Учитель года - 2014 сластливый случай 6 класс
методическая разработка (6 класс) по теме
внеклассное мероприятие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uchitel_goda_-_2014_slastlivyy_sluchay_6_klass.doc | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
ТҮБӘН МӘТӘСКӘ УРТА МӘКТӘБЕ
6 класс укучылары өчен интеллектуаль уен
Укытучы : Л.Р. Маннанова
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Сезне бүгенге кичәдә күрүебезгә бик шатбыз. Бер – беребез белән очрашырга, күрешергә, сөйләшергә без онытып барабыз. Тормыш мәшәкатьләре, дибез. Ә бит кешегә ял бик кирәк. Шуңа күрә без сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу кичә сезнең өчен яктылык чыганагы һәм күңел көрлеге булсын.
- Ә хәзер кичәне башларга рөхсәт итегез. Бүгенге шоу – викторина “Бәхетле очрак” дип атала һәм анда ике команда чыгыш ясый.
- Беренче команда. Кул чабып каршы алыйк.
Капитаны :
Членнары :
- Бу команданың шоу – викторинага әзерлекләрен тикшереп алабыз. Мин сораулар бирәм, ә сез 1 минут эчендә күбрәк сорауга җавап бирергә тырышыгыз.
Гейм № 1 “Ятып калганчы, атып кал, җавабыңны биреп кал”.
- Ботаника нәрсәне өйрәнә? (үсемлек)
- Сусыл җимешләрне атагыз (карлыган, чия, слива, помидор һ.б.)
- Нинди тамр системасын чук тамыр системасы дип атыйлар?
- ( төп тамыр үсеш алмаса)
- Тамыр кайсы өлеше белән үсә ? (очы)
- Нинди бөреләр вегетатив бөреләр дип атала? (яфрак бөреләре)
- Нинди үсемлекләрне ике өлешлеләр дип атыйлар? (яралгыларында 2 орлык өлеше булган үсемлекләрне)
- Бал агачы. (юкә)
- Үсемлекләр хайваннардан нәрсә белән аерыла?
- ( хәрәкәтләнмиләр)
- Күзәнәктә су нинди роль уйный ? (эреткеч функциясен)
- Күзәнәк төшенең әһәмияте. ( нәселдәнлек билгеләрен күчерә)
- Зурлыклары, төзелешләре, башкарган функцияләре белән охшаш күзәнәкләр төркеме. (тукыма)
- Нинди яфраклар була? (гади һәм катлаулы)
- Кан әйләнеше системасына керүче органнарны әйтегез.
- ( йөрәк, кан тамырлры)
- Үсемлекләрнең һавадан туклануы. (Фотосинтез)
- Яфрак коелу нәрсә ул? ( яфракларның сабаклардан табигый аерылуы).
- Икенче команда. Кул чабып каршы алыйк.
Капитаны :
Членнары :
Бу команданың шоу – викторинага әзерлекләрен тикшереп алабыз.
1 нче гейм сезнең өчен.
1. Үсемлек органнары. (тамыр, сабак, яфрак, чәчәк)
2. Коры җимәшләрне атагыз. ( бодай , чикләвек, мәк)
3. Нәрсә ул лупа? ( зурайтып күрсәтә торган прибор)
4. Нинди тамыр системасын үзәк тамыр дип атыйлар? ( төп тамыры яхшы үсеш алган)
5. Нинди үсемлекләрне бер әлешлеләр дип атыйлар?( яралгыларында 1 генә орлык өлеше булган үсемлекләрне)
6. Шайтан алмасы.(бәрәңге)
7. Неорганик матдәләрне атагыз. (су һәм минераль тозлар)
8. Нәрсә ул хромосомалар? (нәселдәнлек информациясен йөртүчеләр)
9. Хайваннарда була торган тукымаларны атагыз.
( эпителиаль, тоташтыргыч, мускул,нерв)
10. Чәчәкнең төп өлешләре. (таҗ, җимешлек, серкәчләр, чәчәк сабы, чәчәк түшәге)
11. Сабак нинди функцияне үти? ( туплау, яфраклрны яктыга чыгара, терәк була)
12. Үзара бәйләнештә торган, уртак функцияне башкаручы органнар төркеме. ( органнар системасы)
13. Катлаулы матдәләрне гадирәк матдәләргә таркату процессы (ашкайнату)
14. Үсемлекләрдә су һәм минераль тозлар хәрәкәте бара
( каналлар һәм күзәнәкләр буйлап)
15.Көз көне ни өчен яфраклар саргая ? ( кирәксез һәм зарарлы матдәләр туплана)
Гейм № 2 “Кисмәктәге башваткыч”
- Кисмәктә фишкалар.Аларга саннар куелган. Нинди номерлы фишка аласыз, шул номердагы конвертны алып, сорауга дөрес һәм тула итеп җавап бирергә кирәк. Җавапны әзерләү өчен 1 минут вакыт бирелә. Һәр сорауга 2 балл куела. Бер команда җавап бирә алмаса, икенче команда әйтә.
