"Ил саклар ир булып үсегез!"
методическая разработка (8 класс) по теме
Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат" поэмасы буенча дәрес-фикерләмә
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
il_saklar_ir.docx | 29.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Ил саклар ир булып үсегез!
(Фатих Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасы буенча дәрес-фикерләмә)
Максат: 1.Язучы турындагы белемнәрен баету, поэманы укучыларга тирәнтен аңларга өйрәтү.
2.Яшь буынны Ватанны яратырга, аны сакларга әзерләү;
3.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү.
4. Әсәрдәге геройлар үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү;
Җиһазлау: Ф.Кәримнең “Пионерга Гөлчәчәк хат” поэмасы;
-кызыл галстук;
- чиккән кулъяулыклардан күргәзмә;
-“Васыять” язылган истәлек- хатлар;
-“Ялкын” журналы, 2007ел, октябрь.
Материал: “Татар әдәбияты” Ф.Исламов, 1994ел, 129 бит
“Мәгърифәт” 2002 ел, №8.
Дәрес төре: дәрес-фикерләмә
Предметара бәйләнеш: тарих, җыр.
Яңа педагогик технологияләр: мультимедиа
Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль һәм дефференциаль эш
Дәрес барышы:
Укытучы.
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әтиеңне-әниеңне,
Туган илеңне!
Р.Миңнуллинның бу шигъри юлларын дәрестә без үзебезгә юлдаш итеп алырбыз, аның мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз.
Максатыбыз:
-Ф.Кәримнең ”Пионека Гөлчәчәк хат” поэмасы аша безгә нәрсә әйтергә теләгән аңларга тырышырбыз.
- Кем ул патриот? Кем ул пионер? Шушы сорауларга җавап эзләрбез.
- Ә сез туган илне сакларга әзерме? Шул турыда да уйланырбыз.
- Укучылар, бүгенге дәрестә без төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Киләчәктә сез төрле һөнәр ияләре булырсыз. Ә бүгенгә:
1 төркем - тарихчылар
2 төркем - язучылар
3 төркем – рәссамнар
Поэманың авторы Ф. Кәримнең сугыш чорындагы батырлыклары турында без беләбез.
Моны тарихчылар ничек бәяләр икән?
“Тарихчылар” төркеме
Ф.Кәрим 1939-1941 еллларда нахакка рәнҗетелеп төрмәдә утыра. 1941 елның 1 декабренда тулысынча аклана һәм берничә атнадан үзе теләп фронтка китә. Сугышның соңгы айларына кадәр алгы сызыкта була, өч тапкыр яралана. Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Тик ул туган илгә әйләнеп кайта алмый. Сугыш бетәргә аз гына калгач, 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак була.
“Пионерка Гөлчәчәккә хат” әсәрен 1942 елда яза.
Укытучы. Чыннан да, Ф.Кәрим сугыш чорында Мәскәүдән алып Көнчыгыш Прусиягә кадәр юл уза. Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак була. Аның гәүдәсе Калининград өлкәсендәге Победа туганнар каберлегенә күмелгән.
Бүләкләре: - Беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул сугыш?
Җаваплар: - Минемчә, сугыш ул - ике илнең килешә алмыйча яшәве, бер-берсенә каршы чыгуы.
- Сугыш ул - күз яшьләре, үлем, фаҗига.(Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укытучы. Әйе, укучылар, сугыш ул - җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче. Ф.Яруллин “Сугыш ул – акыллы кешеләрнең акылсыз эшләре” дип язган.
Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 12 мең кеше китә. Ә безнең җирлектән китүчеләр саны 414. Шулар арасыннан 21е хатын–кыз. Сугыш кырыннан 148 кеше әйләнеп кайта, ә 245 кешегә кайту насыйп булмый.
Безнең мәктәп каршысында бер бюст тора. Ул безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров истәлегенә куелган.
( Экранда рәсемнәр күрсәтелә)
- Аның турында ниләр беләсез?(кыскача)
Безнең районда 4 Советлар Союзы Герое бар. Район үзәгендә алар истәлегенә мәңгелек ут яна.
Укытучы. Ф.Кәрим сугышка кадәр дә, сугыш чорында да бик күп иҗат иткән.
Сугыш елларындагы иҗаты турында язучылар нәрсә әйтер икән?
“Язучылар” төркеме
- Фронтның авыр шартларында да Ф.Кәрим бертуктаусыз иҗат итә. Ул шушы чорда 9 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 100 шигырь яза.
-Укытучы. Шул чорда язылган әсәрләрен санап китә аласызмы?
- “Үлем уены”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Партизан хатыны”, “Гөлсем”, “Газиз әнкәй”, “Шомырт куагы”, “Ант”, һ.б.
