Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе
материал на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

Авторлык эшендә үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге грамматик хезмәтләрдә сүз ясагычлар дип бирелгән кайбер кушымчаларның статусы, аларның килешләргә мөнәсәбәте исбатланды; аналитик килешләр мәсьәләсе аңлатылды; баш килеш һәм аның грамматик мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре ачыкланды. Язылганнар рус һәм татар телен чагыштырып үзләштерүгә һәм килеш категориясен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән расланды.

Шушы хезмәт ярдәмендә татар теле белән кызыксынган укучыларга, студентларга, яшь белгечләргә килеш категориясе белән кыскача танышу, рус һәм татар телләрендә килеш категориясен чагыштырып үзләштерү турында мәгълүмат һәм гомуми күзаллау мөмкинлеге бирелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ЭЧТӘЛЕК

Кереш........................................................................................................................         2

I бүлек. Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре...................       7

§1.1.Татар телендә килеш категориясенә хас үзенчәлекләр ……………………….       7

§1.2. Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре һәм

синтаксик функцияләре.     ........................................................................................     18            

II бүлек. Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш категориясе  .................     26

§ 2.1. Исемнәрдә  килеш категориясенә гомуми характеристика. .......................      26

§ 2.2. Татар телендә тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү.  .........       35

III бүлек. Татар һәм рус телләрендә алмашлыкларның килеш категориясе  ......     40

§ 3.1. Татар телендә алмашлыклар, аларның төрләре һәм килеш мәгънәләре. ....    40

§ 3.2. Рус телендә алмашлыкларның килешләр белән төрләнеше.   .....................     51

Йомгак   ...................................................................................................................        59

Файдаланылган әдәбият     .....................................................................................        64

Кереш

Тема “Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе”.

Теманың актуальлеге: Методика фәнендә туган тел һәм чит телнең үзара тә- эсире ярдәмендә чит телгә ия булуны гамәлгә ашыру турындагы нигезләмә инде ак- сиомага әйләнде. Шуңа да аларны чагыштырып өйрәнүнең мөһимлеге ап-ачык күре- нә. Чагыштыру, чит телгә өйрәтүнең иң мөһим методик алымнарыннан берсе була- рак, линво-дидактика өчен туган тел үзенчәлеген исәпкә алу яңа проблема түгел. Телләрне чагыштыруның эчтәлеген ачыклап, А.А.Реформатский түбәндәгеләрне ас- сызыклаган: “...чагыштырма грамматикада, үз телеңнән чыгып, яңа телгә ия булуда- гы ят әйберне күрсәтергә кирәк, шул ук вакытта ул (грамматика) ике телнең дә тигез хокуклы грамматикасы булырга тиеш түгел”[1]. Килеш категориясе дә татар тел беле- мендә, шулай ук төрки телләр күләмендә дә, соңгы елларга кадәр галимнәрнең игъ- тибарын җәлеп иткән шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә булып санала. “Үзенең картлыгына” карамастан, аны өйрәнү хәзер, кайбер сәбәпләр аркасында, аеруча ак- туаль санала. Бу—укытуның оптималь методик алымнарын интенсив эзләү белән бәйле. Ул исә хәзер дә алып барыла һәм укытуның традицион һәм яңа методикала- рының әһәмиятле казанышларына органик бәйләнгән.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе:

         Хәзерге татар телендә тотрыклы булып саналган алты килеш һәм саны, һәм составы ягыннан татар теленең беренче грамматикаларында ук шактый төгәл билге- ләнгән. Русча язылган беренче грамматикаларда (И.Гиганов, И.Хәлфин, А.Троян- ский, А.Казембек һ.б.) шул алты килешкә өстәмә рәвештә чакыру килеше китерелә. К.Насыйри үзенең “Әнмүзәҗ”ендә килешләрнең санын алты дип билгели, әмма хәзерге чыгыш килеше урынына ул белән бәйлеге белән килгән кушымчасыз исемне кертә.

Г.Ибраһимов һәм Җ.Вәлиди татар телендә килеш категориясе юк дигән караш- та торганнар, алар килеш кушымчаларын ярдәмлек сүзләр рәтенә кертеп караганнар. Г.Алпаров исә бу фикерне кискен тәнкыйтьли. Ул татар телендә сигез килешне аерып күрсәтә. Шуңа күрә дә синтаксист галимнәр тарафыннан телебездәге килеш- ләр системасын яңача күзалларга омтылыш ясала. Татар телен рус теле белән ча- гыштырып өйрәнүгә М.Мәхмүтов та үз өлешен керткән. А. Казембек шикелле үк, ул татар теле авазларын шундый ук рус теле авазлары белән чагыштыра, татарча грам- матик материал, кайвакытта, шулай ук, рус теленеке белән чагыштырып бире- лә.Мәсәлән, исемнәрнең килеш кушымчалары үзенчәлеген аңлатканда, ул түбән- дәгеләрне язган: “Татар телендә фигыль иялек килешен таләп иткән очраклар юк, анда килеш кушымчасы белән төшем килеше яки кушымчасыз хәлдә дә баш килеш- кә охшаш”.[2] Академик М.3.Зәкиев, мәсәлән, 70 нче еллар уртасында ук татар телен- дәге килешләр традицион алты килеш белән генә чикләнми, кабул ителгән килешләр системасында татар теленең эчке мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре тулы чагылыш тапмый дигән караш белдерә. Үзенең “К вопросу о категории падежа в тюркских языках” [3] дигән мәкаләсендә ул татар телендә унбер килеш формасын күрсәтә. Шул ук фикерне Ф.Ә.Ганиев тә куәтли.[4] 

Телләр типологиясендә ачык билгеләнгәнчә килешләр барысы да, шул исәптән баш килеш тә күпфункцияле, һәм бер парадигма эчендә килешләр үзара тыгыз мәгъ- нәви бәйләнештә торалар.Типологиядә шулай ук һәр килешнең төп һәм өстәмә мәгъ- нәләре булуы билгеләнә: “Каждый падеж имеет свою систему значений. Отдельные значения у разных падежей могут сближаться или совпадать, но системы значений в целом у разных падежей никогда не совпадают”.[5] Рус телендә, мәсәлән, субъект мәгънәсе һәм ачыклаулы (определителъное) мөнәсәбәт баш килешнең (И. п.) төп мәгънәләре итеп күрсәтелә.[6] Татар теле морфологиясе буенча булган фундаменталь хезмәтләрдә, мәсәлән, баш килешнең күп функцияле булуы, субъект, объект, иялек мөнәсәбәтләрен белдерүе беркайчан да диярлек шик тудырмый яки бәхәс астына алынмый. В.Н.Хангилдин хезмәтләренә мөрәҗәгать итсәк, мәсәлән, аның бу турыда фикере бик анык: ”..татар телендә нуль формадагы баш килеш җөмләнең берничә төрле кисәген-ия, аергыч һәм туры тәмамлыкны һ.б.ны билгеләүгә яки шуларның синтаксик бәйләнешләрен белдерүгә хезмәт итә”[7]. Алга таба укыйбыз: “Бер үк ки- леш формасының төрле синтаксик функцияләрдә йөрүе һәм төрле мәгънә оттенок- лары белдерүе, гомумән, телдә бар. Мәсәлән, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешлә- ре—һәрберсе тәмамлык һәм хәл функцияләрендә килеп, бик күп мәгънә төрлелеклә- рен белдерәләр. Моңа карап, беркемнең дә ул килешләрнең һәрберсе икешәр форма- дан тора дип дәгъва иткәне юк”. Д.Г.Тумашева үз чиратында баш килешнең биш төрле мәгънәсен (субъект, объект, иялек мөнәсәбәте, хәбәр, эндәш сүз, килеш мәгъ- нәсен бәйлек аша белдерү) һәм күп төрле мәгънә төсмерләрен билгели.[8]  Фәнни бә- хәсләргә кыскача йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: фән ул катып калган хакый- катьләр өлкәсе түгел. Андагы төрле һәм хәтта бер-берсенә диаметраль каршы фикер- ләр булу фәнне үстерүгә булышлык итә, һәр галимне үз юнәлешендә тагы да тирән -гәрәк төшеп эзләнүгә, өйрәнүгә этәрә.

             Авторлык эшенең максаты: Рус һәм татар телләрендәге килеш категориясен чагыштырып өйрәтү системасын күрсәтү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

1. Килеш категориясенә багышланган фәнни-методик  хезмәтләргә  күзәтү ясау;

2. Рус һәм татар телләрендәге килеш категориясенә кагылышлы кагыйдәләрне туп- лау  һәм  анализлау;

3. Татар  һәм  рус телләрендәге килеш категориясен чагыштырып өйрәтү ысулларын тикшерү;

4. Рус һәм татар телләрендә килеш категориясен  чагыштырып өйрәнү;

  1. Татар  һәм  рус телләрендә килеш категориясенең охшаш һәм аермалы якларын ачыклау.

Авторлык эшенең теоретик һәм гамәли әһәмияте: Билгеле булганча, фәндә төрле мәктәпләр яшәп килә, бер үк проблема төрле яссылыктан чыгып өйрәнелергә мөмкин. Авторлык эшендә  үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар  телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге грамматик хезмәтләрдә сүз ясагычлар дип бирелгән кайбер кушымчаларның статусы, аларның килешләргә мөнәсәбәте исбатланды; аналитик килешләр мәсьәләсе аңлатылды; баш килеш һәм аның грамматик мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре ачыкланды. Язылганнар рус һәм татар телен чагыштырып үзләштерүгә һәм килеш категориясен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән расланды.

Шушы хезмәт ярдәмендә татар теле белән кызыксынган укучыларга, студентларга, яшь белгечләргә килеш категориясе белән кыскача танышу, рус һәм татар телләрендә килеш категориясен чагыштырып үзләштерү турында мәгълүмат һәм гомуми күзаллау мөмкинлеге бирелде дип уйларга мөмкин.

Хезмәтнең методологик нигезе һәм тикшеренү методлары: 

Бу авторлык эшенең методологик базасы булып, Ф.Ф.Харисовның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методологик нигезләре”; Ф.М.Хисамованың “Татар теле морфологиясе”; Р.С.Газизовның “Сопоставительная грамматика татарского и русского языков”; Ф.С.Сафиуллина һәм М.З.Зәкиевның “Хәзерге татар әдәби теле”, - хезмәтләре тора.

Хезмәтнең методологик нигезе телдә морфологиянең үсеше турындагы өйрә-

түләргә таянып эшләнде.Шулай ук, килеш категориясен өйрәнгәндә эзлеклелек, сис- темалылык һәм фәнни-теоретик принципларга таянып эш йөртелде.Чагыштыру, дә- лилләү, педагогик, анализ, классификацияләү, типиклаштыру, диахроник методлары кулланылды.

Хезмәтнең структурасы:

Авторлык эше өч бүлектән, ә һәр бүлек икешәр параграфтан тора.

I. “Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре” бүлеге түбәндәге параграфларны үз эченә ала:

§1.1. “Татар телендә килеш категориясенә хас үзенчәлекләр”.

§1.2.“Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре”. Бу бүлектә татар телендәге  һәр килешкә характеристика бирелде, җөм- ләдәге роле ачыкланды; баш килеш һәм аның грамматик мәгънәләренә һәм синтаксик функцияләренә киңәйтелеп тукталынды. Гомумграмматик категория буларак, ки- лешнең морфологик һәм синтаксик ягы аерып күрсәтелде һәм аларның үзара тыгыз бәйләнеше билгеләнде. Килеш категориясенең эчке ягы, ягьни грамматик  мәгънәсе төрле килештә килгән исемнәрнең җөмләдәге синтаксик функцияләре нигезендә формалашуы мисаллар  белән дәлилләнде. Исемнең җөмләдәге синтаксик функция- се һәм морфологик планда килешнең грамматик мәгънәсе бер үк күренеш түгеллеге аңлатылды.

II бүлек. “Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш категориясе”—§ 2.1. “Исемнәрдә  килеш категориясенә гомуми характеристика”; § 2.2.“Татар телендә тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү” параграфларын берләштерә. Бү- лектә бирелгән темалар буенча грамматик категория буларак  килеш формалары—исемнең килешләр белән төрләнеше, килеш кушымчалары булуы  һәм килеш катего- риясенең грамматик мәгънәсе исемнең җөмләдәге башка сүзләргә төрле-төрле мөнә-  сәбәтен белдерү икәнлеге мисаллар өстендә ачыкланды. Татар телендә тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү кагыйдәләре һәм рус теленә тәрҗемәсе би- релде.

III. “Татар һәм рус телләрендә алмашлыкларның килеш категориясе” бүлеге ике параграфтан тора:

§ 3.1. “Татар телендә алмашлыклар, аларның төрләре һәм килеш мәгънәләре”;

§ 3.2. “Рус телендә алмашлыкларның килешләр белән төрләнеше”.

Бу бүлектә татар телендә дә, рус телендә дә алмашлыкларның төрләре һәм аларның килешләр белән төрләнеше эзлекле рәвештә күрсәтелде, килешләр белән төрләнү үзенчәлекләре ачыкланды, мисаллар өстендә исбатланды һәм рус телендәге алмаш- лыклар белән чагыштырып  аңлатылды.

             I бүлек. Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре

§1.1. Татар телендә килеш категориясенә хас үзенчәлекләр

Татар телендә һәр алты килешнең үзенә хас грамматик мәгьнәләре бар.

 Баш килеш. Баш килеш кушымчасыз, нуль формада килә. Кушымчасыз һәм бәй- лекләрдән башка кулланылган һәр исем баш килештә була. Җөмләдә икенче бер исем, фигыль яки башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәткә кереп, баш килештәге исем күп төрле мәгънәләрне белдерә ала. Татар телендә шулай ук башка төрки тел- ләрдә дә, баш килеш иң киң функцияле килеш булып санала. Галимнәр бу күренеш- не алтай телләре өчен хас типологик үзенчәлек дип саныйлар.Татар теле буенча язылган күпчелек грамматик хезмәтләрдә баш килешнең ия, тәмамлык, аергыч, хә- бәр  функциясендә килә алуы, ягъни морфологик яктан субъект, объект, иялек һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерүе күрсәтелә.

1. Баш килеш эш башкаручы субъектны белдерә, ягъни синтаксик яктан җөмлә- дә ия була. Исемнең нинди семантик төркемчәгә каравына бәйле рәвештә бу очрак- та түбәндәге мәгънә төсмерләре барлыкка килә:

а) баш килештәге исем эш башкаручыны  яки турыдан-туры эш-хәл аңа караган зат- ны белдерә: укучы (укый), бала (уйный), эшче (эшли) һ.б. Тәзкирә балаларның дәф- тәрләрен тикшереп бетерде дә, иртәгә булачак дәрескә хәзерләнә башлады. (Л.Ихса- нова) Кунакларны каршы алып бетергәч, хуҗалар да өйгә керделәр. (Ә.Еники)

в) эш-хәл билгеле бер предметка яки күренешкә караганнны  белдерә: кояш (як- тырта), җиләкләр (өлгерде), кар (ява) һ.б. Тышка күз салсам, безнең тирәдә яңгыр туктаган, авыл  өстенә утлы-яшел ле, сарылы-зәңгәрле булып бик матур салават күпере күтәрелгән. (Г. Бәширов) Само- вар кайнап чыкты бит. (Г.Камал) Вак яңгыр сибәли, үләннәр, яфраклар юеш. (Г. Әпсәләмов);

б) баш килеш абстракт мәгънәле яки җансыз предметларны белдергән исемнәр бе- лән кулланылганга, субъектка караган эш-хәл күчерелмә мәгънәдә килә: Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (Г. Тукай) Залда бераз вакыт тынлык урнашып торды. (Ф.Хөсни) Юл күрсәтә адашканга имән кышкы бураннарда.

(М. Җәлил) Хәлим ишектән тышка сикерде. Тышта җил котыра. (И.Гази)

2. Баш килештәге исем икенче бер исем (яки исемләшкән сүз) белән килеп, гому- ми мәгънәдә иялек мөнәсәбәтен белдерә. Бу очракта ачыкланган исем, ягъни аерылмыш тартымлы (әни яулыгы, мактәп бакчасы) яки тартымсыз {таш күпер, укытучы апа) булырга мөмкин. Аерылмышның тартымлы яки тартымсыз булуына карап, баш килештәге исемнең грамматик мәгънә төсмере дә беркадәр аерымлана. Мәсәлән, туры мәгънәдә иялек мөнәсәбәтен, ягъни бер предметның икенче бер затнын милкендә булуын яки турыдан-туры икенче бер предметка каравын баш килештәге исем башлыча аерылмыш тартымлы булганда белдерә: укучы китабы, әни яулыгы, мәктәп бакчасы һ б. Ә аерылмыш тартымсыз булса, баш килештәге исем күбрәк икенче бер предметның материалын (таш күпер), затның профессиясен (укытучы апа), исемен (Хәдичә түти) һ. б. белдерә.

Аерылмыш тартымлы булганда:

а)        баш килештәге исем предметның икенче бер предметның яки затның милкендә булуын, туры мәгънәдә иялек мөнәсәбәтен белдерә: укучы көндәлеге, китапханә ки-табы, мәктап бакчасы. Габбас мулла йорты гомер буе асраусыз тормады. (Г.Аху -нов) Гыйльфан комбай- ны беренче килде (М.Мәһдиев). Кызлар бүлмәсендә ут сүн -дерелган иде. (Г.Әпсәләмов);

ә) бер предметның икенче бер предметка каравын белдерә: юл чаты,урман ала- ны, лапас түбәсе.  Лапас түбәсе өстендә бик килешле итеп сандугач сайрап җибәр- де. (Г.Бәширов,) Карчык. самовар борыны өстеннән бармагын йөртеп, һәммә сорау- ларга да ашыкмыйча җавап бирде. (Ә. Еники,);

б)икенче бер исемне ачыклап килә (аергыч функциясе): дуслык хисе, туган лык җебе, ятимлек тойгысы.  Дуслык хисе бөтенләй өзелгән чакта да ул аны тәмам үзенә әсир итте. (Ә. Еники,) Болай яшәсәгез туганлык җебе өзелә шул. (Г.Камал) Күршелек хисе безнең өчен изге хис булды. (А. Гыйләҗев);

в)беренче исем икенчесен ялгызлык исем буларак ачыклый: Казан шәһәре, Юта- зы районы. Кол Шәриф мәчете һ.б.  Кама елгасы, бик хәтәр дулап, дулкын өемнәрен саллар өстенә ыргытты. (Г. Ахунов) Бераздан кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылы күренә башлады. (Ә.Еники);

г)баш килештәге исем бер предметның икенчесенә урын яки вакыт ягыннан нис- бәт ителүен белдерә: авыл  юлы, урман аланы, көз көне, май ае һ.б.  Олаулар, аны пристань юлы чатында калдырып, акрын гына элеватор ягына юнәлделәр. (А. Гый- ләҗев) Тик бер өмет: кара август төне илтер мине шунда җитәкләп... (М.Җәлил);

д)        бер предметның икенче предмет өчен җайланган булуын  белдерә: бал мичкәсе, май чүлмәге, сөт чиләге һ.б.  Кул пычкысы белән эшләү җиңелләрдән булмады.