- Озакка сузылган яңгырлар ни өчен үсемлекләр өчен файдасыз? ( яфрак өстендәге күп көнә төрле матдәләрне юып төшерә, фотосинтез процессы бармый)
- Яфраклар нилектән саргаялар? ( хлорофилл таркала, пигментлар барлыкка килә)
- Үсемлекләр кышка ничек әзерләнә?( фотосинтез продуктлары сабаклар үсү өчен тотылмый, запас матдә булып туплана, яфраклар коела. Бәбәкләр үсүдән туктый, тынлык чоры башлана)
- Чүп үләннәрнең файдасы бармы? (дару үләннәре-кыр яруты, эт эчәгесе, көтүче сумкасы, ат кузгалагы. Йорт хайваннары ашый, орлыкларында май була)
- Җимеш һәм орлыкларның таралу юллары турында сөйләгез. (җил, хайваннар,су, ату,кешеләр белән)
- Күзәнәк ничек бүленә? ( төш зурая, хромосомалар саны арта, икегә бүленә)
Гейм № 3 “Син миңа, мин сиңа”
Һәр комада үзенең алдан әзерләп килгән соравын бирә.
Һәр сорауга дөрес җавап биргән өчен 2 очко куела.
- Капитаннар чакырыла. Мин сорау бирәм, икегез дә игътибар белән тыңлыйсыз һәм җавап бирәсез. Кем сорауга беренче булып җавап бирә, очко шуңа языла.
- Көнбагыш орлыгыннан нәрсә алалар ? (Май)
- Фотосинтез процессында нәрсә йотыла? (СО2)
- Алмагачның җимеше нәрсә? (алма)
- Бодайның тамыр системасы нинди? (чук)
- Җиләк – җимешләр нәрсә ярдәмендә сөркәләнә ? (бөҗәкләр)
- Күзәнәк төзелеше. (тышча, төш,цитоплазма, вакуоль)
- Үсемлекләр карангыда нәрсә сулый? (кислород)
- Су һәм минераль матдәләр үсемлекләрнең нинди өлеше буйлап хәрәкәт итә? (үзагач)
- фотосинтез процессында бүлеп чыгарыла торган газ. (О2)
- Бәрәнге нәрсәдән үрчи? (бүлбедән)
- Балыклар нәрсә белән сулыйлар ?( саңаклар)
- Үсмлекләрдә органик матдәләр нәрсә буенча хәрәкәт итәләр? (иләксыман көпшәләр буйлап)
- Хайваннарда тоташтыргыч тукыма нинди функцияне үти?
- ( терәк һәм саклагыч)
- Нинди бүленү вакытында бер ана күзәнәктән ике бала күзәнәк барлыка килә? (митоз)
- Төреклекнең төп билгеләре.( матдәләр алмашы, туклану, сулыш, бүлеп чыгару, ярсынучанлык, хәрәкәтләнү, үрчү, үсеш)
Гейм № 4 “Билгесез кунак”
- Бүген безнең “Бәхетле очрак” шоу – викторинага кунак килде. Әйдәгез, кул чабып кунакны каршы алыйк.
Кунак керә.
- Исәнмесез, уенда катнашучылар. Сезнең күңелле шоу – викторина “Бәхетле очрак”та катнашуына мин бик шатмын. Бу кичәгә мин уеннар алып килдем. Әйдәгез, хәзер бераз ял итеп, күңел ачып алыйк.
- Беренче уен “Хуҗабикәләр” дип атала.
Подноста яшелчә һәм җиләк – җимешләр, үсемлекләрнең төрле өлешләре.
Сезгә хәзер бәйрәм табыны әзерләү өчен яшелчә, җиләк – җимешләр кирәк. Ә аларны мин сатам. Сораулар бирәм, кем дөрес җавап бирә, җиләк – җимеш , яшелчә шул командага эләгә.
Сорау, җавап миндәге яшелчә һәм җиләк – җимешкә бәйләнгән.