Укытучы. Ф.Кәрим фронттан җибәрелгән бер хатында: ”Сугышта шунысы кыйммәт, бөтен нәрсәне йөрәгең аша үткәрәсең. Минем язган әйберләрем уңышлы икән, моның сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хисләр белән язам,”- дип хәбәр итә.
“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек.(Бер укучы сөйли)
Укытучы.
- Укучылар, нәрсә ул поэма?(Җавап)
- Әсәрнең исеме “Пионерка Гөлчәчәккә хат” дип атала. Ә сезнең хат язганыгыз, я булмаса алганыгыз бармы?
- Кемнәр белән хат алышасыз?
- Нәрсә ул хат?
Укучы. Хат ул - нәрсә дә булса хәбәр итеп, хәл-әхвәлеңне, үз фикерләреңне, хисләреңне белдереп, кемгә дә булса атап языла торган язу. Аны почта аша конверт белән җибәрәләр.
Укытучы. Бүгенге көндә нинди аралашу чаралары бар?(Җавап)
Укучыларга сугыш кырыннан җибәрелгән өчпочмаклы хат күрсәтелә.
- Балалар, әниләр өчен иң кадерле хатлар кемнәрдән килгән хатлар дип уйлыйсыз?
- Солдат улыннан.
Татар егетләре Бөек Ватан сугышы еллларында да үзләренең кыюлыклары, фидакарьлекләре белән аерылып торганнар. Безнең егетләр хәзер дә сынатмыйлар, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр.
Бүген көндә безнең авылдан 2 егетебез, Гәрәев Нәфис һәм Фәләхов Ришат, Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Минем кулымда солдат хатлары. (Хатлар укыла)
Әйе, солдат хатлары әниләр өчен зур юаныч, йөзләгән, меңләгән чакрымдагы ана белән баланы тоташтыручы бер җеп ул. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, солдат күңеленең түрендә әниләр була. Мин, бүгенге дәрескә кунак итеп, өченче улын солдат хезмәтенә озаткан, ике улын зарыгып көтеп алган Раилә апаны чакырдым.
- Раилә апа, улларыгыз үзгәреп кайттымы? Солдат хезмәте аларны нәрсәгә өйрәтте?
Монда утыручы булачак солдатларга нинди киңәшләр бирер идегез.
(Раилә апа сөйли)
Үзенең икенче улын армия сафларына озаткан, аннан зарыгып хатлар көтүче тагын бер әни - Гәрәева Эльмира апа.
-Эльмира апа,улыгыздан хатлар аласызмы? Хатлар укыганда ниләр кичерәсез?
(Эльмира апа сөйли)
- Әниләр! Улларыгыз сезнең хатларыгызны көтеп зарыкмасын, алар күңеле сезнең җылы сүзләрегезгә, киңәшләрегезгә мохтаҗ. Ватанны яратучы кыю егетләр үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Илләребез имин булсын, улларыгыз исән-сау кайтып, сезгә аларның игелекләрен күреп, уңышларына сөенеп яшәргә язсын.
Укытучы. Гөлчәчәк ни өчен абыйсына солдатка киткәндә чиккән кулъяулык бүләк итә?
- Истәлеккә чиккән кулъяулык бирү татар халкының гореф - гадәтенә керә. Ул кешене якын итүне, аңа бәхет, хәерле юл теләүне аңлата.
- Сагынганда алып карый торган иң яхшы бүләк – кулъяулык, минемчә. Аны бик кадерләп, саклап кына йөрткәннәр.
Укытучы. Мин сезнең белән килешәм. Өстәп шуны әйтәсе килә, кызлар үзләренең яраткан егетләренә,вәгъдә билгесе буларак, чиккән кулъяулык бүләк иткәннәр.
Безнең мәктәптә “Сугышчан Дан музее” эшли. Бу музей Әфганстан җирләрендә хезмәт иткән Язлы-Арташ егете Фердинанд Шәйдуллин истәлегенә оешкан. Анда Фердинандка бүләк ителгән кулъяулыклар саклана. (К-лар күрсәтелә)
“РӘССАМНАР” ТӨРКЕМЕ
Укытучы. Гадәттә без әсәрне укыгач, аеручы тәэсирле җирләрен рәсемгә төшерәбез.Сезгә өй эше итеп сугыш чоры белән аваздаш рәсемнәр тупларга, поэманың үзегезгә ошаган урынын рәсемгә төшерергә кушкан идем.
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
- Чыннан да,сугыш чорын чагылдырган рәсемнәр күп. Күп кенә рәссамнарыбыз үзләре дә сугышта катнашканнар, сугыш тынып торган арада күргәннәрен рәсемгә төшергәннәр.
- Поэманың исеменә тагын бер кат игътибар итик әле. Кемнәр алар пионерлар? Сезнең әти-әниләрегез пионер булганнармы?
Һәр төркемнең фикерләре тыңлана.
