Ислам дине туу.
план-конспект урока по истории (6 класс)

Закиров Фарит Халилович

Конспект урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл islam_dine_tuu.docx26.05 КБ

Предварительный просмотр:

Закиров Фәрит Хәлил улы

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы

6 сыйныфлар өчен.

Тема:Ислам дине туу.

Дидактик максат: Ислам дине үзенчәлекләрен танып белү.

Үстерешле максат: чагыштыру, логик һәм тарихи фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат: Ислам дине нигезләренә ихтирамлы караш, толерантлык хисләре үсеше өчен җирлек тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Предмет буенча нәтиҗәлелек: Дөнья диннәре турындагы белемнәрне тулыландыру, арттыру. Ислам диненең үзенчәлекләрен, аның башка диннәр белән булган охшашлыкларын һәм аерымлыкларын .

Метапредмет нәтиҗәлелек:

а) регулятив гамәлләр :эшчәнлекнең максатын билгели белү, күзаллау һәм проблемалы сорауларны чишергә өйрәнү.

б) коммуникатив гамәлләр : укытучы, сыйныфташлар белән дөрес итеп әңгәмә кору. Сорауларга җавап бирү, сораулар бирергә өйрәнү.

в)  танып белү гамәле :китап һәм географик картадан мәгълүмат табырга өйрәнү.

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге:барлык диннәргәдә тигез ихтирамлы мөнәсәбәттә булу.

Предметара бәйләнеш: тарих, география, җәмгыять белеме.

Ресурслар:

  • Дәреслек:Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф өчен дәреслек. \ А.Н.Сахаров, К.А.Кочегаров, Р.М.Мөхәммәтшин. - Казан: Хәтер, 2012;
  • географик карта
  • Дәрес темасы буенча  электрон  презентация.

Дәрес барышы

I.        Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.Актуальләштерү. 1нче проблемалы бирем.Әйдәгез бергәләшеп быел иң беренче өйрәнгән дөньякүләм динне искә төшерик. Ул ни өчен дөнья күләм дин дип атала? Бу диннең Россия территориясендә таралу тарихы ничек?

Көтелгән җавап: Христиан дине. Аны тотучылар саны күп булганга дөньякүләм дин дип атыйлар. 988 елны Русьта кенәз Владимир иткәндә Византия иленнән килә.

Нинди диннәрне дөньякүләм диннәр дип атыйлар?

Көтелгән җаваплар: 1. Иң зур диннәр. 2. Тотучылар саны күп. 3. Дөнья буенча таралганнар.

        

2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.  2нче проблемалы бирем.

Бүген без сезнең белән чираттагы яңа динне өйрәнәбез. Экранда сезгә рәсемнәр бирелгән, рәсемнәрне карагыз һәм  бүгенге дәресебезнең бурычын ачыкларга тырышыгыз – нинди дин үзенчәлекләрере белән танышачакбыз икән.

Көтелгән җаваплар:Ислам дине. Безнең динебез турында сөйләшәчәкбез.

Укытучы соравы буенча ислам дине белән бәйле булган белемнәрен күрсәтәләр. Белемнәрне тагында тулыландыру максатыннан, яңа теманы өйрәнү этаплы рәвештә оештырыла.

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1нче проблемалы бирем.

Географик карта белән эш (экранда). Евразия материгыннан Гарәбстанны табыгыз. 2. Шушы Евразия материгыннан Россияне күрсәтәтергә. 3. Россия территориясендә Татарстан Республикасын табу.

Көтелгән гамәлләр: Картада Гарәбстәнне, Россияне, Татарстанны күрсәтәләр.

Без бүген өйрәнүче ислам дине VIIгасырда Гарәбстанда барлыкка килгән.

Сорау: ничек итеп ислам дине зур географик арадан (Гарәбстән ярымутравы) без яшәгән Татарстан җиренә килеп җиткән? Мөмкин булган җаваплар кабул ителә.

Көтелгән җаваплар:1. Сәүдәгәрләр белән. 2. Сәяхәтчеләр аша. 3. Сугышлар барышында.

Ә хәзер дәреслекнең 45 битеннән ислам диненең барлыкка килү тарихын укып белик. 

Үзбәя өчен критерий:

а) Ислам диненең таралу киңлеген географик картадан күрсәткәндә ярдәменә таяналар– «3»;

б) Ислам диненең таралу киңлеген географик картадан күрсәткәндә укытучы ярдәменә таянмыйлар– «4»;

в) Ислам диненең таралу киңлеген географик картадан күрсәтеп һәм сәбәпләре турында  сөйләп бирә алса  -«5».

2нче проблемалы бирем. Дәреслекнең 45-46 нчы битләреннән ислам диненең барлыкка килү тарихын (географик урыны, вакыты) укып белик.

Көтелгән җавап:

Гарәпләр Гарәбстан ярымутравында яшәүче халык. Төп шөгыльләре терлекчелек, сәүдә һәм басып алу сугышлары аллып бару. Алар Гарәп чүле чикләре буйлап, уңдырышлы яр буе районнарында яшиләр. Анда аларның зур шәһәрләре үсеп чыга. Гарәпләр мәҗүсиләр булалар. Араларында христиан һәм яһүд динен тотучыларда очрый. Аларның изге шәһәрләре Мәккә дип аталган, анда изге урыннары Кәгъба урнашкан.

