Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашу.
методическая разработка (7 класс) по теме
Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе. Очрашуның максаты: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fgan_sugyshy_veterannary_katnashynda_utkrelgn_kich-ochrashunyn_eshkrtmse.doc | 94 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГУ “Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта гомумбелем бирү мәктәбе”
“Әфганстан, исемең шигъри синең...”
(Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)
Ибрагимова Роза Вазыховна
математика укытучысы,
7б сыйныфы җитәкчесе
2012 ел
2012 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 23 ел тулды. Иске Ибрай урта мәктәбендә күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә. Матур йола буенча аны 7 сыйныф укучылары оештыра. 7б сыйныфы укучылары өчен бу вакыйгалар аерым үзенчәлеккә ия, чөнки ике кызыбызның әтисе, бер егетебезнең абыйсы – Әфганстан сугышында катнашучылар .
Очрашуга әзерлек алдан ук башланды. Бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарылды:
- Әфган сугышының тарихы белән якыннанрак танышу (тәрбия сәгатендә);
- Әфганчы авылдашларыбыз белән читтән торып танышу өчен мәктәп музеена экскурсия;
- Әфганчы авылдашларыбызның өйләрендә булу, алар белән якыннан танышу;
- Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улы (балалар оешмасы аның исемен йөртә) турында истәлекләрне өйрәнү;
- Әфганчылар белән очрашуга әзерләнү, үткәрү;
- Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.
Бу эшләрне башкарган вакытта укчылар тарафыннан күп кенә тарихи материаллар өйрәнелде. Укучылар аралашырга, әңгәмәләр оештырырга, эшләгән эшләрен анализларга, эш нәтиҗәләрен күрсәтергә өйрәнделәр. Иң мөһиме, укучыларда үз авылдашларына карата горурлык һәм соклану хисләре барлыкка килде. Укучыларым, бүгенге малайлар, киләчәктә - Ватан сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар дип ышанып калам. Дөньялар гына тыныч булсын, Әфганстан, Чечен фаҗигаләре башка кабатланмасын!
Кичәнең барышы:
Үткәрелде: 2012 елның 17 февралендә, Иске Ибрай урта мәктәбендә
Катнаштылар: 6-8 сыйныф укучылары, укытучылар, чакырылган кунаклар.
Максат: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлау.
Бурычлар: 1. Укучыларны Әфган сугышы тарихы белән кыскача таныштыру.
2. Әфганстанда, Чечен сугышында һәлак булган авылдашларны искә алу.
3. Әфганчылар белән укучыларның кара-каршы сөйләшүен оештыру.
Җиһазлау: Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы, магнитофон тасмасына яздырылган В. Агаповның “Саумы, әнкәй” җыры, музыкаль үзәк, гитара, чигелгән кулъяулыклар, тәлинкәгә куелган ипи.
Кичәнең барышы:
Җыр “Саумы, әнкәй”, /1 куплет/ В. Агапов көе һәм сүзләре.
1укучы
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты..
Тик беләсе иде -
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
“ Интернациональ бурыч” дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы.
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
2 укучы
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк кулы кирәк идеме?!
Тагын күпме бурычлы без,
Нигә белми халык?
Бүгенге, яңа буын егетләре үсә
Бурыч түләр өчен түгелме?! (Х. Әюп “Интернациональ бурыч”)
Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар. Көтеп алган, инде күп еллардан бирле мәктәбебездә үткәрелеп килгән, очрашуны башлыйбыз. Бу очрашуыбыз ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, кем өчен, ни өчен кан коюлары да аңлашылмаган Чечен сугышында һәлак булучылар, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында.
3 укучы
Батырлык. Бу купшы сүз түгел, Хәтерләрдән тиз җуела торган. Мәгънә асылында , мәңгелеккә Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы? Чорлар җиле ташларны да уя, Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик, Күпме аны күккә күтәрмик, Ише бармы бөеклекнең солдат Кылган батырлыкка тиңләрлек
4 укучы
Әфганстан, исемең шигъри синең, Җирең сихри, кыя, ташларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым... Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак ташлары. Шул ташларны каннраына манып, Табутларда кайтты якташларым. (В.Һадиуллин “Әфганстан”)
Укытучы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Безнең авылда да егетләрне солдат хезмәтенә озату бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып санала. Бүген безнең очрашуда утыручы кунакларыбыз армиягә киткәндә дә, авылыбыз халкы изге теләкләрен теләп, кызлар матур кулъяулыклар чигеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калды.
