Күрше хакы- тәңре хакы
классный час по теме
Күрше хакы- тәңре хакы, диләр. Укучыларда әти- әниләренә хөрмәт тәрбияләгән кебек, күршеләренә дә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү- безнең бурычыбыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kurshe.doc | 41.5 КБ |
Предварительный просмотр:
«Яхшы күрше - ярты дуслык»
дигән темага VI класста ачык класс сәгате.
Тема: Яхшы күрше- ярты дуслык.
Максат: күршеләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: магнитофон, класс сәгатьләре дәфтәрләре.
Дәрес барышы.
I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Иншаларны укыту.(7-10 минут)
Үз-үзеңә бәя кую.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Алсуның шәһәргә, өлкән апасы янына, бүген беренче тапкыр гына баруы. Автобустан чыккач ул трамвайга утырды һәм, ике тукталыш үтеп, өченчесендә төште. Кыз конверт тышындагы адрес буенча үзенә кирәкле йортны тиз тапты. Әмма ул теләгән 27 санлы фатир бикле иде. Алсу звонокка кат-кат басты да, өй эченнән бертөрле дә җавап ишетелмәгәч, тышка чыгып, ишегалдында йөрештереп алырга уйлады. Кинәт аның күзе ачкыч тишегеннән астарак ишек ярыгына кыстырылган кәгазь кисәгенә төште.Таныш кул белән язылган язуны укыгач, кызның күңеле күтәрелеп китте. Анда: «Сеңлем, гафу ит, сине каршы алалмыйм, сәбәбен күрешкәч аңлатырмын. Ачкыч 28нче фатирда, Мәрзия әбидә,»- дип язылган иде.
Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек каршы алды:
- Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул .Син ерактан килгәнсең, әйдә түргә уз, телевизор карый тор ,мин «ә» дигәнче чәйне яңартам, - дип сөйләнә-сөйләнә әби, кызның кулыннан җитәкләп, залга алып чыкты һәм диванга утыртты, телевизорны кабызды.
Биш-ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. Анда күгәрчен сөте генә җитешми иде. «Бигрәк тә киң күңелле, ачык йөзле кеше икән бу Мәрзия әби, гел авылдагы әбиемә охшаган, - дип сокланды аңа Алсу, –кеше үз кызын да болай каршы алмас.»
Кызның кыяр-кыймас кына чәшкегә үрелүен күрепме, Мәрзия әби кыстау тизлеген тагын да арттыра төште.
-Җитеш, балам, җитеш.Өстәлдәге бар ризык синдә,-диде ул һәм сүзне икенчегә борды.
-Төс-башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең .Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә.Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп даруын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын- җиремне дә җыештырды, күз ачып йомган арада идәнне дә сыпырып чыкты.Карт көнемдә күршедән уңдым, Аллага шөкер.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
-Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
-Әби ни өчен бик куанган?
-Димәк бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
-Әйе,күршеләр турында.
Үз-үзеңә бәя кую.
III.Уку мәсьәләсен чишү (25-30 минут)
Төркемнәрдә тикшерегез.
Беренче бирем.
-Күрше дип кемне атыйлар?
- Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче, торучы кеше.
- Бер- берсенә чиктәш булган хуҗалыклар.
-Безнең халыкта иң якын күршене «ут күрше» дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?
Укытучы: борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын күршегә кергәннәр. Андый изгелекле кешене «ут күрше» дип атаганнар.
- Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы?
Җаваплар.
- Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?
Җаваплар.
Үз- үзеңә бәя кую.
Икенче бирем. (Мөстәкыйль эш)
«Күрше сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр-беләсез? Дәфтәрләрегезгә языгыз.
1. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
2. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
3. Күрше күрше башына тузан какмый.
4. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
5. Күрше хакы- тәңре хакы.
6. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
7. Узеңнең кем икәнеңне беләсең килсә күршеңнән сора.
8 .Яхшы күрше- ярты дуслык.
Үз-үзеңә бәя кую.
Өченче бирем.
- Авылда бергә яшәгән күршеләрегезне исегезгә төшерегез. Сезгә аларның нинди сыйфатлары ошый?
Җаваплар.
- Югарыда сөйләгән Мәрзия әби сезгә ошадымы? Кай яклары ошады?
Җаваплар.
- Сезнең Мәрзия әби, Зөһрә апа кебек күршеләрегез бармы? Кемнәр алар, кайларда эшлиләр?
Җаваплар.
Дүртенче бирем.
- Күршең белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?
Көтелгән план үрнәге.
1. Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр таратмаска.
2. Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.
3. Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә.
4. Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да үзеңнеке кебек итеп кабул итәргә.
Үз-үзеңә бәя кую.
IV. Рефлексия.
- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Сөйләгәннәрдән чыгып, кем үзенә нинди нәтиҗәләр ясады? Моңа ничек ирештек?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
V.Өйгә эш бирү.
1. Син үзең күршеләреңә нинди изгелек эшли аласың? Бу хакта әти- әниең, өлкәннәр белән киңәшләш һәм күршеләреңә ярдәм ит.
2. «Мин күршеләрем турында нилә беләм?» дигән темага инша языгыз.
Дәресне «Күршеләр» дигән җыр белән тәмамлыйсы килә. Эчтәлегенә игътибар итегез.
Дәрес тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
күрше хакы - тәңре хакы
5-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара...
С. Хаким- баллада остасы
С.Хакимнең балладаларына нигезләнеп эшләнгән фәнни эш....
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле 10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле 10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...
Сибгат Хаким. Родной край
Аннотация открытого урока на тему: « Образ родного края в поэзии Сибгата Хакима» . План открытого урока предназначается для учителей татарско...
Мастер - класс на тему :"Ана хакы"
Мастер - класс на тему :"Ана хакы"...
Вахит Хаков - телебезнең зур галиме
Вахит Хаков - телебезнең зур галиме...