Минем туган авылым.
классный час (6 класс) по теме

Ландыш Нагимовна Ахметова

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avylym-_gorurlygym.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

   Дәреснең максаты:
укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне  һәм бүгенгесе белән танышу; туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган җиргә тугрылык тәрбияләү; туган якның табигате белән танышу, аңа сөю хисе һәм сакчыл караш тәрбияләү, мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга өйрәнү.
     Җиһазлау:
1. Татарстан картасы.
2. Балалар иҗаты – рәсемнәр, иншалар күргәзмәсе.
3. Плакатлар: “Табигатьне саклауны мин изге эш дип саныйм. Бу –Туган илнең матурлыгын саклау һәм арттыру.” /Л.Леонов/;
“Илен белмәгән – игелексез,
Халкын белмәгән – холыксыз,
Ә нәселен белмәгән – тарихсыз.”
“Үз илең – алтын бишек!”
“Алтын-көмеш яуган җирдән туып үскән ил яхшы.”
“Туганҗирнеңтузаны да кадерле, әреме дә хуш исле.”

4. Авыл табигатен сурәтләүче фотолардан төзелгән слайдлар.

       2012 ел – Россия Президенты тарафыннан,  “Тарих һәм мәдәни мирас елы” дип игълан ителде. Тарих ул –үткәнеңне барлау, халкыңны олылау, нәселеңне белү. Үз халкының үткәнен белгән, аның белән горурланган һәм киләчәктә аңа хезмәт итәргә әзер булган белемле, зыялы, сәламәт шәхес булып үсү – безнең төп бурыч. Бүгенге дәрестә без авылның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре, табигате белән танышырбыз.
                    Туган өен белмәгән
                    Туган авылын белерме?
                    Туган авылын белмәгән
                    Туган илен белерме?
     Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган.
                    Безнең өчен бит бу изге туфрак,
                    Тамырыбыз моннан таралган.
                    Милләтебез монда яралган,
                    Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

     Безнең Туган илебез Русия диеп атала, ә туган дәүләтебез – гөлчәчәкле Татарстан. Ә инде туган авылыбыз Олы Болгаер Татартстан дәүләтенең кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Татарстан картасында ул бер нокта гына булып күренсә дә, туган авылыбыз безнең өчен иң зур, иң кадерле җир булып тоела.
Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән , беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар...

 Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы- шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлы кешеләре бар.

 Еллар узган саен шактый сандагы авылларның беткәнлеге билгеле. 1966 елда Татарстанда 4855 авыл булган, ә 1987 елның 1 гыйнварына авыллар саны 3266 гына калган. Безнең күрше авыллларыбыз арасында да мондый язмышка дучар булган авыллар бар, мәсәлән, Кама Тамагы районы Бәки авылы, элек атаклы “Бәки базары”, “Чабыр җыены” белән дан тоткан зур гына авылда, хәзер  барысы 5 йорт калган.Шулай ук, бездән ерак түгел генә урнашкан,  Марьино, Танаево авыллары да шул ук хәлдә. Ә менә Борнаш авылына күрше булган Җәмәки авылы бөтенләй беткән, димәк, яшь буын бу урыннарда авыл булганын җөмһүриятебезнең карталарыннан  карап кына беләчәк. Шуңа күрә дә без авылыбызның тарихын, һичшиксез, белергә һәм киләчәк буын вәкилләренә мирас итеп калдырырга тиешбез.

                Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
                Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
                Зур илемнең рухи хәзинәсе,
                Чал тарихы булган халкы бар.
                Хәтерләүдән курыкма син!
                Үткәннәрне онытма син!
                Бел син ерак бабайларның
                Ничек итеп көн иткәнен,
                Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
                Нинди уйлар, нинди моңнар
                Безгә калдырып киткәнен.

Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Бер ишеләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре гадәт- йола кануннарына һәм башка үзенчәлекләр буенча бирелә.

 Авылларыбызның атамалары -  безнең чал тарихыбыз, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбыз.

  Болгаер атамасы Казан ханлыгы чоры чыганакларында Болгар Кривой- Болгаер дип күрсәтелә. 1565-1567 еллардагы вакыйгаларны үз эченә туплаган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә дә авыл исеме нәкъ шулай бирелгән.

 Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Олы һәм Кече Болгаер авылларына Болгар ханлыгыннан ике агай- эне килеп урнашкан. Олысы Инеш яисә Шаһиян суы ярына, икенчесе Иске йорт дип атала торган урынга утырган. Ләкин су җитмәү сәбәпле халык авылның хәзерге урынына күчкән.

1920 ел. Олы Болгаерның 1793 дисәтинә уңай , 169 дисәтинә уңайсыз җирләре бар. Чәчү мәйданы – 1710, болын- 37, көтүлек – 86 дисәтинә. Урман юк. Авылдагы 351 хуҗалыкның 11ендә җимеш бакчалары бар.