5 укучы
Туган яктан, туганнардан Читкә киткән чакларда Сөйгән ярлар бүләк итә Ядкарь итеп сакларга. Айлы кичтә хискә генә Чигелгән чигүләрен. Кулъяулыкта көмеш язу: “Күпкәме китүләрең. Күпкә икән, күпкә булсын, Онытма тик гөлеңне. Кулъяулыкка чиккән чәчәк Сагындырсын илеңне”.
6 укучы
... Янды учак. Янды йөрәк Ерак-ерак якларда. Туган якка, туганнарга Юл буена, сукмакларга Кире кайткан чакларда Гөлчәчәкләр сибелгән. Нәкъ бит шулар айлы кичтә Кулъяулыкка чигелгән. (Госман Садә)
Кызлар кулъяулыклар чигә-чигә җырлыйлар. “Озату” (татар халык җыры)
7 укучы
Егетләр китә солдатка- Ерак-ерак юлларга. Бүген зинһар еламагыз, Өлгерерсез еларга.
Егетләр китә солдатка – Исән хезмәт итсеннәр, Мәңгелеккә китмәсеннәр, Кайтырга дип китсеннәр!
Егетләрне армиягә озату күренеше:(Еракта гармун тавышы ишетелә. Егетләр җырлап керәләр, кызлар озата киләләр).
Кисәм каен, кисәм каен, Кисәм дә басма салам. Каен басмаларга басып, Кайгымны суга салам. (Уртага туктыйлар, бер кыз алга чыга)
Кыз: Дуслар, әйдәгез әле, егетләребезне елап, моңаеп кына түгел, истә калырлык итеп, биеп-җырлап озатып калыйк. (Бию көе яңгырый. Егетләр- кызлар тәгәрәккә басып бииләр, уртада әйләнәләр. Шул вакыт әни керә. Кулында тәлинкә белән ипи телемнәре)
Әни: Балакайларым! ( Биюдән туктыйлар, таралышып басалар). Мин сезне ерак юлга китәр алдыннан ипидән авыз иттерәм. (Солдатка китүче егетләр ипидән авыз итәләр). Туган як кырларында үскән игеннән пешерелгән ипи тәме сезгә авыр вакытларда көч бирсен, бәла-казалардан сакласын. Шул тәм сезне исән-сау туган якларыбызга алып кайтсын. Хәерле юл сезгә, улларым!
(Егетләр тезелеп басып җырлыйлар, икенче куплетта җырлап чыгып китәләр)
Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, Балаларың җыелыр. Алар булып, мин булмагач, Күзеңнән яшь коелыр.
Солдат ашы, солдат ашы, Солдат ашы май гына, Кайтырга да күп калмады, Егерме дүрт ай гына.
Укытучы: Тормыш дәвам итә. Бөек Ватан сугышы яралары инде төзәлеп килә. 1956 елгы Венгрия, 1968 елгы Чехословакия вакыйгаларын исәпкә алмаганда, армиядә тыныч хезмәт дәвам итә. Ләкин...
8 укучы: Узган гасырның 70 нче еллар ахыры, 80 нче еллар башы. Халык теленә Әфганстан дигән дигән сүз килеп керә. Бу ил турында 80 елларда күпчелек кеше мәктәп дәреслекләрендәге кыска параграфлардан гына укып беләләр. Гомуми мәйданы 647 кв. км булган илдә әле 1982 елда автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юллар бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярым күчмә тормыш алып бара. Төп һөнәрләре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.
9 укучы: Менә шушы илдә 1978 еның 27 апрелендә милли-демократик революция була. Шушы елдан Әфганстанда, совет гаскәрләре кертелгәнчегә кадәр үк, гражданнар сугышы башлана.
10 укучы: Әфганстанга совет гаскәпләре кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение буенча совет дәүләте җитәкчесе Л.И. Брежнев шәхсән үзе җиткерде.
