"Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 201 7 ел, август. Туган авылым.
статья по краеведению по теме

"Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 2017   ел, август. Туган авылым- Урта Сәрдәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Авылым кичләре

     Әти, әни, туган нигез, туган җир, туган авыл. Бу төшенчәләр һәркем өчен дә алыштыргысыз һәм газиз. Туган авылыбыз Арча районы Урта Сәрдә авылы табигатьнең матур бер почмагында, кечкенә генә инеш буенда урнашкан. Ул үзенең эшкә уңган, тырыш халкы белән билгеле. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәсәк тә, авылыбыздан аерылмыйбыз. Ел саен кайтып, күңелләребезгә ял һәм сихәт алып китәбез. Авылдашларыбызның тормышы елдан – ел төзекләнә, матурая бара. Кайбер авыллар бетүгә йөз тоткан чорда да, үргә генә күтәрелә барды аларның тормышлары. Туфан абый Миңнуллинның “Мулла” әсәренә куелган сектакльне каранда, мин ирексездән, үзебезнең авылыбыз, аның тырыш халкын исемә төшереп, автор белән килешә алмыйча утырдым. Юк! Безнең авылыбыз андый түгел, татар авылларының күбесендә мондый начар гадәтләр тамыр җәймәгән.

     Безнең авылыбыз уртасында мәчет балкып утыра. Балкып утырып кына калмый, бар көченә эшли дә ул. Моңлы азан тавышы җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә нур сала. Мәчеткә намазга йөрүчеләр да бар. Аларның саны артканнан арта бара. Иң куанычлысы мәчетә балалар да йөри. Авылыбызның киләчәге өметле; балаларыбызның бәхетле, тәүфикълы, иманлы булуларын теләп, Валиуллин Нәкыйф хәзрәт белән мөгаллимә Валиуллина Дания апа балаларга дин сабакларын укыталар.

     Сәрдәбездә җәй саен “Авыл кичләре” бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә халык теләп йөри, очрашуга читтәге авылдашларыбыз да кайта. Бу чара  традициягә әйләнеп бара.  Бәйрәмне оештыручылар  клуб мөдире Зарипова Илфира белән китапханә мөдире Ишмуратова Әнисә апалар. Быел да бу бәйрәм гөрләп узды. Алып баручы итеп Арчадан үзебезнең Ахмадуллина Нурия апа килгән иде. (Авылдашларыбызның фамилияләрен “Сәрдәчә” терки барырмын).  Ул, гадәттә, үзе белән бер төркем җырчылар, биючеләр да алып килә. Быел да шулай булды. Авылдашларыбыз  рәхәтләнеп күңел ачтылар. “Алмагачлары” көенә җырлаганда микрофон кулдан – кулга йөрде. Түгәрәк биюләрдә аялары җирне тоймады бәйрәмдәгеләрнең! Җыр, бию, уен-көлке, үзара аралашу төнгә кадәр дәвам итте. Үзләренең матур сүзләрен әйтеп калырга теләүчеләр дә күп булды. Биектаудан кайткан Шәйхиева Фәридә апа бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде, бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде. Хамидуллина Гөлсинә апа Казаннан авылыбызга күчеп кайтуларын, әти – әни нигезен буш тоторга теләмәүләрен әйтеп үтте. Авылыбыз килене, Арча кызы почта мөдире булып эшләүче Ганиева Эльмира тормышын безнең авылыбыз белән бәйләвенә үкенмәвен, яратып яшәвен белдерде. Авылыбыз абыстае Хамидуллина Надия апага  сүз биргәндә аны авылыбызның “Ак әбисе” дип атадылар. Надия апа барыбызга да иманлы тормыш юлы, саулык, сәламәтлек теләде. Ә менә Шәйхиева Солтания апа бу бәйрәмнең күңелле булуын, ни кызаныч, бу юлы улларының гына  катнаша алмауларын әйтеп үтте. Авылның хөрмәтле кешеләре Валиуллин Нәкыйф абый белән Валиуллина Дания апалар да безне бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Тиздән мәчеттә балалар өчен чираттагы дин сабаклары башланып китүен хәбәр итеп, балаларны укуга чакырып калдылар. Шакирова Дания апаның җырындагыча әйтсәк:”Әллә нигә бер килә ул мондый кадерле кичә!”

     Әйе, эшләгәндәгечә  матур итеп яши дә беләләр безнекеләр. Авылыбызның матур яшәвендә, әлбәттә, фермер хуҗалыгы мөдире Шиһабетдинов Мөнир Зиннур улының да роле зурдыр.  

     Без кайда гына яшәсәк тә; кайларда гына кемнәр генә булып эшләсәк тә авылыбыз өчен ул үстергән малайлар һәм кызлар. Урамда уйнап йөрүче бала-чагалар безне танымаса да, авылыбыз урамнары, тыкрыклары, басу-кырлары, су юллары, чишмә буйлары безне хәтерли. Безнең ялан аяклы тәпиләребез баскан эзләребезне саклый; су буенда үсеп утыручы бөдрә таллар яшьлектәге хыял һәм серләребезне хәтерли. Тормышта югалып калмыйча, балалык хыялларыбызга тугры калып яшәвезне күреп горурлана сыман.

Авылыма таба кайтып барам,

Юл буйлары яшел хәтфәдән.

Еракларда яшәсәм дә үзем,

Илһам алам синнән, и Сәрдәм!

Синдә үтте минем балачагым,

Үсмер чорым, яшьлек елларым.

Шушы юлдан чыгып китте, Сәрдәм

Син үстергән ул һәм кызларың.

Озатып калдың безне бәхет юрап,

Үзәгеңнән өзеп зур юлга.

Аналардай кайгыртуың тоеп,

Җыелабыз синдә без ел да.

Каршылыйсың безне колач җәеп,

Яшь аралаш көлеп-шатланып.

Таралабыз синнән, туган авылым,

Күңелләргә сихри нур алып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем туган авылым.

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз....

Проектная работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”)

Проектная  работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”) посвящается истории нашего села Исергапово, с создания села, происхождения назв...

Туган авылым.

Үткәрелгән  дәрес-экскурсиянең максаты :  Жирле материал нигезендә укучыларның тел байлыгын арттыру, сөйләм культурасын үстерү, диалекталь сөйләмнәрдән арыну, туган якка мәхәббәт, авыл хезмә...

Туган авылым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һә...

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Фәнни эш "Туган авылым тарихы"

Фәнни эш"Туган авылым тарихы"...