1930 ел.Олы Болгаерның 200 гә якын хуҗалыгында барлыгы 102 ат бар. Күренгәнчә, ярлыларның аты юк, күбесенең абзарында сыер да мөгерәми. Күмәкләшү башланса да, юкны берләштереп булмый.

 1931 елда колхозлар оеша. Кече Болгаерда- “Йолдыз”, Олы Болгаерда “Яңа тормыш” барлыкка килә.

  1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдан 147 кеше сугышка китә. 77 якташыбыз туган җиргә әйләнеп кайта алмый. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә безнең авылда  һәйкәл төзелгән.  Ир – егетләр фронтка киткәч бөтен эш, авырлык хатын – кыз җилкәсенә төшә. Насртдинова Фәгыйлә, Гыйниятуллина Саимә, Закирова Зәйнәп, Зиннәтуллина Ләбибә, Байкина Зоха апалар трактор руле артына утыралар.   

 Сугыштан соңгы елларда авылны төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарырга туры килә.Хуҗалык биналары, клуб, башлангыч мәктәп, башлангыч мәктәп, медпункт, кибет, гаражлар, складлар, ындыр табагы төзелә. Авыл халкы теләге буенча төзелгән мәчет т ә безнең авылга ямь биреп тора.   
Безнең Олы Болгаер авылы үзенең үстергән уллары һәм кызлары белән горурлана ала. Алар арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетләрен туган якта – шушы төбәктә тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәр дә - безнең горурлык. Тормыш юлы никадәр генә авыр булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен таба.

   Безнең авылда туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче Гөлчирә Ибәтуллина да шигырьләр иҗат итә. Аның туган якка багышлап язылган шигырьләре бик күп. Хәзер без аның “Кайтам сиңа, кайтам Болгаерым” исемле шигырен тыңлап китик.
Бар җиһанга аклык, пакълек иңгән,

Кырлар йоклый ябынып юрганым.

Ятсыныпмы карый яшь юкәләр,

Юк шул, авылым, күптән булганым.

Онытмаган, таный шаян җилләр,

Балачакта куышып үскәнгә.

Сагынам сине, авылым – Болгаерым,

Назларыңмы җанга күчкәнгә.

Кайтыр юлга юлдаш итеп алдым

Җәяүлесен карлы буранның.

Таныр микән, чаңгы шуып үскән

Шаян кызын авылым, урамым?

Юл буенда үскән әремнәр дә,

Кар астыннан сузып башларын

Әйтәләр күк: “Сагынмыйсыңмыни?

Балам нигә авылың ташладың?” 

Кайтам сиңа авылым, Болгаерым

Сагынып кайтам, инешем, талларым.

Назлар өчен авылдашларымны,

Күрер өчен алсу таңнарны.

         


     Бүгенге көндә без үзебезнең мәктәптә белем алып, туган авыл халкы өчен хезмәт иткән абыйлар-апалар белән горурлана алабыз. Авыр, әмма соклангыч тормыш юлы үткән, матур кызлар, батыр уллар үстергән әби-бабаларыбыз, туган оябыз, туып – үскән җиребез һәммәбезгә дә кадерле. Сулар һавабыз, эчкән суыбыз таза булсын.
        Табигатькә сакчыл караш булса,
        Җирне атып чыгар чишмәләр,
        Эчәр су һәм сулар һава чиста булыр
        Шифа булыр үлән, чәчкәләр.
    Чынан да, һаваның, эчәр суларның пычрануы аяныч хәл. Табигатьне яраткан, киләчәк буыннар алдында җаваплылык тойган һәр кеше туган җиребез күркен саклар өчен барлык көчен салырга тиеш.
Һава – кеше тормышында иң кирәкле әйбер. Завод – фабрикалар, автомашиналар агулы газлар белән безнең сулар һавабызны пычрата. Яшеллек күп булган җирдә һава саф, тын алуы җиңел була. Шуның өчен дә агачлар утыртыйк, урамдагы, су буйларындагы агачларны саклыйк. Себерке әзерләү, җимеш җыю өчен каеннарны, җимеш агачларын ботарлауны туктартырга кирәк.
   Чөнки агач утырту – ул савап кына түгел, ә буыннар тарихын ныгыту да. Табигать кочагында ял итеп, җиләк – җимеш җыйганнан соң үзләре артыннан чүп – чар өеме калдырып китүчеләр бар, ә кайберләре исә учакларын да сүндерергә оныта. Табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, урман янгыннарының 75 % кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыккан. Без, укучылар, һәр ел авылны, урамнарны яшелләндерү эшендә катнашабыз, агач үсентеләре утыртабыз һәм аларны тәрбияләп үстерәбез.
    Су – җирдәге тереклек өчен иң кирәк матдә. Безнең авыл тирәсендә бик матур күлләр бар: Сәйкалан күле, Хәмзә күле, Кәрлә күл.Шулай ук, тәмле, салкын сулы кизләүләребез дә бар: Беренче, икенче кыр кизләве. Нәдрәле кизләве, Биктимер, Урам, Салкын, Яр башы кизләүләре . Эчәргә яраклы таза су җирдә бик аз. Елга, күл буйларын таза тоту, эчәр суны саклап тотыну – һәр кешенең изге бурычы.
     Их, яшисе иде озак, мәңге...
     Табигатьтән башка үле без,
     Кемдер, зарыгып бер йотым су сорый –
     Чишмәләрнең кадерен белегез!
Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган. Безгә дә, укучылар, “Чишмә” операциясе игълан итеп, онытылган, авылдан читтә калган чишмәләрне юллап табып, аларны чистартырга кирәк.
Сусыз калсак әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без,
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, -
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез,
Бездән соң да челтерәп – челтерәп аксын,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
        Шулай ук халкыбызның изге урыннанрыннан саналган зиратларны да игътибардан читтә калдырмыйк. Безнең борынгы бабаларыбыз зиратка атнага ике - өч тапкыр барып кайта торган булганнар. Аякларына башмаклар киеп кенә, тавыш – тынсыз гына зират капкасын ачып кергәннәр дә, кабер әһелләренә сәлам биргәннәр. Безнең авылда да, һәр елны ата – бабаларыбзның гореф-гадәтләреннән килеп чыккан истәлекле “хәтер көне” өмәсе оештырыла. Ул көнне һәркем ихлас күңелдән эшләргә тырыша. Зиратны чүп-чардан, корыган ботаклардан чистартып, ауган борынгы кабер ташларын торгызып утыртып куялар. Укучылар, без дә ата-бабаларыбызның “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” васыятен истән чыгармыйк. Үзебезнең нәсел – ыруг күмелгән кабер өсләрен тәртиптә тотыйк.