11 укучы: Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
12 укучы: Әфганстан безнең авылны да читләтеп үтми. 20 авылдашыбыз – Әфган сугышында катнашучылар. Менә алар: (санап китү, һәр укучы бер фамилия әйтә) Шәйхетдинов Минсалих Вагиз улы, Дәүләтшин Илдус Исмәгыйль улы, Дәүләтшин Илсур Исмәгыйль улы, Сафиуллин Госман Вагиз улы, Замалетдинов Әхат Вәлиамәт улы, Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Ногманов Фәрхать Зөфәр улы, Салахов Фәрит Сөләйман улы, Гильметдинов Равил Хәмзә улы, Гатауллин Җәлил Сәлихҗан улы, Галиев Наил Хаҗиб улы, Ганеев Фәрит Гаяз улы, Кәлимуллин Гаяз Гомәр улы, Әхмәтвәлиев Фәрит Вәлиҗан улы, Мотыгуллин Фәрит Рәшит улы, Сәйфуллин Фәрхать Хабибулла улы, Төхвәтуллин Ранас Хабибулла улы, Минекәев Рәшит Шәрәфетдин улы, Сөләйманов Фазыл Гильман улы, Мотыгуллин Альфик Әхтәм улы.
Укытучы: (укучыларга Әфганстан сугышы корбаннарының Хәтер китабын күрсәтә). Санап кителгән әфганчыларыбызның берсе - лачындай егетебез Сайфуллин Фәрхать Хабибулла улының исеме шушы китапка кертелгән. 223 нче биттә түбәндәге сүзләр язылган ( китаптан укый). 3.4.1966 елда туган. Армиягә 3.5. 1984 елда алынган. Әфганстанда 5.1984 тән. Рядовой, техник ротаның өлкән йөртүче-операторы. Сугышчан операцияләрдә авиаполкларны тәэмин итүне өзлексез башкара. 19.11.1985 тә башына үләрлек яралана. “Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнә” (үлгәннән соң). Иске Ибрай авылында җирләнгән. Бүген мәктәпнең балалар оешмасы аның исемен йөртә.
13 укучы
Кай төшләрең, сызлый, гүзәлем... Ник ачылмый, балам, күзләрең... Каберләргә насыйп булган Нәфис гәүдәң, сылу йөзләрең.
Иреннәрең нигә тынып калган... “Әнкәй”, - дими миңа бер генә, Минем бит син бер өметем идең Тиңе юк бит сиңа гөлнең дә.
14 укучы
Гамьсез карта уйнагандай Язмыш белән кемдер шаярды. Кемнәр алар яшәү бәхетеннән Гомерлеккә сезне аерды?
Күпме сагыш, кайгы йотып яши Атаң-анаң сине гел уйлап. Батырларны үлем алмый диләр Син исән күк һаман да солдат.
Җыр: “Һәйкәл” (М. Гобәйдуллин)
15 укучы
Нинди кыска гомер, 20 яшь Җиңү мизгеленә бетте сыеп Нигә үлем белән түләргә соң Исемеңне тик калдыру өчен Мәңгелеккә хәтерләргә уеп?
16 укучы
Юк, батырлык очрак кына түгел Кемнәрнеңдер өлешенә тигән Ватан төшенчәсе солдатка ич Ата-баба җире, туган туфрак Ана теле, сөте белән иңгән.
Шушы соңгы сынау мизгелендә Тормаган ул хәтта үзен аяп, Изге антын үтәү өчен газиз Гомрең биргән солдат - илгә маяк!
Укытучы: Исән кайткан солдатлар арабызда яши. Кызгынчка каршы тормыш үзенекен итә. Кешенең гомере ничек чикләнгән беркем дә әйтә алмый. Әфганстанда хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан Нигъматуллин Гомәр Рахимҗан улы, Мотыгуллин Альфик Әхтәм улы инде мәңгелек йортта. Ә калган солдатларыбыз, аллага шөкер, исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре” дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та “әфган егетләре” булып калдылар. Алар утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Әфганчыларыбыз, үзләренең гаиләләре белән бүген бездә кунакта: (таныштыру) Мотыгуллин Фәрит һәм Наилә, Ганиев Фәрит һәм Фирүзә, Сөләйманов Фазыл, Салахов Фәрит. Сорауларның беренчесен мин солдатларыбызның тормыш иптәшләренә бирәсем килә:
- Тормыш барышында сезнең гаиләдә “әфган синдромы” сизеләме, ягъни әфган сугышының җилләре, әфганстан сезгә тәэсир иткәне булдымы?