(М. Мәһдиев);

е)        баш килештәге исем икенче бер предметның аерым бер өлешен, детален белде- рә: тәрәзә рамы, балта түтәсе һ.б.  Кызлар тырма сабы белән ир-атлар чабып уз- ган тигез тезмәләрне әйләндерә дә башладылар. (М.Хәсәнов);

ж)        ашамлык атамаларын белдергән сүзләрдә аергыч ролендә килә: пилмән ка- мыры, ит бәлеше, аш шулпасы һ.б.  Кухнядан тәмле булып ит пәрәмәче исе агыла иде. (А.Гыйләҗев) Чәеңне тәмле итеп алма вареньесе белән эч. (К.Тинчурин)

Аерылмыш тартымсыз булганда:

а) баш килештәге исем-икенче бер предметның материалын белдерә: агач йорт, таш күпер, көмеш балдак һ.б.  Бермәлгә егет үз каршына киез эшләпә кигән, агач таякка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек тойды. (Ә.Еники)  Алтын алка- ларым сынды, Алырсыңмы икән алка? (җыр)

б)затның   исемен белдерә:

Ә бераздан Шәймәрдән абзый кунакларын кул юарга чакырды. (Ә.Еники) Хә- кимҗан абзый белән Зөһрә апа—тимер юлчыларның шушы кечкенә шәһәрендә хөр- мәтле абруйлы кешеләр. (А.Гыйләҗев);

3. Баш килештәге исем туры объект мөнәсәбәтен билгесезлек төсмере белән бел- дерә һәм һәрчак үзе ачыклаган фигыль белән янәшә килә: хат язу, китап уку, аш пе- шерү һ.б. Эшнең туры объекты шулай ук төшем килешендәге исем белән дә белде- релә, бу очракта килешнең мәгънәсенә билгелелек мәгънә төсмере өстәлә. Чагышты- рыйк: китап уку—китапны уку, кино карау—киноны карау.Эшнең туры объекты тө- шем килеше белән бирелгәндә эш-хәлне һәм эш аңа юнәлгән объектны белдергән сүзләр һәрчак янәшә килмәскә дә мөмкин.Мәсәлән: имтихан бирдем, имтиханны бик яхшы билгесенә бирдем һ.б.

  1. Баш килештәге исем җөмләдә хәбәр булып килә (хәбәр мөнәсәбәтен белде рә): Күркәм холык –изге юлдаш. (Мәкаль) Студентлар—чая халык. (А.Гыйләҗев) Илсез ирек –башсыз калган бүрек. (Л. Шагыйрьҗан)
  2.  Баш килештәге исем эндәш сүз булып килә: Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан! (Г.Тукай) Рәхмәт, Нуретдин әфәнде, мин моны мөселман лазареты фондына бирермен. (К.Тинчурин)

6.Баш килеш формасындагы (кушымчасыз) исем бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән  кулланыла: чүкеч (белән), кояш (кебек), бакча (янында) һ.б. Дөресрәге, бу очракта кушымчасыз исем бернинди дә килеш мәгънәсен белдерми, исемнәрнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен, ягъни килешнең грамматик мәгънәсен исем янында килгән бәйлекләр яисә бәйлек сүзләр белдерә: Ул иртәдән кичке кадәр бакчада көрәк белән җир казыды. (А.Гыйләҗев) Минһаҗ карт умарта эчендә нидер сихерли иде. (Г.Бәширов) Җәүһәрия әле җиләк кебек җитлегеп килә торган япь-яшь кыз иде. (М.Хәсәнов)

Иялек килеше. Иялек килешендә исем -ның/-нең кушымчасын ала һәм җөмләдә икенче бер исем яки исем белән уртаклыгы булган башка сүз төркеме белән бәйлә- нешкә керә. Иялек килешенең гомуми грамматик мәгънәсе—иялек мөнәсәбәтен бил- гелелек төсмере белән белдерү. Контекстта исә бу гомуми мәгънә төрле семантик төсмерләр алырга мөмкин. Иялек килешендәге исем:

а)предметның нинди дә булса затка каравын,затның милкендә булуын белдерә: баланың (уенчыгы), укытучының (китабы) һ.б. Заһидәнең пальтосы үзенә бик ки -лешле. (Ә.Еники) Сафаның йорты йөз сумга күрше авылнын бер чирмешенә сатылды. (М. Галәү)  Әнинең кулы авыртып тора. (А.Гыйләҗев);

ә) бер предметның икенче бер предметка каравын, нисбәт ителүен белдерә: йортның (түбәсе), ишекнең (тоткасы) һ.б.Өйнең читәне буйлап котырып кычыткан үскән (Ә.Еники). Йортның бүрәнәләре бик шәп күренә (Г.Ахунов);

б)шәхесне хезмәт урынына мөнәсәбәтле рәвештә ачыклый: кафедраның укытучыла- ры, университетның ректоры һ.б. Әле юньләп яктырып җитмәгән иде, бүлмәгә ре- дакциянең машинисткасы, бүлекнең мөдире, башка сотрудниклары килеп керде (Г.Бәширов). Шул арада колхозның рәисе килеп җитте (М.Мәһдиев);

в)билгеле бер хис-тойгыларны, психологик халәтне шәхескә нисбәтли: кызның хы- ялы, ананың шатлыгы һ.б. Гыйльфанның уе читкә китте (М.Мәһдиев) Җәмиләнең шатлыгы эченә сыймый иде. (Р.Төхфәтуллин). Көтмәгәндә Сәкинәнең хыялы тор -мышка ашты. (М.Мәһдиев); Иялек килешендәге исем тартымлы исемне ачыклап килгәндә өченче төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмә барлыкка килә (III төр изафә): укучының китабы, әнинең яулыгы һ.б.

Төрки телләрдәге өч төр изафәне гадәттә түбәндәгечә схемалаштырып йөртәләр:

I төр изафә: Ис. + Ис. (агач йорт, шофер егет); II төр изафә: Ис. + Ис (-ы/-е) (колхоз кыры, нарат урманы); III төр изафэ: Ис. + Ис.ның/-нең + Ис.(әнинен күлмәге, бүлекнең мөдире).

II төр изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрдән аермалы буларак, III төр изафә сос -тавында килгән иялек килешендәге исем иялек мөнәсәбәтен билгелелек төсмере бе- лән белдерә, ягъни предметны икенче бер конкрет предметка яки затка нисбәтли.

Мәсәлән: колхозның рәисе, баланың уенчыгы, көндәлекнең тышы. II төр изафә сос- тавында килгән баш килештәге исем исә предметны яки затны икенче бер предметка мөнәсәбәттә гомуми рәвештә генә ачыклый, ягъни иялек нисбәтен билгесезлек төс- мере белән белдерә: колхоз рәисе, бала уенчыгы, көндәлек тышы. Бары тик ялгыз- лык исемнәр белән яисә бердәнбер төшенчәне белдергән сүзләр белән килгәндә генә баш килеш билгелелек төсмерен белдерә ала: Фаридә китабы, әни яулыгы һ.б.

Иялек килешендәге исем еш кына исем сүз төркеме белән уртаклыгы булган фи- гыль формалары — исем фигыль һәм сыйфат фигыль белән мөнәсәбәткә керә. Бу оч- ракта ул, кагыйдә буларак, эш башкаручы субъект мәгънәсен белдерә: кошларның сайравы, диңгез шаулавы һ.б. Вагон тәгәрмәчләренең такылдавы ишетелмәсә, Ахияр җырлап җибәрер иде. (М.Мәһдиев) Без, шул тирә-як малайлары, Галләм абзыйның кайтканын дүрт күз белән көтеп торабыз. (Ф.Хөсни) Кышның яман киләсен алдан ук сизеп, аннан-моннан гына әти-әнинең фатихасын алдым да Донбасс якларына сыз -дым. (Ф. Хөсни):

г)иялек килешендәге исем сөйләмдә шулай ук исемләшкән сыйфат яисә сыйфатлау рәвешләре белән дә бәйләнешкә керә һәм бу очракта ул предметны яки затны нинди да булса билгесе буенча аерып күрсәтә: киемнең яңасы, ризыкның тәмлесе, килен- нең уңганы, укучыларның күбесе һ.б. Миңа, кызым, чәйнең чыгышлысы булсын иде. (К.Тинчурин) Корбанга сыерның симезен суйдылар. (М.Мәһдиев) Ямаширмә- нең хәллерәк кызлары белән яшьрәк киленнәре кием-салымның яхшысын, яңача теккәнен киделәр.(Г. Бәширов);

д)        иялек килешендәге исем төрле тотрыклы сүзтезмәләрдә (әйләнмәләрдә) кулла- ныла: елның-елында, көннең-көн буе, кышның-кыш буе һ.б. Малайлар көннең-көн буе яр кырыенда балык тотып яттылар. (М.Мәһдиев) Елның-елында алар гаиләләре белән ял итәргә баралар иде. (Г. Бәширов)

Юнәлеш килеше. Юнәлеш килеше-га/-гә (-ка/-кә) кушымчасы белән ясала һәм исемне фигыльгә яки башка сүз төркемнәренә ияртә: өйгә (керү), трамвайга (утыру), кунакка (кайту), сүзгә (бай), җанга (якын), китапханәгә (кирәк) һ.б. Юнәлеш килеше урынара килешләргә керә, һәм ул—шактый киң функцияле килеш. Җөмләдә фигыль яки башка сүз теркемнәре (башлыча сыйфат, рәвеш, модаль сүзләр) белән мөнәсә- бәткә кереп, юнәлеш килеше урын,вакыт, сәбәп, максат мөнәсәбәтен белдерә; юнәлеш килешендәге исем еш кына бәйлекләр белән аныклана, тотрыклы сүзтезмә- ләр, тезмә сүзләр ясалышында катнаша.

Исемне фигыльгә иярткәндә юнәлеш килеше:

1)эшнең билгеле бер урынга юнәлүен белдерә; һәм бу очракта исем ияргән фи- гыль семантик яктан күбрәк хәрәкәт  фигыле була: өйгә кайту, фатирга күчү, базар- га бару һ.б. Бәдертдин, сандыгын күтәреп, өйгә ашыкты. (Ә.Еники) Якуб басу капка- сыннан чыкты да, сары арыш камылы өстеннән барып, әрем үскән сукмакка килеп керде. (И.Гази) Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә. (Х.Туфан);

2) эш яки төрле халәтне белдергән фигыльләр белән килгәндә урын мөнәсәбәтен белдерә: арбага утыру, диванга яту, дәфтәргә язу һ.б. Чалт аяз көнне шартлап киткән яшен кебек, бу сүзләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар. (А.Гыйлә- җев) Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк. (Ә.Еники);

3)эшнең билгеле бер вакытка юнәлүен белдерә. Бу очракта исем күбрәк семан- тик яктан ел фасылларын яки тәүлек вакытларын белдерә: язга кайту, кичкә билге- ләү, төнгә калу һ.б.

Ел килешләре быел шулай ару торса, тагын көзгә ике машина кайтартабыз,- ди председатель. (А. Гыйләҗев) Операция төшкә тәмамланыр дип өмет итәбез. (Г.Әп- сәләмов) Җәйгә чыккач, ат ашатырга барганда, икмәк сыныгы белән янәшә куеным- да берәр китапчык та була иде. (Г.Бәширов) Кышка бу матурлыкның эзе дә калмая- чак. (Г.Бәширов)

Мондый очракларда юнәлеш килеше мәгънәсе еш кына кадәр, чаклы, хәтле, таба кебек бәйлекләр белән төгәлләндерелә. Бәйрәм тантанасы төнгә кадәр сузылды. (Г.Бәширов) Шул хәлдән соң иртәнгә кадәр беребез дә йоклый алмадык.(Г.Бәши-ров) Таңга таба яңгыр да туктады. (Г.Әпсәләмов)

Вакытны белдергәндә юнәлеш килешендәге исем еш кына саннар белән ачыкла- нып килә: бер айга китте, биш минутка тәнәфес һ.б. Арыш урагы нәкь унике көнгә тоткарланган иде. (М.Мәһдиев) Ләкин көн бирешми, берничә тәүлектән соң кон бер минутка озая, аннары ике, өч минутка һәм сәгатьләргә озая башлый. (Г.Әпсәләмов);                                                                                            

 4)юнәлеш килешендәге исем кыек объект мөнәсәбәтен белдерә. Бу очракта эш-хәл билгеле бер затка (а) яки предметка, яки күренешкә (о) юнәлгән була:

а) Гади бер медсестрага өйләнмәсә, Юматшага дипломлы кызлар беткәнмени дип әйтүчеләр күп булды. (Т.Бәширов) Ахияр аңлады: әйбәт, тәртипле, эшчән хатынга буйсыну бик рәхәт икән. (М.Мәһдиев);

ә) Мансур бу котырган стихиягә шактый озак карап торды. (Г.Әпсәләмов) Әкрен ге- нә пәрдә төште.Соңгы аккорд, авыр хәтфә пәрдәгә төренеп, моң гына тынды. (Г.Әп- сәләмов) Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр. (Г.Ибраһимов);

5)        исемнең нинди семантик төркемчәгә керүенә бәйле рәвештә юнәлеш килеше белдергән кыек объект төшенчәсе контекстта сәбәп, максат һ.б. мәгънәләрне ала, эшнең максатын белдерә:  Кече басу астына балыкка төшкән чаклары хәтерендә яңа- рып алды. (Р.Мөхәммәдиев) Киңәшмәгә яки утырышка дисең дә, чыгасың да китә- сең. (Р.Мөхәммәдиев)

Сәбәп мөнәсәбәтен белдерә: Алар бу сүзгә куанышып, көлеп җибәрделәр. (Ф.Хөсни)

Җөмләдә хәбәр функциясендә килә. Бу очракта юнәлеш килешендәге исем аерым сүзгә түгел, тулы җөмләгә карый: Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава яңгырга яки давылга. (Ә.Еники) Юл мәктәпкә, кырга, болыннарга, анда якты юллар ачыл- ган... (С.Хәким);

6) юнәлеш килешендәге исем тотрыклы сүзтезмәләр (а) һәм тезмә фигыльләр (ә) ясауда актив катнаша:

а) күзгә бәрелү, уйга чуму, йокыга талу, коткыга бирелү, уракка төшү, уңышка ире- шү, фикергә кушылу һ.б.;

ә) искә төшү, сүзгә килү, башка чыгу, җиренә җиткерү һ.б.

Юнәлеш килеше исемне фигыльдән башка сүз төркемнәренә (сыйфатка, рәвеш- кә, модаль сүзләргә) ияртә: җанга якын, сүзгә бай, күлмәккә яхшы, укучыларга ки- рәк, эшкә оста һ.б. Эшкә оста, сүзгә кыска безнең авыл кызлары. (җыр)

Исем юнәлеш килеше формасында рәвеш сүз төркеменә дә күчәргә мөмкин (кон- версия): иртәгә, көчкә, гомергә, мәңгегә һ.б. Беләм, матур ялган бар—Тик бу сагыш гомергә.. (Ф.Сафин)

Төшем килеше. Төшем килеше –ны/-не кушымчасы белән ясала һәм һәрчак исемне фигыльгә ияртә ул саф адвербиаль килеш: китапны уку, докладны хәзерләү, имтиханны тапшыру, шатлыкны бүлешү һ.б. Төшем килешенең төп грамматик мәгънәсе—туры объект мөнәсәбәтен билгелелек төсмере белән белдерү.

Сөйләм эчендә, контекстта бу килешнең гомуми мәгънәсе төрлерәк төсмерләрдә килергә мөмкин:

а)эш турыдан-туры аңа юнәлгән объектны белдерә: мәкаләне язу, шигырьне басты- ру, докладны уку, имтиханны биру, конференцияне оештыру һ.б. Докладны хәзер- ләү аның өчен җиңел эшләрдән түгел иде.(К.Тинчурин) Бу шигырьләрне басарга хәзерләгән вакытта, Муса Җәлил Волхов фронтында дошманнарга каршы сугышып йөри. (Р. Мостафин) Җыелышны озакка сузмаска булдылар. (А.Гыйләҗев);

ә) эшнең туры объекты урын мәгънәсендәге сүз белән бирелә: санаторийны эзләү, дачаны карап чыгу һ.б. Йокысыннан уянгач, ул ике катлы дачаны җентекләп карап чыкты. (Р.Мөхәммәдиев) Мондый очракларда төшем килешендәге исем урын мөнә- сәбәтен белдерүгә якыная. Мәсәлән: Таңнан торып, яланны, болынны буйлап чык. (К.Тинчурин) Ул ...авылны чыгып, ... ындыр артлары белән китте. (И. Гази);

б)вакытны белдергән сүзләр белән килгәндә, төшем килеше вакыт семантикасын ала. Мәсәлән: Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән. (Г.Тукай) Ул төнне Фидаилнең күзләренә йокы кермәде. (Т. Галиуллин)        

Төшем килеше һәрчак билгеле объектка күрсәтә һәм үзе бәйләнгән сүздән теләсә нинди ераклыкта урнаша ала: җыелышны озакка сузмау, дачаны җентекләп карап чыгу һ.б.

Чыгыш килеше. Чыгыш килеше -дан/-дән (-тан/-тән, -нан/-нән) кушымчасы бе- лән ясала. Исемне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә ияртеп килә: өйдән (чыгу), мәктәптән (кайту),таудан (шуу). Агыйделдән (озын), авылдан (ерак) һ.б.

