күрше хакы - тәңре хакы
классный час (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
(Ачык тәрбия сәгате)
МАКСАТ:
“Күрше хакы – тәңре хакы” атамасының асылын аңлату, бер – береңә хөрмәт, игътибар, ихтирамлылык хисләре тәрбияләү, матди байлык өчен түгел, рухи байлык өчен яшәүнең мәгънәсе тирәнрәк булуын аңлату.
ПРОГРАММА:
- Кунаклар чакыру.
- Залны бизәү.
- Укучыларга рольләрне бирү.
- Концерт номерлары әзерләү.
Маһи.
- Кара әле, бер кабагым Мәлихалар ягына таба чыгып бара түгелме? Кай арада болай чорналган, кай арада читән өстенә үрмәләгән, кай арада үсеп өлгергән, сыра чүлмәге чаклы булган бит бу. Монысына инде авыз йомып калып булмас, ахирәт, берәр ырымың бардыр синең, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә кабакны кара, минеке түгел диген, я?
Мәлиха.
- Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисең мени, минем бакчада ич.
- Анысы мин бер кабакка калган кеше түгел. Минем кабакларым болай да җитәрлек. Шулай да, ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.
- Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр идеңме? Хәер, алсаң тагы, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.
- Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт. Бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз. (акрын гына,халыкка карап) Алам дисәм, алам инде.Үзенең мәне җитмәгәч, кеше белән сугышып йөреп буламени.
- (шулай ук халыкка карап) Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк. Күп лыгырдап торса, кабагын алып, башына атып бәрермен әле.
- Ник алып чыкмыйсың, алып чык. Синең кабак ич. (чыгып китәләр)
(Маһи кабакларны карап йөри)
Мәлиха.
- Кабакларымны саклап йөрим диген, ахирәт.
- Йөрим шул, көч түгеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый (чыгып китәләр)
(Ниса кереп кабакны алып чыгып китә)
Мәлиха.
- Теге карун тәки эләктереп киткән икән.
- Мәлиха шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, тәки алган икән.
Ниса.
- Әни, Сезне җәй буе талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде. Күрәсез, ул хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлиха әбинеке дә түгел. Ул безнең барыбызныкы да булып чыкты. Шулай булгач бүгеннән башлап, ахирәтләр, сугышып йөрүегезне ташлагыз.
- Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич, безнең, әйеме, ахирәт.
- Мин дә шулай уйлыйм, ахирәт. Әйдә ашыйк әле, бигрәк тәмле булган икән. Рәхмәт инде ,кызым.
Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар, сүз барышыннан инде аңлагансыздыр, бүгенге темабыз “Күршеләр” турында. Кичәбезнең максаты бүгенге тормышыбызның кимчелекле якларын табып, аларны булдырмау, бер – беребезгә, күрше – тирәләргә хөрмәт, ихтирам, игътибар хисләре тәрбияләү.
Күрше хакы – Тәңре хакы!
Әбиемнең алтын сүзе.
Әбием дә хәзер гүрдә
Бик үзгәрде заман үзе.
Кеше хәлен кеше белми,
Күршеләргә күрше керми.
Һәркем биек койма кора,
Койма аша җил дә йөрми.
Берәүгә дә хаҗәт түгел
Күршеләрнең моңы, зары.
Элек дөнья ярлы иде,
Хәзер исә күңел ярлы.
Үзгәрешләр заманасы...
Ник үзебез үзгәрмибез?
Күрше – күлән җыелышып
Ник “реформа” үткәрмибез?
Бүген бездә кунакта
- Тату яшәүнең сере нәрсәдә?
- Элек ут күршеләр булган, хәзер ни өчен “Биек коймалар эченә” яшеренәбез соң?
Шул турыда бер җыр тыңлап үтик әле. “Күршеләр”
М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен тыңлап үтик тә, шул турыда бераз сөйләшеп алырбыз.
Җыр: “Күрше хакы – тәңре хакы”
Кичәгә нәтиҗә ясау, кунакларга бүләкләр тапшыру.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күрше хакы- тәңре хакы
Күрше хакы- тәңре хакы, диләр. Укучыларда әти- әниләренә хөрмәт тәрбияләгән кебек, күршеләренә дә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү- безнең бурычыбыз....
С. Хаким- баллада остасы
С.Хакимнең балладаларына нигезләнеп эшләнгән фәнни эш....
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле 10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле 10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...
Сибгат Хаким. Родной край
Аннотация открытого урока на тему: « Образ родного края в поэзии Сибгата Хакима» . План открытого урока предназначается для учителей татарско...
Мастер - класс на тему :"Ана хакы"
Мастер - класс на тему :"Ана хакы"...
Вахит Хаков - телебезнең зур галиме
Вахит Хаков - телебезнең зур галиме...