Ә хәзер сорау әфганчыларның үзенә:
- Әфганстан турындагы уйлар бик еш борчымыйлармы, төшләргә еш керәме?
- Үзегез хезмәт иткән чорда сезнең өчен иң кыены нәрсә булды?
- Бүгенге солдат хезмәте турында фикерләрегез?
(Әфганчылар укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирәләр)
16 укучы: 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 мең әп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.
Җыр: “Әнкәй гөле”. (В. Агапов көе һәм сүзләре)
17 укучы: 20 гасыр тарихка зилзиләләре белән кереп калды. Илебез Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде.
Укытучы: Чечен җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң иң зур хәрби бәрелеш була. Авылыбызның дистәләгән егете чечен җирендә хезмәт итеп, сугыш һәм үлем белән күзгә - күз очраша: Сафин Марат Сәлихҗан улы, Сибгатуллин Марат Минәсхать, Сабитов Мансур Минәхмәт улы, Сабитов Әнәс Минәхмәт улы, Гарифуллин Ришат Сәлихҗан улы, Гарифуллин Рөстәм Сәлихҗан улы, Ахметзянов Фәрит Рафик улы, Газизов Айрат Рөстәм улы. Авылга тагын бер кара табут кайта. Ганеев Алмаз Гаяз улы да безнең арабызда, тормышның матурлыгына сокланып яшәргә теләгән иде дә бит. Ләкин игълан ителмәгән Чечен сугышы рәхимсез рәвештә аның гомерен өзде. Сафиуллин Ринат Мансур улы, Шәхетдинов Мәүлет Вагиз улы Чечен җирләреннән исән-сау кайтканнан соң, аяусыз язмыш аларны безнең арадан алды.
Әйдәгез бүген илебез тынычлыгы өчен башларын салган, үзләренең бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк.
( 1 минут тынлык)
Рәхмәт. Бүгенге очрашуда кунакларыбызга тагын бер сорау бирәсем килә:
- Егетләр армиягә барырга тиешме?
- Булачак солдатлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Әйе, бүген бу сорау һәркемне борчый. Без армия тулы тәртип булсын, илләр-көннәр тыныч булсын, егетләребез өчен ул чын мәгънәсендә чыныгу, тормышка әзерлек мәктәбе булсын дигән теләктә калабыз.
18 укучы
Чирек гасыр гомер узса да, Хәбәр көтә ана улыннан. Өмет итә, бәлки кайтыр, дип, Күзен алмый киткән юлыннан. Йокысыз үткән озын төннәрдә Улы белән һаман сөйләшә, Шатлык-кайгыларын уртаклаша, Киңәшләшә, дәшә, серләшә.
19 укучы
Көтә-көтә кара чәчләренә Ап-ак булып карлар яуса да, Чиксез авыр сагыш газабыннан Йөрәгеннән каннар тамса да, Көтә һаман улын, йөрәгендә Пыскып яна өмет чаткысы, Иртәгәге көндә булыр сыман Куанычы, көткән шатлыгы. (Т.Шәрипова “Ана өмете”)
Җыр: “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Р.Хәсәнов көе, Г. Идрисов сүзләре)
20 укучы: Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар микән? Тынычлык ул - әти-әниләрнең тырыш хезмәте, аяз күк йөзе, бер-беребезгә булган яхшылык, безнең яхшы укуыбыз.
21 укучы: Илләр тыныч булсын. Туган яклардан читкә китәргә туры килсә дә, исән-сау үз ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!.
Җыр: “Кайтам, дуслар, Аксубайга” (В.Агапов көе һәм сүзләре)
Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.
Җыр: “Саумы, Әнкәй” . 2 куплет (В.Агапов көе һәм сүзләре)
Очрашу чәй өстәле артында дәвам итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әфган кызалыклары
Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү....
Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)
Әлеге класстан тыш чараны А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...
Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"
Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...
Сыйныф сәгате “Батырлыкка һәрчак урын бар” (Афган сугышы ветераны белән очрашу)
Максат: батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү.Бурычлар: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгы...
Ата-аналар, әби-бабайлар катнашында үткәрелгән "Гаилә бәйрәме"
5 нче сыйныф укучылары, ата-аналар, әби-бабайлар белән берлектә Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Гаилә бәйрәме" эшкәртмәсе....
Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)
Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)...