Чыгыш килеше киң функцияле килеш чыгыш килешендәге исем һәм ул бәйләнгән сүз арасында күп төрле мәгънә мөнәсәбәтләре барлыкка килә.

Чыгыш килеше:

        1)эш яки хәлнең чыгыш ноктасын белдерә: өйдән чыгу, урманнан чыгу һ.б.

Ишек тән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. (Ә.Еники) Хәлил ишектән тышка сикерде. (И.Гази) 922 нче елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. (Н.Фәттах);

2)эш-хәлнең урынын белдерә: юлдан атлау, урамнан бару, таудан шуу һ.6.

Зариф, төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, ашыкмыйча гына сукмактан атлап кит- те. (Ә.Еники) Гата урам уртасыннан бара, ой сез, Акбалык кешеләре, күрегез! (М.Мәһдиев);

3)вакыт мәгънәсен белдерә: бер атнадан кайту. Җәйдән калган, сәгатьтән артык һ.б. Ике амбар арасында көздән төшеп калган, иртә шытып чыккач көнбагыш сап-сары чәчәк аткан. (А.Гыйләҗев) Алар өчәүләшеп берәр атнадан кайтырга сөйләште- ләр. (Г.Бәширов) Унбиш-егерме минуттан Мансур яңадан операция өстәле янында иде инде. (Г.Әпсәләмов);

4)эш яки хәлгә карата кыек объект мөнәсәбәтендә тора: әнидән сорау, кулыннан тоту, бүредән курку, таудан биек һ.б. Бүген иртән иртүк Гәүһәрия әнисеннән хат алды. (А.Гыйләҗев) Якубның гади һәм хак сүзләре аларны шик-шөбһәдән арынды- ра, күңелләрендә өмет үрләтә һәм йөрәкләренә кыюлык сала иде. (И.Гази) Тауның буеннан-буена шулай буран уйнатып, сызгыртып төшәсең—төшәсең дә кинәт бер- заман җирдән аерылып, очып китәсең! (Г.Бәширов);

5)чыгыш килешендәге исем сыйфат яки рәвеш сүз төркемнәре белән килгәндә, кыек объект мөнәсәбәте чагыштыру төсмерен ала: Аттан биек, эттән тәбәнәк. (Та- бышмак) Мәхәббәт намустан көчлерәк... (Ә.Еники) Ләкин Гөлшаһидә Диләфрүздән олырак та, тәжрибәлерәк тә иде. (Г. Әпсәләмов);

6) аерым очракларда эш-хәлнең кыек объекты предметны материалы буенча ачыклау төсмерен ала: мамыктан шәл, энҗедән муенса, агачтан мунча һ.б. Ул, хаты- ны сүзен тыңлап, урман уртасына таштан йорт та салдырып куйды.(Р.Төхфәтуллин) Җиңгәчәйнең өстендә—кәшемирдән тегелгән киң итәкле озын зәңгәр күлмәк, яшел камзул; башында — көмеш тәңкәле тар гына калфак. (Ә. Еники) Менә хәзер дә апам, тамбур энәләрен шул карандаш эзләреннән йөртеп, дебеттән яшел, зәңгәр, бишни төсле зур-зур чәчәкләр чигә. (Г. Бәширов);

7)эш яки хәлнең сәбәбен (сәбәп мөнәсәбәтен) белдерә: сагыштан саргаю, шат- лыктан сикерү, кояштан уңу һ.б. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна... (Г.Тукай) Кинәт килеп төшкән дүрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калды- лар. (Ф.Хөсни) Шәмсегаян үзенә генә килгән күңелсезлектән интекте. (А. Гыйләҗев) ...изүләреннән, бишмәт итәгеннән кар бәреп керә, очу рәхәтеннән хәтта йөрәгең кы-сылып килә. (Г.Бәширов):

8)        акча санау берәмлекләре белән килгәндә, әйбернең хакын  белдерә: бишәр сум- нан алу, илле тиеннән сату һ.б. Дистәсен бишәр сумнан ул аны кибеттән алып кайт- ты. (Р. Төхфәтуллин) Ярый әле килосын җиде сумнан алып булды. (К.Тинчурин);

9)чыгыш килешендәге исем сөйләмдә еш кына соң, бирле, тыш, башка, элек ке- бек бәйлекләр белән кулланыла. Бу очракта исемнең җөмләдәге икенче сүзгә мөнә- сәбәтен нигездә чыгыш килеше формасы белән килгән бәйлекләр белдерә: дәрестән соң. класстан тыш, укытучыдан башка, кичке аштан элек һ.б. Сабантуйдан соң По- ник авылында балта тавышы яңгырады. (М. Мәһдиев) Йортлары янган күп кенә ке- шеләрнең өстендәге күлмәкләреннән башка берни дә калмады. (Р.Сибат);

Әмма вакыт төшенчәсенә ия исемнәрдә чыгыш килеше үз функциясендә кала, ә бәйлекләр бары тик мәгънәне төгәлләндереп килә: кичәдән бирле, бер елдан соң һ.б. Бер елдан соң җиләк-җимешнең иге-чиге булмаячак бездә. (И.Гази) Кичәдән бирле ашамыйча саклап калган икмәк телемен алга сузып, йөгәнемне артка яшереп, җил ягына чыктым. (Г. Бәширов);

10)        тотрыклы сүзтезмәләрдә кулланыла: баштан кичү, акылдан язу, хәлдән таю, истән чыгу һ.б. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап го- мер сөргәннәрем... (Г.Тукай)

 11) чыгыш килешендеге исемнәр рәвешкә күчәргә дә мөмкин (конверсия): тел- дән (аңлату), яттан (сөйләү); яңадан (эшләү), өр-янадан (башлау) һ. б.

Урын-вакыт килеше. Урын-вакыт килеше -да/-дә (-та/-тә) кушымчасы белән ясала һәм исемне фигыльгә яки башка сүз төркемнәренә ияртә. Бу килешнең грам- матик мәгънәләре аның атамасында ук чагылыш тапкан. Ул күпчелек очракта эш-хәлгә карата урын яки вакыт мөнәсәбәтен, шулай ук кыек объект мөнәсәбәтен белдерә:

1)        урын мөнәсәбәтен белдерә: фермада эшли, институтта укый, класста утыра, өй -дә тора һ.б.  Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә. (Ә.Еники) Ай буе болында балык тота, печәнлектә йоклый, яланаяк йөри. (М.Мәһдиев) Безнең класста укучы бер малай быел Артектан кайтты (Г.Бәширов);

2)        эш-хәлнең урыны мәгънәсендә һәртөрле эш-шөгыль яки оешма атамалары, мә- дәни, иҗтимагый сәяси чараларны белдергән сүзләр килә: җыелышта сөйләү, кон- цертта җырлау, профсоюзда эшләү, эштә йөрү һ.б. Ул тагын бер кат җыелышта булган хәлләрне кузаллап чыкты. (А.Гыйләҗев) Партоешмада аларның үз кешеләре бар. (Р.Төхфәтуллин) Арба әйтә: “Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен, көне-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын”. (Г.Тукай):

3)        урын семантикасы кеше яки башка тере затларның әгъзалары, исемнәре аша белдерелә: йөрәгендә, кулында, күзендә һ.б. Аның.... зур-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде. (А.Гыйләҗев) Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә, Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары. (С. Хәким)

4)        эш-хәл, хәрәкәт белән бәйле транспорт чаралары шулай ук урын- вакыт киле- шендәге исемнәр белән бирелә: трамвайда бару, атта йөрү, поездда бару һ.б.Трам-вайда барганда мин үземнең танышымны очраттым. (Г.Бәширов) Ул транспортта барганда да үзенең изге ишан икәнен бер минутка да онытмаска тиеш иде. (Ә.Еники) ...елның иң соңгы Сабан туе ич. Сатучылар да ничәмә-ничә машиналарда килгәннәр. (Р.Сибат);

5)        урын мәгънәсе төрле абстракт мәгънәле исемнәр белән килгәндә, төшенчәләр- не белдергән исемнәр күчерелмә мәгънә төсмерен ала: төштә күрү, фикердә беркетү, хистә сыналу һ.б. Төшемдә әнине күрдем: тирә-якта кояш яктысы, чиккән күлмәктән түшәктә әни утыра. (Т.Галиуллин) Үзен шул фикердә беркетү өчен, ул хәзрәтенә ба- рып та киңәш итте. (Г.Исхакый) Өнендә дә куркынып куйган минутлар була.

(А. Гыйләҗев):

6)вакыт мөнәсәбәтен белдерә: үткән елда, шушы минутта, шул мизгелдә һ.б. Бу хәл үткән елда сентябрь башында булды. (Р. Төхфәтуллин) Чәчүне бер атнадан төгәллә- деләр. (М.Хәсәнов) Яшьлектә хаталар күп ясала инде. (К.Тинчурин);

7)урын-вакыт килешендәге исем кыек объект мөнәсәбәтен белдерә:

—Татарларда японнарга хас үҗәтлек, эшчәнлек, тырышлык бар,— ди Рауфов. (Р.Си- бат):

8)урын-вакыт килешендәге исем җөмләдә мөстәкыйль позициядә хәбәр функция- сендә килә: Авьл халкы барысы да эштә өйдә— карт-карчыклар, ә урамда — бала-чага- лар. (Р.Сибат) Безнең юллар – җирдә, Кошлар юлы – күктә. (Илгөлем)

§1.2. Татар һәм рус телләрендә килешләрнең грамматик мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре.

        Килеш категориясе, килешләр белән төрләнү телдә, сөйләмне оештыруда гаять әһәмиятле роль уйный. Килешнең грамматик мәгънәләре сөйләм (җөмлә) эчендә сүз- ләр бәйләнешендә барлыкка килә. Гомумграмматик категория буларак, килешнең морфологик ягын һәм синтаксик ягын аерып карый белергә һәм шул ук вакытта алар- ның үзара тыгыз бәйләнешен дә дөрес билгеләргә кирәк. Әгәр бу грамматик катего-риянең форма ягын алсак, килеш кушымчалары морфологиядә исемнең төрле грам- матик формаларын, ягьни сүз формасын ясый торган чара буларак бәяләнә: урман –урманның— урманга һ.б. Морфология —тел белеменен форма ясалышын өйрәнә тор- ган тармагы. Синтаксиста исә шул ук килеш кушымчалары җөмләдә сүзләр бәйлә- нешен барлыкка китерә торган төп чараларның берсе булып тора.

Килеш категориясенен эчке ягы, ягьни грамматик мәгънәсе төрле килештә килгән исемнәрнең җөмләдәге синтаксик функцияләре нигезендә формалаша. Әмма исемнең җөмләдәге синтаксик функциясе һәм морфологик планда килешнең грам -матик мәгънәсе бер үк күренеш түгел. Килешләрнең грамматик мәгънәләре исемнең жөмләдә үзе бәйләнгән сүзгә карата нинди мөнәсәбәттә торуы буенча билгеләнә. Мәсәлән, баш килештәге исем җөмләдә күбрәк ия булып килә, рус телендә иминитель- ный падеждагы исем  һәрвакыт подлежащее булып килә, ә морфологик яктан ул эш башкаручыны, ягъни хәбәр функциясендә килгән фигыльгә карата субъект мө- нәсәбәтен белдерә: укучы укый; бала уйный һ.б. Әмма баш килештәге исем мор- фологик яктан һәрвакыт субъект мөнәсәбәтен генә белдерми. Мәсәлән, Йорт төзелде; Өй җыештырылган кебек җөмләләрдә ия функциясендә килгән баш килештәге исем- нәр хәбәр белән белдерелгән эшкә дучар булган объект мөнәсәбәтен белдераләр. Сөйләм эчендә, ягъни җөмләдә билгеле бер килештә килгән исем һәрчак билгеле бер функцияне (ия, тәмамлык, аергыч һ.б.) башкара, ә морфологик яктан килешләрнең мәгънәсе киң мәгьнәдә гомумиләштерелгән мәгьнәләр, һәм аларның һәрберсе диярлек җөмлә эчендә күп төрле грамматик мәгънәләрне белдерә.

Грамматик хезмәтләрдә килеш формалары белдергән бу гомумиләштерелгән мәгъ- нәләр субъект,объект, ачыклау мөнәсәбәте (яки ачыклаулы мөнәсәбәт) була- рак билгеләнә.

Субъект мөнәсәбәте, субъект мәгънәсе эш яки хәл шул предметка яки затка ка- раганны белдерә, ягъни эш-хәл исем белән белдерелгән зат яки предмет тарафыннан башкарыла. Мәсәлән: укытучы сөйли; җил котыра.

Объект мөнәсәбәте шулай ук күбрәк исемнең җөмләдәге эш-хәл белдергән сүзгә мөнәсәбәтендә барлыкка килә һәм эш-хәлнең шул предметка юнәлгән булуын белде- рә. Мәсәлән: китап укый; кызлар җиләк җыя; әнигә хат яздым.

Ачыклау мәгънәсе, ягъни ачыклаулы мөнәсәбәт бер предметны икенче бер пред- метка яки эш-хәлгә бәйләнеше нигезендә барлыкка килә. Төрле килештә килгән исем сөйләмдә (җөмләдә) икенче бер исем. фигыль яки башка сүз теркемнәре белән мөнәсәбәткә керә. Һәм аларны төрле яклап ачыклый. Ачыклаулы мөнәсәбәт шулай ук киң дәрәҗәдә гомумиләштерелгән грамматик мәгьнәне белдерә.

Ике исем арасындагы ачыклаулы мөнәсәбәттә мәсәлән, алар арасында күп төрле мәгънә төсмерләре барлыкка килә,ягъни бер исем икенчесен материалы буенча — таш күпер, агач йорт; кулланылу өл к әс е буенча — машина мае, аш кашыгы, белгечлек профессиясе буенча —укытучы апа, шофер егет, исеме буенча — Шәриф абый, Фә- ния апа — ачыклый ала; иялек мөнәсәбәтен белдерә: әни яулыгы, укучы китабы һ. б.

Фигыль белән менәсәбәткә кергәндә исә төрле килештәге исемнәр эш-хәлне үтәлү урыны буенча —өйдә тора, в а к ы т ы буенча — бер айдан кайта, максаты буенча— җиләккә китте һ.б. яклап ачыклый.

Килешләрнең югарыда санап үтелгән гомумиләштерелгән мәгънәләре, ягъни субъект, объект, ачыклау мөнәсәбәтләрен белдерүләре исемнең җөмләдәге синтак- сик функцияләре нигезендә барлыкка килә, дидек. Чыннан да, исемнең баш килеш формасы, мәсәлән, күпчелек очракта җөмләдә ия (подлежащее)  булып килә димәк. Субъект мөнәсәбәтен белдерә: җыр бетте.(Ә.Еники); Иң элек речь белән Мөнир Тазю- ков чыкты. (А. Гыйләжев); Төшем килешендәге исем туры объект мөнәсәбәтен белдерә һәм җөмләдә туры тәмамлык булып килә: Бар, кибетне ачып кер. (Г. Камал); Бүген без бу яңгырны көтмәгән идек. (Р. Төхфәтуллин)

Әмма морфологик яктан килешнең грамматик мәгънәсе һәрчакта да синтаксик ва -зифа белән тәңгәл килмәскә мөмкин. Исемнең лексик-семантик төркемчәсенә яисә фигыльнең грамматик мәгънәсенә бәйле рәвештә субъект мөнәсәбәтен, мәсәлән, баш килештәге исем генә түгел, төрле килештәге исемнәр дә белдерә ала. Бу вакытта инде субъект мәгънәсе һәм ия функциясе бер-берсенә тәңгәл килми. Мәсәлән: Кунак- ларның китәсе килми—субъект мөнәсәбәте иялек килешендәге исем белән белдере- лә һәм ул җөмләдә аергыч булып килгән; яки: яшьләргә олылардан өйрәнергә кирәк; укучыдан сөйләтү; әтидән эшләтү һ.б. Бу очракта да төрле килештәге исемнәр субъект мөнәсәбәтен белдерәләр, ә синтаксик яктан алар кыек тәмамлык булып килгәннәр.

Шулай ук җөмләдә ия булып килгән баш килештәге исем морфологик күзлектән һәрвакытта да субъект мөнәсәбәтен белдермәскә мөмкин. Мәсәлән, төшем юнәле- шендәге фигыльләр янындагы ия хәбәргә карата объект мөнәсәбәтендә була: порт эш- челәр тарафыннан төзелде. Өйдә тәрәзә пәрдәләре күтәрелеп куелган. һ.б.

Шул рәвешле, килешләрнең гомумиләштерелгән мәгънәләрен –субъектны, объектны, ачыклаучы мөнәсәбәтне белдерү төрле килеш формалары өчен хас. Бу җә- һәттән килешләрнең объект мөнәсәбәтен белдерүен иң универсаль күренеш дип күр- сәтергә мөмкин. Татар телендә, мәсәлән, иялек килешеннән кала, барлык килешләр

диярлек объект мөнәсәбәтен белдерә ала: китап уку. китапны ярату, китапка түләү, ки- таптан күчерү һ.б. Алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә субъект мөнәсәбәтен дә төрле килеш формалары белдерә ала.

Килешләрнең бер үк төрле мәгънәләре төрле килеш формалары белән белдерел- гән кебек, аерым килешләр үзләре дә төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Бу—күп телләр өчен хас типологик уртак күренеш. Татар телендә иң киң функцияле килеш- ләр булып, мәсәлән, баш, юнәлеш һәм чыгыш килешләре санала. Әмма шул ук ва- кытта һәр килешнең төп мәгънәсе була, һәм ул аларның атамаларында да чагылыш таба. Мәсәлән, юнәлеш килеше эшнең урынга яки вакытка юнәлүен белдерә: урманга китте; чыгыш килеше эшнең чыгыш ноктасын белдерә: өйдән чыкты, мәктәптән кайтты: иялек килеше еш кына предметның иясен, хуҗасын белдерә: уку- чының көндәлеге: әнинең күлмәге. Баш килешнең төп функциясе-субъект мәнәсәбә- тен белдерү, әмма ул, алда күрсәтелгәнчә, күп мәгънәле килеш һәм шактый еш туры объект мәгънәсен (җиләк җыйдым), иялек мәнәсәбәтен (мәктәп бакчасы) һ.б. мөнәсә- бәтләрне белдерә ала. Типологиядә билгеләнгәнчә, аерым килеш формаларының күп төрле мәгънәләрне белдерүе сәбәпле килешләр төрле мәгънәләре белән бер-берсенә якынаерга, охшашланырга мөмкин, әмма тулаем алганда килешләр килеш система- сының аерым буыннары рәвешендә, һәрчак бер-берсеннән аерылып торалар, оппози- ция барлыкка китерәләр. Килешләр үз эчендә грамматик мәгънәләре буенча һәм ниндирәк синтаксик бәйләнешләрне барлыкка китерүләренә карап төркемләнәләр.

