработка может быть использована учителями французского языка в рамках проведения недели иностранного языка в школе....
Внеклассное мероприятие "Акварельность поэзии Ивана Алексеевича Бунина"
Внеклассное мероприятие...
Внеклассное мероприятие "Вечер поэзии по творчеству Г.Ж.Раднаевой
Цель мероприятия: продолжить знакомство учащихся с творчеством Г.Ж.Раднаевой, развивать связную речь на литературном бурятском языке, прививать любовь к родному языку и родной литературе...
Внеклассное мероприятие, посвященное поэзии Боси Бадмаевны Сангаджиевой
Методическая разработка «Влюбленная в людей…» представляет собой сценарий литературной гостиной, посвященной поэзии Боси Бадмаевны Сангаджиевой. Авторы исходят из того, что программ...