Укучылар, бүгенге дәрескә әзерлек вакытында сез туган авылга багышлап иншалар яздыгыз, рәсемнәр төшердегез. Без үзебезнең туган як матурлыгын саклар өчен, ата – бабаларыбызның нигезен корытмас өчен, туган җирнең именлеге өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?
     Безгә барлык көчебез белән табигатьне сакларга кирәк түгелмени?! Ә нигә соң елгаларыбыз пычрана, сулары кими, кырларда чәчәкләр, сайрар кошлар кими. Бу җавапсызлыктан килә. Һәркем эшләгән эше өчен җаваплылык тоеп, булган гүзәллеккә сокланып яшәргә тиеш. Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен саклыйк Туган җирне! Дөньяның бар җирендә дә бездәге кебек тәмле корт балы, салкын кымызлар, шифалы сулар юк. Бүгенән үк җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. Әгәр без яшь агачлар утыртсак, гөлләр үстерсәк, чишмәләрне, елгаларны тазартсак – шунда гына ата-бабаларыбызның нигезе сакланыр.
        Яшәсен урман-кырларым,
        Күктә тургай сайрасын.
        Гөл-чәчәкләргә күмелсен,
        Гел яшәсен Ватаным!
        Әй син, Кешем, миһербанлы булчы,
        Җир, су, һава – табигатемә.
        Чапма тамырын, буыннар тарихын,
        Бөртеген дә рәнҗетмә, тимә!
        Әй, кешеләр, соңга калмыйк,
        Эшкә тотыныйк, әйдәгез!
        Кадерлик без Җир – ананы,
        Бетсен чүбе, тузаны.
        Барыбызга бер ана ул,
        Гөлгә күмик без аны.
     Кеше китә - җыры кала. Будөньяда без яшибез икән, үзебездәнсоң калган буыннаргааналарныолылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф- гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.
       Чәчәкләрдән матур илең булу,
       Анда яшәү нинди күңелле!
       Ерак үткәндәге йөз елга да
       Бирмәс идем бер көнемне.
       Бәхетле булып тудык без
       Бу якты илдә.
       Хуҗалар булып калырбыз
       Мәңге бу җирдә!

    Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”)

Проектная  работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”) посвящается истории нашего села Исергапово, с создания села, происхождения назв...

Туган авылым.

Үткәрелгән  дәрес-экскурсиянең максаты :  Жирле материал нигезендә укучыларның тел байлыгын арттыру, сөйләм культурасын үстерү, диалекталь сөйләмнәрдән арыну, туган якка мәхәббәт, авыл хезмә...

Туган авылым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һә...

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

"Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 201 7 ел, август. Туган авылым.

quot;Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 2017   ел, август. Туган авылым- Урта Сәрдәм....

презентация "Минем туган ягым,авылым, мәктәбем"

презентация "Минем туган ягым,авылым, мәктәбем"...