Грамматик мәгънәләренә карап килешләр субъект—объект һәм урынара килеш- ләргә бүленәләр. Татар телендә субъект—объект килешләренә баш килеш, иялек ки- леше һәм төшем килеше керә; юнәлеш, чыгыш. урын-вакыт килешләре урынара ки- лешләр дип атала.

Субъект-объект, икенче төрле әйткәндә грамматик килешләр татар те- лендә башлыча субъект, туры һәм кыек объект, иялек һ.б. мөнәсәбәтләрне белдерә- ләр: Ашлыклар үсте, башаклар пеште. (Г.Тукай) Бу гүзәл каенлыкны күреп гаҗәпкә каласың. (М. Мәһдиев) Йортның бүрәнәләре бик шәп күренә. (Г. Ахунов) Ашлык- лар, башаклар—субъект мөнәсәбәте, эш турыдан-туры аларга карый, каенлыкны — объект, йортның — иялек мөнәсәбәте (ачыклаулы мәнәсәбәт).

Урынара килешләр җөмләдә күбрәк урын, вакыт, сәбәп, максат һ.б. мөнәсәбәтләр- не белдерәләр: Сугыш башлангач, өч улы, шул кечкенә станциядән кызыл вагоннар- га утырып, кояш баешына таба фронтка киттеләр. (Ә.Еники). Ел килешләре быел шулай ару торса, көзгә тагын ике машина кайтарабыз, ди председатель. (А.Гыйлә- җев) өйдә Мөхәммәди агай белән Ниса түти икәве генә иделәр, кинәт килеп төшкән дүрт маркалы бу хаттан алар аптырашка калдылар. (Ф.Хөсни). Станциядән, вагон- нарга, фронтка, өйдә сүзләре —урын мәгънәсен, көзгә — вакыт, хаттан сүзе сәбәп мәгънәсен белдерә.

Әмма татар теле өчен килешләрне болай бүлү абсолют түгел, ягъни субъект-объект килешләре урын һәм вакыт мәгънәләрен, ә урынара килешләр объект һ.б  мәгънәләрне дә белдерергә мөмкин. Мисалларга мөрәҗәгать итик:

Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән... (Г.Тукай). Шул төнне Фидаил- нең күзләренә йокы кермәде. (Р.Мөхәммәдиев) Елны, бер көнне, төнне —төшем ки- лешендәге исемнәр, вакыт мөнәсәбәтен белдерәләр. Мәхәббәт намустан көчлерәк булып чыга. (Ә.Еники) Намустан — чыгыш килешендәге исем, кыек объект мәгънә- сендә килә.

Килеш кушымчалары ярдәмендә исем җөмләдә күбрәк икенче бер исем яки фи- гыль белән бәйләнешкә керә.Нинди синтаксик бәйләнеш хасил итүләренә карап ки- лешләрне шулай ук ике төркемгә—исемне исемгә һәм исемне фигыльгә бәйли тор- ган килешләргә бүлеп карыйлар. Тел белемендә исемнәрне үзара бәйли торган ки- леш адноминаль килеш дип, исемне фигыльгә бәйләүче килеш адвербиаль килеш дип атала. Татар телендә саф адноминаль килеш—ул иялек килеше. Иялек килешен- дәге исемнән соң һәрвакыт икенче бер исем килә: укучының көндәлеге, әнинең яу-

лыгы. Дөрес, аерым очракларда мондый сүзтезмәләрдә икенче кисәк булып исем белән грамматик уртаклыгы зур булган исем фигыль яисә сыйфат фигыльләр ки- лергә мөмкин, ләкин бу очракта килешнең мәгънәсе, семантикасы үзгәреш кичерә: баланың көлүе, укытучының сөйләгәне (субъект мәгънәсе).

Төшем килеше (адвербиаль килеш) исә исемне һәрчак фигыльгә бәйли: хатны уку, көнне уздыру, шатлыкны уртаклашу һ.б.Калган килешләр исемне исемгә дә, исемне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә дә бәйләргә мөмкин: эшкә бару, эшкә оста: сүзгә кушылу, сүзгә кыска; Иделдән киң; Иделдә йөзү, Агыйделдән озын һ.б.

Рус телендә килешләрнең мәгънәсе(значение падежей)  

Татар һәм рус телләре бездә һәрвакыт үзара бәйләнештә. Телләрне типологик чагыштыру, аларны паспортлаштыру, шулай ук эксперимент нәтиҗәләре морфоло- гик ярустагы интерферент хаталарны алдан күрергә мөмкинлек тудыра. Рус телендә дә алты килеш (падеж): иминительный, родительный, дательный, винительный, тво- рительный, предложный падежлар бар. Ләкин бу рус телендәге килешләр, татар телендәге килешләр белән туры килә дигән сүз түгел.

Иминительный падеж  әйбернең, затның башлангыч формадагы мәгънәсен белдерә, башкарыласы эшнең субъекты булып тора.

Родительный падеж төрле мәгънәләргә ия:

а) әйбернең кемнеке икәнен-иясен күрсәтә, мәсәлән, книга товарища (иптәшемнең китабы), платок сестры (апамның яулыгы, стихотворение Пушкина (Пушкинның шигырьләре) һ.б.

б) атаманың билгесен күрсәтә: глубина реки (елганың тирәнлеге), смелость боеца (сугышчының батырлыгы), вкус чая (чәйнең тәме) һ.б.

в) башкаручының кемлеген күрсәтә: приказ директора (директорның боерыгы), крик ребенка (баланың кычкыруы) һ.б.

г) Затның кайсы коллективтан икәнен аңлата: член партии (партия члены), студент университета (университет талибәсе), рабочие завода (завод эшчеләре)

д) фигыльләр белән белдерелгән теләкнең, көтүнең, ирешелгәннең, таләпнең пред- метын белдерә: Я ищу свободы и покоя (Мин ирек һәм тынычлык эзлим); ожидать возвращения (кайтуын көтү); добиваться успеха (уңышказану) һ.б.

е) фигыльбелән белдерелгән эш-гамәлнең объектын белдерә: купить хлеба (икмәк сатып алу); выпить воды (су эчү) һ.б.

Дательный падеж  эш-гамәлнең кемгә дә булса юнәлгән булуын күрсәтә, мәсә- лән, подарить сестре (сеңелгә бүләк итү); помогать товарищам ( иптәшләргә булы- шу). Рус телендәге дательный падеж күп очракта татар телендәге юнәлеш килеше белән чагыша: Я читал маме книгу (Мин әнигә китап укыдым); Я передал другу письмо (Мин дустыма хат тапшырдым) һ.б.

Винительный падеж. Төп үзлеге буенча рус телендәге бу килеш объектка ту- рыдан-туры мөнәсәбәтен белдерә: рубить дерево (агач кисү), читать книгу (китап уку), получить ответ (җавап алу) һ.б. Искәрмә фигыльләрдән соң кире кагуны бел- дергәндә, винительный падеж родительный падежга әйләнә: не получить ответа (җа- вап алмау), не читать письма, книги (хатны, китапны укымау) һ.б.

Творительный падеж ачыклап килә:

а) эш-гамәл үтәлсен өчен кирәкле корал яки материал булуын: разрезать ножом (пы- чак белән кисү); написать мелом (акбур белән язу) һ.б.

б) эш-гамәлнең ысулын яки нинди образда икәнен: сказать серьёзным тоном (җит- ди тон белән әйтү); дышать полной грудью (күкрәк тутырып сулау) һ.б.

в) эш-гамәлнең чынлыктагы субъектын, эшнең кем тарафыннан эшләнүен белдерә: сделано мастером (оста тарафыннан эшләнгән, оста ясаган) һ.б.

г) Профессияне, вазифаны белдерә: он был учителем (ул укытучы булган); работа- ет слесарем ( слесарь булып эшли); является пенсионером (ул-пенсионер) һ.б.

д) эш –гамәлнең объектын яки эчтәлеген билгели, үзеннән алда килгән фигыльне ачыклап килә: заниматься музыкой (музыка белән шөгыльләнү) һ.б.  

Творительный падеж һәм татар телендәге чыгыш килеше (исходный падеж) мәгъ- нәләре буенча төрле. Татарчага тәрҗемә иткәндә, рус телендә с предлогы булмаса да,  ул белән дигән бәйлек белән тәрҗемә ителә: Мальчик пилит дрова пилой (Малай пычкы белән утын кисә); Мальчик идёт с пилой (Малай пычкы белән бара) һ.б.

Предложный падеж бары тик предлоглар белән генә кулланыла. а) О (об) предло- гы уйның, сөйләмнең, эшнең нәрсә турында икәнен аңлата. Мәсәлән, говорить о ра- боте (эш турында сөйләшү); думать об экзамене (имтихан турында уйлау), слышать об успехах (уңышлар турында ишетү) һ.б.

ә) Предметның кайда урнашуын белдерү максатыннан при дигән предлог та кулла- нылырга мөмкин: При школе имеется библиотека (Мәктәп карамагында китапханә бар);

б)для указания времени действия, например: Петербург построен при Петре I. (Пе- тербург Пётр I вакытында төзелгән).

в) в, на предлоглары белән булган сүзләр дә, җөмлә кисәге буенча хәл булган исем- нәр, рус телендә предложный падежда килә ала: жить в деревне (авылда тору); но- сить в портфиле (портфильдә йөртү); сидеть на полу  (идәндә утыру) һ.б.

г) эш-гамәлнең чималы яки коралы буларак та аңлатыла: ездить на велосипеде (ве -лосипедта йөрү); жарит на масле (майда кыздыру); ходить в колошах (калош киеп йөрү) һ.б.

II бүлек. Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе

§2.1. Исемнәрдә  килеш категориясенә гомуми характеристика

Килешләр белән төрләнү, килеш категориясе исем сүз төркеменең иң төп грамма-

тик үзенчәлеген тәшкил итә. Грамматик категория буларак  килеш формалары һәм килешләрнең грамматик мәгънәсе (грамматик мәгънәләре) бар. Аның грамматик формасы—исемнең килешләр белән төрләнеше, килеш кушымчалары, ә килеш кате- гориясенең грамматик мәгънәсе исемнең җөмләдәге башка сүзләргә төрле-төрле мөнәсәбәтен белдерү дип билгеләнә. Чөнки, белгәнебезчә, грамматик мәгънә ул һәрвакыт нинди дә булса мөнәсәбәт була.

Хәзерге татар телендә алты килештән торган килешләр системасы бар. Төрләнеш- нең гадәттә ике төре аерып карала: тартымсызтөрләнеш һәм тартымлы төр- ләнеш. Тартымсыз төрләнештә (именное склонение) килеш кушымчалары турыдан-туры исемнең нигезенә ялгана: урам, урам-ның, урам-га, ә тартымлы төрләнештә (посессивное склонение) исә килеш кушымчалары тартым кушымчаларыннан соң ялгана: урам-ың-ның, урам-ың-а һ. б.

Тартымсыз төрләнештә исем түбәндәге кушымчаларын ала:

Баш килеш (Б. к.)        0

Иялек килеше (И. к.)        -нын,-нең

Юнәлеш килеше (Ю. к.)        -га/-гә, -ка/-кә

Төшем килеше (Т. к.)        -ны/-не

Чыгыш килеше (Ч. к.)        -дан/-дан, -тан/-/тән, -нан/-нән

Урын-вакыт килеше (У.-в. к.)        -да/-де, -та/-тә

Татар телендә субъект-объект килешләренә баш килеш, иялек килеше һәм төшем килеше керә; юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре урынара килешләр дип атала.

Татар телендә, башка төрки телләрдәге кебек үк, барлык исемнәр бер типта төрлә- нә, килеш белән төрләнешнең морфологик вариантлары юк. Килеш кушымчалары фонетик яктан гына аерымланалар. Югарыда китерелгән төрләнеш парадигмасыннан күренгәнчә, килеш кушымчалары барысы да тартык авазга башлана (кыпчак телләре- нең үзенчәлеге), һәм аларның ике, дүрт, алты фонетик варианты бар. Сонор тартыкка башланган иялек (-ның/-нең) һәм төшем килеше (-ны/-не) кушымчалары ике вариант- лы (рәт гармониясе), ә шаулы тартыкка башланган калган кушымчалар дүрт (-га/-гә,

-ка/-кә) һәм алты (-дан/-дән, -тан-тан, -нан, -нән) вариантта килә (рәт гармониясе һәм тартыклар охшашлану).

Типологиягә мөрәҗәгать итсәк, рус телендә,мәсәлән, килешләр белән төрләнеш- нең берничә морфологик тибы бар,ягьни анда килеш кушымчалары фонетик яктан гы-на түгел. морфологик күрсәткечләр белән дә аерыла. Әйтик, рус телендә төрле родка караган яисә төрле лексик-семантик, лексик-грамматик төркемчәләргә кергән исем- нәр төрле килеш кушымчаларын алалар. Ә татар телендә исә исемнәр барысы да бер типта төрләнә, бары тик тартымлы төрләнештә генә кайбер үзгәрешләр барлыкка ки- лә. Шуңа күрә татар телендә һәм рус телендә килешләрне чагыштырып, төрләнде- реп булмый, чөнки татар телендә сүзләр нечкә һәм калын төрләнешкә, сүз ахырында нинди аваз булуына карап килешләр белән төрләнсә, рус телендә өч төрле склонение буенча, одушевленный һәм неодушёвлённый  һ.б.төрләргә карап төрләнәләр.

Баш килеш кем? (кто?)-кеше (человек)

(основной падеж) нәрсә? (что?)-бакча (сад)

Иялек килеше кемнең? (кого?) - кешенең (человека)

(притяжательный падеж )  нәрсәнең? (чего?) — бакчаның (сада)

Юнәлеш килеше  - кемгә? (кому?) —кешегә (человеку)

(направительный падеж)-нәрсәгә? (чему?) - бакчага (саду)

Төшем килеше –кемне?  (кого?) — кешене  (человека)

(винительный падеж) нәрсәне? (что?) — бакчаны (сад)

Чыгыш килеше кемнән? (от кого? у кого?) — кешедән(от человека, у человека)

(исходный падеж) нәрсәдэн? (от чего?   из чего?)—бакчадан (от сада, из сада)

Урын-вакыт килеш кемдә? (на ком? у кого?)—кешедә (на человеке, человека)

(местно-временной падеж) нәрсәдә? (на чём? в чём?) —бакчада (в саду)

Тартымсыз исемнәрне килешләр белән төрләндергәндә калын һәм нечкә төрләнешкә һәм сүз азагындагы  авазларга игътибар итү дөрес булыр.

1. I вариант: яңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш кушымчалары:

Килешләр/

Падежи

Нечкә төрләнеш

Калын төрләнеш

Баш килеш

(Основной)

 

колхоз (колхоз)

шәһәр (город)

Иялек килеше (Притяжательный)

колхозның (колхоза)

шәһәрнең (города)

Юнәлеш килеше

(Направительный)

колхозга (колхозу)

шәһәргә (городу)

Төшем килеше

(Винительный )

колхозны (колхоз)

шәһәрне (город)

Чыгыш килеше

(Исходный)

колхоздан (из колхоза,

от колхоза)

шәһәрдән (из города, от города)

Урын-вакыт килеше (Местно-временной)

колхозда (в колхозе)

шәһәрдә (в городе)

2.  II вариант: саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш кушымчалары:

Килешләр/

Падежи

Нечкә төрләнеш

Калын төрләнеш

Баш килеш

(Основной)

 

Спорт (спорт)

хезмәт (труд)

Притяжательный

(Иялек килеше)

спортның (спорта)

хезмәтнең (труда)

Юнәлеш килеше

(Направительный)

спортка (спорту)

хезмәткә (труду)

Төшем килеше

(Винительный )

спортны (спорт)

хезмәтне (труд)

Чыгыш килеше

(Исходный)

спорттан (из спорта,

от спорта)

хезмәттән (из труда,

от труда)

Урын-вакыт килеше (Местно-временной)

спортта (на спорте)

хезмәттә (в труде)

3. III вариант: борын авазы тартыгына беткән исемнәрнең килеш кушымчалары:

Килешләр/

Падежи

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Баш килеш

(Основной)

 

урман (лес)

идән (пол)

Иялек килеше (Притяжательный)

урманның (леса)

идәннец (пола)

Юнәлеш килеше

(Направительный)

урманга (лесу, в лес)

идәнгә (полу, на   пол)

Төшем килеше

(Винительный )

урманны (лес)

идәнне (пол)

Чыгыш килеше

(Исходный)

урманнан (из леса, от

леса)

идәннән (с пола, от пола)

Урын-вакыт килеше (Местно-временной)

урманда (в лесу)

идәндә (на полу)

Исемнәр күплек санда килгәндә дә нәкъ берлек сандагы исемнәр кебек үк төрләнә- ләр.

Килешләр/Падежи

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Баш килеш

(Основной)

 

урманнар (леса)

хезмәтләр (труды)

Притяжательный

(Иялек килеше)

 урманнарның (лесов)

хезмәтләрнең (трудов)

Төшем килеше

(Винительный )

урманннарны (леса)

хезмәтләргә (трудам)

Чыгыш килеше

(Исходный)

урманнардан (из лесов, от лесов)

хезмәтләрдән (от трудов, из трудов)

Урын-вакыт килеше (Местно-временной)

 

урманнарда (в лесах)

хезмәтләрдә

 (в трудах)

Рус телендә исемнәрне падежлар –килешләр белән төрләндерү

Рус телендә килешләр белән төрләндерү бик катлаулы, чөнки род, склонениеләргә, одушевлённый , неодушевлённы дигән төшенчәләргә бүлеп төрләнүдән тыш, искәрмә бу- ларак, падеж белән төрләнүче төрле төрләнештәге исемнәр дә күп. Мәсәлән время-ва- кыт, вымя-җилен, имя-исем, пламя-ялкын, племя-нәсел, семя-орлык, стремя-өзәңге, те- мя-баш түбәсе бу сүзләр –я кушымчасын алганга күрә женской родка керергә тиеш, лә -кин алар  средний родка керәләр. Чагыштырып карау өчен, сүзләр ике телдә килеш- ләр-падежлар белән төрләндереп бирелә.