- Чәйнең туган җире. (Кытай)
- Җир астында кызыл әтәч (Чөгендер)
- Башта башын кисәрләр,
Койрыгыннан асарлар,
Башын кискәч, куанып,
Җылап күңел ачарлар.(Суган)
- Башы - тәтәй,
Төбендә - ун күкәй. (Бәрәңге)
- Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә. (кишер)
- Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (помидор)
- Ишексез – тәрәзәсез булган,
Эченә кеше тулган. (Кыяр)
- Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз. (шалкан)
- Ә хәзер ял итеп алыйк әле. Безне “L” клуб үзенә чакыра.
- Һәр командадан 1 кеше чыга. Күзне бәйләп үсемлекне исеннән танырга кирәк.
- “Музобоз” клубы күңелле музыкаль тәнәфес.
Һәр команда чәчәк, үсемлек турында 1 җыр җырлый.
- Молодцы ! Сез бу уеннарда үзегезне өлгер, җитез итеп күрсәттегез.
Гейм № 5 “ Әйдә, мине куып җит,
җавабыңны биреп кит.”
Командаларга чиратлашып сораулар бирелә. Тиз – тиз генә җавап биреп барырга.
- биология нәрсәне өйрәнә? (биология – тереклек, җирдә яшәүче тере организмнар турындагы фән)
- Нинди үсемлекләрне чәчәкле үсемлекләр дип атыйлар?
( Яшәү дәверендә 1 генә булса да чәчәк атучы үсемлекләрне чәчәкле үсемлекләр дип атыйлар)
- Запас туклыклы матдәләр орлыкның кайсы урынында була? (Эндоспермда)
- Күзәнәкнең төп өлешләре. (төш , тышча, цитоплазма)
- Нәрсә ул фотосинтез?
- Үсемлекләрнең вегетатив үрчү ысулларын санагыз
( тамырча, чыбыкча, бүлбе, суганча, үренте)
- Нәрсә ул серкәләнү? ( серкәләрнең серкәчләрдән җимешлек авызчыгына күчерелүе)
- Умырткалыларның төп бүлеп чыгару органы. ( бөерләр )
- Организм тарафыннан аңа кирәкле матдәләрне һәм энергияне алу процессы. (туклану)
- Яфракның төп функциясе. (фотосинтез процессында органик матдәләр барлыкка китерү.)
- Сүз җюригә бирелә. Ул нәтиҗә чыгара. Җиңүчеләрне билгели.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Визитка для конкурса "Учитель года - 2014 года"
О себе- лишь объективно,Перед судьями не врут:Не конфликтна, позитивна,По работе креативна,И люблю свой нужный труд.(2)Мне хвалиться не пристало,Да и дело не в хвальбе.Просто есть удобный случайРасска...
Урок по математике в 5 классе по теме:"Сложение и вычитание смешанных чисел" (в рамках конкурса "Учитель года - 2014")
Тип урока: урок-обобщения и закрепления знанийОБОРУДОВАНИЕ К УРОКУ: Компьютер, мультимедийная приставка, презентация, раздаточный материал, доска, мел.МЕТОД ОБУЧЕНИЯ: репродуктивный.МЕТОДЫ ОСУЩЕСТВЛЕН...
Открытый урок «The Universe is calling» в 7 классе на районном конкурсе "Учитель года-2014"
Открытый урок «The Universe is calling» в 7 классе на районном конкурсе "Учитель года-2014"Презентация http://www.slideshare.net/darhanova/the-universe-is-calling...
Технологическая карта урока физической культуры в 7 классе «Прыжок в высоту» участника конкурса «Учитель года 2014»
План-конспект открытого урока по прыжкам в высоту с использованием компьютерных технологий и нестандартного оборудования. Формирование представлений об Олимпийских играх и олимпийской символике....
Открытый урок по биологии 6 класс на тему:"Каменный уголь" на конкурс "Учитель года -2014"
Открытый урок по биологии 6 класс на тему: "Каменный уголь"...
27 ноября 2014 года. Районный конкурс "Учитель года". Невский район. 8 класс. Логические операции
Мероприятие: открытый урокПредмет: Информатика и ИКТУчитель: Астафьев Сергей ВалерьевичКласс: 8аТема: «Логические операции»Тип урока: комбинированныйМетодика: развитие критического мышленияДата: 27 но...
Презентация портфолио на конкурс "Учитель года-2014" Зайцев Юрий Иванович учитель физкультуры филиала МБОУ Уваровщинская СОШ в с. Калаис
Презентация портфолио на конкурс "Учтель года-2014" Зайцев Юрий Иванович учитель физкультуры филиала "МБОУ Уваровщинская СОШ" в с. Калаис...