Туган авылым.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Гареева Рамзиля Рамзиевна

Үткәрелгән  дәрес-экскурсиянең максаты :  Жирле материал нигезендә укучыларның тел байлыгын арттыру, сөйләм культурасын үстерү, диалекталь сөйләмнәрдән арыну, туган якка мәхәббәт, авыл хезмәтенә һәм кешеләренә ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_avylym.docx19.38 КБ

Предварительный просмотр:

                                             ТУГАН   АВЫЛЫМ.

     Әдәби  тел нормалары гомуммилләт өчен уртак һәм бердәм. Бердәм әйтелеш (орфоэпия) нормалары, грамматика нормалары, бердәм пунктуация татар

Халкының барлык вәктлләренә дә тигез хезмәт итә. Горький сүзләре белән әйткәндә “...кешеләр бер-берсен тизоәк һәм яхшырак аңласыннар өчен, алар барысы да бер телдә (әдәби телдә ) сөйләшергә тиешләр.

   Мин шуңа күрә мәктәпләрдә ана телен укутуның төп бурычларыннан берсе укучыларның сөйләмә һәм язма  әдәби тел культурасын үстерү,  әдәби телнең бердәм нормаларына тулысынча ия булуларына ирешү кебек максатлы процесска нык комачаулый торган жирле диалектизмнарга  каршы көрәшү, аларны бетерү өстендә системалы эш алып барырга тырышам.

     Диалект жирлегендә ,гадәти шартлардагыча, гамәлдәге дәресләрдәге күнегүләр, диктант һәм изложение жыентыгындагы материаллар, биремнәр өстендә эш алып бару белән генә диалекталь хаталарга каршы тиешле дәрәжәдә  көрәш алып барып булмый.  Болар өстендә теге яки бу  диалекталь хатага каршы көрәшү өчен махсус юнәлдереогән төрле кңнегуләр эшләтергә, язма эшләр дә үткәрергә  кирәк.

   Һәрбер диалекталь хатаның үзенә хас үзенчәлекләрен исәпкә алып, аңа дифференциаль  мкетодик якын килү, кәрәш алымнарые һәм чараларын билгеләү сорала.

   

     Үткәрелгән  дәрес-экскурсиянең максаты :  Жирле материал нигезендә укучыларның тел байлыгын арттыру, сөйләм культурасын үстерү, диалекталь сөйләмнәрдән арыну, туган якка мәхәббәт, авыл хезмәтенә һәм кешеләренә ихтирам тәрбияләү

                 Дәрес-экскурсиянең барышы:

               1. Укытучы  дәреснең максатын аңлата һәм дәреснең табигатькә экскурсия формасында үтәчәген әйтә.

            2.Экскурсягә  Тутыя тавына бару хәюәр ителә.

           3.Нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге ачыклана:

-авылның, урамның матурлыгын күрә белергә; иү матур йорт, иү матур ихата, ин матур гаилә һәм иү матур бакчаны  билгеләрнә;

-урманда табигать матурлыгына хозурлана, ләззәтләнә белергә, экскурсия вакытында үтәлә торган барлык каныйдйлйрне үтәргә;

-инша язу өчен материал тупларга, экскурсиядән алган хисләрне сөйләргә өйрәнергә.

           4. Тутыя тавына юл тотканда укытучы укучыларның  игътибарын туган якның гүзәл урынга урнашкан булуын юнәлтә. Матур күренешләрне фотога тәшерергә куша.

 

         Иң матур йорт, иү матур бакча турында бәхәсләшәләр.  Шунда ук бу йорт һәм бакчаларның хужалары турында да сүз алып барылы. Кемнәр алар, кайда эшлиләр, ничә бала үстерәләр?

     Класста укыган Даутов Рәшитләрнең өе иү матуры дип табылды. Рәшит үзенең әтисе турында, аның балта остасы булуы турында сөйли. Өй эчендәге күп кенә жиһазларны да Сәгыт абый үз куллары  белән ясаган икән. Ул ясаган өстәл , табак-савыт шкафы, урындыклар өйгә ямь өстәп тора.  Хәтта улларына атынгыч, агач ат кебек әйберләрне  бу алтын куллы кеше үзе ясый икән.

      Шулай ук иү матур гаилә турында да сүз алып барыла. Аларның эш урыннары, балалары турында, кешегә, күрше-күләнгә якты чырайлы булулары турында, шуңа күоә үрнәк гаилә булып торулары турында укытучы әңгәмә алып бара.   

    Тутыя тавына килеп житкәч, укытучы балалардан бу тауның нигә алаә аталганын сорый.