Рус телендә падеж кушымчалары буенча исемнәр өч склонениегә бүленә.

I клонение. I склонениегә кергән  исемнәр женский родтагы -а, -я кушымча-

ларына беткән сүзләр (волна, земля, армия); шулай ук мужской родагы-а, -я (ста- роста, дядя)  и имена общего рода: сирота,  забияка.

Единственное  число-берлек сан

И.п.

волна (дулкын)

земля (җир)

Р.п.

волны  (дулкынның)

земли (җирнең)

д.п.

волне (дулкынга)

земле (җиргә)

в.п.

волну (дулкынны)

землю (җирне)

т.п.

волной (-ою) (дулкын белән)

землёй (-ею) (җир белән)

п.п.

(о) волне (дулкын турында)

(о) земле (җир турында)

Множественное число

и.п.

волны (дулкыннар)

земли (җирләр)

р.п.

волн (дулкыннарның)

земель (жирләрнең)

д.п.

волнам (дулкыннарга)

землям (җирләргә)

в.п.

волны (дулкыннарны)

земли (җирләрне)

т.п.

волнами (дулкыннар белән)

землями (җирләр белән)

п.п.

(о) волнах (дулкыниар турында)

(о) землях (җирләр турында)

Женский родтагы төрле төрләнештәге исемнәрне падежлар белән төрләндерү үрнәге:

Един. Число-берлек сан

Множ. число-күплек сан

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

армия (гаскәр)

армии (гаскәрнең)

армии (гаскәргә)

армию (гаскәрне)

армией (гаскәр белән)

(об) армии (гаскәр турында)

армии (гаскәрләр)

армий (гаскәрләрнең)

армиям (гаскәрләргә)

армии (гаскәрләрне)

армиями (гаскәрләр  белән)

(об) армиях (гаскәрләр турында)

II склонениегә мужской родтагы нулевой оканчаниегә беткән (тартык авазларга: ъ, ь, й авазларына тәмамланган сүзләр (на конце их основ согласный: или твёрдый, или мягкий, или й); средний родтагы –о, -е  авазларына беткән сүзләр керә.

Единственное  число-берлек сан

Мужской род

Средний род

И.п.

Стол (өстәл), конь(ат)

Окно (тәрәзә), поле (кыр)

Р.п.

Стола (өстәлнең), коня(атның)

Окна (тәрәзәнең), поля (кырның)

д.п.

Столу (өстәлгә), коню(атка)

Окну (тәрәзәгә), полю (кырга)

в.п.

Стол (өстәл), коня(атны)

Окно (тәрәзәне), поле (кырны)

т.п.

Столом (өстәл белән),

 конём (ат белән)

Окном (тәрәзә белән), полем (кыр белән)

п.п.

(о) Столе (өстәл турында), (о) коне(ат турында)

(об) Окне (тәрәзә турында),

(о) поле (кыр турында),

Множественное число

и.п.

Столы (өстәлләр), кони(атлар)

Окна (тәрәзәләр), поля (кырлар)

р.п.

Столов (өстәлләрнең), коня(атларның)

Окон (тәрәзәләрнең), полей (кырларның)

д.п.

Столам (өстәлләргә), коням(атларга)

Окнам (тәрәзәләргә), полям (кырларга)

в.п.

Столы (өстәлләрне), коней(атларны)

Окна (тәрәзәләрне), поля (кырларны)

т.п.

Столами (өстәлләр белән), конями(атлар белән)

Окнами (тәрәзәләр белән), полями (кырлар белән)

п.п.

(о) Столах (өстәлләр турында)

(об) Окнах (тәрәзәләр  турында),

(о) полях (кырлар турында),

Рус телендәге төрле төрләнештәге исемнәрне падежлар белән төрләндерү үрнәге:

Единственное  число-берлек сан

Мужской род

Средний род

И.п.

Гений (даһи)

Здание (бина)

Р.п.

Гения (даһинең)

Здания (бинаның)

д.п.

Гению (даһигә)

Зданию (бинага)

в.п.

 Гения (даһине)

Здание (бинаны)

т.п.

Гением  (даһи белән)

 

Зданием (бина белән)

п.п.

(о) Гении (даһи турында)

(о) Здании (бина турында)

Множественное число-күплек сан

и.п.

Гении (даһиләр),

Здания (биналар)

р.п.

Гениев (даһиләрнең)

Здания (биналарның)

д.п.

Гениям (даһиләргә)

Зданиям (биналарга)

в.п.

Гениев (даһиләрне)

Здания (биналарны)

т.п.

Гениями (даһиләр белән) 

Зданиями (биналар белән)

п.п.

(о) Гениях (даһиләр турында)

(о) Зданиях (биналар турында)

III склонениегә женский родтагы (нулевое окончание-на конце их основ мягкий согласный) –ь кә тәмамланган исемнәр керә.

Един. Число-берлек сан

Множ. число-күплек сан

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

Степь (дала), вещь

(әйбер)

Степи  (даланың), вещь

(әйбернең)

Степи (далага), вещи

(әйбергә)

Степь (даланы), вещь

(әйберне)

Степью (дала белән), вещью (әйбер белән)

(о)степи (дала турында) (о)вещи (әйбер турында)

Степи (далалар), вещи

(әйберләр)

Степей  (далаларның), вещей

(әйберләрнең)

Степям (далаларга), вещам

(әйберләргә)

Степи (далаларны), вещи

(әйберләрне)

Степями (далалар белән), вещами (әйберләр белән)

(о)степях (далалар турында), (о)вещах (әйберләр турында)

Рус телендә кушымчалары буенча бер родка туры килеп, искәрмә буларак башка родта йөрүче төрле төрләнештәге исемнәрнең падежлар белән төрләнүе:

падеж

род

Единственное число

Множественное число

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

        Средний род

имя

имени

имени

имя

именем

(об) имени

имена

имён

именам

имена

именами

(об) именах

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

    Мужской род

путь

пути

пути

путь

путём

(о) пути

пути

путей

путям

пути

путями

(о) путях

§ 2.2. Татар телендә тартымлы исемнәрне килешләр  белән төрләндерү.

 Килеш категориясен өйрәнгәндә, төрки телләрдә килеш белән төрләнешнең ике төре аерып күрсәтелде: тартымсыз төрләнеш һәм тартымлы төрлә- неш. Татар телендә бу ике төрләнешнең килеш кушымчалары арасында морфо- логик яктан кайбер структур аермалар булганлыктан, аларны аерып өйрәнү за-рурлыгы туа.

Татар теле — тагылмалы тел, һәм анда форма ясагыч кушымчалар бер-бер артлы ялгана. Исемнең грамматик категорияләреннән сан кушымчалары, мәсәлән, нигезгә иң якын торган кушымчалар: алмалар; күплектән соң гадәттә тартым кушымчалары килә: алма-лар-ым; ә килеш кушымчалары исемнең иң ахырына ялгана: алма-лар-ым-ның. Ахырдан килгән кушымчалар, кагыйдә буларак, җөмләдә турыдан-туры сүз ләрне бәйләүгә хезмәт итәләр, төрләндергечләргә керәләр (тартым һәм килеш, фи -гыль дә зат-сан кушымчалары). Төрки тел белемендә шул ук тартым һәм килеш ку- шымчаларын икенчел төрләнешкә хас форма  төрләндергеч (формоизменитель- ный) кушымчалар дип карау да бар. Ә нигезгә иң якын торган һәм синтаксик бәйлә- нешкә катнашмый торган -лар кушымчасы исә беренчел төрләнешкә карый һәм фор- ма ясагыч буларак билгеләнә.[9] 

Һәр өч затка караган тартымлы исемнәр түбәндәгечә төрләнә:        

Б. к.

китабым

китабың

китабы

И. к.

китабымның

китабыңның

китабының

Ю. к.

китабыма

китабыңа

китабы-н-а

Т. к.

китабымны

китабыңны

китабы-н

Ч.к.

китабымнан

китабыңнан

китабы-н-нан

У.-в. к.

китабымда

китабыңда

китабы-н-да

Китерелгән төрләнеш үрнәгеннән күренгәнчә, I, II затта килеш кушымчаларындагы аерма юнәлеш килешендә чагылыш таба: тартымсыз төрләнештә — -га/-гә; тартым- лы төрләнештә — -а/-ә. Мәгълүм булганча, телдәге кушымчалар — даими берәмлек- ләр, алар сөйләм агышында гына барлыкка килмиләр, телдә мөстәкыйль яшиләр. Төрләнештәге -а/-ә кушымчасы да очраклы күренеш түгел, грамматик хезмәтләрдә ул угыз төрләнешенә хас кушымча буларак билгеләнә Төрки телләр күләмендә ал- ганда, тартымсыз төрләнешнең ике структур тибы бар: а) төньяк төрләнеш, аны икенче төрле кыпчак төрләнеше дип тә атыйлар; ә) көнья к төрләнеш—угыз төрлә- неше. Төньяк төрләнештә (татар теле дә, нигездә, шушы төрләнешкә карый) барлык килеш кушымчалары тартык авазга башлана: -ның/-нең, -га/-гә, -ны\-не Һ.6.; көньяк төрләнештә исә күпчелек кушымчалар сузыкка башлана яисә сузык аваздан тора:

 -ин; -а/-ә; -ый/-и һ. б.

Татар телендә III зат тартымлы төрләнештә кайбер килешләрдә шулай ук көнь- як төрләнешкә хас кушымчалар ялгана: юнәлеш килешендә -а кушымчасы китабы-

-н-а; төшем килешендә дә кушымчаның көньяк тибы кулланылган дип фараз кылы- на, хәзерге телдә ул кыскарган: китабы-н. Борынгы язма истәлекләрдә төшем киле- ше -ы-н-ы (китабы-н-ы) рәвешендә кулланыла. Төшем килешенең бу рәвешле кулла- нылышын без әле Г.Тукай шигырьләрендә дә очратабыз:

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене (күркен)

Күктә аккошлардай ак күнмә болытлар төркеме.

Тартым кушымчасы белән килеш кушымчасы арасындагы [н] авазы турында фән- дә шулай ук төрле фаразлар бар (китабы-н-а, китабы-н-да һ. б.); күпчелек галимнәр аны тарихи рәвештә бу аваз өченче зат тартым кушымчасы составына кергән дип саныйлар: -ым, -ың, -ы(н). Икенче караш буенча, ул ике сузык арасында куелган эпентетик тартык буларак бәяләнә һәм күпчелек хезмәтләрдә бу аваз интерфиксаль -н- дип йөртелә. Д.Г. Тумашева III заттагы иялек килеше кушымчасы да утыз вариан- тында кулланылган һәм өстәлгән (эпентетик) тартык белән кушылып киткән дип са- ный: китабы-н-ың.[10] Шул рәвешле, татар телендә тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә көньяк төрләнешкә һәм төньяк төрләнешкә хас үзенчәлекләр катнаш хәлдә кулланыла.

Алда әйтелгәнчә -ныкы\ -неке кушымчасының иялек мөнәсәбәтен белдерүгә катна- шы бар: әни яулыгы-яулык әнинеке. Әмма беренче очракта тартымлы исем предмет- ның үзен белдерә (юридик объект), ә тартым кушымчасы аның кемнеке булуына ишарәли: яулыгы, икенче очракта исә -ныкы кушымчасын алган исем предмет- ның  иясен — хуҗасын белдерә (юридик субъект): әнинеке. Бу яклап -ныкы фор- масы тартымнан бигрәк иялек килешенә якын тора: яулык әнинеке — әнинең яулы-

гы. Шул рәвешле, татар телендә иялек нисбәтен белдерә торган өч морфологик фор- маны аерып күрсәтергә мөмкин:

а)тартым кушымчасы — әнинең яулыгы;
ә) иялек килеше — әнинең яулыгы;

б)-ныкы кушымчасы, килешсыман форма — яулык әнинеке.

            Тартым — төрки телләр өчен хас үзенчәлекле грамматик категория. Аның грамматик мәгънәсе-предметның кайсы затка караганлыгын белдерү, димәк тартым предмет һәм аның иясе, хуҗасы арасындагы мөнәсәбәтне белдерә. Грамматик фор- масы — исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары. Грамматик мәгънә махсус ку- шымчалар белән белдерелгәнгә күрә, төрки телләрдә тартым грамматик категория хасил итә. Рус телендә, мәсәлән, предметның затка мөнәсәбәте аерым сүзләр белән белдерелә (лексик чара): китабым — моя книга, китабың — твоя книга, китаб-ы — его (ее) книга.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: III зат тартым кушымчасы алган исем сөйләм эчендә үзе генә сирәк кулланыла. Бу күренеш исә III зат тартымның мәгънәсе I, II зат белән чагыштырганда киңрәк булу белән аңлатыла;

ә) тартым кушымчаларын ачыклап, төгәлләндереп иялек килешендәге зат алмаш- лыклары килә (аналитик-синтетик ысул): минем китабым, синең китабың, аның ки- табы; безнең китабыбыз, сезнең китабыгыз, а/ларның китаплары.

Минем кәвешем әле өр-яңа. (Г. Исхакый) Ник булмадым мин бер урман углы, Си- нең дустың - яшь бер көтүче? (Һ.Такташ) Чәчрәгән су бөртекләре, көмеш кебек ялты- рап, аның аксыл төнен бизәделәр. (Г. Исхакый)

Мондый очракта, бигрәк тә шигъри сөйләмдә, тартымлы исем һәм аны ачыклаган алмашлык инверсияләнеп тә килергә мөмкин: Күңелем минем япь-яшъ калыр, һич картаймас. (Г.Тукай) «Син бит абыем минем!» диярсең, Ике кулың белән йөзең кап- лап, Башың түбән таба иярсең, (Һ.Такташ) Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең. (Г.Тукай)

III зат тартым кушымчасы алган исемнәр иялек килешендәге алмашлык белән генә түгел, баш яки иялек килешендәге исемнәр белән дә ачыклана ала: аның дәфтә- ре, укучының дәфтәре. Мәсәлән: Аның олтаны — болгар олтаны, кырыеннан кисел- гән. (Г.Исхакый) Якубның гади һәм хак сүзләре аларны шик-шөбһәдән арындыра, ... йөрәкләренә кыюлык сала иде. (И. Гази)

Ачыклаучы исем бу очракта баш килештә дә килергә мөмкин: әни яулыгы, ба- ла уенчыгы һ.б. Әмма I, II затта алмашлыклар бары тик иялек килешендә генә килә- ләр (мин яулыгым — мөмкин түгел), III заттагы тартымлы исем икенче исем белән ачыкланганда, икенче төр изафә барлыкка килә: укучы китабы, студент дәфтәре һ.б.;

б) I, II затта, берлектә һәм күплектә кушымчалар төшеп калып, тартым мәгънәсен иялек килешендәге алмашлыклар белән дә белдереп була (аналитик ысул): минем китап, синең китап, безнең китап, сезнең китап. Әмма III затта бу мөмкин түгел: аның китабы (аның китап, аларның китап — мөмкин түгел).

        Авылга кайтып, туган-тумачаның чәен эчкәч, сеңелләрнең чикләвекләрен ашагач, минем искә («минем исемә» түгел!,) теге вакыттагы чия төшләре килеп төш- теләр. (Ф.Хөсни) Минем песи гаҗәп хыянәтсез, Мулла кебек тәуфикъ иясе... (Һ.Так- таш) Синең эзләр кала болыннарда, Синең эзләр кала урманнарда... (Р. Әхмәтҗа -нов)

Падежи

килеш-ләр

Килешләр

1-е лицо-I зат

2-е лицо-II зат

З-е лицо –III зат

Калын төрләнеш (твердый вариант)

Осн. п.

Баш к. Прит.п. иял. к.

Напр.п.

Юн. к

Вин. п.

Төш. к.

Исх. п.

Чыг.к.

М.-вр.п

Ур.-в.к. К.

кулым (моя рука)

кулымның (моей руки)

кулыма (моей руке)

кулымны (мою

руку)

кулымнан (с моей руки, от моей

руки)

кулымда (в моей

руке)

кулың (твоя рука)

 

кулыңның

(твоей  руки)

кулыңа (твоей

руке)

 кулыңны(твою руку)

кулыннан (от тво- ей руки)

кулыңда (в твоей

руке)

кулы (его, её рука)

кулының (его, её

руки)

кулына (его, её  

руке)

кулын (его, её  руку

кулыңнан  (с его,

 её руки; от его,

её руки)

кулында (в его,

её руке

Нечкә төрләнеш (мягкий вариант)

Осн. п.

Баш к. Прит.п. Иял. к.

Напр.п.

Юн. к

Вин. п.

Төш. к.

Исх. п.

Чыг.к.

М.-вр.п

Ур.-в.к.

күзем (мой глаз)

күземнең (моего

глаза)

күземә (моему

глазу)

күземне (мой

глаз)

күземнән (из моего глаза, от   моего глаза)

күземдә (в моём

глазу)

күзең (твой глаз)

күзеңнең (твоего

глаза)

күзеңә (твоему

глазу)

күзеңне (твой

глаз)

 күзеңнән (из твоего глаза, от твоего глаза)

күзеңдә (в твоём

глазу)

күзе (его, её глаз)

күзенең (его, её

глаза)

күзенә (его, её

глазу)

күзен (его,  её

глаз)

күзеннән (из его,

её глаза; от его, её глаза)

күзендә (в его, её

глазу)

  1. Татар һәм рус телләрендә алмашлыкларның килеш категориясе

§ 3.1. Алмашлыклар, аларның төрләре һәм килеш мәгънәләре

Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының лексик составы зур түгел, алар барысы алты сүздән тора һәм ябык система тәшкил итә: мин, син, ул, без, сез, алар.