622 нче елны гарәпләр аларны бер Аллага гына ышанырга чакырган Мөхәммәтне Мәккә шәһәреннән Ясриб шәһәренә куалар. Бик тиз арада Мөхәммәт Ясриб шәһәре идарәчесенә әйләнә. Соңырак бу шәһәрне Мәдинә дип үзгәртәләр. Бу сүз гарәпчәдән “Пәйгамбәр шәһәре” дигәнне аңлата.

Соңырак Мөхәммәтнең тәгълимате күпләр өчен дөрес һәм хак булып күренә башлый. Озакламый бөтен Гарәбстан Мөхәммәт тирәсенә берләшә башлый. Нәтиҗәдә 630 ел ул җиңүче булып Мәккә шәһәренә кайта. Кәгъбада булган сыннар җимерелә. Гарәпләр ислам диненә күчә башлыйлар.

Үзбәя өчен критерий:

а)ислам дине белән бәйле фактларга җавапны тулысынча күрсәтми – «3»;

б) ислам дине белән бәйле фактларны дөрес атый– «4»;

в) ислам дине белән бәйле географик атамаларны, даталарны һәм исемнәрне тулы итеп күрсәтә– «5».

3нче проблемалы бирем. Ислам диненең үзенчәлекләрен ачыклыйбыз.(2 минут вакыт бирелә).

Ислам диненә күчкәч аларның тормышларында үзгәрешләр барлыкка килгән: мәҗүсилек традицияләреннән баш тарту; потларны алып ташлау; бераллалыкка күчү һ.б

Мөхәммәт нигезләгән дин ислам дип атала. Бу дин ихтыярына буйсынган, кушканнарына буйсынучы кешеләрне мөселманнар дип атыйлар.Коръән (гарәпчә –“уку, китап”) – мөселманнарның изге китабы. Мөселманнар хокукы кануннары урын алган чыганакны – шәригать дип атыйлар.

Мөселманнарның Аллага табыну биналары мәчет дип атала. Мәчеттә мөселманнар намазга җыела. Намазлар белән имам (җитәкче) җитәкчелек итә. Аны шулай ук мулла дип атыйлар.

Михраб – Кәгъбә юнәлешен күрсәткән урын.

Менбәр – мәчеттә махсус басып вәгазь итү урыны.

Хак мөселман биш төп кагыйдәне (5 багана) үтәргә тиеш:

  1. Иманга килү - Бер Алладан башка бүтән алла юк, Мөхәммәт – аның пәйгамбәре.
  2. Көн саен биш вакыт намаз.
  3. Рамазан аенда 30 көн дәвамында ураза тоту.
  4. Зәкәт бирү.
  5. Гомерендә бер тапкыр булса да, хәленнән килсә хаҗ кылу.

Яңа төшенчәләрне язу һәм ныгыту.Төшенчәләрне үзләштергәч, һәберсенә укытучы тәкъдиме буенча тормыштан мисал китерү. Шәхси тәҗрибәдән чыгып җавапларны ныгыту.

Көтелгән гамәлләр: дәфтәрдә эш.Укытучы тәкъдиме буенча бирелгән төшенчәләргә шәхси һәм җәмгыятьтә күзәткән очраклардан мисаллар китерү.

Үзбәя өчен критерий:

а)яңа төшенчәләргә тулы итеп мисаллар китереп бетерә алмый – «3»;

б) яңа төшенчәләргә тулы итеп мисаллар китерә – «4»;

в) яңа төшенчәләргә тулы итеп мисаллар һәс җавапларын шәхси һәм җәмгыятьтән мисаллар китереп дәлилли– «5».

III.Рефлексия, бәя этабы.

  1. Рефлексия.

Нинди  дин турында сөйләштек?

Без өйрәнгән башка диннәрдән аермасы  бармы?

Көтелгән гамәл: сорауларга җавап бирәләр.

Ә хәзер алган белемнәрне таблица тутырып тикшерик һәм ныгытыйк.

Сораулар

Җаваплар

Кем нигезсалган?

Мөхәммәт

Ислам динен тотучылар кемнәр дип атала?

Мөселманнар

Кайдабарлыккакилгән?

Гарәбстанярымутравында.

Кайчанбарлыккакилгән?

VII гасырда

Ислам дине хокукы ничек атала?

Шәригать

Иң төп шәһәрләре?

Мәккә, Мәдинә.

Үтелгән тема буенча өстәмә сораулар.

 Үзбәя өчен критерий:

а)таблицаны хаталар белән тутыра – «3»;

б) таблицаны хаталарсыз тутыра – «4»;

в) таблицаны хаталарсыз тутыра һәм өстәмә сорауларгада җавап бирә – «5».

3. Өйгә тәкъдим ителгән эшләр:

1) репродуктив эшчәнлеккә –төп даталарны һәм төшенчәләрне белергә. Исламның 5 баганасы турындасөйләп аңлатырга әзерләнергә.

2) конструктив эшчәнлеккә –рәсем ясарга: шул чордагы шәһәрне мин ничек күзаллыйм ( тема белән бәйләп).

3) иҗади эшчәнлеккә – Мини сочинение  “ Ислам  диненә безнең гаиләнең  мөнәсәбәте” “Мин динемне яратам”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ислам

Возникновение ислама. Положение женщины по Корану. Кроссворд по теме....

Религии России. Проверочная работа №1 по теме"Ислам"(9кл)

Работа состоит из 4 вариантов по 3 задания в каждом. Проверяются знания учащихся об исламе от его истоков до священных кних мусульман....

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Ислам дине буенча чайнворд

Чайнворд составлен для старшеклассников,  студентов, интересующихся исламской религией. Даны сведения об исламских обычаях, религиозных проповедях, знаменитых городах мусульманской религии....

Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.

Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә  авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....