      Легендалар сөйләве буенча, хәл болай булган икән: Тутыягол исемле яшь, чая килен сүз көрәштергән -  су белән тулы бидрәләрен иңенә асып,  текә тау башына кадәр менә алам дигән.  Ул ңз сңзендә торган,  ләкни менеп житкәч , шунда жан да биргән.

     -Карагыз әле, бабалар!  Безнең Суккул авылы  бу тау башыннан бигрәк тә матур кңренә икән !Укытучы , Суккул авылының килеп чыгышы турында кыска гына мәгълүмат бирә:

 “ Күпмилләтле Суккул авылы Бәләбәй- Бөгелмә биеклкгкнә урнашкан.  Ул тимер юл һәм промышленность үзәкләреннән ерак ята. Суккудла һәм аның тирә-ягындагы Михайловка, князевка,Богородский,Никитинка поселокларында башкорт, рус, татар, чуваш, мордва халкының вәкилләре яши.

   Бу авылларның чал тарихлары бар. Борынгы заманнарда бу якта үтеп булгысыз кара урман, төпсез сазлык һәм тирән сулы Стәвәнже елгасы булган. Елганың исеме чуваш теленнән алынган, һәм татар иеленә “суынды” дип тәржемә ителә. Урманнарында жәнлекләре, күл-елгаларында балыклары хисапсыз булган.

  Беренче кешеләр бу якларга 16 нчы гасырларда аяк баса. Аңа кадәр Суккул жирләре башкортныкы булган. Алар вакыты-вакыты белән бу якларга ауга килә торган булганнар. Беренчеләрдән булып көмешче Сөләймән килеп урнаша. Бу 1575- 1576 нчы елларда була. Сөләймән хәзерге Дүртөйле районының  Суккул авылыннан килгән. Шуннан инде  төрле халык бу якларга килеп урнаша башлаган.

  Бигрәк тә Казан татарлары,Идел буе чувашлары күченеп килә. Алар патша хөкүмәтенең  авыр томышыннан качып, жтрсезлектән интегеп , бу якларга юл тоталар.

   Балалар Суккул авылының, якын-тирәдәге поселокларның урнашуын, елга-суларның боргаланып агуын, басу- кырларның жәйрәп ятуын тау биеклегеннән кңзәтәләр, сөйлиләр,бәхәсләшәләр.

     Үзләре исемен белгән тауларны, елга һәм чишмәләрне, чокыр һәм аланнарны күрсәтәләр (Балтапкан, Түгәрәк куак, Урдалы кул , Казбай чокыры, Салкын чишмә, Өчбүлкә, Хәллә аклан, Кыр тавы һ.б.)

    Укытучы  нигә алай аталуларын сорый. Укучылар үзләре беогәнне сөйләп күрсәтәләр, укытучы өстәлмәләр кертә.

    Экскурсия вакытында укучылар агачларны, жәнлекләрне, үсемлекләрне  исемнәре белән әйтәләр. Исемнәр дөрес әйтелмәсә яки укучылар белмәсә , укытучы ярдәмгә килә. Әдәби нормага туры килмәгәннәрен , диалекталь кулланышта булганнарын искәртә (Мәсәлән, ӨкузгалакӨ сңзен Суккул татарлары “әдәми” дип йөртә) Шушында ук Суккул халкына хас булган бүтән диалектизманрга да игътибар ителә.  Мәсәлән, жул , жылак,жук, бодау, тәкәрмәч,жикәтлә кебек сүзләрне әйтергә мөмкин) Балаларга да шундый сүзләрне атарка кушыла: рөксәт, якшы, рәгәт, хаман, шәхәр, дингез, анын, пичинжә, больнис һ.б. Укытучы алардан котылырга кирәклкгк турында сөйли.

    Экскурсия вакытында “Яшь шагыйрьләр”, “Яшь рәссамнар” конкурсы үткәрергә була. Туган якларына, табигать матурлыгына багышлап  дүрт юллык кына шигырьләр языла, рәсем төшертелә.

   -Әле без экскурсиягә яз аенда килдек. Хәзер инде елның башка фасылларын күз алдыгызга китерегез. Бу күренеш жәен ничек булыр иде , ә алтын көз көннәрендә нинди үзгәрешләр күрер идегез? Кыш көннәрен дә күз алдына китерап карагыз әле.

     Учак ягып , чәй кайнатып эчәләр. Алып килгән ризыклары белән тукланалар. Карга боткасы пешереп , аның борынгыдан калган йола икәнен әйтеп  -тәргә буоа.