Зат алмашлыклары, кагыйдә буларак, исемне алыштыра һәм, килешләр белән төр- ләнеп, күп төрле грамматик формаларда килгәнгә күрә, сөйләмдә шактый актив кул- ланыла. Мәсәлән, Бүген минем әти Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә, өр-яңа читек. (Г. Исхакый) Сез, татарлар, таби- гать законына каршы килеп, ничек алай җиңел генә төрле милләт кешесенә әверелә аласыз, ә? (М.Галиев) Яшь чакларның усал Алсуларын Такташ белән бергә сөйдек без. (X. Туфан)

Морфологик җәһәттән зат алмашлыкларына исем категорияләреннән бары ки -лешләр белән төрләнү генә хас. Сан, ягъни берлек-күплек төшенчәсе I, II затта ку- шымчалар белән түгел, аерым нигез белән белдерелә: мин—без, син –сез. Ә тарихи юнәлештә исә без, сез алмашлыклары составында борынгы күплек кушымчасы -з булган дип гөман кылына. I, II зат алмашлыклары мин, син килешләр белән төрлән- гәндә, кушымчаларда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә: Төрләнеш парадигмасын- нан күренгәнчә, юнәлеш һәм төшем килешләрендә фонетик үзгәреш барлыкка килә (мин + га—миңа, син + га - сиңа; мин + не -мине, син +не - сине), ә иялек килеше ку- шымчасы -ем (мин-ем) тартым кушымчасына аналогия рәвешендә үзгәргән дип са -нала, чөнки иялек килешендәге бу алмашлык һәрчак тартымлы исем белән кулланы- ла: минем дәфтәрем, минем әнием һ. б.

III зат алмашлыгы ул телдә соңрак, күрсәтү алмашлыгыннан барлыкка килгән, ә аның борынгы тамыры дп - т (-ән/-ин) формасында булган[11]. Килеш белән төрлән -гәндә һәм күплектә III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә:

Б. к.  мин, син  ул

И. к. минем, синең аның

Ю. к. миңа, сиңа аңа (аңар, аңарга)

Т. к.   мине, сине аны

Ч. к.    миннән, синнән аннан (аңардан)

У.-в. к. миндә, синдә анда (аңарда)

Парадигмадан күренгәнчә, урынара килешләрдә III зат алмашлыгы берничә вариантта кулланыла. Кушымчалардагы -р элементы -борынгы юнәлеш килеше калдыгы: аңа –аңар –аңарга һ. б.

Семантик яктан юнәлеш килешенең төрле вариантлары грамматик синонимнар рә- вешендә кулланыла: аңа әйттем, аңар әйттем, аңарга әйттем. Чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә исә семантик аерымлану барлыкка килгән: анда төре күпчелек очрак- та җансыз предметларга, төрле күренешләргә күрсәтә; аңар - аңарга –аңардан – аңар- да төрләре исә гадәттә шәхескә ишарәли: аннан (алдым), аңардан (алдым); минем китабым анда (аңарда) һ. б. Мисал өчен:

а)ул алмашлыгының төрле килеш формалары шәхескә мөнәсәбәтле рәвештә кулла- ныла:

Мин аңарда чиксез яну күрдем

Бүгенгенең бөек эше өчен.

 Мин аңарда күрдем бүгенгенең

Туып килгән яңа кешесен!..

Зал тын гына аңа карап торды,

Зал аңардан күзен алмады.

Ул бер сүз дә залга әйтмәсә дә,

Зал йөрәген аның аңлады.                                            (Һ.Такташ)

ә) җансыз предметларга, күренешләргә ишарәли һәм рәвешләргә якын мәгънә бел -дерә: Анда ул, анда ул суларның Гомеремнең эзеннән акканы... (С.Хәким) Шәһадәт- намә кулыма кергәннән соң, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук бе- лә идем. (Г. Ибраһимов) Җем-җем генә тамчылый кар, Анда йолдыз җылысы бар.

(Р. Рахман)

Ул алмашлыгының чыгыш килеше формасы аннан предмет исемен алышты-рып туры үз мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсәлән: Минем китап шкафта, аннан ал! (Сөйл. т.) Шулай ук вакыт рәвеше мәгънәсендә дә килергә мөмкин (конверсия):

Әйдүк көтүне бер җиргәрәк җыярга, аннан бәрәңге пешерергә уйлады. (Һ.Такташ)

Күплектәге алмашлыкларның төрләнеше структур яктан исем төрләнешеннән аерылмый: без –безнең – безгә...; сез - сезнең -сездән...; алар - аларга - алардан һ. б.

Рус телендә родларга, одушевлённый, неодушевлённый төрләргә бүленеш бул- ганлыктан, зат алмашлыклары төрлечә төрләнәләр. Ә татар телендә родлар һәм оду- шевлённый, неодушевлённый төрләргә бүленеш юк, шуңа күрә барлык зат алмаш- лыкларына да исемнәргә ялганган кебек үк кушымчалар ялгана. Татар телендәге ия- лек килеше (притяжательный падеж) рус телендәге у предлогы белән родительный падежга  һәм тартым алмашлыкларына (притяжательные местоимения) да туры килә: у меня, мой (моя, моё, мои), твой (твоя, твоё, твои), наш (наша, наше, наши), ваш (ваша, ваше, ваши), их. Мәсәлән, минем карандашым-мой карандаш, минем китабым-моя книга, минем каләмем-моё перо, минем карандашым һ.б.

Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шулай, әнә, менә һ. б. Болар зат яки әйберләргә күрсәтү, сыйфат яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла. Мә- сәлән: Якуб туп-туры шул йортка китте. (И. Гази) Менә бу иптәшнең исемен бел -мим. (Ш. Камал) Әнә кровать башында букчасы эленеп тора. (А. Шамов) Гариф бе- лән Муса монда куну тиешлекне сөйләсәләр дә, башкалар якын да килмәделәр.

(Ш. Камал)

Бу, шул, шушы, теге, әнә, менә алмашлыклары гадәттә сөйләүчедән төрле ерак -лыкта булган предмет һәм күренешләргә төбәп күрсәтәләр. Грамматик хезмәтләрдә аларның семантик үзенчәлекләренә дә игътибар юнәлтелә: бу, шушы, менә алмаш- лыклары иң якын арага ишарә итәләр; теге, әнә, әнә теге алмашлыклары чагыштыр- мача иң ерак аралыкны, ә шул, ул алмашлыклары уртача ераклыкны белдерәләр.[12] Мисал өчен: бу китап, шушы китап, әнә теге китап, әнә шул китап һ. б. Сүз төркем- нәренә мөнәсәбәте буенча күрсәтү алмашлыклары, нигездә, сыйфат һәм рәвешне алыштыра. Тамыр алмашлыклардан тыш, сыйфат алмашлыклары -дый/-ди кушым- чалары белән ясала: андый, мондый, шундый, тегенди һ. б. Рәвеш алмашлыклары исә нигездә ясалма, алар тамыр алмашлыклардан -лай/-ләй кушымчасы белән ясала: болай, шулай, алай, тегеләй һ. б.

Сыйфат белән мөнәсәбәттәш бу, шул, теге алмашлыклары һәм шулай ук андый, мондый, шундый кебек алмашлыклар, контекстта исемләшеп, исемнәр кебек, ки- леш, тартым, сан белән төрләнәләр. Бу алмашлыгы килешләр белән төрләнгәндә, б - м чиратлашуы барлыкка килә, ә шул алмашлыгында [л] авазы кыскара, ул борынгыча шу вариантында төрләнә.

Берлек санда:

Б. к.

Бу

шушы

шул

теге

ул

шундый

И. к.

Моның

шушының

шуның

тегенең

аның

шундыйның

Ю. к.

Моңа

шушыңа

шуңа

тегеңә

аңа

шундыйга

Т. к.

Моны

шушыны

шуны

тегене

аны

шундыйны

Ч. к.

Моннан

шушыннан

шуннан

тегеннән

аннан

шундыйдан

У.-в. к

Монда

шушында

шунда

тегендә

анда

шундыйда

Күплек санда:

Б. к.

Болар

шушылар

шулар

тегеләр

алар

шундый

И. к.

боларның

шушыларның

шуларның

тегеләрнең

аларның

шундыйның

Ю. к.

Боларга

шушыларга

шуларга

тегеләргә

аларга

шундыйга

Т. к.

Боларны

шушыларны

шуларны

тегеләрне

аларны

шундыйны

Ч. к.

болардан

шушылардан

шулардан

тегеләрдән

алардан

шундыйдан

У.-в. к

Боларда

шушыларда

шуларда

тегеләрдә

аларда

шундыйда

Бу алмашлыклар һәркайсы берлектә һәм күплектә килә ала, тартым кушымчалары ала: бу — боларны –болары; шул - шулары; мондыйларга - мондыйларын һ. б.

Кыскасы, хәзерге телдә, башка алмашлыклар кебек үк, күрсәтү  алмашлыклары- ның вазифасы катлаулы һәм күптөрле, һәм ул телебезнең грамматик яктан мөмкин -лекләре зур булу турында сөйли.

 Сорау алмашлыклары. Сорау алмашлыкларына: кем, ни, нәрсә (исем алмаш- лыклары), кайсы, нинди (сыйфат алмашлыклары), кая, кайдан, кайчан, ник, нигә, ничек (рәвеш алмашлыклары), ничә, ничәнче, ничәшәр, никадәр, ничаклы, күпме (сан алмашлыклары) һ.б алмашлыклар керә. Алар әйберне, затны, билгене белдергән һәм шулай ук эшне үтәлү рәвеше, урыны, вакыты, сәбәбе, максаты ягыннан ачык -лаган сүзләргә күрсәтеп, ишарәләп киләләр:

Без тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек? — Сезгә менә шул турыда сөйләп бирергә телим... Кайдан килеп, кая баруы һичкемгә билгеле бул- маган бер үткенне мөсафир бабай бездә хәл җыярга туктаган вакытта үлеп калды.

(Г. Ибраһимов) Ник елыйсыз, сез, урамнар, Ник елыйсыз! Туктагыз! (Һ. Такташ) Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң бу Кырлай яклары?! (С.Хәким)

Хәзерге телдәге күп санлы, төрле-төрле мәгънәгә ия булган сорау алмашлыклары тарихи рәвештә өч төрле тамыр алмашлыктан {кем, нә -ни, кай) барлыкка килгән. Тел үсеше дәвамында бу алмашлыкларның төрле грамматик формалары морфоло- гик яктан аерымланып, аерым лексик берәмлеккә әверелгәннәр. Мисал өчен, нә -ни алмашлыгыннан нәрсә (нә + ирсә), ничә (нә-чә), нигә (нә - ни + гә), ничек (нә-чик)

һ. б. алмашлыклар ясалган;  кай алмашлыгыннан: кая (кай + а, юн. к. кушымчасы), кайда, кайсы (кай + сы, тартым кушымчасы), кайчан (кай + чаг + ын), кайдан алмаш- лыклары барлыкка килгән.

Кем — сорау алмашлыгы, борынгыдан ук үзгәрешсез килгән алмашлык, татар те- лендә бары тик затка, шәхескә карата гына кулланыла. Рус теленнән аермалы була- рак, мәсәлән, бу алмашлык бүтән тере затларны белдерми. Мәсәлән:

Меңләгән күз карый бу чорга:

—        Сез кемнәр, сез кемнәр?

—        Сез кемнәр?! (Ф. Сафин)
Туган яктан гүзәл җир юк,

Илен кем сөеп туйган? (Р. Вәлиев)

Исемне алыштырып, кем алмашлыгы аның барлык грамматик категорияләрен үзенә ала: килеш, тартым, сан белән төрләнә: кем, кемнең, кемгә, кемне,кемнән, кем- дә; кемең, кемегез, кемнәре, кемнәр һ. б.  Кемнәрең бар, кемне уйлыйсың, кемнәрең сагындыра. (Җыр) Кемгә сөйлим серләремне, йөрәгем ялкын кебек...

(Ф. Кәрим) —Алар кем соң?— дигән ачуланып староста... (А.Алиш)

Исем алдыннан килгәндә кем сорау алмашлыгы тартым төсмерен ала, рус телен- дә кемнең, кемнеке (чей, чья, чьё, чьи) мәънәсендә кулланыла. Мәсәлән, Бу кем ки- табы?—Это чья книга? Бу кем карандашы?—Это чей карандаш?

Иялек килешендәге  (притяжательный падеж) кемнең сорау алмашлыгы рус те- лендә күбрәк у кого мәгънәсендә кулланыла, шулай ук чей, чья, чьё, чьи  мәгънәлә- рендә дә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, кемнең китабы югалган? дигән җөмлә ике төрле тәрҗемә ителә ала: у кого пропала книга? яки чья книга пропала?

Татар телендә рус телендәге кто, что  сорау алмашлыкларына берлек сандагы кем, нәрсә һәм  күплек сандагы кемнәр, нәрсәләр сорау алмашлыклары туры килә.

Ни, нәрсә алмашлыклары кешедән башка тереклек ияләренә һәм җансыз предмет- ларга мөнәсәбәттә кулланыла; алар шулай ук исемнәр кебек төрләнәләр: нәрсә-нәр- сәнең, нәрсәгә, нәрсәне, нәрсәдән, нәрсәдән, нәрсәләре; ни - ниләр, нидән һ. б. Шу- ның өстенә тагын Бәдертдинов үзе дә ямансылатмый ... кайсы бригаданың нәрсәдә алдырганлыгын, кайсының нәрсәдә калышуын күрсәтә тора. (Ф.Хөсни)

Кая, кайда, кайчан, ник, нигә, ничек алмашлыклары рәвешне алыштыралар һәм контекстта төрләнмиләр.

Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары: уз (үзем, үзең, үзе һ. б.), бары, барлык, барча, бөтен, һәр, һәрбер, һәркем, һәммә һ. б. Тарихи рәвештә билге- ләү алмашлыкларының лексик составы соңрак формалашкан дип уйларга нигез бар, чөнки алар арасында үз алмашлыгыннан кала барлык берәмлекләр яки башка сүз төркемнәреннән күчкән (бары, барлык, бөтен һ.6.), яки ярым алынма сүзләр (һәр, һәрбер, һәркем һ. б.).

Билгеләү алмашлыкларының күпчелеге сыйфат сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш, һәм алар җөмләдә предмет билгесенә күрсәтәләр:

Аның ана йөрәге улы турындагы һәрбер сүзне, улына булган һәрбер карашны ыч- кындырмыйча аулап тора иде. (Ә.Еники) Бер минут эчендә бөтен күл өсте малайлар белән тулды. (И. Гази) һәр җир карланган, сулар бозланган. (Г.Тукай) Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй! Үз телем бар, рәхмәт, әнкәй! (Ф. Сафин)

Контекстта исемләшкәндә, билгеләү алмашлыклары, исемнәр кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр. Мәсәлән,

Б.к. һәркем           һәммәбез            барыбыз                  бөтенегез

И.к. һәркемнең    һәммәбезнең      барыбызның            бөтенегезнең

Ю.к. һәркемгә      һәммәбезгә        барыбызга                бөтенегезгә

Т.к. һәркемне       һәммәбезне        барыбызны               бөтенегезне

Ч.к. һәркемнән     һәммәбездән      барыбыздан              бөтенегездән

У-в.к. һәркемдә    һәммәбездә        барыбызда                 бөтенегездә

Без колхозга кергәч, мал-туарлар һәммәбезнең күмәк ителде... (Һ.Такташ) Иң яхшы- сы, беркая да китмәскә. Барыбыз бергәләп, җиң сызганып тотынырга да барлык авылларны, барлык өйләрне электричестволы итәргә, яктыртырга. (Ф. Хөсни) Агач-лар астына сыгна балалар барчасы бергә, Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә. (Г.Тукай)

Китерелгән җөмләләрдәге һәммәбезнең, барыбыз, барчасы, барсы — исемләшеп килгән билгеләү алмашлыклары. Кулланылыш үзенчәлекләре буенча, бигрәк тә се- мантик яктан, билгеләү алмашлыклары арасында аерымлыклар да бар.

Үз алмашлыгы — борынгыдан килгән тамыр алмашлык. Ул:

а) предметларның билгесен күрсәтеп аергыч ролендә килә (үз кеше, үз илем һ. б.). Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен... (Г.Тукай) Башсыз малай түгел, үз җа- ен белә булыр. (Г. Ибраһимов) Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар, Көз кө-  не һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар. (Г.Тукай);

ә) ләкин бу алмашлык телдә күбрәк тартым белән төрләнгән хәлдә затларга күр- сәтү өчен кулланыла: үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре. Мондый очракта ул зат алмашлыклары белән янәшә дә, шулай ук аерым, ягъни мөстәкыйль рәвештә дә килә ала: мин үзем, син үзең, ул үзе, без үзебез, сез үзегез, алар үзләре һ. б. һәм сөйләмдә күбрәк сөйләүче яки эш башкаручы затны аерып күрсәтү, басым ясау мәгънә төс- мерен белдерә:

Мин үзем Мостафа атлы булам, авылда “Мостай” дип кенә йөриләр ие, хәзер дә шулай дип кенә йөрергә була. (Ф.Хөсни) Сез үзегез дә рухи Геркулеслар, Сез үзегез дә рухи титаннар! (X. Туфан)

Мөстәкыйль рәвештә үзләре генә килгәндә дә бу алмашлыклар күбрәк затларга күрсәтәләр, килешләр белән төрләнәләр:

Б.к.        үзем                үзең                үзе                үзебез           үзегез             үзләре

И.к.          үземнең         үзеңнең    үзенең                 үзебезнең          үзегезнең               үзләренең

Ю.к.        үземә                үзеңә                үзенә                үзебезгә           үзегезгә               үзләренә

Т.к.          үземне         үзеңне       үзен                үзебезне          үзегезне               үзләрен

Ч.к.        үземнән         үзеңнән     үзеннән        үзебездән           үзегездән                үзләреннән

У-в. к. үземдә        үзеңдә       үзендә           үзебездә             үзегездә                үзләрендә

Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм. (С.Хәким) Җырга салып җырдай тормышыңны, Үзеңә бүләк итәсе иде. (Х.Туфан) Катардан килсә дә инде, Үзләрен күрәсе юк; Башларын сөеп, кочаклап, Күзләрен үбәсе юк. (X. Туфан)

Барлык, барча, һәммә, һәрбер, һәркем кебек алмашлыкларны семантик яктан ике төркемгә бүлеп карыйлар:

а) барлык, барча, һәммә, бөтен алмашлыклары предметларның җыелмасына бер- бөтен итеп күрсәтәләр: барча кош-корт, барлык кешеләр, бөтен авыллар һ. б.;

ә) һәр, һәрбер, һәркем, һәрнәрсә кебек алмашлыклар предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым күрсәтәләр: һәр кеше, һәрбер авыл, һәр- кем белә һ. б.

