Калсын җирдә безнең сөю мәңгелек бер җыр булып...
классный час по теме

Касимова Гульфия Рифкатовна

Ф.Яруллинның тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalsyn_zhird_beznen_soyu_mngelek_ber_zhyr_bulyp.docx14.9 КБ

Предварительный просмотр:

«Калсын җирдә безнең сөю

Мәңгелек бер җыр булып»

                                                                          (Ф.Яруллин)

(Әдәби-музыкаль композиция)

Пианино уйный. Җыр башкарыла «Мәхәббәтем син...» (М.Хәсәнов музыкасы, Ш.Мостафин сүзләре).

1 алып баручы.

Җылылыкны үлчәү өчен үлчәү бар,

                                      Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк.

                                      Шуңа, ахры, кешедәге олылык

                                      Ята күп чак бәяләнми онытылып.

2 алып баручы.

Мәрхәмәтне үлчәргә дә бизмән юк,

Мәхәббәтне үлчәргә дә бизмән юк.

                                      Иң-иң асыл затларның да алдына

Әле зурлап гөлчәчәкләр тезгән юк.

1 укучы. Бу сихри серле шигъри юллар Фәнис Яруллин күңеленнән чыккан уйлар. Фәнис Яруллин өчен асыл зат – Нурсөя ханым. Бу мәрхәмәтле зат Фәнис ага тормышына ничек килеп керә соң?

2 укучы. Фәнис – яшь, чибәр, дөньяга гашыйк егет. Дәртләнеп, янып йөрүче яшь егетне армиядә коточкыч фаҗига көтә дип кем уйлый. Турникта күнегүләр ясаганда Фәнис егылып төшә, умыртка сөяген зарарлый, аякка басмас хәлгә килә. Аны госпитальгә салалар. Әнисе килеп Фәнисне туган ягына алып китә.

3 укучы. Аның яныннан кеше өзелми: туганнары, дуслары, бөтенләй белмәгән кешеләр дә килә.

Ә бервакыт Фәнис янына төзүчеләр бригадасында эшләүче кызлар килә, аның шигырьләрен укыйлар, хәлен беләләр. Бу кызлар арасында Нурсөя дә була. Яшь егет күңелендә бу кызга карата мәхәббәт хисләре туа, кыз да битараф булмый.

4 укучы. Карашлар уртаклыгы, хыяллар берлеге аларны берләштерә. Башта Нурсөяне Фәнис гадәти җир кызы итеп кенә кабул итә, ә соңрак ул йөрәкнең иң зур урынын алып торучы гүзәл затка әйләнә. Алар бәхетле генә тормыш корып җибәрәләр.

1 алып баручы. Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен ике олы җанлы кешегә рәхмәтле: бер канаты – аның әнисе, икенче канаты – Нурсөя ханым.

2 алып баручы.

                                                 Тормыш авыр арба,

Йөгем гел артып бара.

                                                 Арбам күптән туктар иде,

                                                 Мәхәббәт тартып бара.

1 алып баручы. Бу шигъри юлларны Фәнис Яруллин тормыш иптәше, ярдәмчесе, олы мәхәббәте Нурсөягә багышлап яза. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт биреп тора.

2 алып баручы. Нурсөя ханымның бер иңендә Фәнис ага, икенче иңендә аның авыруы. Ләкин ул күз яшьләрен йөрәгенә яшерә, башына ташлар яуганда да җанында йомшаклык саклый, күкрәгендә мәрхәмәт гөлләре үстерә.

Бер укучы «Кырмыска» шигырен сөйли.

1 алып баручы. Нурсөя ханым турында күпме генә сөйләсәң дә аз булыр кебек. Бу көчле, күркәм зат турындагы фикерләрне Фәнис Яруллин түбәндәге шигъри юллар белән бирә:

1 укучы.

Сусасам – коем булдың,

Иң тәмле сыем булдың.

2 укучы.

                                                Газаплы да, татлы да

Мәңгелек уем булдың.

3 укучы.

   Кирәксә – яфрак булдың,

                                                Кирәксә – туфрак булдың.

4 укучы.

                                                Туфрак булган чакта да

       Күпләрдән зуррак булдың.

Пианино уйный. Җыр башкарыла «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы, Зөлфәт сүзләре).

1 алып баручы.

Ачык иде пәрдәләрем,

Тәрәзәмнән керде нур.

                                                 Шул нурны кыл итеп сузып,

                                                 Уйнадым мин язгы җыр.

2 алып баручы.

                                                 Ул җырыма исемне дә

      «Мәхәббәт» диеп куйдым.

                                                 Нур сүнде... кылым өзелде...

                                                 Тәмамланмады җырым.

1 укучы.

Сөюгә урын юк, диләр

Безнең бу заманнарда.

                                                 Ышанмагыз, ышанмагыз,

                                                 Сез мондый ялганнарга.

2 укучы.

    Күкрәктә йөрәк бар чакта

                                                Сөюгә бетмәс урын.

                                                Күтәрик әле күкләргә

                                                Бөек мәхәббәт җырын.

3 укучы.

   Очсын ул зәңгәр күкләргә,

  Сайрасын былбыл булып.

   Калсын җирдә безнең сөю

  Мәңгелек бер җыр булып.

Пианино уйный. Җыр башкарыла «Рәхмәт сиңа» (Р.Яхин музыкасы, Ш.Маннапов сүзләре).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ил саклар ир булып үсегез!"

Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" поэмасы буенча дәрес-фикерләмә...

Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"

дополнительный материал к уроку...

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлилгэ багышланган кичә

БуранКүз ачкысыз каты буран чыкты,Юл табалмый атлар туктады.Кар пәрдәсе аша күренеп калаЕрак түгел авыл утлары....

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018

Публикация статьи по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе  по творчес...