1 - Пионерлар акыллы һәм тырыш балалар булганнар. Алар яхшы укыганнар, олыларны хөрмәт иткәннәр, мәктәпне яратканнар.
2 - Алар походларга йөргәннәр, тимер-томыр җыйганнар, табигатьне саклаганнар, хезмәтне яратканнар.
3- Пионерлар .............................................
Динамик пауза
“Солдатта булган диләр” җыры белән күнегүләр эшләнә.
Укытучы. Ә хәзер әсәргә якынрак килик.
1.Сүзлек өстендә эш.
Чаукы аша- чокыр аша.
Офык- горизонт
Йолдыз кашка- маңгаенда ак табы булган ат
Дәфтәрләргә язып куябыз
2.Иң зирәк укучыны билгеләү
1.Хат кемгә атап язылган?
2.Хатны иясенә тапшырырга автор кемгә эндәшә?
3.Разведкага барганда сугышчы кем турында уйлый?
4. Гөлчәчәк бүләк иткән кулъяулыкта нинди сүзләр язылган?
5. Сугышчы разведкага барганда нинди вакыйганың шаһиты була?
6. Ләйлә сугышчыга нинди хат тапшыра?
7.Алар кая юл тоталар?
8.Ләйләгә ничә яшь?
9. Сез ничек уйлыйсыз, Гөлчәчәк белән абыйсы күрешерләрме?
3. 1942 Бу дата нәрсә турында сөйли?
4. Әсәрдә катнашучыларга хас сыйфатларны санап чыгарга
“Тарихчылар” Сугышчыга хас сыйфатлар
“Язучылар” Гөлчәчәккә хас чыйфатлар
“ Рәссамнар” Ләйләгә хас сыйфатлар
5.Белемегезне тикшерегез (карточкалар бирелә):
a) Җанры.......................................................
б) Хат атап язылган кыз .............................
в) Фронтка киткәндә бирелгән бүләк.........
г) Ә яулыгың белән, ....................................,
Нәни ..................... Ләйләнең
Яраланган башын..................................... .
Уытучы: Әйе, сугышчының сеңлесе Гөлчәчәккә, туган иленә булган ярату, сагыну хисләре әсәрдә ачык чагыла. Солдат үзе исә- шуларның барасын да дошманнан саклаучы.
Бөек философ Цецерон: “Безгә әти-әниләребез дә, баларыбыз да бик кадерле. Аларны ярату исә барысы да Ватан дигән сүздә чагыла,”- дип язган. Димәк, без үзебезнең Ватаныбызны яратырга, аны сакларга тиешбез.
Ф Кәрим – Ватаны өчен гомерен биргән, кулына корал да, каләм дә алып сугышкан, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәткән, үлемсез шигырьләр иҗат иткән солдат, гражданин, патриот. Аның исеме дә җисеменә туры килә: Фатих - “ җиңүче”, Кәрим- “ рәхимле, намуслы, кадерле, асыл зат” дигәнне аңлата.
Сугышта катнашучыларның безгә әйтер сүзе бар. Шуның чагылышын без Н.Дәүлинең “ Яшәү белән үлем арасында” әсәрендә күрәбез.
“Васыять”
“Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел - бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары тамган. Яшәүнең кадерен бел, яшь кеше!
Син әле яшь! Озакламас, сиңа тормыш үзенең ишеген ачар. Син ерак юлга чыгып китәрсең. Мин сиңа шул барасы юлыңда бары бәхет кенә телим. Тормыш - ул яшәү генә түгел, яшәгән җиреңне күз карасыдай саклау да. Туган җир, әти- әни, туган ил... Болар барысы да Ватан дигән төшенчәгә керә. Син Ватаныңны сакларга әзерме?
Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше. Мин сиңа ышанам: син басып торган җирдә сугышлар булмас!”
(Һәр балага тапшырыла)
Рефлексия. Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди нәтиҗә чыгарабыз? Солдат хезмәтенә барыр идегезме? Аның өчен үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?
Нәтиҗә:
- Батыр, кыю, тәвәккәл булырга.
- Физик күнегүләр ясауны гадәткә әверелдерергә.
- Бердәм булырга.
- Тырышып укырга.
- Ватанны яратырга.
Өй эше. “ Минем әти” дигән альбом төзербез. Әтиләрегездән сораштырулар үткәреп, мәгълүматлар туплагыз.
Укучылырның белемнәрен бәяләү: “ Иң зирәк укучы” ны билгеләү.
“Иң актив төркемне” билгеләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"
дополнительный материал к уроку...
Калсын җирдә безнең сөю мәңгелек бер җыр булып...
Ф.Яруллинның тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция...
Апрель булып, илгә Тукай килә.
Әдәби-музыкаль чара...
“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)
Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади ...
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...