Авыл халкы барысы да эштә. (Р. Сибат) Олыгайгач ул китапларның каталогын төзедем: барлыгы 258 китап сакланган иде. (М. Мәһдиев) Бөтен капкалардан йөге -решеп, хатын-кызлар, бала-чагалар чыкты. (Ә.Еники) Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары... (Г.Тукай) Туган якта һәр тал җырлый... (С.Хәким) Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым. (Г. Тукай)

Билгесезлек алмашлыклары. Телебездәге билгесезлек алмашлыклары барысы да төрле юллар белән ясалган алмашлыклар, һәм алмашлыкларның бу төре тел үсе- ше процессында шулай ук соңрак барлыкка килгән дип уйларга нигез бар. Алар ике төрле юл белән ясала:

а) сорау алмашлыкларына билгесезлекне белдерә торган -дыр\-дер кисәкчәсе ял- гана: кемдер, нәрсәдер, нидер, ниндидер, каядыр, кайчандыр һ. б.;

ә) сорау алмашлыклары алдыннан әллә кисәкчәсе килә: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кая, әллә ни, әллә кайчан һ. б. Билгесезлек алмашлыкларының бер төркеме исем бе- лән мөнәсәбәттәш, ягъни алар затка яки төрле предметларга күрсәтәләр һәм исем кебек төрләнәләр:

Б.к. әллә кем              әллә кемнәр        кемеңдер                   нәрсәдер

И.к. әллә кемең   әллә кемнәрең    кемеңнеңдер            нәрсәнеңдер

Ю.к.  әллә кемгә  әллә кемнәргә    кемеңәдер               нәрсәгәдер

Т.к. әллә кемне    әллә кемнәрне    кемеңнедер             нәрсәнедер

Ч.к. әллә кемнән   әллә кемнәрдән   кемеңнәндер          нәрсәдәндер

У-в.к. әллә кемдә   әллә кемнәрдә    кемеңдәдер           нәрсәдәдер

һ. б. -дыр/-дер кисәкчәсе гадәттә килеш, тартым, сан кушымчаларыннан соң ялгана:

Хәлим аңлап бетерә алмады: кемнәрдер, туптан атып, ниндидер пароходны ба- тырганнар... (И. Гази) Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы... (Г.Тукай) Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер заяга узган гомере күз алдыннан кичте.

(Ә. Еники) Федько, чыннан да нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерып, уйланып торды. (Ә. Еники) Әллә нәрсә генә йөрәкне чеметеп алды... (Г. Бәширов)

Ничектер, әллә ничек, кайдадыр, ниндидер, кайчандыр һ.б. билгесезлек алмаш- лыклары сыйфат һәм рәвеш белән мөнәсәбәттәш. Алар гадәттә предмет билгесенә яисә эш-хәлнең урынына, вакытына, сәбәбенә һ. б. күрсәтәләр. Мәсәлән: Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз. (Г.Тукай) Кайчандыр икебез бер бишеккә сыеп үскән балалар бит без! (Г.Насрый) Бүген никтер борчылып торам. (И.Гази) Бөтен болын өстенә, күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән.

(Г. Бәширов) Табигать үз өстенә килгән дәһшәттән курыккан кебек сагаеп карады: ...Кошлар әллә кая китеп югалды. (И. Гази)

Билгесезлек алмашлыгы мәгънәсендә санның төрле төркемчәләре — бер, бер-бер, берәү сүзләре кулланыла:  Дөньяны җимерердәй бер көч, бер дәһшәт белән күк күкрәде. (Г. Әпсәләмов) Югары очтан берәү килә, Иңбашында урагы... (Җыр) Тегермәннәр берәр тавыш тыңлаган шикелле туктап калган иделәр. (Ш. Камал) Әгәр басса сине бер-бер заманны Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы... (Г.Тукай)

Юклык алмашлыклары. Юклык алмашлыкларына: һичкем, беркем, һичнәрсә, бернәрсә, берни, һични (исем алмашлыклары), һичнинди, бернинди (сыйфат алмаш- лыклары), һичничек, берничек, һичкая, беркая, һичкайчан, беркайчан, һичкайда, беркайда (рәвеш алмашлыклары) кебек алмашлыклар керә. Юклык алмашлыклары -ның нәрсәне белдерүен, семантикасын В. Н.Хангилдин түбәндәгечә аңлата: “Предметларның яки аларның билгеләренең, яки эш-хәл белән бәйләнгән хәлләрнең (урын, вакыт, сәбәп һ. б.) бөтенләй табылмавын, юклыгын аңлата торган алмашлык- лар шушы төркемчәгә керәләр”[13].

Барлыкка килү, формалашулары ягыннан юклык алмашлыклары шулай ук тел үсешенең соңгырак чорына карый. Лексик составы буенча алар барысы да ясалма, сорау алмашлыклары нигезендә барлыкка килгәннәр. Бу алмашлыкларның ике структур тибы бар. Алар сорау алмашлыкларына бер саны яки һич кисәкчәсе ялга- нып ясалалар:

а) беркем, берни, бернәрсә, бернинди, беркая һ. б.;

ә) һичкем, һичнәрсә, һичкайчан, һичкая һ. б.

Сөйләмдә бер, һич сүзләре үзләре генә дә юклык алмашлыгы мәгънәсендә кулла- нылырга мөмкин. Мәсәлән:

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар... (Һ.Такташ)

Бер сүз дә әйтмәде. (Сөйл. т.) Барча байлыкны җыячаклар, имеш, һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш. (Г.Тукай) Кычкырасым килә җиргә минем: һич туймадым синдә яшәп, дип... (С. Хәким)

Һичкем, берни, бернәрсә кебек исем белән мөнәсәбәттәш һәм һичнинди, бернин- ди кебек сыйфатны алыштырган алмашлыклар исемләшү аша, исемнәр кебек, ки- леш формаларын алалар, тартым белән төрләнәләр. Мәсәлән, Моңа беркем дә га- җәпләнми, дошманнан нәрсә көтәргә мөмкин соң? (Н. Дәүли) Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел... (И. Гази) Һичнигә карамый, яңа хуҗалар үзләренчә җан-фәр- ман тырышкан булалар. (А. Алиш) Көннәремнең һичберен дә чөнки Ак ди алмадым. (Г. Тукай)

Тартым (нисбәтләү) алмашлыклары. Алмашлыкларның бу төркемчәсе грам- матика булган хезмәтләрдә соңрак урын ала башлады. Башлап, зат, күрсәтү, билге- ләү һ.б. алмашлыкларга субстантив формада -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясалган минеке, синеке, безнеке, үзенеке һ. б. кебек сүзләрне Н. К.Дмитриев үзенең “ Башкорт теле грамматикасыда тартым алмашлыклары рәтеннән саный.[14] Татар те- лендә исә Д.Г. Тумашева шул ук карашны яклап чыга, һәм ул тартым алмашлыкларының түбәндәге төрләрен күрсәтә:[15] 

а)зат  алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: минеке, синеке, аныкы, без- неке, сезнеке, аларныкы;

ә) исемләшкән күрсәтү алмашлыкларыннан ясалганнары: моныкы, шуныкы, те- генеке һ. б;

б) билгеләү алмашлыкларының субстантив формасыннан ясалган алмашлыклар: үземнеке, үзенеке, борысыныкы, һәммәбезнеке һ. б.;

в)билгесезлек алмашлыкларыннан ясалган алмашлыклар: кемнекедер, әллә кемнеке, нәрсәнекедер һ. б.;

г) юклык алмашлыкларыннан ясалганнары: һичкемнеке, беркемнеке һ. б.

Исемгә һәм алмашлыкка ялганып килгән -ныкы/-неке кушымчасы, тартым ку -шымчасы булудан бигрәк, килешкә якынрак тора. Чөнки тартым кушымчасы гадәт- тә предметның үзенә ялгана, ягъни бер сүз эчендә предмет үзе дә, аның кайсы зат- ныкы булуы да белдерелә: китабым, китабың һ.б. -ныкы/-неке кушымчасы исә предметка түгел, аның хуҗасын, иясен белдергән сүзгә ялгана: китап минеке, китап аныкы һ. б. Чагыштырсак: аның китабы, минем китабым.

Әмма аның килештән аермасы шунда: бу кушымчаны алган сүзләр алга таба да килеш, тартым, сан белән төрләнә алалар: минеке, минекенең, минекеләрне һ. б.

Ә килеш кушымчалары, ялгану тәртибе буенча, сүзгә иң соңыннан ялгана, чөнки аларның җөмләдә төп вазифасы — сүзләрне бәйләү.

Тартым алмашлыклары предметны аның хуҗасы булган затларга нисбәтлиләр: китап минеке, дәфтәр аныкы, болар һәммәбезнеке һ. б., ләкин бу исемнәрдәгечә тар- тым түгел. Шуны исәпкә алып, алмашлыкларның бу төркемчәсен нисбәтләү алмаш- лыклары дип тә атыйлар.

Нисбәтләү (тартым) алмашлыкларының телдә кулланылышына игътибар итик. Әдәби әсәрләрдә, шулай ук фольклор телендә дә мондый формалар җитәрлек мөстә- кыйль, аерым лексемаларга охшаш халәттә кулланылалар:

— Миңнулла абзый, синең фикер? — дип сорады Якуб— Минем фикерме? Синеке ничек, минеке шулай. (И. Гази) — Беркая да китмисез!.. Квартир сезнеке! Без китәбез. (М. Хәсәнов) Аныкы булып калсам, биш ел көтәргә дә риза. (М.Фәйзи) Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә. (Мәкаль) Өйдәге мәшәкатьләр һәммәбезнеке дә уртак! (Н. Гыйматдинова) Аныкын кем белсен инде. Барысын да үзе хәл итсен. (И.Гази)

§ 3.2.  Рус телендә алмашлыкларны килешләр белән төрләнеше.

Үзләренең мәгънәләре буенча рус телендә барлык алмашлыклар да түбәндәге раз- рядларга бүленәләр:

  1. Личные (зат алмашлыклары) я (мин), мы (без)—(1 зат), ты (син), вы (сез)—

(2 зат), он, она, оно (ул), они (алар)—(3 зат)

  1. Возвратное (кайтым алмашлыгы): себя
  2. Притяжательные (тартым алмашлыклары): мой, наш, твой, ваш, свой.
  3. Вопросительно-относительные: кто, что, какой, каков, который, чей, кой (устар.).
  4. Указательные (күрсәтү алмашлыклары): этот, тот, такой, экий, сей (устар.).
  5. Определительные (билгеләү алмашлыклары): сам, самый, весь (вся, всё, все), всякий, каждый, всяческий.
  6. Отрицательные (юклык алмашлыклары): никто, ничто, ничей, никакой, некоторый, некого, нечего.
  7. Неопределенные (билгесезлек алмашлыклары ): некто, нечто, некоторый, не кий, кто-то, что-то, какой-то, чей-то, кто-либо, кто-нибудь, что-нибудь, кото- рый-нибудь, кое-что, кое-кто, кое-какой.

1 нче, 2 нче заттагы зат алмашлыкларының (личные местоимения) килеш белән төрләнүе:

                Берлек сан                                        Күплек сан

И.п. я (мин) ты (син)                                 мы (без)  вы (сез)

Р.п.меня (мине) тебя (сине)                            нас (безне)  вас (сезне)        

Д.п. мне (миңа)  тебе (сиңа)                       нам (безгә) вам (сезгә)

В.п.  меня (мине) тебя (сине)                       нас (безне)  вас (сезне)

Т.п. мной(-ою) (минем белән)                       нами (безнең белән)

тобой (-ою)    (синең белән)                          вами (сезнең белән)

П.п. (обо) мне (минем хакта)                        (о) нас (безнең хакта)                

                (о) тебе (синең хакта)                            (о) вас (сезнең хакта)        

3 нче заттагы зат алмашлыкларының (личные местоимения) килеш белән төрләнүе:

                Берлек сан                                            Күплек сан

И.п. он, оно,  она (ул)                                          они (алар)

Р.п. его,         её (аны)                                           их (аларны)

Д.п. ему ,       ей (аңа)                                           им (аларга)

В.п. его,         её (аны)                                           их (аларны)

Т.п. (с) ним,   (с) ней (аның белән)                     (с) ними

П.п.(о) нём,    (о) ней (аның хакында)                (о) них (алар хакында)

Рус телендәге  родларга, одушевлённый, неодушевлённый төрләргә бүленеш буенча зат алмашлыклары төрлечә төрләнәләр. Ә татар телендә родлар һәм одушевлённый, неодушевлённый төрләр юк, шуңа күрә барлык зат алмашлыкларына да исемнәргә ялганган кебек үк кушымчалар ялгана. Татар телендәге иялек килеше (притяжатель- ный падеж) рус телендәге у предлогы белән родительный падежга  һәм тартым ал- машлыкларына (притяжательные местоимения) да туры кил: у меня, мой (моя, моё, мои), твой (твоя, твоё, твои), наш (наша, наше, наши), ваш (ваша, ваше, ваши), их. Мәсәлән, минем карандашым-мой карандаш, минем китабым-моя книга, минем ка- ләмем-моё перо, минем карандашым һ.б.

Возвратное местоимение (кайтым алмашлыгы).

Рус телендә кайтым алмашлыгы себя  род формасы һәм сан белән төрләнми. Шу- лай ук иминительный падежда да килми һәм җөмләдә ия була алмый, бары тик тәмам- лык (дополнение) ролендә генә килә ала. Мәсәлән, Я купил себе книгу (Мин үземә ки- тап сатып алдым). Он нечаянно поранил себя (Ул ялгыш үзен яралады). Этот человек недоволен собою (Бу кеше үзеннән канәгать түгел). Они только думают о себе (Алар үзләре турында гына уйлыйлар).

        Себя алмашлыгы ты (син) алмашлыгы  кебек үк төрләнә: себя-тебя, себе-тебе, собой (-ою)— тобой (-ою), о себе— о тебе.

Рус телендәге тартым алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

Татар телендәге минеке, синеке, үземнеке алмашлыкларының рус телендә килеш -ләр белән төрләнү үрнәге. (Склонение притяжательных местоимений мой (моя, моё, мои), твой (твоя, твоё, твои), свой (своя, своё, свои).

Мужской и средний род

Женский род

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

мой, твой, свой;  моё, твоё, своё

моего, твоего, своего

моему, твоему, своему

мой, твой, свой; моё, твоё, своё (для неодушевлённого)

моего, твоего, своего (для одушевлён.)

моим, твоим, своим

(о) моём, твоём, своём

моя, твоя, своя

моей, твоей, своей

моей, твоей, своей

мою, твою, свою

моей, твоей, своей

(о)  моей, твоей, своей

Единственное число-берлек санда:

Множественное число:

И.п.  мои, твои, свои

Р.п.  моих, твоих, своих

Д.п. моим, твоим, своим

В.п. мои, твои, свои (для неодушевлённых)

           моих, твомх, своих (для одушевлённых)

Т.п. моими, твоими, своими

П.п. (о) моих, твоих, своих

Татар телендәге безнеке, сезнеке, үзебезнеке алмашлыкларының рус телендә ки- лешләр белән төрләнү үрнәге. Склонение притяжательных местоимений наш (наша, наше, наши), ваш (ваша, ваше, ваши),

падежи

Единственное число

Множественное  число

Мужской  и  средний  род

Женский  род

Для  всех  родов

И.

наш, ваш; наше, ваше

наша, ваша

наши, ваши

р.

нашего, вашего

нашей, вашей

наших, ваших

д.

нашему, вашему

нашей, вашей

нашим, вашим

наши, ваши  и   на-

ших, ваших (для

одушевлён.)

в.

наш,  ваш и   наше-

го, вашего   (для оду-

шевлён.); наше, ваше

нашу, вашу

т.

нашим, вашим

нашей (-ею), вашей (-ею)

нашими, вашими

п.

(о)  нашем,  вашем

(о) нашей, вашей

(о) наших, ваших

Югарыда, татар телендәге иялек килеше (притяжательный падеж) рус телендәге у предлогы белән родительный падежга  һәм тартым алмашлыкларына (притяжатель- ные местоимения) да туры килүе турында әйтелгән иде ( у меня, мой (моя, моё, мои), твой (твоя, твоё, твои), наш (наша, наше, наши), ваш (ваша, ваше, ваши), их. Мәсәлән, минем карандашым-мой карандаш, минем китабым-моя книга, минем ка- ләмем-моё перо, минем карандашым һ.б. Бу очракта әлеге тартым алмашлыклары җөмләдә  аергыч ролендә киләләр.  Әгәр рус телендәге тартым алмашлыклары җөм- ләдә хәбәр ролендә килсәләр, татар телендә -ныкы, -неке кушымчалары алган тар- тым алмашлыклары белән чагышалар: минеке—мой, моя, моё, мои; синеке –твой, твоя, твоё, твои;  безнеке –наш, наша, наше, наши; сезнеке –ваш, ваша, ваше, ваши; аларныкы—аларнык. Мәсәлән, Бу китап минеке—Эта книга моя. Татар телендәге минеке тибындагы тартым алмашлыклары беркайчан да җөмләдә аергыч булып килми, чөнки минеке китап дип әйтелми, бары тик бу китап минеке дип кенә әйтү дөрес була. Бу типтагы алмашлыклар җөмләдә хәбәр, тәмамлык, хәл ролендә килә алалар.

Рус телендәге кто, что сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

Склонение вопросительных местоимений кто, что

И.п. кто, что

Р.п. кого, чего

Д.п. кому, чему

В.п. кого, что

Т.п. кем, чем

П.п. (о) ком , (о) чём

Рус телендәге кто (татар телендә кем) сорау алмашлыгы татар теленнән аермалы буларак берлек санда да, күплек санда да кто буларак кына кулланыла, татар телен- дә кто соравына берлек сандагы кем, күплек сандагы кемнәр сорау алмашлыклары туры килә.