     Өйдә балаларга бәгенге экскурсиядән алагн кичерешләрен “Туган авылым!”  дигән темага инша итеп язып килергә кушыла.  

                                       Туган  авылым.

      Яратам мин сине , туган авылым! Яратам мин синең иркен кырларыңны, хуш исле чәчәкләргә кңмелгән болыннарыңны. Инешеүнең көмештәй салкын суын эчү, чылтырап аккан тавышын тыңлау нинди оәхәт” Яшел чирәм үскән урамнарың кечке эңгер вакытында тагын да жанлырак булып кңренә.

  Көтү кайтканын карап тору нинди күңелле! Иң алдан, тузан туздырып , сарыклар кайтып керә, аннан сң жилемнәре  сөт белән тулы сыерлар кңренә.

  Яз көне кошлар килңен, өй төбәләреннән тамчылар тамуын, урамнарыңнан гөрләвеклә агуын, бакчаларыңның шау чәчәккә күмелүен күргәч, күңел шатлык белән тулаю Яратам мин, туган авылым, синең болыннарыңа жиләккә йөрергә.

 Жиләккә баргач, елгада су коенырга, матур чәчәкләр жыярга. Яратам мин бакчаларыңда алмалар, чияләр пешүен, жиләкләр өлгерөеню. Урманга гөмбәгә йөрүләр дә бер дә тстән чыкмый.

   Кыш көннәрендә син тагын да шау-шулырак буласың, авылым! Чаңгыда, тимераякта шуучы балаларның тавышы тирә-якка тарала. Шул тавышларны тыңлау, шул балаларга кушылып тау шуу үзе бер рәхәт!

  Яратам мин синең мәктәбеңне, андагы күңелле тормышны. Яратам дәрес тыүларга, төрле түгәрәкләргә йөрергә.  Яратам мин , Башкортстаннаң бер тәбәге булган туган авылым , сине! Үсә төшкәч, киң басуларыңда иген игеп, матур табигатеңне хезмәтем белән бизәрмен әле мин, туган авылым!

                                       Туган  авылым.

       Яратам мин сине , туган авылым! Яратам мин синең иркен кырларыңны, хуш исле чәчәкләргә кңмелгән болыннарыңны. Инешеүнең көмештәй салкын суын эчү, чылтырап аккан тавышын тыңлау нинди оәхәт” Яшел чирәм үскән урамнарың кечке эңгер вакытында тагын да анлырак булып күренә.

  Көтү кайтканын карап тору нинди күңелле! Иң алдан, тузан туздырып , сарыклар кайтып керә, аннан сң жилемнәре  сөт белән тулы сыерлар кңренә.

  Яз көне кошлар килңен, өй төбәләреннән тамчылар тамуын, урамнарыңнан гөрләвеклә агуын, бакчаларыңның шау чәчәккә күмелүен күргәч, күңел шатлык белән тулаю Яратам мин, туган авылым, синең болыннарыңа жиләккә йөрергә.

 Жиләккә баргач, елгада су коенырга, матур чәчәкләр жыярга. Яратам мин бакчаларыңда алмалар, чияләр пешүен, жиләкләр өлгерөеню. Урманга гөмбәгә йөрүләр дә бер дә тстән чыкмый.

   Кыш көннәрендә син тагын да шау-шулырак буласың, авылым! Чаңгыда, тимераякта шуучы балаларның тавышы тирә-якка тарала. Шул тавышларны тыңлау, шул балаларга кушылып тау шуу үзе бер рәхәт!

  Яратам мин синең мәктәбеңне, андагы күңелле тормышны. Яратам дәрес тыүларга, төрле түгәрәкләргә йөрергә.  Яратам мин , Башкортстаннаң бер тәбәге булган туган авылым , сине! Үсә төшкәч, киң басуларыңда иген игеп, матур табигатеңне хезмәтем белән бизәрмен әле мин, туган авылым!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем туган авылым.

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз....

Проектная работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”)

Проектная  работа по теме «Сердцу близкий уголок мой Исергап» (« Йөрәгемә терәгем син, туган авылым Исергәп”) посвящается истории нашего села Исергапово, с создания села, происхождения назв...

Туган авылым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һә...

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

"Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 201 7 ел, август. Туган авылым.

quot;Арча хәбәрләре" газетасында басылган мәкалә. 2017   ел, август. Туган авылым- Урта Сәрдәм....

Фәнни эш "Туган авылым тарихы"

Фәнни эш"Туган авылым тарихы"...