Склонение вопросительных местоимений чей (чья, чьё, чьи)

падежи

Единственное  число

Множественное число

Мужской и средний род

Женский род

Для всех родов

и.

чей, чьё

чья

чьи

р.

Чьего

чьей

чьих

д.

Чьему

чьей

чьим

в.

чей, чьё и чьего

(для одушевлён.)

чью

чьи и чьих (для

одушевлён.)

т.

Чьим

чьей (чьею)

чьими

п.

(о) чьём

(о) чьей

(о) чьих

Склонение  местоимений кой (коя, кое, кои)

падежи

Единственное    число

Множественное число

Мужской и средний род

Женский род

Для  всех родов

И.п.

кой, кое

коя

кои

Р.п.

Коего

коей

коих

Д.п.

Коему

коей

коим

В.п.

кой, кое и коего

(для одушевлён.)

кою

кои и коих (для

одушевлён.)

Т.п.

Коим

коей (-ею)

коими

П.п.

(о) коем

(о) коей

(о) коих

Склонение указательных местоимений этот (эта, это, эти)

падежи

Единственное         число

Множественное  число

Мужской  и средний род

Женский род

Для всех родов

И.п.

этот, это

эта

эти

Р.п.

Этого

этой

этих

Д.п.

Этому

этой

этим

В.п.

Этот, это и этого

для одушевлён.)

эту

эти и этих (для

одушевлён.)

Т.п.

Этим

этой (-ою)

этими

П.п.

(об) этом

(об) этой

(об) этих

Склонение указательных местоимений сей (сия, сие, сии)

падежи

Единственное   число

Множественное   число

Мужской  и средний род

Женский род

Для всех родов

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

сей, сие

сего

сему

сей, сие и сего

(для одушевлён.)

сим

(о) сём

сия

сей

сей

сию

сей {сею)

 (о) сей

сии

сих

сим

сии и сих (для

одушевлён.)

сими

(о) сих

Склонение определительных местоимений сам (сама, само, сами)

Единственное число

Множественное число

Мужской  и средний род

Женский род

Для   всех родов

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п.

сам, само

самого

самому

сам, само и самого

(для одушевлён.)

самим

(о) самом

сама

самой

самой

самоё и  саму

самой {-ою) (о) самой

сами

самих

самим

сами и самих

(для одушевлён)

самими

(о) самих

Рус телендәге иминительный падеждагы сам (сама, само, сами) күрсәтү алмашлык- лары татар телендәге үз алмашлыгы белән тәңгәлләшә. Мәсәлән, үзем беләм –сам (сама) знаю, үзебез беләбез—сами знаем; үзе белә--сам (сама) знает; үзегез беләсез –сами знаете һ.б. Татар телендәге кыек мәгънәдәге килешләрдә килгән үз алмашлыгы рус телендәге родительный падеждагы себя алмашлыгы белән чагыша: мин үземне саклыйм—я берегу себя (сүзен сүзгә тәрҗемә иткәндә, “я берегу себя самого”); син үзеңне саклыйсың—ты бережешь себя; ул үзен саклый—он (она) бережёт себя; без үзебезне саклыйбыз—мы бережём себя, сез үзегезне саклыйсыз—вы бережёте себя; алар үзләрен саклыйлар—они берегут себя.

Склонение определительных местоимений весь (вся, всё, все)

падежи

Единственное число

Множественное число

Мужской  и средний

Род

Женский род

Для всех родов

И.п.

Р.п.

Д.п.

В.п.

Т.п.

П.п

весь, всё

всего

всему

весь, всё и  всего

(для одушевлён.)

всем

(обо) всём

вся

 всей

всей

всю

всей (всею)

(обо) всей

все

всех

всем

все и всех (для

одушевлён.)

всеми

(обо) всех

Татар телендә дә, рус телендә дә билгеләү алмашлыклары зат һәм әйберләрне ту- лаем җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтәләр. Билгеләү алмашлыклары, исемне ачыклап, аергыч булып килгәндә төрләнмиләр, исем урынына килгәндә исә, килеш, сан, татар телендә тартым белән төрләнеп, җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала- лар.

Йомгаклау

Туган тел һәм чит тел арасындагы үзенчәлекләрне белү телара интерферен -цияне алдан күзалларга мөмкинлек бирә, шулай ук, зур методик мәгънәгә ия булган иң четерекле урыннарны алдан күрергә булыша. Инде билгеләп үтелгәнчә, татар тел белемендә татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү ике яклы планда үткәре -лә: рус теле — татар теле белән, татар теле рус теле белән чагыштырыла. Мондый эш XIX гасырда башланган. Галим-энциклопедист, мәгърифәтче-педагог Каюм На- сыйри охшаш булмаган тел күренешләрен чагыштыруны телгә өйрәтүнең иң үтемле һәм максатка ярашлы алымнарыннан берсе дип саный. Чит телне өйрәнгәндә туган телне белүнең әһәмиятен ассызыклап, ул түбәндәгеләрне язган: “Үз телен белмәгән кешегә чит телне өйрәнү кыен булачак”.[16]

Сүз төркемнәрен классификацияләү принциплары ике телдә дә бертөрле. Бу — сүзләрнең категориаль мәгънәсе, морфологик билгеләре (грамматик категория- ләрнең булуы, төрләнү-төрләнмәү) һәм синтаксик үзлекләре (сүз төркемнәренең башка сүзләр белән бәйләнеше, синтаксик функцияләре). Ике телдә дә төрләнә һәм төрләнми торган сүз төркемнәре бар. Рус телендә исемнәр һәм аларга бәйләнеп кил- гән сыйфатлар, алмашлыклар килеш белән төрләнә. Ә татар телендә исемнәр һәм ал- машлыклар гына килеш белән төрләнәләр. Нәтиҗә ясап, ике телдәге исем һәм ал -машлыкларның килеш белән төрләнгәнүгә бәйле булган охшаш һәм аермалы якла- рына тукталыйк.

Исемнәрдә охшаш яклар

1. Исемнәрнең лексик-грамматик мәгънәсе (категориаль мәгънәсе) ике телдә дә бертөрле: авыл — деревня, шәһәр — город, үсеш — развитие, матурлык — красота.

 2. Исемнәрдә сан һәм килеш категорияләре бар: мәктәпкә—в школу, урамда—на улице; китап—китаплар (книга—книги), өстәл—өстәлләр, (стол—столы).

3.        Синтаксик функцияләре дә охшаш:

  • ия һәм хәбәр: Казан — Татарстанның башкаласы.—Казань—столица Татар- стана;
  • аергыч: Студентның эше яхшы бәя алды.— Работа студента получила хоро- шую оценку;
  • хәл: Укучы мәктәпкә бара.— Ученик идет в школу;
  • тәмамлык: Марат хат яза.— Марат пишет письмо.
  1. Татар һәм рус телләрендә ялгызлык һәм уртаклык исемнәре бар: тат. “Казан утлары”- журнал, Азнакай-шәһәр; рус. Саратов- город,, “Известия”- газета.
  2. Ике телдә дә исемнәрнең килеш белән төрләнә торган түбәндәге мәгънә төркемчәләре бар:
  • конкрет: кеше — человек, кош — птица, сандугач — соловей;
  • җыйма: укытучылык — учительство, наратлык — сосняк;
  • абстракт: уй — мысль, тизлек — скорость, матурлык — красота;
  • матдә: ярма — крупа, май — масло.

6.        Аерым килешләрнең кайбер грамматик мәгънәләре охшаш:

—        баш һәм именительный килешләре — ия, тәмамлык:
Дәрес башланды.— Начался урок. Әти хат укый.— Отец читает письмо;

—        юнәлеш һәм дательный килешләре — хәрәкәт (эш) объекты мәгънәсендәге тәмамлык: укытучыга әйтү — сказать учителю;

—        төшем килеше ике телдә дә эш (хәрәкәт) объекты мәгънәсендә кулланыла: ки- тапны уку — читать книгу.

Аермалы яклар:

      1. Рус телендә исемнәрнең тартым формасы юк, ә татар телендә бар.

  1. Татар телендә род һәм одушевленность-неодушевленность категорияләре юк.
  2. Татар телендә исемнәрнең берлек саны нуль формада (кушымчасыз) була һәм баш килешне күрсәтә. Рус телендә исемнәрдәге берлек сан кушымчасы аның са -нын, килеш һәм родын күрсәтә: тат. китап — бер. сан, баш килеш; рус. книга — жен. род, бер. сан, баш килештә.
  3. Татар телендә күплек сан формасы -лар, -лар, -нар, -нәр аффикслары белән билгеләнә, рус телендә исә — кушымчалар белән (а, -ы, -и һ.6.): шәһәрләр — го- род-а, урманнар — лес-а, небо — небес-а, река — реки.
  4. Татар телендә матдә исемнәре, җыйма, абстракт, ялгызлык исемнәр, гадәттә, берлек сан формасында кулланылалар, ә рус телендә кайбер исемнәр бары тик күп- лек санда гына очрый:  яшьлек; рус. брюки, сутки, ножницы.
  5. Татар телендәге исемнәрдә бары бер генә төрләнеш бар, ул нечкә һәм калын вариантларда аффикслар ярдәмендә ясала; ә рус телендә 3 төрле төрләнеш бар:
  • төшем килеше: китапны (уку), мәктәпне (тәмамлау);
  • төшем килеше: 1 скл.— мам-у; 2 скл.— мел, дерево; 3 скл.— тушь.

7.        Татар телендә барлык исемнәр дә килеш белән төрләнә, рус телендә исә төр- ләнми торган исемнәр дә бар: депо, пальто, кашне.

  1. Татар телендә төрлечә төрләнә торган исемнәр (рус телендәге –мя кушымча- сына тәмамланган исемнәр кебек) юк: время, знамя, бремя.

3.  Рус телендә исемнәрнең сыйфатлар белән родта, санда һәм килештә ярашуы һәм грамматик род бар, ә татар телендә бу бөтенләй юк.

4.  Рус телендә төрләнеш системасы шактый катлаулы, ә татар телендә — гадирәк: исемнәрнең барлык категориясе өчен дә бертөрле төрләнеш, аерым очракларда гына чыгарылмалар булырга мөмкин.

Алмашлыкларда охшаш һәм аермалы яклар:

2.        Тикшерелә торган телләрдә зат, күрсәтү, сорау, билгесезлек, юклык алмашлык- лары бар.

3. Татар һәм рус телләрендә алмашлыкларның кайбер төркемчәләре килеш белән төрләнәләр, берлек яки күплек санда киләләр: юнәлеш к.— миңа — мне; тебе — сиңа; ул — бер. сан, алар — күпл. сан; он — они.

  1. Үзара бәйләнештәге телләрдә кайбер алмашлыклар кыек килешләрдә суппле- тивизм күренешенә дучар ителә: баш килеш — ул (он, она, оно), иялек килеше — аның (у него, у нее).
  2. Зат алмашлыклары берлек һәм күплек сан формаларына ия: мин, без (я, мы), син, сез (ты, вы), ул, алар (он, она, оно, они).

6.  Ике телдә дә билгеләү алмашлыклары бар: һәр — всякий, бөтен — весь, барысы — все.

7.  Билгеле бер сүз төркеменә мөнәсәбәтле рәвештә, чагыштырылучы телләрдәге ал- машлыклар төркемчәләргә бүленә.

Димәк, килеш кушымчалары бер сүз төркеменнән булган сүзләрнең барысына да чикләүсез  ялгана алалар; сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмиләр, килеш функция- сен генә башкаралар; күплек һәм тартым кушымчаларыннан соң  ялганалар; -ныкы һәм –дагы кушымчалары –да, -ның кушымчалы исемнәр белдергән грамматик мәгъ- нәне белдерәләр, әмма алар синтаксик позицияләре белән аерылалар.

        Сөйләмне оештыруда гаятъ зур әһәмияткә ия булган килешләр системасы-ул, асылда, морфологик-синтаксик категория. Морфологиядә килешләр белән төрләнү исемдә сүз формаларын ясый торган грамматик күрсәткечләр булып саналса, син- такис өчен килешләр җөмләдә сүзләр бәйләнешен барлыка китерә торган  мөһим ча- раларның берсе булып тора.

        Авторлар — беренче татар грамматикаларын төзүчеләр,— әгәр укучы туган тел һәм чит телнең охшаш һәм аермалы якларын яхшы белсә, икенче телне өйрәнү җай- лырак барачак, дип санаганнар. Шулай ук, үзара бәйләнештәге телләрнең охшаш -лык һәм үзенчәлекләре нигезендә ясалган нәтиҗәләр дә бәхәссез теоретик кыйммәт- кә ия.

         Дөньядагы мөһим проблемалар аралашу аша хәл ителә. Ә аңлашып аралашу өчен җөмләнең мәгънәсенә карап, төрле килеш формаларындагы исемнәрне тиешле урынга куеп сөйләшә белергә кирәк. Димәк, килеш категориясен камил белү –белем бирү системасында ике предметны—рус һәм татар телләрен аңлау һәм төшенү, аерым-аерым түгел, бәлки телне үзләштерү процессында үзара аңлашуга сәләтле итеп, укучыларның дөньяга карашын башка мәдәният мәгълүматлары белән баетыр- га, мөһим дидактик проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.

Файдаланылган әдәбият

1. Вәлиди Җ.Татар теленең грамматикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1919.-163 б.

2. Газизов Р.С. Сопоставительная грамматика татарского и русского языков. Фонетика и морфология. Изд. 3-е, доработанное. Предисл. Ф.С.Фасеева.Казань: Татарское книж. Изд-во, 1977.-271 с.

3. Ганиев Ф.А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке//Вопросы тюркологии.-Казань, 1970-169с.

4. Гузеев В.Г. Очерки по теории тюркскогословоизменения: имя (на материале староанатолийско-тюркского языка).Ленинград: Изд-во ЛГУ, 1987.-239 с.

5. Грамматика русского языка: В 3-х томах.-Фонетика и морфология.—Москва: Изд-во АН СССР, 1953.-Том 1.- 479 с.

6. Дмитриев Н.К. Грамматика башкирсклого языка. Москва: Учпедгиз.-1948.-246 с.

7. Закиев М.З. К вопросуо категории падежа в тюркских языках //Проблемы тюркологии и истории востоковедения. Казань: Изд-во КГУ, 1987.

8. Ибраһимов Г.И. Татар телен ничек укытырга (Телебезнең методикасы хакында бер тәҗрибә).-Казан: Сабах, 1916.-90 б.

9. Казембек А. Общая грамматика турецко-татарского языка. 2-е изд. –Казань : Университет типогр., 1846.-457 с.

10. Мәхмүтов М.И. Татар телен өйрәнүгә практик җитәкчелек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты.-1857.-161, 229 б.

11. Насыйри К. Образец русско-татарской грамматики по методу арабской грамматики /Сост. К.Насыров.-Казань, 1891.-243 с.

12. Насыйри К. Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәхү кагыйдәләре бәянында. Казан: Университет типогр., 1895.-87 б.

13. Реформатский А.А. Введение в языкознание.-Издание 4-е.,испр. и допол. –Москва: Просвещение, 1967.-542 с.

14. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.-Тулыл. 2 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2002.-407 б.

15. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Региональные реконструкции.- М.: Наука, 2002.- С. 319.

16. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология.-Казан: КДУ нәшрияты, 1978: 222б.

17. Тумашева Д.Г. Татар теле морфологиясен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре.Казан: КГУ нәшрияты,  1978.-315 б.

18. Татар грамматикасы.-Том II: Морфология.—Казан: Фикер, 1998.-165 б.

 19. Троянский А. Краткая татарская грамматика.— Казань: Изд-во духовно-учеб. Управ-ния,  1814.-198 с.

20. Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы.-Казан: Фикер, 2000.- 642б.

21. Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,  1954.- 149б.

22. Хангильдин В.Н. Хәзерге татар теле.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959.-196 б.

23. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре /Русчадан Н.К.Нотфкуллина тәрҗемәсе.-Казан: Мәгариф, 2002.-367 б.

24. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек/ Ф.М. Хисамова.-Казан: Мәгариф, 2006.-335 б.

25. Шакирова Л.З. Основы методики преподавания русского  языка в татарской школе.—Казань:Магариф, 1999.-351 с.



[1] Реформатский А.А. Введение в языкознание.-Издание 4-е.,испр. И дополн. –Москва: Просвещение, 1967.-542

[2] Мәхмүтов М.И. Татар телен өйрәнүгә практик җитәкчелек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты.-1857.-161, 229 б.

[3] Закиев М.З. К вопросуо категории падежа в тюркских языках //Проблемы тюркологии и истории востоковедения. Казань: Изд-во КГУ, 1987

[4] Ганиев Ф.А. О синтетических и аналитических падежах в татарском языке//Вопросы тюркологии.-Казань, 1970-169с.

[5]Грамматик русского языка: В 3-х томах.-Фонетика и морфология.—Москва: Изд-воАН СССР, 1953.-Том 1.- 479 с.

[6] [шунда ук: 480-481 б.]

[7] Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы.-Казан: Фикер, 2000.-: 75б.

[8] Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология.-Казан:КДУ нәшрияты, 1978: 56-57б.

[9] Гузеев В.Г. Очерки по теории тюркскогословоизменения: имя (на материале староанатолийско-тюркского языка).Ленинград: Изд-во ЛГУ, 1987.-8-9с.

[10] Д.Г. Тумашева

[11] Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Региональ-ные реконструкции.- М.: Наука, 2002.- С. 319.

[12] Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы: морфология буенча очерклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,  1954.- 149б.

[13] Хангильдин В.Н. Хәзерге татар теле.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,  1959.- 196 б.

[14] Дмитриев Н.К. Грамматика башкирсклого языка. Москва: Учпедгиз.-1948.-109 с.

[15] Тумашева Д.Г. Татар теле морфологиясен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре.Казан: КГУ нәшрияты,  1978.-115 б.

[16] Насыйри К. Образец русско-татарской грамматики по методу арабской грамматики /Сост. К.Насыров.-Казань, 1891.-184 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)

«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торг...